Аш-Буҗи – аек акыллы авыл

Аш-Буҗи – аек акыллы авыл

Татарстанның Кукмара районы Аш-Буҗи авылы кибетләрендә инде ун елдан артык хәмерле эчемлекләр сатылмый, дуңгыз фермасын да бетергәннәр. Моны мәчет мәхәлләсе хәл иткән. Әлеге авылны күреп кайттык.

Аш-Буҗи авылы – Татарстанның төньягында урнашкан, Киров өлкәсенә терәлеп торган авылларның берсе. Моннан район үзәге Кукмарага кадәр 20 чакрым юл барасы. Читтәрәк урнашкангамы, авыл күбрәк үзенә ышанып, хуҗа булып яшәргә тырыша. Хәзер авылда 700дән артык кеше яши.

Аш-Буҗи авылына XVII гасырда нигез салына. Патша Русиясе чорында ул Әшәлче-Буҗи авылы дип йөртелгән. Халык игенчелек, терлекчелек һәм итек басу белән шөгыльләнгән.

Аш-Буҗидә бүген дүрт кибет эшли. Берсе хуҗалык товарлары белән сәүдә итә, калганнары ашамлык сата. Авылга кергәндә беренче булып «Илдара» кибете тора. Монда азык-төлек кенә түгел, кием-салым да, хуҗалык әйберләре шактый. Ике кибетче дә яулык бәйләгән. «Аракы бармы?» дигән сорауга, алар елмаеп «юк» дип җавап кайтарды. Күрәсең, бу сорау аларның үзләренә дә көлке кебек тоеладыр.

«Аракы сорап кергән авыл кешеләре юк инде. Башка авылдан килгәннәр генә сорарга мөмкин. Бездә андый әйбер юк дигәч, аптырап чыгып китәләр. Аш-Буҗидә исерек күреп булмый. Элек тә безнең авылда эчүчеләр аз иде. Исерекләр күренгәли иде үзе. Əле бу – дин кергәнче, 90нчы елларда», – дип сөйләде кибетче Миңнур Корбанова.

«Илдара»ның хуҗасы – Фәһим Мәннапов. Авылда сәүдәне 2003нче елда ача. Ул вакытта башка кибетләрдә аракы сатканнар. Кибет тотудан тыш, ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә эшли. Пай җирләрендә суган, җиләк үстерә. Урта яшьтәге ирнең дүрт улы да бар. Алар ярдәмгә килә, ди ул.

Фәһим абый, элек аракы саттыгызмы? Саткан булсагыз, ни өчен туктаттыгыз?

– Аракы сату идеясе беркайчан булмады. Башта сыра сата идек. Аннары хөкүмәт тарафыннан кибеткә аракы куярга кыстадылар. Аракы сатмаган авылларны бигрәк тә кыстадылар. Нишлим икән, дип йөргәндә әни тыйды. «Моңарчы яшәдек бит әле, нәрсәгә ул сиңа аракы?» – диде. Шуннан соң аракы кертүгә юл куймадым.

Имамнар, авыл аксакаллары сезгә мөрәҗәгать иттеме?

– Сыра саткан вакытта мәчеткә йөрүче минем малайларга әйтеп кайтаралар иде. Үзем ул вакытта йөрми идем әле. «Әти, без сыра сатмас идек», – диде улларым. «Ярар, сатуны туктатам», – дидем.

Спиртлы эчемлекләрне сатмау табышыгызны киметә, дип уйламыйсызмы?

– Юк. Менә, сыра сатудан алынгач, табыш артты гына. Элегрәк ник сатмыйсың, дип сорыйлар иде. Соңгы вакытта сораган кеше юк. Аннан безнең авылда аракы сатылмас та иде. Кызыксынмыйлар.

Аш-Буҗи кибетләрендә аракы сатуны ун ел элек туктатканнар. Кайсы елда хәмерне җиңүләрен монда төгәл генә искә дә төшерә алмыйлар. Бу эш артында авылның мәчете мәхәлләсе торган.

