- 14.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Архив
(Ахыры. Башы узган 8 майсанында.)
КҮСЕЛӘР ПАТШАСЫ
Русиядәге, ә бу язмада тәгаенрәк караганда Кама Тамагындагы хәлләр «күселәр патшасы» тәрбияләү вакыйгасын искә төшерә. Бу тәрбиянең максаты – җир йөзендәге иң бердәм һәм акыллы хайваннар – күселәрнең бердәмлеген җимерү, «һәркем үзе өчен» психологиясен булдыру, бер-берсенә каршы котыртудан гыйбарәт. Бу әйбер күмәк рәвештә эшләнми, ә бөртекләп башкарыла. Әйтик, бер күсе тотыла. Аны берникадәр вакыт ач тотканнан соң аңа әле генә үтерелгән, җылы күсе ташлыйлар. Ул аңа шунда ук ябышмый, ә янында йөгереп йөри. Уйлый. Аннары бер фикергә килә: «Бу бит инде үлгән, ә минем әле яшисе бар». Шуннан соң гына күсе аны авыз итә. Икенче юлы аңа яралы күсе ташлыйлар. Ул бераз уйлап торгач, аны да ашап куя. Ул бит барыбер үләсе… Икенче юлы аңа сау-сәламәт «туганын» бирәләр, ул ике дә уйламый аны ботарлап ташлый. Менә хәзер бу күсене үзе ишеләр арасына җибәрергә дә мөмкин, чөнки ул азык эзләп ерак йөрисе түгеллеген, үзе ишеләрне дә ашап булганлыгын аңлады. Үзенекеләр янына килеп эләккән бу күсе рәттән бөтен туганын кыра башлый. Моны күреп торган туганнары, аннан качып, бу тирәдән күчеп китәләр. Игътибар итегез, алар бердәм булса да, җыйнаулашып бу күсене үтерми, ә аннан курка. Алар аны үтереп, шушы «патша» кебек булудан, күселәр җәмгыятенең тотнаксыз калуыннан, әнә шундый сатлыкҗаннар артып китүдән курка. Әгәр шундыйлар артса, күселәрнең дә ахыр чиктә үрчи алмаячагын, бу токымга ахырзаман киләчәген алар белә.
Җәмгыять үссен өчен анда иң беренче чиратта әхлак булырга тиеш. Әгәр хакимият әнә шул җәмгыятьне юкка чыгарырга тели икән, ул анда әнә шул әхлакны бетерә. Кешелек җәмгыятен җимерү дә әнә шул күселәр патшасы тәрбияләү технологиясе белән башкарыла. Монда инде күмәк дигән аңлатма калмый, ә шәхси дигән төшенчә генә кала. Безнеке – юк, минеке генә бар! Кулланучы җәмгыяте түгелме бу?! Шул ич!
… Үз яныннан туганнарын качырган теге патша да башкалар янына китәргә һәм инде хәйләкәр рәвештә эш итәргә тиеш була. Ул хәзер башкаларны куркытмас һәм үзен азыктан мәхрүм итмәс өчен, үз ишләрен качып кына, бер почмакка посып ашарга өйрәнә. Җәмгыятьтә әнә шундый күселәр артты. Алар инде хәзер үзара да зурга-кечегә бүленеп, күмәк булган урман-кырларны, елга-күлләрне дә бүлеп бетерделәр. Хәзер алар кулында байлык та, власть та булгач, үзләренә кулай законнар да кабул итәләр. Башкаларның ничек яшәве аларны кызыксындырмый, монда хәзер үзара сугыш бара. Кем исән калачак? Ни өчен дигәндә, күсенең ваграгын көннәрнең берендә зуррагы да тотып ашарга мөмкин. Ләкин әлегә ул вак күсе үзеннән вагракларның тормышын кыя…
ЮГАЛТУЛАР БЕЗНЕКЕ ТҮГЕЛ – ХАЛЫКНЫКЫ
Узган санда язган идем инде: Кама Тамагындагы халык пай җирләрен ала алмый. Ни өчен ала алмый? Чөнки аларны берәүләр бүлеп алып бетергән инде. Халык җәйләрен җиләк җыя торган чокырларны, көтүлекләрне дә үзләштереп куйган алар. Әйе шул, мескен авыл кешесенең барыбер бернәрсәсе юк, закон да көчлеләр яклы, шулай булгач аңа җир нәрсәгә? Иң мөһиме, шушы үзләштерүләр нәкъ менә Зөфәр Гарәфиев идарә иткән чорда булган.
Хәер, моннан 7 ел чамасы элек әлеге кеше башлык итеп куелганнан соң, биредә районны таркату буенча бик зур эшләр башкарылган. Ул эшләргә карап торасың да, әллә бу кеше республикадагы иң матур районны җир йөзеннән юкка чыгарып, җирләрен шәхси милек итеп үзләштерү өчен махсус җибәрелгән берәр диверсант микән дип гаҗәпләнәсең.
Шушы берничә ел эчендә Кама Тамагы районындагы эш оешмалары күрше Буа, Тәтеш, Апас, Югары Ослан районнарына күченеп беткән. Җир иминият хезмәте, салым органы, юлчылар, полиция бүлеге филиаллар гына булып калган. Затондагы танкерлар ремонтлаучы бик зур база эшсез – анда хәзер су төбеннән сөйрәп чыгарылган «Булгария» аунап ята. Булгария дигәннән, аның өчен дип бүлеп бирелгән 12 миллион сум юкка чыгу турында сөйләгәндә дә Кама Тамагы башлыгы фамилиясе еш яңгырады. Инде аны шул чакта ук урыныннан җибәрергә тиешләр иде кебек… Аннан соң булмаса да, Лэнд Крузер вакыйгасыннан соң ул тәгаен үзе, үз кыланмышларыннан оялып, җир тишегенә кереп югаласы иде. Ләкин әлегә сүзем ул хакта түгел, ә районның югалтулары турында.
Районда гөрләп эшләп торган май заводы да моннан 2 ел чамасы элек кенә юкка чыккан.
Сүз уңаеннан, шушы май заводы белән бәйле бер тарихны бөтен район халкы белеп тора. Ул инде хәзер риваять булып, телдән-телгә сөйләнә икән биредә.
Чаллы авылында яшәүче бер эшмәкәр, сөт җыеп, шуны май заводына тапшыра торган булган. Зөфәр Гарәфиев белән нәрсә бүлә алмаганнардыр, район башлыгының авыл хезмәтчәннәренә булган фидакарь «ярдәме» нәтиҗәсендә, май заводы бу эшмәкәрнең сөтен кабул итүдән баш тарткан. Шуннан соң ул күрше районга йөри башлаган. Монда да Гарәфиев ярдәме зур булган, ул күрше районның башлыгы белән сөйләшкәннән соң, теге эшмәкәргә күрше районда да юлны япканнар. Ярый да эшмәкәрнең Гарәфиевтан да зуррак кешесе булып, эшне үз кулына алган. Май заводына да юл ачылган… Менә нинди матур йомгаклы… әкият түгел шул, чынбарлык! Ә бит һаман шул зурлар, кечкенәләр бүленеше ярылып ята биредә.
Авыл мәктәпләрен бөтен районнарда да ябып бетерделәр диярлек инде. Анысын искә алып тору кирәкмәс тә. Бик явыз булсам, район башлыгы урынбасары авылы булган Келәнче мәктәбенә бәйләнеп алыр идем дә, бүген башка проблемалар да җитәрлек, шуңа күрә дәшми калыйм.
