Русиядә кемгә яшәү рәхәт?

Русиядә кемгә яшәү рәхәт?

Башка әллә нинди уйлар килә бит ул. Шуның берсе турында сезгә дә язып җибәрергә булдым әле.

Кайчандыр Некрасов: «Кому на Руси жить хорошо», – дип язып калдырган. Менә шул хакта «Безнең гәҗит» укучыларына үземнең фикерләремне язарга уйладым, бәлки, минем фикергә кушылучылар да булыр.

Үз фикеремне Тукаебыз шигырьләренең берсеннән башлыйм. «Иң мөкатдәс нәрсә эш – эш агачы һәрвакыт бик юмарт бирер җимеш», – дип бик дөрес әйтсә дә хәзер барысы да киресенчә, ягъни кулына көрәк тотып карамаган кешеләр акчаны көрәп ала.

Илдә нинди генә система булса да Такташ әйткәнчә килеп чыга, ягъни һәр чорның «үз сукин сыны» була.

Горбачевның үзгәртеп кору планнары, Ельцинның базар белән демократия дигәннәре Гитлер да ала алмаган Совет системасын таркатып ташлады. Ельцин үзе, бәлки, чын демократиянең ни икәнен дә белмәгәндер, әмма мин сезгә демократия белән базар бирдем, дияргә яратты. Минемчә, Америкадан кергән бу сүз, чынлыкта, ни әйтсәң дә ярый дигәнне түгел, властька каршы әйтергә ярамый дигәнне аңлата. Без Совет заманында тәрбияләнгән кеше буларак, ул вакыттагы бәяләрне хәзергесе белән Актаныштан Казанга кадәр «кукурузник» самолетына билет бәяләре белән чагыштырып беләбез. Элек ул билет 9 сум тора иде. Хәзер бу акчага бер стакан чәй дә алып булмый. Совет заманында чәй кашыгыннан алып, көрәк-сәнәккә кадәр бәясе язылган булыр иде. Чөнки аның чын бәясен җитештерүче үзе генә белә. Бездә хәзер бәяне җитештерүче түгел, алыпсатарлар куя. Ярый, бу хакта бик күп сөйләшергә була.

Безнең гомер өй белән лапас арасында үтте. Әле менә беркөнне «Безнең гәҗит»тә Наил Алан дигән иптәшнең тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдулинның фикерләре китерелгән мәкаләсен укыдым (№2, 11 гыйнвар, 2017). Ул галим күмәкләштерүне ялгыш адым булды, дип әйткән. Менә мин аңа әйтер идем: сугыш елларында һәм аннан соңгы авыр чорда шул крестьян үзе кәлҗемә ашаса ашады, илне иписез калдырмады, дип. Чөнки колхозлар ул чорда хөкүмәт карамагында иде. Әгәр ул вакытта хәзерге фермерлар булган булса, алар үзләре кәлҗемә ашап, ипиләрен дәүләткә биреп ятар идеме – юк! Алайга китсә, сөрмәс тә, чәчмәс тә иде ул.

Марат ШӘЕХОВ,

Актаныш районы, Байсар бистәсе

Комментарии