Исерек килеш йөртсәң…

Исерек килеш йөртсәң…

Соңгы өч елда 1,7 миллион русияле машина йөртү таныклыгыннан колак каккан. Аларның яртысы бу хәлгә машинаны исерек хәлдә йөрткән өчен калган. Исегезгә төшерәбез, 2013нче елдан машинаны исерек хәлдә йөрткән өчен җәза катгыйланган иде.

«Реальное время»

Кимегән, диләр

Русия Федерациясенең юстиция министры урынбасары Алу Алханов сүзләренчә, илдә төрмәдә утыручылар саны, Советлар Союзы таркалган вакыттан алып, тарихи минимумга төшкән. Моны илдәге яңа законнарга бәйләп аңлаталар. 1нче март мәгълүматларына караганда, бүген рәшәткә артында 626 мең кеше утыра. Аларның 49 меңе − хатын-кыз.

«Российская газета»

Йомырка «бомбасы»на тоткан

Смоленск өлкәсендә бер ир-ат хакимият бинасына йомыркалар ыргыткан. Бу гамәлен ул хезмәткәрләр таралышып беткәч, кичке якта башкарган. Сәбәбе әлегә билгеле түгел, әмма интернетта моны Смоленскидагы бүгенге вазгыятькә ризасызлык белән бәйләп аңлаталар. Анда урамнар чистартылмый һәм хәтта шәһәр үзәгендәге юллар да төзекләндерелми икән.

Smolnarod.ru

Комментарии