«Читтәге милләттәшнең кайтуы кирәкми»

«Читтәге милләттәшнең кайтуы кирәкми»

Кечкенә 2 балалы Ишкулиннар гаиләсе Нижневартовскидан Аксубайның Ибрай авылына узган елны кайтып урнашкан. Күптән түгел гаилә башлыгы Зөфәрне район эчке эшләр идарәсенә чакыртканнар. «ГолосИслама.ru» сәхифәсе язуынча, ул анда хатыны белән барган һәм аларны төрле бүлмәләргә кертеп ислам динен кабул итүләре, Нижневартовскида кемнәр белән аралашулары, Хизб ут Тәхрир һәм исламдагы башка дини юнәлешләр турында сорау алганнар. Әлеге сорау алудан соң, Сруров дигән кеше районнан китүләрен таләп иткән, юкса төрле күңелсез хәлләр килеп чыгу ихтималлыгын әйтеп кисәткән.

Ике бала анасы Рамилә Азатлыкка бу хакта сөйләүдән баш тартты. «Соңгы көннәрдә әле шалтыратканнары юк. Мин бу хакта сөйләшергә теләмим», – диде ул.

Ерактан Татарстанга кайтып урнашкан гаиләнең барыр җире юк, шуңа алар тавыш чыгармый тыныч кына яшәү яклы, күрәсең. Гомумән, читтән Татарстанга күченеп кайтучы татарларның күпчелеге төрле авырлыкларга очрауларын яшерми. Русия президентының ватандашлар белән эшләү турында махсус фәрманы чыкса да, күчеп кайтучы татарларга аннан ярдәм булмаган.

Үзбәкстаннан Казанга күченеп кайткан Айрат Хәтмулла әйтүенчә, Татарстанда татарларны беркем дә көтми.

– Русиядәге ватандашлар программасы гомумән эшләмәде һәм эшләми. Кайтучыларны беркем дә шатланып каршы алмады. Кайберәүләр ирексездән күчеп кайтучылар исеменә лаек булса да, 15-20 ел дәвамында аларга бернинди мөнәсәбәт үзгәрмәде. Хәтта түрәләрдән: «Ник кайттыгыз?» – дигән сүзне дә ишетергә туры килә, – ди ул.

Күчеп кайтучыларны иң борчыганы – торак мәсьәләсе. Бу нисбәттән алар инде каршылык чаралары да оештырды, әмма аның да файдасы булмаган.

– Бүгенге көндә ирексездән күчеп кайтучы 284 кеше торакка чират тора. 10 ел дәвамында чират кимеми. Үткән елны, мәсәлән, Татарстанга 49 торак таныклыгы бирелгән булса да, хәбәр итүләренә караганда нибары 17сен генә кешеләргә бирә алганнар, калганы кая киткәнен беркем дә белми. Бу сер итеп саклана. Әлеге эш белән башта федераль миграция хезмәте шөгыльләнде. Хәзер ул хезмәт эчке эшләр министрлыгына карый башлагач, аның дәрәҗәсе төште һәм кем контрольдә тотуы сизелми. Аннары торак таныклыгын бүлүне төзелеш һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы үз өстенә алды. Әлеге министрлык аркылы үткәннән соң, районнарга бүлеп бирелә, анда күпмесе югалганы тагын күренми. Бу махсус эшләнә. Шул рәвешле фатир мәсьәләсен яшереп калырга була, – дип саный ул.

Хәтмулла бу хакта прокуратурага язылган хат та җавапсыз калуын әйтә. «Дәгъва итүнең файдасы юк. Җәмгыяте шундый. Аннары ни өчен татарлар Татарстанга кайтмыйлар дигән булалар», – ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Коръәнне мыскыллаучы хөкем ителә

8 майда Казанның Совет районы мәхкәмәсендә Коръәнгә дуңгыз мае һәм тизәк куеп төшерелгән фотоны «Вконтакте» социаль челтәренә урнаштырып динара һәм милләтара низаг чыгаруда гаепләнүче Михаил Шаров эше карала башлады.

Хөкемдар мәхкәмә утырышын ачып беренче сүзне шаһит Данис Сәфәргалиевка бирде. Михаил Шаровның «Вконтакте» социаль челтәре битендә бу фотоны кайчан һәм ничек күрүе турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде Сәфәргалиев. Ул үз сүзләренә шулай ук, Михаил Шаровның интернет битендә бу фотолардан тыш, башка халыкларны да мыскыл иткән демотиваторлар күрүен һәм боларны прокуратурага биргән шикаять гаризасына тиешле дәлилләр белән теркәвен дә белдерде. Аның чыгышы 7 минут дәвам итте. Хөкемдар әллә ни күп сорау сорамады, шаһит сөйләгән арада ул фотолар, шикаять документлары белән танышты. Сәфәргалиев күбрәк прокурорның сорауларын җаваплады.

