Әйткән сүз − аткан ук

Әйткән сүз − аткан ук

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ, Татарстан Президенты:

– Авыл − безнең нигез ул. Безне хәзер милләт, туган тел, гореф-гадәтләребезнең хәле борчый. Авыл югалса, аларны саклап калу бик авыр булачак.

«Бизнес-Онлайн»

Изображение удалено.Таһир ХӨРМӘТУЛЛИН, фермер:

– Яшьләрнең авылда каласы килмәүләрен хезмәт хакларының түбән булуы белән бәйләп аңлатырга яраталар. Эш хезмәт хакында түгел, халыкның эшлисе килмәүдә. Ата-ана баласына нәрсә ди: «Укы, улым, алайса, сәнәк тотып, тирес ыргытырга туры килмәгәе». Яшьләр эшләмәс өчен укый булып чыга.

«Интертат»

Изображение удалено.Илфир ЯКУПОВ, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры:

– Уңышлы эш өчен һәрдаим тамашачы турында уйлау зарур. Кулны пульста тотарга кирәк, шул вакытта зал тулы булачак. Без спектакльләрне яхшы итеп сата беләбез.

«Реальное время»

Комментарии