«Авылда кич белән мәчетләрдә җыелып җәмәгать белән киңәшләшә идек. Шура кебек. Борчыла идек. Ничек аракы сатуны бетерергә дип уйлаштык. Дуңгыз фермасы да бар иде. Аны нишләтергә? Җәмәгать белән сөйләштек, кайбер эшмәкәрләр белән аралаштык. Кайберсе үзе бетерде. Халык каршы килмәде. Иң сөенечлесе шул, авылда беркем дә: ник сатмыйсыз, дип, тавыш чыгармады. Кибетчеләр дә бер сүз әйтмәде. Без тырышлык кылдык, Аллаһ Тәгалә ярдәме белән үзе бетте, әлхәмдүлилләһ», – дип сөйләде Аш-Буҗи мәчете имам-хатыйбы Мансур Тимеров.

Аш-Буҗидә генә түгел, хәзер күршедәге Уразай авылында да хәмер сатылмый икән. «Аракыдан котылу Аш-Буҗи халкының дингә кереп китүенә бәйле», – ди имам. Тыштан бер катлы гына булып күренгән мәчетнең подвал өлешендә халык ярдәме белән бүген иркен зал ясалган. Монда дәресләр бирәләр, мәҗлесләр оештыралар. Үз ашханәсе дә бар. Төп залга сыймаган халык вәгазьне аскы катта телевизор аша карап тыңлый ала.

«Бөтен хикмәт – иманда. Халыкта иман булмаса, каршы чыгучылар да табылыр, талаучысы да, шелтәләүчесе дә булыр иде. Күпчелек халык намазда бит. Җомга намазына гына да 70-80 кеше җыелды. Менә шушы мәчетләрдә гамәл була башлагач, яшьләр тартылды. Аракы – бозыклыкның анасы. Менә шушы аракы, дуңгыз, хәрәм булган җирдә бәрәкәт булмый», – ди Мансур хәзрәт.

«Элек бит колхозга кунак булып килсәң дә эчәсе иде. Һәркемне аракы белән кунак итәсе булды. Тәртибе, кануны шундый иде. Мин колхоз тирәсендә йөргән кеше. Урамда да исерекләр бар иде. Ят әйбер түгел иде», – дип искә төшерде совет елларындагы авыл тормышын Камил Хөсәенов.

Хөсәенов бүген фермерлык белән шөгыльләнә. Суган үстерә. «Быел табыш булырга охшап тора», – дип тә өсти ул.

«Күп җирдә хәзер исерек авыллар да айнып бара. Хикмәт Аш-Буҗидә генә түгел. Бүтән авыллар белән чагыштырганда Буҗи – укымышлы, аек акыллы авыл. Бөтен әйберне беренче итеп эшләп бара. Дингә күчәсе икән, ул аны эшли. Бизнеска күчәсе икән – иң элек Буҗи тотына. Халкы тиктормас, үҗәт, ак көнләшү бар. Тотынган эшен җиренә җиткереп эшли», – дип сөйләде Камил Хөсәенов.

«Эчәргә теләгән кеше күрше авылга бара. Эчкән кеше барыбер таба, өзелми инде ул. Урамда эчеп йөрүчеләр көндез юк, төнлә булгалыйдыр, бәлкем. Хәзер халык дингә бирелеп китте. Берсеннән-берсе күреп мәчеткә җыела. Аракыны да хәзер эчмәскә дип уйлыйлар. Җомгада йөзгә якын кеше булды. Безнең авылда мулла да бик көчле. Химаячеләр яхшы. Мәчетләр гөрли, мәдрәсәләр дә бар», – дип кушылды Аш-Буҗи кешесе Рәсим Закиров.

Аш-Буҗидә бүген күпчелек авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Зур хуҗалыклар тоталар. Бер буш пай җире дә юк диләр. Ашлык, печән, суган чәчүдән тыш, Кукмара төбәгенә хас – йортта итек басу эше дә тукталмый.

«Халык бик бай яши. Минем исәпкә күрә, авылда 40 кешедә «Беларус» тракторы бар. Машиналарның чиге-саны юк инде. Өйдә ничә ир-ат булса, шуның кадәр машина», – дип сөйләде Аш-Буҗидә яшәүче Рәмзия Корбанова.

Рәмзия Корбанова гомер буе укытучы булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Башка авыллар белән чагыштырганда Аш-Бүҗи чәчәк атса да, аның киләчәге турында да борчыла ул.

