- 14.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Архив
Җаны теләгән – елан ите ашаган, дисәләр дә, безнең аны ашаганыбыз юк, хәер, авыл җирендә аны теләсәң дә таба алмассың. Ә менә башка мал ите, мәсәлән, сарыктыр, эре мөгезле хайвандыр гел кирәк була. Кышлыкка дип асраган тана-үгезебез булса да, без өчәү – Хәйдәр, мин һәм Фаиз абый, сарыклар алырга ниятләп, беркөнне эштән соң велосипедларыбызга утырып, күрше чуаш авылына барырга булдык. Бер-ике айдан Корбан бәйрәме булуы да уебызны ныгытты: әзер булып торсын!
Өчебез дә бер мәктәптә, икебез – укытучы, беребез хуҗалык мөдире булып эшли идек. Хәйдәр белән мин, Аллага шөкер, исәннәр, ләкин өлкәнебез, ул чакта ук 60 яшькә якынлашкан Фаиз абый күптән мәрхүм, күп яхшылыклар, изгелекләр кылды, урыны җәннәттә булсын, амин.
Өчәүләшеп, великларга утырып, ун-унике чакрымдагы күрше авылга кичкә таба гына юнәлдек. Соңрак килсәк тә булган, чөнки көтү әле кайтмаган икән. Ул кайтканчы дип, без, яшьләр (35-40та), авыл кибетен карый торырга уйладык. Өлкән иптәшебез, кемнәрдә сатлык мал барлыгына разведка ясау сылтавы белән бармады. Кибеткә кергәч, шаклар каттык: кибет киштәләрендә җаның ниндиен тели, эчемлекләр гаскәр кебек тезелгәннәр, ә безнең авылда исә урып-җыю дип, аларны күптән сатмыйлар иде. Авыл кешесе бүгенге көндә акчага тилмерә, ә ул чакта (үткән гасырның 60-70нче еллары) нәрсә эшләсәң дә, утын, салам, печән кайтарасыңмы, башка эш эшләтәсеңме, аракы валюта урынына йөри иде, шуңа күрә озак уйламый берәр шешәне алып, кесәләргә тыгып та куйдык.
Ул арада өлкән иптәшебез дә тик тормаган, ярыйсы ук арзан бәягә өч сарык алган. Аларны бәйләп, мин алдан, иптәшләрем, икесенә өч великны тотып, арттан кайттылар. Сарыклар, буш кырга чыккач, мескен кебек юашланып теркелди башладылар. Берничә чакрым кайткач, берзаман мин артта кычкырган, туктарга кушкан тавыш ишеттем. Бер салам өеме янында туктадым да тегеләрне көтеп торам. Төн җылы, якты, баш очында гына тулган ай.
Менә килеп тә җиттеләр. Бик кәефле күренәләр. Мөгаен, Хәйдәрнең кесәсен бушатканнар, мин әйтәм. Уйлаганым дөрес чыкты. Фаиз абый:
– Салих, сарыклар көр дә булды, кыйммәткә дә төшмәделәр, шул сөенечкә синең яртыны да кабыйк мәллә? – ди.
Нихәл итәсең, ак карга булып, саранланасы килми, бирдем яртыны өлкән иптәшкә. Ул аның өчтән берен голт-голт итеп авызыннан гына эчте дә Хәйдәргә ымлады, ә тегесе үз өлешен эчкәннән соң миңа сузды. Шунда мин, капкан баштан юлда ниләр булмас, беребез булса да айнык булыйк, дип уйлап, эчүдән баш тарттым, тегеләрнең үзләренә кайтардым. Өлкән иптәшебезнең башына китте, ахры. Ул, тулган айга карап:
«Ай югары, ай югары,
Айга менәсе килә,
Айга менеп, күктән карап,
Сезне күрәсе килә», – дип җырлап җибәрде.
Әйтәм бит, бик гади, ихлас күңелле иде, мәрхүм. Ләкин айга бик ерак, ә авыл якын булса да, әле кайтасы да кайтасы. Әлбәттә, иң беренче булып мин кайтып җиттем, килгәндәгедән озаграк вакыт үткән, билгеле. Фаиз абыйның җәмәгате дә борчылып, урамда көтеп тора иде. Бераздан ике великны тартып, Хәйдәр кайтып җитте, ә Фаизыбыз юк та юк. Берәр сәгатьтән ул да күренде. Кайбер укучыларының өйләренә керә-керә кайткан, янәсе, дәресләрен әзерлиләрме икән.
Соңыннан Хәйдәр кәчтүменең эчке кесәсеннән паспорты, тагын әллә нинди кәгазьләре төшеп калганлыгы беленде. Ике-өч көннән соң берәү очраклы гына табып, хуҗага бирде.
Менә шулай булды безнең ул сәфәребез. Тагын шулай юлга чыгасы булса, мин Хәйдәргә: «Паспортыңны алырга онытма», – дип әйтәм.
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Сугымлыкка... паспорт белән,
Комментарии