Шувалов кечкенә фатир алучылардан көлде

Шувалов кечкенә фатир алучылардан көлде

Русия вице-премьеры Игорь Шуваловка Казанда 20 квадрат метрлы торак сатып алучылар булуы кызык тоелды. Мондый фатирларны аңа Татарстанга сәфәре вакытында күрсәттеләр.

Шувалов сүзләренчә, хәзер төзелгән йортларның проектлары искергән, шуңа да халык уңай булмаган шартларда яшәргә мәҗбүр.

Вице-премьерга бу фатирларны җирле хакимият вәкилләре хәзер Казанда төзелеп килгән экономкласс торак белән таныштыру кысаларында күрсәтте. Бу фатирлар иске яки авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү программасы нигезендә төзелә.

ШУВАЛОВ ҮЗЕ НИНДИ ШАРТЛАРДА ЯШИ?

Вице-премьерның декларациясендә язылганча, аның Русиядә 74-176 квадрат метрлы дүрт фатиры бар. Шулай ук ул Австриядә 1480 квадрат метрлы өй, Британиядә 483 квадрат метрлы фатир яллый икән. Алексей Навальныйның Ришвәтчелеккә каршы көрәш фонды Лондондагы фатирга Шувалов гаиләсенең хуҗа булуын раслаучы документлар тәкъдим иткән иде

СӘЯСӘТЧЕЛӘР ХАЛЫКТАН КӨЛӘ

Күптән түгел Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев та акча мәсьәләсендә халык белән аралашу вакытында уңайсыз хәлдә калды һәм Интернетта мәсхәрәләү объектына әйләнде. Кырымда бәяләрнең югары, пенсияләрнең җитмәслек булуына зарланучыларга хөкүмәт башлыгы шундый җавап бирде: «Акча юк хәзер. Акча тапсак, индексация ясаячакбыз… Сез монда бирешмәгез инде, сезгә иң яхшы теләкләр, күңел көрлеге, сәламәтлек!» – дип, тиз генә борылып китеп тә барды.

«Медиалогия» оешмасы хәтта сәясәтчеләрнең мондый гыйбарәләрен үз эченә алган рейтинг та төзеде. Беренче урынга нәкъ Медведевның әйткән сүзләре эләккән. Аннан соң Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның «Кем аңламаган – шул аңлар», дигән «киңәше» тора. Шулай ук исемлектә Анатолий Чубайсның «Бездә акча бик күп», Сергей Лавровның «Дебиллар!..» һәм Свердлов өлкәсе депутаты Илья Гаффнерның «Әзрәк ашарга кирәк» гыйбарәләре дә бар. Киләсе рейтингка Шувалов сүзләренең дә өстәлүе бик мөмкин.

Илдар ГАБИДУЛЛИН

Казан төрмәсе тоткыны җәберләнүе турында белдерә

9нчы июньдә Интернетта Казанның 19нчы колониясе тоткыны Дмитрий Чурихинның видеомөрәҗәгате чыкты. Чурихин төрмәдә аңа карата җәберләүләр, канун бозулар, шикаятьләрен кабул итмәү турында сөйли. Җәзага тарту федераль хезмәтенең Татарстан бүлеге белдергәнчә, тоткын шулай итеп «төрмә хезмәткәрләренә» йогынты ясарга тели.

Әлеге гауга Татарстан иҗтимагый күзәтү комиссиясенең элекке әгъзасы Владимир Рубашный Интернетка тоткыннарны кыйнау видеосын куйгач купты. Ул видеода 19нчы колония хезмәткәрләре, тоткыннарны тезеп, сәбәпсез аларга суга. Чурихин ул видеоларны аныкы, дип белдерә.

1нче июньдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе 3нче колониянең тәрбия эшләре бүлеге башлыгы Нәзил Гайнатуллинның кулга алынуы турында карар чыгара. Ул 19нчы колониядә тоткыннарны кыйнауда шикләнелә.