«Монда башлангыч мәктәп бар. Ә урта мәктәп юк. Электән Зур Сәрдеккә 3-4 чакрым барып йөрергә кирәк. Башлангыч мәктәптә 36 бала белем ала. Балалар бакчасына 50гә якын бала йөри. Яңа балалар бакчасы төзеделәр, мәктәп салдылар. Клуб бик иске. Яңа клуб кирәк инде авылга», – ди Корбанова.

Әлеге фикер белән авыл имамы Мансур Тимеров тә килешә. «Яшьләргә зур игътибар бирергә кирәк», – ди ул.

«Бездә яшьләр күп. Авылда яшьләрне калдыру проектлары эшли. Ә бездә калдыру түгел, тотарга кирәк аларны. Клублар бездә бик иске. Спорт мәйданчыклары юк. Яшьләрне кызыктыра торган әйбер юк», – дип борчылуын белдерде Мансур хәзрәт Тимеров.

Марат ГАРИПОВ

«Үлгәннәр исәннәр белән бер сафка басса»

9нчы май Казанда «Үлемсез полк» йөреше узды. Чарада катнашучылар совет һәм Русия байракларын җилфердәтеп шәһәр урамнарыннан үтте.

Чара башында мәктәпләр һәм югары уку йортлары укытучылары уку йортының исемен язган язулар күтәреп, укучыларны һәм студентларны бер тирәгә туплады. Йөрештә хәрби киемнәр кигән балаларның күплеге күзгә ташланды.

Йөрештә күпләр үз әби-бабаларының фотосурәтләрен күтәргән булса да, Казан медицина университеты студентларының күпчелеге йөрешкә чит кешеләрнең – сугышта катнашкан дип әйтелгән табибларның фотоларын күтәреп катнашты.

Медицина хезмәте капитаны Фәрит Фәтхуллинның фотосын күтәргән булачак табибә Ләйсән үз героеның биографиясен яттан сөйләп бирсә дә, хәзерге көндә Фәтхуллин исән булырга мөмкинме, дигән сорауга җавап бирергә икеләнеп калды.

«Ни өчен үз бабагызның фотосын күтәрмәдегез, ә чит кешенекен күтәреп чыктыгыз?» – дигән сорауга, Ләйсән: «Безгә бу кешеләрнең рәсемнәрен бирделәр, үземнең бабамның фотосы юк иде», – дип белдерде.

Икенче бер студент – Михаил да табиб Михаил Туруновский фотосын күтәрүен, ә үз бабасының фотосын күтәрмәү сәбәбен белмәвен әйтте.

Александр исемле студент да сугышта һәлак булган Мөгаллимә Гатауллина фотосын күтәреп чыккан иде. «Миңа бу фотоны күтәрергә куштылар, шуңа күтәрдем», – диде ул.

Булачак табибә Алинә дә үз бабасының фотосы булмаганга күрә «Үлемсез полк»ка чит бер кешенең фотосын күтәреп чыгуын әйтте. «Безне мәҗбүр итмәделәр, без фронтка киткән табибларның фотоларын үз теләгебез белән күтәреп чыгарга булдык», – диде ул.

Сөйләшкән студентларның җаваплары бер-берсенә бик охшаш булды, әйтерсең, сорауларга җаваплар алдан әзерләнеп куелган иде.

Йөрештә катнашучылар арасында гармун күтәрүчеләр дә күренде. Бер төркем гармунчы татарча-урысча сугыш көйләрен яңгыратты.

Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортыннан Сәлим исемле гармунчы: «Әтием дә, бабам да сугышта катнашкан. Аларның фотоларын күтәреп йөреп аларны терелтеп булмый. Фото урынына гармун күтәреп чыгарга булдым», – диде.

Сугышта катнашкан әти-әнисенең рәсемнәрен күтәреп йөрештә катнашкан Илдар, «без фотолар күтәреп әти-әниләребезнең рухларын искә төшерәбез», дип белдерде:

– Хәзер Америка яисә башка илләр безнең тарихны киредән язарга телиләр. Ул илләрнең мәктәп балалары Икенче дөнья сугышында Америка һәм беректәшләре җиңүгә иреште дип әйтәләр. Алай түгел бит ул. Шуңа күрә «Үлемсез полк»ка чыгу үзе бер тәрбия. Күрәзәче Ванга нәрсә дигән? «Үлгәннәр исәннәр белән бер сафка баскач, Русия бөек дәүләт була», – дигән.

