- 14.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №22 (9 июнь)
- Рубрика: Архив
Соңгы елларда Сабантуйлар ешрак район үзәкләрендә, зур шәһәрләрдә үтә. Стадион трибуналарына җыелган кунаклар футбол кырында шаулаган концертларны һәм спорт ярышларын күзәтсә дә, үзләре бәйгедә, җыр-уенда катнаша алмый. Зур Сабантуйларда көрәштә җиңүчеләргә автомобиль бүләк ителә, келәм, суыткыч, телевизор, компьютер тапшырыла. Моның өчен кирәк булган миллион сумнарны гади авыллар каян тапсын?
Шуңа күрә кечерәк авылларда сабан туе сирәгәя. Чөнки бәйрәм мәшәкатьләрен үз өстенә ала торган колхозлар таралган яки акчасыз интегә. Ләкин барыбер авыл халкы үзенең борынгы бәйрәмен сагынып яши. Сабантуй, беренче чиратта, авыл халкы һәм читтән кунакка кайтучы авылдашлар өчен үткәрелә.
Сагынып оештырылган бәйрәм
Менә шундый Сабантуй белән танышыйк әле. 130лап кына йортлы Дүсән – үзенә күрә данлыклы авыл. Анда күренекле сәясәтче, Советлар Берлегенең Гарәп илләрендәге беренче илчесе, Сталин золымы корбаны Кәрим Хәкимов туып үскән. Мәскәү төзелеш институтында кафедра җитәкләгән Халик Хәкимов, Үзбәкстанда авиация министры булган Гани Рәфыйков, Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләф кебек билгеле шәхесләрне биргән Дүсән авылының тирән традицияләре бар. Монда гыйлемгә омтылалар, җирне яраталар, игенчелектә һәм малчылыкта тырышып эшлиләр.
Быел Бишбүләктә район сабан туе зурлап үткәрелсә дә, авылларда үз җыеннарын үткәрергә көч җитмәгән. Башкортстанда да, Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә мондый хәл еш очрый. Шулай да Дүсән авылында үз сабан туен үткәрергә булганнар. Авылдагы “Марс” колхозы һәм Биккол җирле үзидарәсе авыл бәйрәмен үткәрү буенча комиссия оештырган.
“Марс” кооперативы рәисе Рәмзил Бәдретдинов һәм Биккол авыл биләмәсенең җитәкчесе Фәнзил Мөхетдинов, Бишбүләк районы җитәкчелегеннән фатиха алып, Сабантуйга җентекләп әзерләнгән. Шулай итеп, 29 майда, Самара өлкәсенең Гали авылында федераль дәрәҗәдәге авыл сабан туе үткәрелгән көнне Башкортстанның Бишбүләк районында, Дим буендагы Бишкаен тугаенда бик матур, чын авыл сабан туе гөрләп үтте.
Безнеңчә, матур, милли…
Башкортстан һәм Русия әләме күтәрелде, язгы кыр эшләрендә катнашкан алдынгы авылдашларны зурладылар. “Марс” кооперативы алдынгыларны бүләкләү өчен акча салынган конвертлар әзерләгән. Җирле үзидарә башлыгы Фәнзил Мөхетдинов авылда иң чиста, тәртипле йорт хуҗаларына бүләкләр тапшырды. Берничә урында тәм-том сатучы хосусый кибет эшләде.
Ә калганы элеккечә, “дүсәнчә” иде. Тамаша караучылар махсус урындыкка, агач эскәмияләргә түгел, куе үләнле чирәмгә утырды. Читтән яллап китерелә торган эстрада йолдызлары да, аларны сагынучылар да күренмәде. Сәхнәгә чират торып Дүсән «йолдызлары» күтәрелде.
Бизәлеш дигәннән, бәйрәм аланында бернинди язмалы кәгазьләр эленмәгән, колак тондыргыч тавышлы өндәмәләр яңгырамады. Бар нәрсә дә тыныч, табигый иде. Сабантуйның бизәкләре кулдан тукылган төсле паласка төрелгән сәхнә тирәсендәге каен ботакларыннан һәм баганадагы дәүләт әләменнән генә тора. Монда һәркем үзен үз йортында кебек хис итте.