Район башлыгы үзе әйтеп торып, элеккеге главаны хурлап газеталарга яздырса да, халык элеккеге башлыкны сагынып яши. «Ул вакытта район чәчәк атты һәм бу үсеш дигән мәгънәдә генә түгел, чөнки ул башлык чәчәкләр ярата иде, урам тулы чәчәк була торган иде. Районда агрофирма бинасы төзелде, кунакханә, мәдәният йорты ремонтланды», – дип сөйли, әле ике ел элек кенә шул районнан бөтенләе белән Казанга күчеп килгән бер танышым.
Шулай ук, Шиһапов заманында ук төзелә башлап, төзелеше бүген дә дәвам итүче мәчет тә бар бу район үзәгендә. Мәчете 7 елдан артыкка сузылган «долгострой» булса да, чиркәүне тиз тотканнар – 3 елда аякка баскан, менә тиздән чаң кага башлар.
ПРЕЗИДЕНТ СҮЗЕ – СҮЗМЕ?
Әле март аенда гына Кама Тамагының узган елгы уңышларына багышланган чара узып, анда Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. Ул шунда бу районның нефть төбәге булмавын, шуңа күрә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә эш алып барырга кирәклекне әйтте. Эх, белми шул, Миңнеханов бу главаның, киресенчә, райондагы эшмәкәрлекне буып ятканын. Район үзәгендә буалар челтәре булдырып, шунда балык үстерергә теләүче эшмәкәр әлегәчә үз дигәненә тулаем ирешә алмыйча каңгырып йөри әнә. Юкса, ул шул буаларны алса, ярларны ныгытып, аларны карап, тәрбияләп торыр иде. Алар сазга әверелеп, анда бака үрчеп, тал басып ятмас иде.
Шул ук чарада З.Гарәфиев сөйләгән докладка да игътибар итик. Ул үзе үк районның төп керем чыганагы авыл хуҗалыгы икәнен әйтеп тора. Өстенлекле юнәлеш – ул терлекчелек имеш. Район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекне 8-10 меңгә җиткерү каралган, әмма әлегә ул 2 мең генә. Шулай ук сөт җитештерүне дә арттырырга кирәк, чөнки ул – тере акча чыганагы. Әмма әлегә районда сөт җитештерү кимүгә таба бара икән. (Менә нинди парадокс! Акча чыганагын киметүгә таба эшлиләр!) Ә аны арттыру өчен ике сөт комплексы төзергә кирәк – моңа 70 млн(!) сум акча сорала. Аннан тыш районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә белем алган белгечләр җитми, шул өлкәдә укучы 93 студент бар үзе һәм аларга районга кайту өчен шартлар тудырырга кирәк.
Кайту өчен шартлар? Нинди әкият сөйли бу Гарәфиев, ә? Әле күптән түгел генә, авылда яшәргә дип күчеп кайткан яшь парлар – ике белгеч, тиешле акчасын алып фатирлы була алмыйча, Биектау районына күчеп китте түгелме? Аның каравы Биектауда аларга шунда ук программа нигезендә акчасы да булды, фатиры да!
70 млн сумны сорарга да ничек оялмый икән бу адәм дип гарьләнеп үләм. Акча кирәк булса, үз гаражыгыздан башлагыз әле, Зөфәр әфәнде. «Камско-Устьинская» агрофирмасы сезгә «бүләк иткән», якынча 2 млн сум торучы Tayota Land Cruiserны сатыгыз иң элек. Инде күпме судлар булып та, никадәр матбугат чаралары язып та шул машинага ябышып ятуыгыз аптырата. Сезнеке түгел бит инде, түгел! Гараждагы BMW X5 (2,9-4,2 млн сум), Meresedes Benz (2,5-6 млн сум) һәм теге – ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы биргән Аudi Q 7ны (1,7-2,5 млн сум) сатсагыз да…
«Ауди Ку семь» дип авыз тутырып әйткәндә, нишләптер миңа һаман теге югарыда телгә алынган хайван күз алдыма килеп баса. Бу машиналарның бәясе дә бит безнең төшкә кергән сан түгел, гомумән, минем кебек гади халык, бу саннарны тутырып язганда, аның нольләрен кайсы яктан саныйсын да бик белеп бетермидер.