Данис Сәфәргаливтан тыш мәхкәмә утырышына тагын унлап шаһит килергә тиеш булса да, бу шаһитләр утырышка килмәгән булып чыкты. Хөкемдар башка шаһитләрне дә тыңлау өчен утырышны 22 майга күчерде. Бу көнне шаһитләр тыңланып бетмәсә, мәхкәмә утырышы 23 һәм 24 майларда да дәвам итәчәк.

Мәхкәмә алдыннан һәм аннан соң «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин ялгыз пикет уздырды. «Коръәнне һәм мөселманнарны мыскыл иткән Михаил Шаровка тиешле җәза бирелүен таләп итәбез», дигән шигарь күтәргән Наил Нәбиуллинга урамнан узып баручы урыс кешеләре дә килеп теләктәшлек белдерде. Араларыннан кайберләре бу эшнең махсус провокация өчен эшләнгән булырга мөмкинлеген фаразлады.

Мәхкәмә беткәч Михаил Шаровка теләктәшлек күрсәтергә килүчеләр белән татар милләтчеләре арасында бәхәс булып алды. «Азатлык» татар яшьләре берлеге вәкиле Айрат Шакиров Михаил Шаров белән бәхәсләшеп, аннан эшләгән эшләре өчен гафу үтенүен таләп итте. «Сезнең хәрәкәтнең эшләгән эшләре башка халыкларны, диннәрне мыскыл итүдән гыйбарәт. Үзегезне башка милләтләрдән өстен куюны туктатыгыз», – дип Шакиров Шаровның йөзенә бәреп әйтте.

Бу бәхәснең зурга китәчәген сизеп алган мәхкәмә сакчылары Шаровны аерып алып мәхкәмә бүлмәсенә кертеп җибәрде. Урамда да бәхәсләшеп алганнан соң ике як тарафдарлары бераздан таралышты.

Райнур ШАКИР.

Басып алучыларга – 19 миллион сум

1552 елда Казанны басып алганда һәлак булган урыс сугышчыларына Казансу елгасында куелган һәйкәлне төзекләндерүгә быел 19 миллион сум бүленә. Бу хакта Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ»га белдергән иде.

Казансу елгасындагы Федераль әһәмияткә ия булган бу һәйкәл мәдәни мирас санала һәм «Росимущество»га карый. Әлеге оешманың Татарстан бүлегендә белдерүләренчә, һәйкәлнең тышкы ягындагы төзекләндерү эшләре декабрьдә үк тәмамланган. Эчке якны төзекләндерү турында алар берни дә белмәүләрен әйтте.

Кайбер мәгълүматларга караганда, май бәйрәмнәреннән соң һәйкәлне төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнүче ширкәтләр өчен бәйге узарга тиеш. Мөгаен, Гыйльметдинов әйткән акчалар шуңа тотылачактыр.

Шул ук вакытта Казанны саклап һәлак булган татар сугышчыларына һәйкәл ачу турында карар 1999 елда республика хөкүмәте тарафыннан кабул ителсә дә, һәйкәлне әле беркем дә күргәне юк. Гәрчә аның алсу гранит блогыннан эшләнгән1600 ммдиаметрлы шары сатып алынды һәм кайтарылды. Шарда гарәп хәрефләре белән куфи стилендә «Таш мәңгелек түгел, әмма хәтер яши» дигән гыйбарә чокып язылган», дип белдерелә.

Министрлар кабинетының карары нигезендә ул һәйкәл инде 2002 елда ук ачылырга тиеш иде. Әлеге карарны үтәтү өчен татар милли хәрәкәт вәкилләре һәйкәлне булдыру турында чыгарган республика хөкүмәтен һәм бу вазифа йөкләнелгән Казан шәһәре башкарма комитетын мәхкәмәгә дә биреп карады. Элегрәк Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларның шикаятен канәгатьләндермәде. Быелның 7 февралендә Татарстан югары мәхкәмәсе дә Вахитов районы мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырды. Моны әлеге министрлар кабинеты карары рәсми мәгълүмат чараларында басылмау сәбәпле дип аңлатканнар.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев сүзләренчә, алар әле яңадан Татарстан югары мәхкәмәсенә бер кассация бирә ала.

– Без бу мөмкинлекне дә файдаланачакбыз. Ә аннары инде Русия мәхкәмәсенә, анда да уңышка ирешә алмасак, Европаныкына мөрәҗәгать итәчәкбез. 14 ел буе халыкны алдау бара. Рәсми җавапларда ул шар Испаниядән кайтарылды диелсә дә, чынлыкта аны беркем дә күргәне юк, – ди ул.