Җәзага тарту федераль хезмәте Татарстан бүлегенең эчке куркынычсызлык бүлеге башлыгы Рамил Габидин 9нчы июнь матбугат очрашуында, төрмәләрдә инде күп еллар көч кулланылмый, видеокадрлар электән калган, ләкин күптән түгел Интернетка куелган булырга мөмкин, дип белдерде. Аның сүзләренчә, видеода тоткыннарга суккан хезмәткәрләр бүгенге көндә төрмәдә эшләми. Чурихин исә үзенең видеомөрәҗәгатендә аларның һаман да колониядә хезмәт куюын әйтә.

«Алар хәзер мине үтерергә генә телиләр. Менә 17нче мартта кемдер мине агулады, ләкин моны теркәмәделәр, наркотик кулланган, дип күрсәтергә тырыштылар», – ди видеода Чурихин.

Җәзага тарту федераль хезмәте Татарстан бүлеге матбугат хезмәтенең: «Дмитрий Чурихинга март аенда шартлы рәвештә алдан азат ителү кире кагылды, ә аның 26 сәгатьлек видеотасмалары бар. «Алар ярдәмендә ул төрмә хезмәткәрләренә шартлы рәвештә алдан азат ителү өчен тәэсир ясарга тырышырга мөмкин», – дигән идарәнең сүзләрен «Казанский репортер» китерә.

Тикшерү комитеты белдергәнчә, тоткыннарны кыйнау буенча җинаять эшен тикшерү вакытында әлеге видеомөрәҗәгать тә җентекләп анализланачак һәм тиешле процессуаль нәтиҗәләр чыгарылачак.

Илдар ГАБИДУЛЛИН

Татарстан ярдәме Тугыз халкын куандырды

Казан мәчетләрендә җыелган гуманитар ярдәм, Минзәлә районы Югары Тәкәрмән авылындагы агрофирма биргән бәрәңге, «Ак Барс Холдинг»ка кергән ширкәтләр әзерләгән азык-төлек Төмән өлкәсендә су басудан зыян күргән Тугыз авылына килеп җитте.

Тугыз авылында ярдәмне алырга дип клубка килгән өлкән яшьтәге апа: «Без татарларга гына кирәк икәнбез» дип такмаклап-такмаклап әйтеп чыгып китте. Бу апаның әлеге сүзләре Төмән өлкәсе хакимиятләренең Тугыз авылында су басудан зыян күргәннәргә исләре китмәгәнне күрсәтеп тора.

Тугыз авылы Вагай районына карый. Бу районнан комиссия килеп тикшереп йөрүгә ике атна узуга карамастан, әле бүгенгә кадәр Тугыздагы матди зыянның ничек капланасы, кулларына ничә сум акча аласы билгеле түгел.

10нчы июньдә Татарстаннан чыгып киткән ярдәм 12нчы июнь көнне Тугызга килеп җитте. Ике зур машина ике көндә ике мең чакрымлап ара узды. Машиналарга кием-салым, урын-җир япмалары, тормыш-көнкүрештә башка кирәк-яраклар һәм 18 тонна бәрәңге төялгән иде.

Авыл халкы җыелып татарстанлылар ярдәмен каршы алды. Машиналар туктау белән алар шунда ук ярдәмне бушату эшенә дә кереште. Шул ук көнне бозылырдай азык-төлекне халыкка тараттылар.

Авыл халкы мәчетләргә китергән ярдәм өчен Казан халкына, бәрәңге җибәргән Минзәлә районы Югары Тәкәрмән авылындагы агрофирмага, азык-төлек өчен «Ак Барс Холдинг»ка кергән ширкәтләргә рәхмәтләрен укый-укый таралышты.

«Су басып безнең бөтен нәрсәбез – малларга дигән ашлыгыбыз да, утыртыр өчен бәрәңгебез юкка чыкты. Әле күпләр бәрәңге утырта алмый, чөнки җирләре нык дымлы», диде зыян күргән Роза Зәйдуллина.