Зур юллардан, шәһәрдән еракта (Бәләбәйгә кадәр 100 чакрым) урнашкан Дүсәндә дәүләт чиновниклары, олы түрәләр, атаклы артистлар, спортчылар, генераллар күренмәде. Чөнки бу бәйрәм шушы кечерәк кенә авылның ихтыяҗыннан чыгып, дүсәнлеләрнең үз хисабына оештырылган.
Яңа заман авылы
Хәзерге чор үзгәрешләре, икътисади кризис авыл хәленә тәэсир итсә дә, Дүсән авылы соңгы елларда яңарып килә. Авылда гомер итүчеләр дә, Төмәнгә вахталы эшкә йөрүчеләр дә, Бишбүләктә эшләүчеләр дә яңа өйләр җиткерә, машиналар ала. Урамда асфальт, авылны уратып әйләнеч юл да салынган, Мәдәният йорты, мәктәп, музей бар, һәр өйгә газ, су, телефон кергән. Компьютер, интернет – Дүсәндә гадәти күренеш. “Vkontakte” сәхифәсендә ачылган “Мин яратам сине, Дүсән!” төркеме татар интернетындагы иң бай, кызыклы битләрдән санала.
Узган елда район башлыгы Наил Гатауллин әнисе исемендәге “Мосалия” мәчетен төзетте. Дөрес, район башлыгы сәфәрдә булып, авылдашларының бәйрәмендә катнаша алмады. Шулай да, дүсәнлеләрнең күңеле күтәренке булды.
Хәзерге заманда югалып калмаска сәбәп тә, уңай үзгәрешләргә өмет тә бар. Дүсәнлеләр әдәбият, сәнгатьтә, спортта үз сәләтен, егетлеген күрсәтергә ярата. Авыл сабан туенда бу сыйфатларның әле дә югалмаганлыгы күренде. Аркан тартышу, гер күтәрү, капчык белән сугышу, йөгерү буенча ярыш кызу барды. Көрәш буенча бәйге бу юлы үткәрелмәсә дә, ат менеп чабучы мал караучылар үзара көч сынашты. Берничә спорт төрендә алда барган 69 яшьлек пенсионер, отставкадагы милиция майоры Габдулла Бәдертдинов турникта күтәрелүдә барлык яшьләрне дә узып китте.
Башкортстанның Оренбург өлкәсе белән Татарстан чигендә урнашкан Дүсән авылы татар сәнгатен үз итә, “Яңа гасыр” телеканалы тапшыруларын юлдаш тәлинкәсе аша карый. Зур татар мәдәниятен, милли сәнгатьне яратучы дүсәнлеләрнең авыл бәйрәме башкалардан аерылып торды. Табигатькә хозурланып, хезмәтне зурлап, җыр-моңга табынып яшәүче Бишбүләк татарлары хәзер дә үз йөзен, гореф-гадәтләрен саклый. Дүсән авылының Бишкаен тугаенда үткән кечкенә Сабантуй башкалар өчен дә үрнәк булырлык.
Төньяк Кавказ янында Олимпиада уздыру иминме?
3 ел элек Гватемалада Русиянең Олимпиада уздыруга дәгъва итүе вакытында Владимир Путин: “2014 елны Сочидагы Олимпия уеннары имин, күңелле һәм истә калырлык булачак”, – дип вәгъдә итте. Хәзер премьер-министр вазифаларын башкарган Путин, бәлкем, мондый вәгъдә бирүенә үкенәдер дә. Чөнки бу уеннар тирәсендә барган каршылыклар Олимпиадага әзерлек тарихында беренче дип әйтергә була. Сугышчыларның уенны өзәргә мөмкинлеге турындагы хисап, экологларның канәгатьсезлеге, төзелеш өлкәсендә барган коррупция җәнҗаллары, Грузиянең Русиядә уздырмау тәкъдимнәре – шуларның иң яңгыраш алганнары.
