Белемлеләр күпме?

Татарстанда биология, рус әдәбияты һәм информатикадан БДИ бирүчеләрнең унҗидесе 100 балл җыюга ирешкән. Шуларның унбере – рус әдәбиятын энәсеннән җебенә кадәр белүчеләр. күләмендә андыйлар 377 кеше икән. Ә менә республикада 12 укучыны БДИ биргән җирдән куып ук чыгарганнар. Алар шпаргалка һәм кәрәзле телефон кулланырга маташкан.

һәм Башкортстанда давыл

Шимбә көнне җирле вакыт белән 20.30да Уфада көчле җил агачның зур ботагын сындыра һәм ул узып баручы кыз өстенә төшә. Кыз больницаның реанимация бүлегенә озатылган.
Шулай ук Уфадан 250 чакрымда да давыл берничә агачны сындыра һәм электр чыбыкларын өзә. Нәтиҗәдә, 12 йорт берничә сәгатькә утсыз кала. Сынган агачлар шулай ук машиналарга да зыян сала.
Татарстанда да шимбә кичен көчле давыл булды. Казанда берничә реклама тактасы авып, агачлар сынган. Районнарда да көчле җил кайбер йортларның түбәләрен алып очыра, ә районында бер йортны яшен суккан.

Янгын бәясе

Урманнарда янгын чыгудан Татарстан миллионнарча сумлык зыян күрә. Әйтик, Алабуга районында ут 10 гектардагы агачларны юк итеп 1 миллион 200 мең сумлык зыян салган. Биредә 50 яшьлек наратлар янып киткән. Хәзер бу фактны һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре тикшерә. Республикада янгыннан зыян күргән урыннарда бу көннәрдә меңәрләгән агач утырталар.

Ялгышмы, язмышмы?

Дүшәмбе төнендә Казанның Җиңү Проспектындагы тулай торакның алтынчы катындагы тәрәзәсеннән 29 яшьлек егет һәм 30 яшьлек туташ егылып төште. Ир кеше – шунда ук, ә кыз хастаханәдә җан бирә. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара. Төп сорау – бу бәхетсез очракмы, әллә үзләренә-үзләре кул салумы? Моңарчы егет белән кыз арасында мөнәсәбәтләр булган, ләкин күптән түгел алар талашкан, ди күршеләре. Шунысы мәгълүм: фаҗига алдыннан яшьләр салып утырган.

Милиция камерасындагы үлем

Менделеевск шәһәренең эчке эшләр бүлегендәге вакытлыча тоткарлау камерасында 54 яшьлек ир-ат асылынып үлде. Элмәкне ул үз күлмәгеннән ясый. Камерага аны исерек килеш тавыш чыгарганы өчен бер йорт подъездыннан алып килеп утырталар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара. 26 майда Казанның “Ямашев” милиция бүлекчәсендә дә шундый ук очрак булды. Исерек килеш тотылган 36 яшьлек хатын үзенә-үзе кул салды.

Мәетләрне талаганнар

Русия Смоленск янында Польша президенты самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә халыкара гауга үзәгендә калды. Очкыч бәрелгән җирне сакларга килгән солдатлар мәетләрне талаган. Алар күрше дәүләт түрәләренең пластик кредит карточкаларын алып, барлыгы 60 мең сум акча үзләштергән. Польша ягы Русия хәрбиләрен әлеге җинаятьтә гаепләгәч, Мәскәү озак кына дәшми торды. Бары тик сишәмбедә генә әлеге гаепләүләрнең чынбарлыкка туры килүен таныды. Хәзер җинаять эше буенча дүрт солдат шик астына алынган, тикшерү эше бара. Саклану министрлыгы урланган акчаны Польша түрәләренең якыннарына кайтарып бирергә вәгъдә итте.

Баерга дип киткәннәр…

Түбән Камадан 150 кеше Владивостокка акча эшләргә киткән җиреннән ярык тагарак янында калды. Алар белдерү буенча Русский утравына юл ала. Биредә аена 50 мең сумга кадәр вәгъдә итәләр. Ләкин аларны чакырган фирма кемгә – 50 сум, кемгә 3000 сум түли дә юкка чыга. Хәзер алданган кешеләр судка мөрәҗәгать итмәкче. Тик бер бәла – кайтыр юлга акча юк…

ТНВга яңа бина

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе яңа телерадиоүзәк салуга керешә. Моның өчен Казанның Киров районында, Шоссейная урамында 59 мең квадрат метр җир бүлеп бирелгән. Яңа бина төзү турында компания җитәкчелеге әле 2007 елда ук белдергән иде. Ләкин ул чакта планнарны тормышка ашыруга кризис комачаулады.

Чәчү кыйммәтме?

Татарстанда язгы чәчү 15 миллиард сумга төшкән. Ләкин кертелгән акчаны кайтарып булырмы – билгесез. Корылык уңышны зур куркыныч астына куйды. Язын авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 миллион тонна иген җыеп алырга фаразласа, хәзер белгечләр конкрет сан атаудан тыелып тора. Алдан ни көтәсен белеп булмый бит. Җитмәсә, быел көзге чәчүгә орлыклар да чамалы, кайбер хуҗалыкларда амбарлар буш.

Каешлар кысылырмы?

Русия казнасы социаль чыгымнарны күтәрә алмый башлаган. “Ведомости” газетасы ышандырганча, финанс министрлыгы бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакын инфляция күләменә генә арттырырга һәм федераль чиновникларның 20 процентын киметергә тәкъдим иткән. Өч ел эчендә 120 меңнән артык кеше дәүләт хезмәтеннән колак кагарга мөмкин. Бу 43 миллиард сум акчаны экономияли, имеш.

Хәрби хезмәт – 1 миллион

Русиянең либерал-демократлары Дәүләт Думасына гаскәрдә хезмәт итәргә теләмәүчеләрнең дәүләткә акча түләү мөмкинлеге турында канун өлгесен тәкъдим итте. Гаскәргә барырга теләмәгән яшьләргә Саклану министрлыгы хисабына 1 миллион сум салу мөмкинлеге тәкъдим ителә. Бу акчаның хәрби максатларга тотылуы күздә тотыла. ЛДПР депутатлары мондый канунның хәрби бүлекләрдә коррупцияне бетерәчәгенә ышана.

Канун бозып, бармак эзләрен алу

Уфадагы “Автоном хәрәкәт” оешмасының 8 әгъзасын “Бомбалар урынына – азык-төлек” дигән чара уздырган вакытта тоткарлаганнар. Бу чара кысасында алар башкаладагы сукбайларга җылы аш һәм азык-төлек тарата.

Аларны Уфаның Совет районы эчке эшләр бүлегенә алып киткәннәр. Фотосурәтләрен төшергәннәр, бармак эзләрен алганнар. Тоткарланучылар арасында балигъ булмаган ике үсмер дә булган, аларның да бармак эзләрен алганнар. Бу канун бозу булып тора, чөнки балигъ булмаганнарның бармак эзләре ата-анасы рөхсәте белән генә алынырга тиеш.

Тоткарланучы бер кызның сәламәтлеге какшаган, ул ярдәм сораган. Аңа “Ашыгыч ярдәм” машинасын бары тик 10 минуттан соң гына чакырганнар. Кеше хокукларын яклаучылар тикшергәч кенә, алар милиция кулыннан ычкынган.

Мөнир ВАФИН

Тамбов дары корылмасында фаҗига

Якшәмбегә каршы төндә Котовскидагы Тамбов дары корылмасында чыккан гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, берсе җәрәхәтләнгән.

“Сәгать 4.30да дарыны тыгызлау җиһазына зыян килә. Шартлау һәм янгын булмый”, – дип хәбәр итәләр “Яңалыклар” агентлыгына төбәкнең хокук саклау оешмаларында. Шулай ук оешмада эш гадәттәгечә дәвам итүе һәм алмаш җиһаз кулланылганы әйтелә.
“Тамбов дары ширкәте” 1915 елны оешкан. Котовски шәһәре элегрәк Дары корылмасы исемен йөртә иде. Хәзер ул шәһәр бюджетын тулыландыручы төп ширкәт булып тора. Шулай ук Русиядә корал өчен җайланмалар һәм махсус химия кирәк-яраклары җитештерүче иң эре ширкәтләрнең берсе дип санала.
Анда барлык корал өчен пироксилинлы дары ясала. Хәзер 200дән артык төрдәге хәрби һәм көндәлек кирәк-яраклар өчен әйберләр җитештерелә һәм аларның 20%ы читкә озатыла.
Ширкәт шулай ук лаклар, эмальләр җитештерә. Халыкара күргәзмәләрдә ул хәтта берничә тапкыр җиңү дә яулады.

Ландыш ХАРРАСОВА

Авыздан наркотик эзләү

Башкортстандагы билгеле хокук яклаучы Альмира Жукованың кызын яклау чаралары дәвам итә. Аның кызы Алинә Жукованы милиция тоткарлап, авызын каерып ачып, яшерелгән наркотик эзләгән.

Шул вакытта Алинәнең кулыннан сумкасы төшеп киткән һәм бераздан шуннан наркотик тапканнар. Кызның авызын каерып ачканда, ике тешен сындырганнар. Тикшерү изоляторына аның янына адвокатлар бары тик 28 сәгатьтән соң гына кертелгән. Альмира Жукованың фатирында тентү уздырып, аның компьютерын һәм дискларын алганнар. Хокук яклаучы боларны үз эшчәнлеге белән бәйләп аңлата. Ул соңгы чорда милиция түрәләре турында мәгълүмат туплаган. Арада наркополиция башлыгы генерал Виталий Мартынов улының канун бозулары турында мәгълүматлар бар.

Күптән түгел Альмира Жукова һәм Мәскәүдән килгән кеше хокукларын яклаучы утырган машинага ату очрагы да булган иде. Әлеге вакыйгалар кеше хокукларын яклаучылар игътибар үзәгенә менде. Уфада Республика прокуратурасы һәм иминлек хезмәте утырган биналар янында пикет узды. Пикетчылар Алина Жукованы азат итүне таләп итте. Кеше хокуклары өчен хәрәкәтенең Башкортстан буенча башкарма директоры Геннадий Чернов Русия прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать күндерелүен хәбәр итте.
– Без гаделлек яклы. Алинә Жукова, чыннан да, гаепле икән, җәзасын алырга тиеш. Әгәр бу оештырылган провокация икән, шулай ук аның артында торучылар да җәзага тартылырга тиеш. Бу эшне Русия прокуратурасы үз күзәтүе астына алуын таләп итәбез”, – диде ул.
Альмира Жукова элегрәк бер матбугат очрашуы уздырганнан соң, кызында наркотик табып, хөкем иткән иделәр. Русиянең җәмәгатьчелек шурасы, хокук яклаучылар тырышлыгы белән ул бер елдан азат ителде.

Мөнир ВАФИН

Комментарии