«Үлемсез полк» йөрешендә Сталин сурәтен күтәрүчеләр дә күренде. Андрей исемле кеше «ил Сталин җитәкчелегендә фашистларны җиңүгә иреште, шуңа күрә бу йөрештә аның портреты белән катнашам», дип әйтте:

– Безнең бөтен җирдә дошманнар бар. Әгәр заманында Сталин ГУЛАГларны оештырмаган булса, 5нче колонна барлык позицияләрне дә Гитлерга тапшырган булыр иде һәм без җиңелгән булыр идек. Ул алдан ук илне сугышка әзерләде. Шуңа эчке сатлыкҗаннарны төрмәләргә утыртты. Гаепсезләр дә эләкте анысы. Бүген безгә Сталин кебек кеше кирәк. Чөнки Путин безне яхшы якка алып бармаячак. Ул халыкны алдый.

Йөрештә яулык бәйләгән һәм түбәтәй кигән кешеләр бик аз күренде. Татарстан байраклары да күзгә чалынмады.

Ике сәгатьләп барган йөрештә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка түрәләр дә катнашты. Рәсми мәгълүматларга караганда, йөрешкә 170 меңләп кеше чыккан.

Казан мэры Илсур Метшинның хатыны иреннән 11 тапкыр күбрәк акча эшләгән

Казан мэрының хатыны Гөлнара Метшина 2018нче елда 59 млн сумнан артык акча эшләгән. Бу шәһәр мэриясе сайтында урнаштырылган декларациядән күренә. Илсур Метшин былтыр 5,3 млн сум акча эшләгән.

Шәһәр башлыгының 272 квадрат метрлы фатиры, 174 квадрат метрлы йорты, ике җир кишәрлеге (берсе өлешчә аныкы) һәм гаражы бар. Моннан тыш, Илсур Метшин кулланышында 558,5 квадрат метрлы йорт, ГАЗ 24, М21 һәм ГАЗ 69 машиналары бар. Гөлнара Метшинаның милке булып җир кишәрлегенең һәм торак йортның бер өлеше, Фольксваген машинасы санала.

2017нче ел белән чагыштырганда, Илсур Метшин кереме якынча бер млн сумга арткан, ә аның хатыныныкы, киресенчә, 31 млн сумга кимегән. Шулай итеп, Казан мэры гаиләсенең гомум кереме 2017нче ел белән чагыштырганда 30 млн сумга кимегән.

Күптән түгел Татарстан Президенты хатыны Гөлсинә Миңнеханованың 2018нче елда иреннән 18 тапкыр күбрәк акча эшләве билгеле булган иде. Гөлсинә Миңнеханованың былтыр еллык кереме 155 млн сум тәшкил иткән. Рөстәм Миңнехановныкы – 8,5 млн сум тирәсе.

Мөселман кешесе Русия президенты була аламы?

Тамбовта Рус православ чиркәве дәүләттән гыйбадәтханәләр төзүгә, урамнарны изгеләр исеме белән атауга һәм хәтта торак йорттан кешеләрне башка урынга күчерүгә акча сорый. КПРФтан депутат Артем Александров йортта яшәүчеләрне чиркәү планнары белән таныштырырга тырышкан, ә хәзер җирле түрәләр аннан халык алдында «гафу үтенүне» таләп итә.

Моннан тыш, Пензада прокуратура таләбе белән 20нче мәктәптә хиҗапта йөрүне тыйдылар. Русиядә танылган кешеләр авызыннан дини азчылык вәкилләренә карата төрлечә аңлап булырдай сүзләр әйтелеп тора. Шул ук вакытта Русия актив рәвештә үзен күп динле һәм күп милләтле дөньяви дәүләт буларак күрсәтергә омтыла.

Русияне дини азчылык вәкиле җитәкләве мөмкинме, җәмәгатьчелек моңа әзерме? Idel.Реалии бу хакта белгечләр белән сөйләште.

Иң элек МДУ икътисад факультетының Халык проблемаларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Валерий ЕЛИЗАРОВка мөрәҗәгать иттек. Эксперттан Russia Today дәүләт телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньянның мөселманнарга кагылышлы белдерүенә мөнәсәбәтен сорадык. Күптән түгел Симоньян, әгәр бернинди дә махсус чаралар күрелмәсә, Русия инде 2040нчы елда ук мөселман иле булачак, дип белдергән иде.