Русиядәге сәясәт белгече Николай Петров сүзләренчә, Путин 2014 елгы Олимпиада уздыруны тәкъдим итеп һәм үзенә җаваплылык алып, зур хата ясады.
Гәрчә күп кенә русиялеләр якынлашучы Олимпия уеннары ил өчен зур дәрәҗә дип санаса да, Сочи сайланганнан соң туган беренчел хыяллар әкрен генә сүнә бара. Бу, беренче чиратта, иминлек, экология һәм чыгымнар мәсьәләсе белән бәйле. ФСБ башлыгы Александр Бортниковның сугышчыларның Олимпия уеннарын өзү өчен һөҗүм оештырырга теләве турындагы белдерүе борчуларны тагын да арттырды. Март аенда Мәскәү метросында булган шартлаудан соң әле айнып җитмәгән русиялеләр куркуга калды. Чөнки Мәскәү 15 ел дәвамында ислам сугышчыларына каршы көрәш алып баручы Төньяк Кавказ төбәгеннән Сочи әллә ни ерак урнашмаган.
Төньяк Кавказ сугышчыларыннан тыш, Сочидагы Олимпия уеннарындагы тагын бер проблема – Грузиянең каршы чыгуы.
Бу низаг Мәскәүнең Сочи уеннарын отып бер ел узгач һәм 2008 ел августында Русия-Грузия арасындагы сугышыннан соң барлыкка килде. Мәскәүнең Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеген тануы сәбәпле, Грузия уеннарга бойкот белдерергә чакырды.
Олимпия уеннарының Абхазиядән 20 чакрым гына ераклыкта уздырылуы сәбәпле, Русиянең әлеге спорт корылмалары төзелешләрендә эшләүче меңнәрчә кешене Абхазиядә урнаштыруы грузиннарның тагын да катырак ачуын чыгарды. Тифлис шулай ук уеннар вакытында Русия туристларын Абхазиягә китерергә теләвенә дә канәгатьсезлек белдерә.
Ләкин бойкот белдерергә теләүче Көнбатыш сәясәтчеләре әллә ни күп түгел. Әмма кайберләре, чыннан да, Мәскәү Көньяк Осетия һәм Абхазиягә тәэсирен киметсен өчен, Русиягә басым ясарга кирәк дип саный. Һәм Сочидагы Олимпия уеннары моның өчен зур мөмкинлек дип белдерә. Әйтик, НАТОдагы Кушма Штатларның элекке илчесе Курт Волкер «The Washington Post» газетасында АКШны 2014 елны узачак Олимпия уеннарын Мәскәүгә тәэсир итү өчен кулланырга чакырды. Шулай ук ул икътисади блокада кертергә һәм Грузиядән аерылган Көньяк Осетия белән Абхазиягә барудан баш тартырга тәкъдим итте. Дөрес, Олимпия уеннары бойкотлары элек бернинди уңай нәтиҗәләр бирмәде. Русия сәясәт белгече Федор Лукьянов мондый мисалның булганын әйтә.
– Моңа охшаш күренеш Пекин Олимпиадасы алдыннан булды. Басым ясарга тырышу күзәтелде, әмма бу бернигә дә китермәде. Сочидагы Олимпиадага килгәндә дә, бу сәяси нечкәлек игътибарга алынмас. Грузия, Көньяк Осетия, Абхазия Көнбатыш өчен Русия белән мөнәсәбәтендә әллә ни мөһим мәсьәлә түгел, – ди ул.
Шуңа да карамастан Олимпиада уеннарына каршы булучылар көрәштән баш тартмый. Шуларның берсе – чиркәсләр. Нәкъ 150 ел элек Сочи тирәсендә 300 мең тирәсе чиркәс үтерелгән. Шуңа алар Олимпиаданы кан коелган җирдә уздырмыйча, башка урынга күчерүне тәкъдим итә.
Татар егетенең сәер үлеме
Байкал арты өлкәсенең Борзя шәһәрендәге хәрби бүлектә Ульян өлкәсеннән гаскәргә алынган Альберт Кыямов һәлак булды. Ул хәрби ант биргәннән соң 5 көн үткәч, казарманың 4нче катыннан җиргә егылып төшеп үлгән.