«Әгәр синең өеңдә идәнеңнән метр ярым су тора икән, моннан да куркыныч хәл юк. Өйгә ясаган ремонт та юкка чыкты, йорт җиһазларына, көнкүреш техникасына зыян килде. Без йорт җиһазларын кредитка алган идек бит. Хәзер аны барыбер ай саен түләп торырга кирәк. Ике мең чакрым ераклыкта ярдәм кирәк икәнен аңлауларына без бик куандык», дип сөйли Рузилә Әминова.

Ярдәм килгән көнне авыл клубына халык агылды. Ярдәмне кулларына алганнар ишетми калган күршеләренә кереп шатлыкларын уртаклашты, тизрәк клубка барырга өндәде.

Килгән бәрәңгене теләгән кеше күпме кирәк шуның кадәр ала ала. Татарстанлылар күчергән 200 мең сумга якын акчаны күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә бүләргә, дип карар кылдылар.

Ике мең чакрым үтеп килгән ярдәм Тугызга гына түгел, ә Иртеш елгасы буена урнашкан су басудан зыян күргән тагын биш авылга таратылачак.

Себердә яшәүчеләр татарстанлыларның ярдәм әзерләве турында интернет аша хәбәрдар иде. Алар бу ярдәмне озак көтте. Мәчетләрдә ярдәм май уртасына ук җыелып бетүгә карамастан аны җибәрү сузылды.

Апрель уртасында Тугыз авылы аша агучы Агыт елгасы ташыды. 158 өй су эчендә калды. Тагын 93 өйнең җир кишәрлекләре, ишегалларына су керде. Су киткәнче 53 кеше мәктәп интернатында, калганнар туган-тумачаларында көн күрде.

Татарны түбәнсетүчегә – 1 мең сум штраф

Кырымның Кефе (Феодосия) шәһәр мәхкәмәсе Улвия Сәетмамбетова шикаятен тикшереп аны «татарская морда» кебек сүзләр белән мыскыл иткән Ирина Бобылевага мең сум акчалата җәза билгеләде. Прокуратура бу эшне Административ хокук бозу кодексының 5.61 («Мыскыл итү») маддәсе нигезендә тикшерде.

Апрель аенда ашыгыч ярдәм машинасы чакырган Ирина Бобылева шәфкать туташы Улвия Сәетмамбетовага мыскыл иткән сүзләр әйткән. Улвия полициягә шикаять иткән.

Кырымтатар активистлары мәхкәмәнең бу карарына ризасызлык һәм ачу белдерде. Нариман Җәләлов сүзләренә караганда, Улвия Сәетмамбетова эше Җинаять кодексының 282 маддәсе «Нәфрәт һәм дошманлык тудыру, кешене түбәнсетү» нигезендә тикшерелергә тиеш иде. Аның өчен җәза 100 мең сумга кадәр каралган. Кырымда кырымтатарны түбәнсетү мең сум тора, дип язды Җәләлов үзенең Фейсбук сәхифәсендә.

Путин Русия армиясен кисәтмичә тикшерергә боерды

Русия Президенты Владимир Путин илдәге армияне планнан тыш тикшерергә кушты. Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, бу тикшерүләр «хәрби әзерлекне һәм мобилизациягә әзер булуны» ачыклау өчен әһәмияткә ия. Тикшерү 22нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.

2014-15нче елда Русиядә планнан тыш тикшерүләр һәм күнегүләр үтте. 2015 елның сентябрендә үткән «Үзәк-2015» («Центр-2015») күнегүләрендә 100 меңгә якын хәрби, 7 мең хәрби техника, 170 очкыч һәм 20 кораб катнашты. Бу күнегүләр Үзәк, Көньяк һәм Көнбатыш хәрби бүлгеләрдә үтте. Украина хакимияте күнегүдән соң чик буенда Русия гаскәрләренең артуын, Донбасстагы вазгыятьнең кискенләшүен белдерде. Көнбатыш илләр Русиядә хәрби күнегүләрнең еш үткәрелүенә борчылу белдерде.

