Армиянең чираттагы корбаны

Армиянең чираттагы корбаны

Екатеринбург хәрби бүлегендә Пермь өлкәсеннән гаскәргә алынган татар егете Денис Хәмидуллин үлгән. Командир Денис асылынган дигән, туганнары тәнендә асылынган эз булмавын әйтә.

12нче март көнне Пермь өлкәсе Октябрь районы Бикбай авылында хәрби хезмәттә үлгән Денис Хәмидуллинны җирләделәр. Ул моннан ун ай элек Екатеринбург хәрби бүлегенә хезмәткә алынган. Өенә кайтырына ике генә ай калганда, Денисның әнисенә шалтыратып аның асылынуы турында әйткәннәр. Денисның әнисенең туганнан туганы Фәридә Алешковская «Азатлык»ка әйтүенчә, ул аның тәнендә асылынган эз күрмәгән.

«Маңгаенда ун ягында шеш бар иде, борыны сынган, муены киселгән һәм тегелгән иде. Мин күргәннәре шул. Кабыргасында кара янган урыннар бар, диде ирләр. Асылынган эз күрмәдем мин. Ияк асты чип-чиста. Капшап-капшап карадым мескен баланы», – диде ул.

«Вконтакте»да язуларынча, Денис 7нче март көнне әнисенә шалтыратып якынлашып килүче бәйрәм белән котлаган, ә 8нче март көнне командиры шалтыратып аның асылынуын әйткән.

«Әти-әнисенә бер карап торган малай иде. Денисның кечкенәдән инвалид апасы бар. Ул Пермьдә яши, пенсия ала», – диде Алешковская.

«Азатлык» аңардан Денис гаскәрдә җәберләнүе турында хәбәр иткәне булмадымы дип кызыксынды.

«Юк булмады, ул бик сабыр егет иде», диде ул.

Денис Хәмидуллин Бикбай авылында 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Чернушка шәһәрендә көллияттә эретеп-ябыштыручы белгечлегенә укыган.

Гаскәргә узган елның май аенда Октябрь районы хәрби бүлеге тарафыннан алынган.

«Хәрби бүлек командиры җирләүгә кайтмады. Ике кешене генә җибәргән. Алары да шул җирләү көнне генә килде дә, берни дәшмичә тик басып торды. Денисның мәетен табутта бер солдат алып кайтып бушатты да, китеп барды.

Җирләүдә куәт оешмасы вәкилләре катнашты, әмма берсе дә әти-әниләренең кайгысын уртаклашмады. Русия армиясе шундый инде ул», – диде Фәридә ханым.

Авылда элемтә начар булу сәбәпле, без Денис Хәмидуллинның әнисе Динә ханым белән сөйләшә алмадык.

РУСИЯ АРМИЯСЕНДӘ ХӘЛЛӘР НАЧАРЛАНА

Әйтергә кирәк, элегрәк шул ук Свердлау өлкәсеннән гаскәрдә тагын бер татар егете үлгән иде. Елань гарнизонында хезмәт иткән Руслан Айдархановны шулай ук асылынган килеш табулары әйтелде. Бәйсез белгеч каберне казып алып тикшерү уздырганнан соң, Айдархановны үтерер алдыннан көчләгәннәр, дигән нәтиҗә чыгарды.

Хокук яклаучы Павел Чиков Facebook сәхифәсендә язуынча, «бабайлык», солдатлардан акча таләп итү, гаскәрдә үз-үзләренә кул салу армиягә кабат кайта башлаган.

Аның сүзләренчә, гаскәрдә хезмәт ике елдан бер елга калдырылганда, офицерларның акчалары артканда, контракт нигезендә хезмәт итү җәелгәндә, гомумән матди як яхшырганда хәрби өлкәдә җинаятьләр саны кимегән булган.

Ландыш ХАРРАСОВА

Н. Нәбиуллин шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде

«Азатлык» татар яшьләре берлеге лидеры һәм «Төрки караш» газетасы мөхәррире Наил Нәбиуллин такырбашлар оешмасы әгъзасы Сергей Журавлевка карата ялган мәгълүмат бирүдә гаепле дип табылды. Утырыш Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә узды.

Нәбиуллин Җинаять кодексының 307нче маддәсенең 2нче бүлеге нигезендә, кешене авыр яки аеруча авыр җинаятьтә гаепләп мәхкәмәгә ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнде. Активист шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм аңа ике ел сынау мөддәте бирелде.

Нәбиуллин хөкем карарын канунсыз, дип саный. «Мәхкәмә яклау ягының дәлилләрен тулысынча исәпкә алмады», диде ул һәм карарны шикаять итәчәген белдерде.

Дүшәмбе дәүләт гаепләве Наил Нәбиуллинга өч ел колония-яшәүлек җәзасы бирүне сораган иде.