Икенче көнне үк хәрби җитәкчелек Альбертның ата-анасына аның үз-үзен үтерүе турында рәсми рәвештә хәбәр итә.
Альбертның ата-анасы моңа ышанмый һәм аның үлеменең чын сәбәбен ачыклау өчен, Байкал арты хокук яклау үзәгенә һәм кайбер киңкүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итә. Бу эшне тикшерә башлаган хокук яклаучылар аның тәнендә кыйнау эзләре булганлыгын ачыклый.
Ата-анасы әйтүенчә, Альберт хезмәт иткән бүлектә тәртипсезлек хөкем сөрә. Хәрби хезмәткә элегрәк килүчеләр соңрак килүчеләрне кыйный, рәнҗетә, әмма солдатлар җитәкчелектән куркып, бу турыда әйтергә батырчылык итми. Хокук яклаучы Наталья Даурцова әйтүенчә, Борзядагы хәрби бүлектә солдатлар үлү һәм имгәнү очраклары моңарчы да булган.
Chita.ru агентлыгына бу эшне тикшерүдә ярдәм сорап язган Кыямовлар гаиләсе Альберт турында мондый мәгълүмат бирә: “Альберт Миңлеәхмәт улы Кыямов 1987 елда туды, 2010 елның февралендә Димитровград идарә технологиясе һәм дизайн институтының атом физикасы кафедрасын тәмамлады һәм Атом реакторлары фәнни-тикшерү институтына эшкә урнашты. Аның армиягә яраклык дәрәҗәсе, сәламәтлеге начар булу сәбәпле (бу тиешле белешмәләрдә дә раслана, күрү дәрәҗәсе -6,5) чикләнгән булса да, 21 апрельдә Димитровград хәрби комиссариаты аны хәрби хезмәткә алды. 9 майда ул хәрби ант биргән, ә 14 майда фаҗигале төстә һәлак булган. Безгә аның 4нче каттан егылып төшүе турында хәбәр иттеләр”.
Альбертның атасы хәрби бүлек җитәкчелеге белән беренче ике көндә телефон аша сөйләшә алса да, соңрак алар белән элемтәгә керү тырышлыгы уңышсыз булган. Себер хәрби бүлеге хәрби прокурорының ярдәмчесе Владимир Макаров Альберт Кыямов үлеменә бәйле җинаять эше ачылуын белдерсә дә, егет тәнендә кыйнау яки аның көч кулланып үтерелүен күрсәтүче эзләр булганлыгын кире кага.
Судта җәнҗаллы яңа дәвам
“Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире Дамир Шәйхетдин быелның гыйнвар аенда хөкем ителде. Чаллы суды аңа әлеге газетада Милли Мәҗлеснең 2008 ел, 20 декабрь карарларын бастырган өчен 1,5 елга шартлы хөкем чыгарган иде. Хәзер Дамир Шәйхетдин Чаллы прокуратурасы каршындагы тикшерү комитеты җитәкчесе Мансур Сәетгәрәевне судка бирде.
Дамир Шәйхетдин шикаяте буенча судта тикшерү комитеты җитәкчесе Мансур Сәетгәрәев кенә түгел, “Рен” телеканалының Чаллыдагы бүлеге, Чаллының “Челны-ЛТД” газета редакциясе дә җавап тотарга тиеш була. Дамир Шәйхетдингә карата булган суд эше барышында Сәетгәрәев һәм редакцияләр дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат биргәннәр.
Вәзгыятьне Шәйхетдин үзе тасвирлады.
– Чаллы прокуратурасының тикшерү бүлеге башлыгы Мансур Сәетгәрәев миңа яла ягып, телевидениегә интервью биргәне, ягъни миңа зыян китергәне, кимсеткәне өчен судка бирдем. Фактларны тиешенчә тикшермичә, ялган мәгълүмат таратканнары өчен, “Рен” телеканалын һәм “Челны-ЛТД” газетасын да судка бирдем.
Мансур Сәетгәрәевнең интервьюсы, нигездә, ялганга корылган. Янәсе, тентү вакытында минем өйдә Милли Мәҗлес җыенының беркетмәсе, Кавказда Русия солдатларын үлем белән җәзалау турындагы DVD-дисклар табылган. Болар барысы да чеп-чи ялган. Чөнки минем өстән уздырылган җинаять эшендә дә, хөкем карарында да бу хакта бер кәлимә сүз юк! Чаллы прокуратурасының тикшерү бүлеге башлыгы Сәетгәрәев ялган сөйли, – диде “Азатлык”ка Дамир Шәйхетдин.
Әлбәттә, Русиядә прокуратура белән судлашу шактый четерекле мәсьәлә. Дамир Шәйхетдин әйтүе буенча, аңа кисәтү, шикаятьне кире алу тәкъдиме булган. Көтелмәгән хәлләрдән саклану чарасына да барырга туры килә Шәйхетдингә.
– Сәетгәрәевне судка биргәч, миңа прокуратура тарафыннан шундыйрак мәгълүмат килеп иреште: әгәр гаризамны кире алмасам, мине кулга алу ягын караячаклар. Үземнең һәм гаиләмнең куркынычсызлыгын кайгыртып, алдан ук саклык чараларын күрергә булдым. Шул уңайдан Татарстандагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Рәшит Вагыйзовка хокукларымны яклауны сорап, шикаять яздым. М.Сәетгәрәевнең Казандагы башлыгы В.Киршинга, Татарстандагы Федераль инспектор М.Галимәрдәновка мөрәҗәгать иттем. Минем фикеремчә, дәүләт органнарында җинаятьчел алымнар белән эш йөртүче кешеләр эшләргә тиеш түгел, – ди ул.
Дамир әфәнденең Татарстан хокук оешмаларына, органнарына язган шикаятендә мондый юллар да бар: “Шәһид билбавы киеп, хокук органнары хезмәткәрләренә “самосуд” ясаучылар ни өчен булу миңа хәзер аңлашыла. Бу халәткә аларны хокук органнары җиткерә. Чаллы хокук органнары җитәкчеләре дә мине шундый адымга этәрергә телиме?”
Дамир Шәйхетдин Мансур Сәетгәрәев тарафыннан китерелгән рухи зыянны – 2, “Рен-Чаллы” телевидениесе һәм “Челны-ЛТД”ныкын 1әр миллион сум күләмендә бәяли. Суд көне әлегә билгеле түгел.
Авыздан наркотик эзләү
Башкортстандагы билгеле хокук яклаучы Альмира Жукованың кызын яклау чаралары дәвам итә. Аның кызы Алинә Жукованы милиция тоткарлап, авызын каерып ачып, яшерелгән наркотик эзләгән.
Шул вакытта Алинәнең кулыннан сумкасы төшеп киткән һәм бераздан шуннан наркотик тапканнар. Кызның авызын каерып ачканда, ике тешен сындырганнар. Тикшерү изоляторына аның янына адвокатлар бары тик 28 сәгатьтән соң гына кертелгән. Альмира Жукованың фатирында тентү уздырып, аның компьютерын һәм дискларын алганнар. Хокук яклаучы боларны үз эшчәнлеге белән бәйләп аңлата. Ул соңгы чорда милиция түрәләре турында мәгълүмат туплаган. Арада наркополиция башлыгы генерал Виталий Мартынов улының канун бозулары турында мәгълүматлар бар.
Күптән түгел Альмира Жукова һәм Мәскәүдән килгән кеше хокукларын яклаучы утырган машинага ату очрагы да булган иде. Әлеге вакыйгалар кеше хокукларын яклаучылар игътибар үзәгенә менде. Уфада Республика прокуратурасы һәм иминлек хезмәте утырган биналар янында пикет узды. Пикетчылар Алина Жукованы азат итүне таләп итте. Кеше хокуклары өчен хәрәкәтенең Башкортстан буенча башкарма директоры Геннадий Чернов Русия прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать күндерелүен хәбәр итте.
– Без гаделлек яклы. Алинә Жукова, чыннан да, гаепле икән, җәзасын алырга тиеш. Әгәр бу оештырылган провокация икән, шулай ук аның артында торучылар да җәзага тартылырга тиеш. Бу эшне Русия прокуратурасы үз күзәтүе астына алуын таләп итәбез”, – диде ул.
Альмира Жукова элегрәк бер матбугат очрашуы уздырганнан соң, кызында наркотик табып, хөкем иткән иделәр. Русиянең җәмәгатьчелек шурасы, хокук яклаучылар тырышлыгы белән ул бер елдан азат ителде.
Сөннәткә утыртканда балалар ник үлә?
Шушы көннәрдә Казан янындагы Юдино авылында сөннәткә утыртканда 5 яшьлек баланың үлү хәбәре сораулар тудырды. Ни сәбәпле бүгенге заманча медицина чорында да бу гади операциядән балалар үлә?
Үткән айда Юдинода яшәүче бер гаилә Казанның 19нчы клиникасында эшләгән 50 яшьлек хирургны малайларын сөннәткә утырту өчен, өйгә чакырткан булган. Операциядән соң малайның хәле начарланган, тәнен көзән җыера башлаган.
Беренче мәгълүматларга караганда, малайга авыртуны бетерә торган дару ярамаган. Аңа кадалган матдә сабыйны шок хәленә китергән. Башка табиблар чакырылса да, алар ярдәм итә алмаган. Бала «Ашыгыч ярдәм» машинасында җан биргән.
Операцияне ясаган табибка каршы җинаять эше ачылган. Аны Җинаять кодексының 109нчы маддәсе нигезендә «эшкә салкын карау аркасында, саксызлык белән кешене үтерү”дә гаеплиләр.
Ул балада даруларга аллергия булуын белмәгәнме, тәҗрибәсе булмаганмы, өйдә тиешле шартлар тудырылмаганмы, ата-аналар нигә бу операцияне өйдә ясаткан – болар әлегә хәбәр ителми.
Бала үлеменә китергән сәбәпләрне Тикшерү комитетының медицина экспертлары ачыкларга тиеш.
Әмма сабыйны кайтарып булмый. Сөннәтчегә җитди җәза бирелүе дә икеле. Гадәттә, табиблар гаебен раслау бик авыр була, ди белгечләр.
2007 елда Мәскәү имамы Рамил Садековның да бер айлык баласы сөннәткә утыртканнан соң үлгән. Ул игълан белән бер сөннәтчене тапкан булган, аны өйгә чакырткан. «Операция әйбәт кенә үтте, әмма улым икенче көнне кан югалтудан үлде”, – дип сөйләгән Рамил Садеков. Бу очракта җавапка тарту өчен операцияне ясаган кешене дә озак таба алмаганнар, чөнки ул урамда эленеп торган игълан белән генә чакырылган булган.
Балалар, өйдәге операциядә генә түгел, больницада да үләргә мөмкин икән. 2008 елда Казанда, Республика балалар клиник хастаханәсендә наркоз белән ясалган операциядә 3 яшьлек малай җан биргән.
Матбугат язганча, барлыгы Республиканың балалар клиник хастаханәсендә ел саен 500ләп шундый операция ясала. Хосусый клиникаларда да андый хезмәт күрсәтелә. Дөнья буйлап санаганда, сөннәткә утыртканнан соң 10% авыруда ярадан кан агу һәм үлек җыелу кебек күренешләр күзәтелә икән. Хәзер Татарстанда мондый хәлне ничек кабат булдырмау турында сораулар куела. Татарстанның сәламәтлек саклау министры, Юдинодагы үлем хәбәреннән соң, сөннәткә утырту стандарты турында карар чыгарды. Анда бу төр операцияләрне ясау шартлары, хокукый нигезләре билгеләнгән. Бу карарны барлык дәүләт һәм хосусый медицина оешмалары үтәргә тиеш. Әмма әлеге чара гына ярдәм итәрме?
Комментарии