Кырымда кырымтатарларга җиңел түгел

Кырым 2014 елдан Русия составында. Аннан китәргә җыенмаган кырымтатарларның хәле кисәк начарланды. Хакимият бу халыкны төрле ысуллар белән буйсындырырга тырышуын дәвам итә. Ачыктан-ачык каршылык белдермәгән кырымтатар халкы бу басымнарга түзәргә мәҗбүр булса да, Кырымдагы яңа шартларга һаман ияләнә алмый. Кырымтатарларны тоткарлаулар, кулга алулар, тоткарлаулар, үтерүләр, мәхкәмәләр, тентүләр туктамый.

14 КЫРЫМТАТАР – СӘЯСИ ТОТКЫН

2015нче елда «26 февраль» эше буенча, ягъни, 2014нче елда Кырымның Русиягә кушылуын таләп иткән «Русское единство» оешмасының митингына каршы урам җыенында катнашкан кырымтатар активистлары – Мәҗлес рәисенең урынбасары Әхтәм Чийгоз, Али Асанов, Мустафа Дегирменджи ATR кырымтатар телевидениесе операторы Эскендер Небиев кулга алынды. Эскендер Небиев ноябрь аенда 2,5 елга шартлы рәвештә хөкем ителде.

«3 май» эше буенча, ягъни Мостафа Җәмилевне 2014нче елда Кырым-Херсон чигенә чыгып каршылаган Эдем Османовны, Таир Смедляевны чик бозуда гаепләп шартлы рәвештә бер һәм ике елга хөкем иттеләр. Дистәләрчә кырымтатарга зур штрафлар салынды.

Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров, бүгенге көндә 14 кырымтатар сәяси тоткыны сак астында төрмәдә, ди.

ЮГАЛГАН КЫРЫМТАТАРЛАР

2014 елда Карасубазарда хәрби киемдәге кешеләр тарафыннан 27нче сентябрьдә көндез юлда икесе бергә урланган Ислям Джеппаров (19 яшь) белән Джевдет Ислямов (23 яшь), 26нчы майда урланган Тимур Шәймарданов (34 яшь), 30нчы майда урланган Сейран Зинединов (34 яшь), 3нче октябрьдә урланган Эскендер Апселямов (23 яшь) 2016 елда да табылмады.

2015нче елда да кырымтатарларның югалуы дәвам итте. 27нче августта Акмәчеттә Мөхтар Арысланов (45 яшь), 15нче декабрьдә Керичтә Руслан Ганиев (42 яшь), аның дусты Арлен Терехов (39 яшь), югалдылар.

2016нчы елның 11нче апрелендә Сакта Алиев Арсен (55), 25нче майда Бакчасарайда Бөтендөнья кырымтатар Конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Эрвин Ибраһимов (30 яшь) югалды.

Кырымның тикшерү комитеты биш җинаять эше ачса да, бу кешеләрнең язмышы билгесез булып кала.

ҮТЕРЕЛГӘН КЫРЫМТАТАРЛАР

2014нче елда март аенда өч бала атасы, Акмәчетнең үзәк мәйданыннан самообороначылар алып киткән Решат Аметовны вәхшиләрчә газаплап үтерүчеләр әле дә табылмады, табылачагы да шикле. Имеш алар Донецкига качканнар. Югалганнарның берсе генә исән килеш табылса иде, нәрсә булганын, бу югалулар артында кемнәр торганын бәлки ул сөйли алыр иде. Бу җинаятьләрнең Кырым Русия кулына күчкәч булганы да сораулар тудыра, чөнки югалганнарның күбесе бу күчүгә карата үзләренең каршы, Украина яклы булганнарын белдерүчеләр.

Узган атнада гына тагын бер кырымтатар үле килеш табылды. Акмәчеттәге Кырым университетында укучы Джохар Мелясанов 4нче июньдә тулай торактан чыгып китә һәм 9нчы июньдә бер кыя янында аның мәетенә юлыгалар.

Дилявер Осман

Илфак Шиһапов: «Татар басмаларын сатуым – милләт дип бәлки соңгы талпынудыр»

Журналист Илфак Шиһапов Казан үзәгендә татар басмаларын сату урыны ачып милләтне өйрәнмәкче. “Милләт өчен ни дә булса эшләү максатыннан талпыныш инде бу”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Җырлар авторы, журналист, продюсер, татарча газеталар нәшер итүче Илфак Шиһаповның Казан үзәгендә, Тукай урамы 2нче йортта урнашкан “Муравейник” сәүдә үзәгендә татарча басма матбугат сату урыны булдыруы хакында иң беренче булып Фейсбуктагы дус-танышлары белде. Чөнки ул ачылган көннән үк милли кибеткә билгеле татарлар килсә, барысын да диярлек телефонына төшереп, социаль челтәрләргә кем, ничек килеп китүен, нинди тауар алуы яки алмавын язып бара.

Безгә дә Илфак Шиһапов сату урынында үзе туры килде, монда булмаска да мөмкинмен, мин булмаганда кызлар сата, диде ул. Әлегә татарча басмаларның барысы да юк, көн саен диярлек милли газет-журналлар, китап, җыентыклар, җыр, татарча мультфильм дисклары өстәлә тора икән. Кайберләрен үзе барып алган, ә кайберләрен китереп биргәннәр.

Илфак әфәнде белән ни өчен милли сату урыны ачарга булудан башлап, газет-журналларның тиражы, укучыларның кимүе, Фейсбук, интернеттагы милләт дип язучылар һәм чынбарлык, татарлыкның нәрсәдә чагылуы хакында бер сәгатьләп әңгәмә кордык. Шул арада бары ике кеше генә кибеткә кереп чыкты, алар да берни алмыйча китеп барды.

“Бер дустым әйткән иде, әгәр үзбәк, таҗикларның газет-журналларын, җырларын сатсаң, миллионер булган булыр идең дип, бәлки ул хаклыдыр. Күрәсез, әлегә сатып алырга килүче татарлар бик аз. Әлбәттә, татар эстрадасында продюсерлык итү, җыр язу файдалырак, анда эшләр уңышлы бара, әмма монысы милләт өчен кирәк. Журналист буларак та, милләт дип сүз сөйләп, берни эшләмәүчеләр өчен дә, үзем өчен дә эксперимент үткәреп карыйсым килә. “Муравейник” яныннан үткәндә бу урынның буш торуын күрдем, шалтыраттым, икенче көнне эшли дә башладым”, диде Илфак Шиһапов. Аның белдерүенчә, бу урын да татарлар өчен үзенчәлекле, Габдулла Тукай урамы, 2нче йорт заманында Тукайны асрамага сатып җибәргән җирдә урнашкан.

– Әлеге бу эштән керем юк, алга таба да әллә ни үзгәреш булыр дип уйламыйм. Милләт өчен ни дә булса эшләү максатыннан талпыныш иде бу, бәлки соңгы талпынышымдыр. Ләкин әлегә миңа кызык. Эшли башлаганчы бернинди киңәшләшү дә, нинди газета, китапларның сатылу-сатылмавын анализлау да булмады. Тәҗрибә уздырып карарга булдым. Ул күпме вакытка сузылыр, анысы билгесез. Бер-ике ай эшләп карарга ният бар әле. Чөнки татар матбугатын гына сата торган урын Казанда юк.

Бүгенге көндә татарча язылган, татарча әйтелгән һәр сүз кадерле. Әйбәт-гайбәт турында булса да, сары матбугатмы, рәсмиме, татарча газета бар икән, ул барыбер азмы-күпме милләтне саклауга үз өлешен кертә, – ди И.Шиһапов.

Комментарии