Әле тагын Татмелиорация эшләгән чактан калган, басуларга су сибү өчен дип кайчандыр җиргә күмелгән торбалар да узган ел казып алынып, билгесез тарафка китеп югалган икән. Әнә шуларның акчасы да ярап куяр. Торбаларын алуын алганнар да бит, чокырларын гына күмәргә онытканнар ахры, сугыштан соң калган траншея кебек, игътибарны җәлеп итеп тора, каһәр.
Кама Тамагы уртасында булган күлне чистарту, тирәнәйтү өчен дә бюджеттан 7 миллион сумнан артык акча бүленгән булган. Бирегә махсус техника китереп, планлаштырылган бар эшләрне дә башкарырга тиеш булганнар, ләкин бу эш тә үтәлмәгән. Әйе, күз буу өчен ярларын ныгыткан кебек иткәннәр үзе, тик бу җәйдә күл яшелләнеп сасый башласа, аптырамассыз. Акчалар суга салынган, аны күрмәсләр дигәндер глава. Сүз уңаеннан, биредә эшләгән фирма, шул ук «Технострой плюс» район үзәгендәге төп мәйданны да салган. Анда бетон ташыган вакытта, шул ук машиналарның глава йортына да бетон ташуын күреп торган халык. Шулай инде, кемнең кулында – шуның авызында! Һәркем үзе өчен!
Районның мактана ала торган ике генә уңышы бар һәм алар да мәкаләмнең башында ук телгә алган кечкенә-зур бүленешен дәлилләүче бер күренешкә кайтып кала. Гипс чималы һәм төзелеш материаллары әзерләячәк «Фоника Гипс» ҖЧҖе, июнь аенда эшли башлап, киләчәктә районның иң зур күләмле салым түләүчесе булып, казнага елына якынча 50 млн сум кертер дип көтелә. Бу проектка 5 МИЛЛИАРД сум акча сарыф ителеп, елына 2,3 млрд сумлык чимал продукция әзерләнергә тиешле. МЛРДлар турында сүз барганда һәм бу проектны Гарәфиев әлеге районга керткәнгә, аның кемнәр белән бәйле булуын чамалау кыен түгел. Мескен авыл кешесе гаилә фермалары булдыра алмыйча җан тартышканда, пай җирләрен терки алмыйча еллар буе судларда йөргәндә, район шушы уңышы белән мактанып ята.
Глава мактанырга ярата торган икенче әйбер – ул «Камско-Устьинский» агрофирмасына керми калган (бердәнбер!) Ленин исемендәге хуҗалык. Тик ул бу агрофирманың башта үзенеке булуын, аннары туганы кулына күчүен генә сөйләп мактанырга яратмый. Юкса, районда бөтен авылларны шулай үстереп булмыймы? Була, әгәр кирәк дисең икән! Зөфәр Гарәфиевка гына бу кирәкми.
Нинди авыл үстерү ди, ул районнан халык кача бит инде. Узган елны республикада кеше саны 10 меңгә арткан. Ә менә бу районда ул, киресенчә, 99 кешегә кимегән. Нигә икәне дә аңлашыла.
Әле бу материалымны тәмамлап утырганда, Кама Тамагы районыннан шалтыраттылар. «Сезнең газетаның сайтына кереп булмый бит, бөтен район күләмендә аны блоклап куйдылар ахры, кемнән генә кереп карамыйм, бөтен кешедә шул хәл», – диде бер укучыбыз. Тагын бер укучыбыз шалтыратып, районның больницасында булган хәлләр турында да язуымны сорады. Берничә вакыйганы да бәян итте. Кыскасы, Кама Тамагында язасы материаллар күп әле. Киләчәктә дә бу теманы дәвам итми булдыра алмабыз.
Эльвира ФАТЫЙХОВА,
Казан-Кама Тамагы-Казан.

Комментарии