Елизаров бу фаразга шикләнеп карый. Ул теге яки бу динне тотучылар саны турында бернинди дә рәсми мәгълүматның яки экспертлар бәяләвенең булмавын таный.

«Бер дә гади булмаган темага кагылышлы буш уйдырмалар һәм спекуляцияләр генә бар. Без дөньяви дәүләттә яшибез (Русия Конституциясенең 14нче маддәсе). Бернинди дин дә дәүләтнеке яки мәҗбүри дип урнаштырыла алмый. Дини оешмалар дәүләттән аерылган», – ди галим.

Ул шулай ук Федераль дәүләт статистикасы хезмәте уздырган җанисәптә дә дин тоту турында сорауның булмавын искәртә. Аның сүзләренчә, җанисәп һәм кече җанисәпләр йомгакларында теге яки бу милләт вәкилләренең саны динамикасын, шулай ук халыкның этник структурасы һәм анда барган үзгәрешләрне күрергә була.

«Мөселман дине өстенлек иткән милләттәгеләрнең саны православ динендәгеләрнең санына караганда тизрәк үсә. Халыкның этник структурасы үзгәрәчәк, әмма үзгәрешләр масштабы нинди дә булса җитди куркыныч китерерлек зур түгел. Шулай да эре шәһәрләрдә этник гетто барлыкка килүе начар, бу низаглар һәм җинаятьчелек артуга китерергә мөмкин», – ди Елизаров.

Шул ук вакытта галим 2040нчы елга Русия халкының күп өлешен (кимендә 3/4 өлешен) руслар тәшкил итәчәк дип саный.

«Гомум демографик вазгыятькә бәйле рус халкының саны кимергә мөмкин. Халык саны узган елдан бирле кимеп килә һәм киләчәктә бу тенденция дәвам итәчәк. 2010нчы елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, руслар халыкның 80 процентын тәшкил итә», – ди демограф.

Симоньян белдерүенә килгәндә, эксперт, ул реаль вазгыятькә туры килми, дип саный. «Русия мөселман иле булачак. Бу күп исәпләүләр белән расланган факт» дигән сүзләрне күргәннән соң, алга таба укып торасы да килми», – ди ул.

Демограф телгә алган критерийларга карап мөселманнар санын исәпләп карасак, Русиядә аларның яһүдләр, буддачылар, протестант яки католикларга караганда күбрәк булуын фаразларга мөмкин. Бу уңайдан без мөселман руханилары һәм ислам белгечләреннән мөселман кешесе Русия президенты була аламы дип сорадык.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте Нәфигулла АШИРОВ Русия мөселманнары таркау, мөмкинлекләрдән файдаланмый дип саный.

«Бүгенге көндә Русиянең мөселман өммәте, кызганычка, сәяси мәсьәләләрдә генә түгел, дини мәсьәләләрдә дә бердәм була алмый. Русиядә мөселманнарның дини үзәкләре бик күп, әмма аларның бердәм эшчәнлек алып бару планы юк.

Бүген алар үз дини тормышларының мөһим мәсьәләләрендә дә хезмәттәшлек һәм теләктәшлектән ерак. Һәр үзәк мөселманнар мәнфәгатьләре өчен түгел, ә алар исеменнән үзләре генә сөйләү, чыгыш ясау өчен көрәшә. Һәм менә шушы ыгы-зыгыда 25 миллионлы мөселман өммәтенең бөтен потенциалы югала. Ике миллион мөселман яшәгән башкалада да дүрт мәчет янына тагын берничә мәчет төзелеше турында килешә алмыйлар!» – ди Аширов.

Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир МӨХЕТДИНОВ Русия җәмгыяте бүленгән дип саный.

«Хронология ягыннан караганда, полиэтник Русия җәмгыяте әле юл башында гына тора: төп иҗтимагый һәм сәяси институтлар инде бар, әмма аларның ил тукымасына ныклап тамырлануы турында әлегә әйтеп булмый. Әгәр бүгенге көн күзлегеннән карасак, Русия җәмгыяте башка дин тоткан президентка әзерме, дигән сорауга минем җавабым – юк, әлегә әзер түгел. Мин моны русиялеләрнең сәяси аңының тотрыклы булмавыннан чыгып әйтәм. Ул иҗтимагый-сәяси тормышны әле демократияләштерү, әле авторитарлаштыру ягына авыша», – ди Мөхетдинов

Мөхетдинов фикеренчә, Русия ватандашларының хәзерге сәяси аңы башлыча дәүләтнең турыдан-туры катнашында, мәгълүмати эшчәнлеге кысаларында формалаша.

