- 14.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №23 (11 июнь)
- Рубрика: Архив
Башлангыч сыйныфны тәмамлагач, бишенче классны миңа күрше авылга йөреп укырга кирәк иде.
Мин җәен каз бәбкәләре сакладым. Таләп каты: бәбкәләр дә исән үссен, басуга да кермәсеннәр. Басуга керсәләр, басу караучы алып китеп яба үзләрен. Ул елны Күзлек әби (мин аның исемен шулай дип белә идем): «Минем бәбкәләрне дә сакласаң, мин сиңа күлмәклек алып бирәм», – диде. Мин әнкәйдән дә сорамыйча (әти бу вакытта сугышта) ризалаштым.
Укырга кергәнче, мин каз саклауда булдым. Кешеләр, казларын ничек таный бу, дип гаҗәпләнәләр иде. 1нче сентябрьгә кадәр каз бәбкәләрен саклаган өчен, әби миңа 3 метр ситсы алып бирде. Аннан апа миңа кул белән күлмәк текте. Шулай итеп, мин 1нче сентябрьгә яңа күлмәк киеп, күрше авылга укырга бардым.
Хәлимә ЯМАЛИЕВА.
Минзәлә районы, Татар Саргазы авылы.
Комментарии