Әлеге хөкүмәт карарын мәхкәмәгә биргән Мөдәррис Галимҗанов исеменә 2011 елның 26 декабрь көнге 31913 номерлы хатта татар телендә Казан шәһәре башкарма комитеты сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Р.Әхмәтов кул куйган хат та килгән була. Анда Испаниядән һәйкәлнең төп элементы кайтарылуыннан тыш, 1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл куелганнан соң, аны ачуга багышланган зур бәйрәм тантанасы булачагына да ышандырыла.

Ләкин бәйрәм урынына милли хәрәкәт вәкилләре мәхкәмә юлларын таптарга мәҗбүр.

Харовое күленә дә Миңнеханов кирәк

Казандагы Харовое күлен киптереп, аның өстендә төзелеш башларга җыенган түрәләрнең өметен шул тирәдә яшәүчеләр өзде. Алар берләшеп җәнҗал күтәрде. Күлне яклаучылар төркеме Twitter аша президентка да мөрәҗәгать итте. Шул чакыру белән шушы урынга килгән президент, җыелган халыкның теләкләрен һәм дәлилләрен тыңлаганнан соң, күлне төзелешкә бирү карарын гамәлдән чыгарырга кушты.

Бу хәлне Русиядәге «үзенчәлекле демократия»нең ничек эшләвен чагылдыручы чираттагы бер мисал дип атарга була. Күл тирәсендәге йортларда яшәүчеләр әйтүенчә, җирле хакимият аларны: «Хуҗасыз калып, чүплеккә әверелеп барган күл тирәләрендә парк булачак», – дип ун ел буе ышандырып килгән. Әмма чынлыкта күлнең бер өлешен киптереп һәм бүлгәләп анда төзелеш башлауга әзерлек эшләре алып барылган. Күлне икегә бүлүче дамба төзелгәннән соң, аның бер ягы инде кибә дә башлаган.

Узган кышта төзелеш планнары турында белеп алган җирле халык берләшеп чаң кага, төрле дәрәҗәдәге түрәләргә дистәләрчә хатлар, мәхкәмәләргә гаризалар яза башлады.

Әмма мәсьәлә бөтенләй башка юл белән чишелде. Март аенда күлне яклаучылар төркеменең очрашып сөйләшү тәкъдименә Миңнеханов Twitterда: «Ярар, килермен», – дип җавап биргән иде. Инде менә республикадагы иң югары түрәнең җыелган халык алдында ишетелер-ишетелмәс тавыш белән бер сүз әйтүе җитте – тирә-юньдәгеләр үзләрен парк ачылышындагы кебек хис иткәндәй аны дәррәү «Ура!» тавышларына күмде.

Президент җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының күлне төзелешләргә бирү карарын гамәлдән чыгарырга кушты. Шулай итеп моны халык теләгенең, демократиянең тантана итүе дип күрергә була. Мәхкәмә эшләре дә шуның белән тукталып калыр дип көтәргә кирәк. Бу урында төзелеш башларга җыенганнар мәхкәмәләшеп карасын инде менә хәзер. Моңарчы җир асты сулары агымының үзгәреп метрога, тирә-як йортларга зур зыян китерү мөмкинлеге турындагы дәлилләр дә, күлдә Кызыл китаптагы кошларның булуы да, белгеч-галимнәрнең сүзләре дә, имза җыюлар, хатлар, мәхкәмәләр дә мәсьәләне чишәргә ярдәм итмәгән иде. Ә президентның килеп бер сүз әйтүе җитә.

Күлнең бүлгәннән соң кибә башлаган өлеше сулы өлеше белән тоташтырылыр һәм бу урында матур күлле парк булыр дип көтәргә кирәк. Халык сораганны һәм таләп иткәнне ишетмәүче түрәләр югарыдан кушканны башкармый калмас.

Республика башлыгы тиздән Универсиаданы кабул итәчәк Казанның җимерек хәлдәге кайбер биналарын да карап үз сүзен әйтте. Федераль милектәге тарихи Дворяннар җыены кунакханәсе бинасын Татарстан карамагына күчерү эшләрен озакка сузучы милек идарәсе бүлегенең эшенә дә канәгатьсезлек белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Заманында Екатерина патшабикә, Александр Пушкин һәм башка күренекле затлар тукталган хәзер җимерек хәлдәге бу бинаны «Ак Барс Банк» тарихи йөзен саклап төзекләндерергә җыена.

Наиф АКМАЛ.

Комментарии