Кияүгә чыгам?

1 апрель көнне кеше алдыйм дип, үзең көлкегә калуың бик тиз икән.
Төпчек кызым быел, 1нче апрель көнне, үткән ел мине ничек алдавы турында искә төшереп, көлеп утырды. Мин дә шул уңайдан, Миннур апамны алдарга уйладым: «Ял йортында танышкан, башка район кешесе мине кияүгә сорап килә, кичке алтыда кунакка көт!» – диеп шалтыратты дидем. Зур эшне якын туганнар белән киңәшәм, янәсе, аларга алып киләм. Апам дәшмәде. Ышанды бугай диеп сөенеп, Гадения апамны да алдарга керештем. Ул шунда ук минем өчен сөенүен, бу хакта җизнәмә дә хәбәр итеп, анысының: «Наконец, баҗайлы булам икән! Ләкин әгәр дә ул бу хәбәрен Алдау көненә сылтап калдырса, мин аңа күрмәгәнен күрсәтәм», – дип сөйләнгәнен, сүгенеп тә ачуланганын хәбәр итте.
Сәнгать өлкәсендә эшләүче кеше булгач, шул көнне кичен Көлке көненә багышланган «Мәзәкхәнә»дә катнашырга тиеш идем. Үзем сәхнәгә чыгарга әзерләнәм, башым катты: алдап кына котылып булмый, нидер эшләргә кирәк бит. Менә боткасын пешердең, инде үзең аша хәзер, дип, үз-үземне битәрләп, күңелем белән «кияү» эзли башладым. Башка килгән беренче уем – каршыма кем очрый, шуны кысарга кирәк. Очраттым берсен һәм хәлне аңлаттым: «Зинһар өчен, бер сәгатькә киявем булып тор инде», – дим теге кешегә. «Сездәй чибәр ханымга, гомерлек кияү булырга да риза», – ди бу. Аның хатынын, ике баласын тамаша залында калдырып, тәмәке тартырга чыгып барышы икән.
Шулай итеп, апам белән җизнәмә курка-курка, гафу үтенеп түргә узгач, өстәл янына чакырдылар. Зурлап «кияү пылавы» пешергәннәр. Якыннарыма зур мәшәкать ясарга мәҗбүр иткәнемә үкенеп, таныш түгел ир алдында үзем көлкегә калып, җир тишегенә керердәй булып утырдым, тамак төбемнән бер бөртек дөге дә үтмәде.
Гөлнур ВАСЫЙЛОВА,
Мамадыш шәһәре.

Комментарии