Аның сүзләренчә, Совет берлеге таркалганнан соң, Русия, яңа сәяси дәүләт буларак, әле юлның башында гына тора, димәк, рәсми игълан ителгән иҗтимагый һәм сәяси институтлар ныклап яшәп китәргә һәм русиялеләрдә яңа сәяси аң, башканы үзеңнеке кебек хөрмәт итү һәм тануга нигезләнгән либераль аң формалашырга мөмкин.

«Ә бу, үз чиратында илдә иң югары вазифага ислам дине вәкилен китерергә мөмкин», – дип нәтиҗә ясый Дамир Мөхетдинов.

Башкортстандагы Стратегик тикшеренүләр институтының социомәдәни анализ үзәге җитәкчесе Юлдаш ЙОСЫПОВ Русия мөселманнарының таркаулыгына басым ясый, әмма ул тагын да эчкәрәк кереп, дини азчылыкның лобби-төркем буларак йомшаклыгының сәбәпләрен дә атый.

«Әгәр без этник мөселман булган көчле сәясәтче турында сөйлибез икән, җәмгыять моңа бүген үк әзер. Әгәр инде ул этнос вәкиле буларак кына түгел, ышанычы белән дә чын мөселман икән, бу башка мәсьәлә. Беренчедән, безнең дәүләт диннән аерылган. Икенчедән, Русиядә диннәргә каршы кәефләр арта бара. Моңа объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Әле бу исламофобияне исәпкә алмаганда. Ләкин эш монда түгел. Минем карашка, башта өммәт үзе низагларны җиңеп, билгеле кысаларга кереп, үз сорауларына үзе җавап бирергә тиеш», – дип йомгаклый эксперт.

Казахстаннан тарих фәннәре докторы Азимбай ГАЛИ фикеренчә, Русия халкы президент итеп дини азчылык вәкилен кабул иткәнче һәм дәүләт идарәсе мәсьәләләрендә тар фикерләүдән туктаганчы Русия җәмгыятенә таркалу кризисы аша узарга туры киләчәк.

«Русия хәзер үзенең кризисына таба хәрәкәт итә. Алтынчы ел рәттән икътисад үсми, яшәү дәрәҗәсе төшә, ә руслар моңа озак түзеп тормаячак», – ди ул.

Бу кризислы вазгыять үзен Русиянең баш милләтчесе дип санаучы һәм моңа ярашлы сәясәт алып баручы президенты чорында барлыкка килде. Русия җәмгыяте хәзер башка җитәкчене тели башларга мөмкин.

Гали сүзләренчә, «Обама феномены» Америкада гына түгел, теләсә кайсы җәмгыятьтә кулланыла ала.

«Кайсыдыр бер этапта җәмгыятькә идарәченең чыгышы мөһим булудан туктаячак», – ди Гали.

Ә менә Украина мөселманнары Диния нәзарәте (УММА) мөфтие Сәет ИСМӘГЫЙЛЕВ сүзләренчә, хәзерге «Русия империясенең» таркалуы мөселманнарга басым һәм аларны дискриминацияләү аркасында башланырга мөмкин.

«Без хәзер Русиянең билгеле бер дини төркемгә карата сәясәтен күрәбез, ниндидер мөселман әдәбиятын, җыелышларны, вөҗдан иреген, дини карашларны һәм фикерләрне тыю кулланыла. Ягъни, басымның бөтен арсеналы кулланыла һәм кулланылачак… Әмма мөселман дөньясы да күп гасырлар дәвамында мондый сәясәткә карата ниндидер иммунитет булдырды һәм мөселманнар үзенең асылын саклап калыр һәм бу Русия өчен куркыныч тудырыр дип уйлыйм, чөнки хәзерге «Русия империясенең» таркалуы нәкъ менә мөселманлыктан башланачак», дип китерә Исмәгыйлев сүзләрен мәгълүмат чаралары.

Рамазан АЛПАВЫТ

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии