Милләт мондый вәхши түгел!

Милләт мондый вәхши түгел!

(Россия телевидениесеннән «Зөләйха күзләрен ача» фильмының беренче сериясен карагач туган фикер)

Татарстан акчасына татарлар турында нинди пычрак фильм төшергәннәр! Имеш, бер Зөләйханы күтәрәбез, дигән булып, бөтен милләтне түбәнәйткәннәр, аяк астына салып таптаганнар. Чөнки вәхши Мортаза да, аның Анасы убырлы карчык та татарның җыелма образы буларак күрсәтелә. Иң начар, иң пычрак, иң явыз рәвештә күрсәтелә. Боларны үтергән өчен дә, талаган өчен дә кызганырлык түгел. Димәк, узган тарихтагы татарны да кызганырлык түгел – илсез-җирсез калганы өчен дә, телсез-динсез калганы өчен дә… Вәхши, ерткыч татар шулай бетәргә тиеш – халык күңеленә шул фикер сеңдерелә. Бу фильмны карагач, милләт үзенең татарлыгыннан җирәнергә тиеш – яшерен максат шул. Дөньяга күзләрең ачылу өчен, бәхетле булу өчен шул вәхши татарны үтергән урыс куенына кереп ятарга кирәк икән… Татар ясап калдырган балаңа урыс фамилиясен бирергә кирәк икән. Үзеңә, нәселеңә дә урыс булырга кирәк икән. Фильм менә шул турыда. Калган өлешен карап тормаска да мөмкин.
Инде фильмдагы деталь төгәлсезлекләре турында әйтеп тә торырлык түгел! Берсе дә татарга хас түгел – ни үзләре, ни сүзләре, ни киемнәре, ни тормышлары! Юк татарда андый гадәтләр, юк татарда андый мәгънәсезлек һәм оятсызлык! Ул зират күренешләре, ул мунча күренешләре татар әхлагына бөтенләй хас түгел! Татар тормышы тоташ кара итеп күрсәтелгән, мыскыл иткәндәй, бу пычракны милли җырлар белән бутаганнар. Монысы татарны алдау өчен агулы кәнфит инде, күз буяу…
Чыңгыз Айтматовның бабалары салдырган Мәчкәрә мәчетендә урыс чекистларының зина кылу күренешен төшерүләре һәм күрсәтүләре – ул инде бөтен милләтнең битенә төкерү! Намусын хурлау.
Я, татарлар, сөенәсезме татарлар дөньяга чыкты, дип? Син шундыймы? Синең әби-бабаларың шундый вәхши һәм оятсызмы? Юк, милләт мондый түгел!!! Ышанмагыз, татар мондый түгел! Татар халкы иманлы, мәгърифәтле, чиста, мәрхәмәтле, тырыш, булдыклы милләт! Һәм манкорт әдәбияты тудырган бу ялганны, бу яланы татар халкы кире кагарга тиеш.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА

Милләт мондый вәхши түгел!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии