- 14.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №19 (11 май)
- Рубрика: Архив
Соңгы арада вакытлы матбугат, интернет битләрендә мәктәп укучыларының үлеме турындагы язмалар белән бик еш очрашырга туры килә. Кайсы гына ата-ана битараф калыр икән бу хәлләргә? Минем шәхсән йөрәгемнән кан тама, әлеге җан өшеткеч вакыйгалар турында еламыйча укый да алмыйм
Кайчанга кадәр дәвам итәр бу башбаштаклык? Нишләп соң мәгариф системасында уңай якка үзгәрешләр һаман күренми? Ник бетермиләр икән ул ОГЭ, ЕГЭларны? Балаларның иреген чикләү, ата-аналарны хәсрәткә салу кемгә хаҗәт?
Хөрмәтле депутат әфәнделәр, барлык әти-әниләр исеменнән сезгә мөрәҗәгать итәсем килә! Сезнең дә балаларыгыз бардыр. Ник соң сез бер уңай фикер әйтмисез? Беребез дә сабыйларыбызны кемнәндер рәнҗеттерер, элмәккә менгерер өчен үстермибез. Бәгыреннән өзелеп төшкән нарасые һәркемгә кадерле, газиз. Рухи гарипләндергәч, берәү дә ярдәм кулы сузарга атлыгып тормый бит. Зинһар, сүзләремә колак салыгыз!
Тиздән дәүләт имтиханнары бирер чак җитә. Ә үлем упкыны балаларны һаман үзенә таба суыра. Без – өлкәннәр, шуңа юл куймасак иде! Балалар бездән яклау өмет итә. Ышанычын аклыйсы иде аларның. Киләчәгебез алар кулында – шуны онытмыйк!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,
Азнакай шәһәре
Балалар яклау көтә,
Комментарии