Активист сүзләренчә, ул 2013нче елның июлендә Рамазан аенда кич белән ашарга алырга дип кафега барган. Шул вакытта биш кеше фашистик шигарьләр белән аңа мыскыллы сүзләр кычкырган. «Милләтемә, ислам диненә карата мыскыллы сүзләр әйттеләр. Кулларын фашистлар кебек күтәрә башладылар. Шул вакытта алар миңа зыян китерергә теләде, янады. Кулларында берсенең пистолетка охшаган әйбер, икенчесенең пычак бар иде», дип сөйләгән иде Нәбиуллин «Азатлык» радиосына.

«Әлеге төркем үзен Казан нацилары бандасы дип атаган. Җинаятьләр дә кылганнар. Бауман урамында Кавказ егетләренә пычак белән һөҗүм итеп, аларның берничәсе хастаханәдә ятып чыкты. Узган елның декабрендә аларны төрмә җәзасына хөкем иттеләр. Берсенә сигез, икенчесенә алты ел бирделәр. Берсен гаепсез дип таптылар. Хәзер мине аңа карата нахак сүз сөйләгәнмен, дип гаеплиләр. Имеш, идеологик караштан үч итеп, аңа нахак сөйләгәнмен булып чыга. Бу дөрес түгел», – ди Нәбиуллин.

13нче гыйнварда Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы мәхкәмәсенең 2016нчы елның 16нчы ноябрендә Наил Нәбиуллин эшен прокуратурага тапшыру турындагы карарын гамәлдән чыгарды һәм бу эшне яңадан тикшерү өчен шул ук мәхкәмәгә кире кайтару карары кабул иткән иде. Журавлев Нәбиуллин эшен караган мәхкәмәдә шаһит буларак катнашты.

Европа мәхкәмәсе эштә хиҗап киюне тыюны кануни дип таныды

Европа Берлеге мәхкәмә системасының иң югары инстанциясе булган Европа мәхкәмәсе эш урынында «нинди дә булса сәяси яки дини символлар йөртү», шул исәптән хиҗап киюне тыю кануни дип тапты.

BBC хәбәренчә, шул ук вакытта әлеге тыю «нейтраль» киенеп йөрүне таләп итүче халыкара ширкәтләрнең эчке кагыйдәләренә нигезләнергә тиеш.

Әлеге карар кабул итүгә Бельгиядә G4S ширкәтендә мөштәриләрне кабул итү хезмәткәренең хиҗапсыз эшләүдән баш тартуы өчен эшеннән куылуы сәбәп булган. Бельгия мәхкәмәсе аңлатмалар өчен эшне Европа мәхкәмәсенә тапшырган. Бу Европа Берлегендә эш урынында хиҗап мәсьәләсе турында беренче шундый мәхкәмә карары.

Русиядә дә яулык темасы әледән-әле күтәрелеп килә. Шушы көннәрдә Мордовиянең Ромодан районы мәхкәмәсендә Азюрка авылы укытучыларының мәктәптә яулык бәйләүне тыйган мөдир Вера Липатовага каршы шикаятьләре карала. Әлегә кадәр мәхкәмә утырышлары төрле сәбәпләр аркасында кичектерелеп килде.

Журналист, хокук яклаучы Ирек Биккинин фикеренчә, Мордовия хакимияте эшне дәвам итәргә карар кылган. «Бу эшкә Мордовиянең мәгариф министрлыгын һәм яңа төзелгән мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләрен катнаштырып, бер көн эчендә бетә торган эшне сузу тактикасы һич тә аңлашылмый. Ислам дине күтәрелмәсен, татарлар саны үсмәсен өчен алып барылган эштер бу, бәлки», ди Биккинин.

«Хөкүмәт, халыкка мәгълүмат бирмичә, җәмгыятьтә низаг тудыра»

12нче мартта Казанда Татарстанда чүп яндыру заводы һәм атом станциясен төзүгә каршы пикет үтте. Фукусима атом станциясе фаҗигасенә алты ел тулу уңаеннан уздырылган чарада катнашучылар, республика хөкүмәте халыктан яшерен рәвештә чүп яндыру заводлары төземәкче була, дип белдерде.

Казанның Тинчурин паркында үткән пикет радиациядән сакланганда киелә торган ак кием кигән активистларның буш табут күтәреп чыгуы белән башланып китте. Барабан кагулар белән узган пикетта «Чернобыль. Фукусима. Чираттагысы?», «Казанда чүп яндыру заводына – «Юк!», «Чүп яндыру заводы зарарсызмы? Исбат ит! Фактлар булмаса, җавап тот!», «ТатАЭС – Татар халкының агулы кабере» дигән һәм башка шигарьләр күтәрелде.

«Казанда чүп яндыру заводы булмасын» дип аталган иҗтимагый хәрәкәт вәкиле Гүзәл Хәлилова, Татарстан хөкүмәтенә чүп яндыру заводы турында бик күп сораулар бирелүгә карамастан, төгәл мәгълүматлы җавап бирелмәвен әйтте. «Безгә чүп яндыру заводының проектын күрсәтмиләр. Бернинди җәмәгать тыңлаулары уздырмыйлар, бернинди мәгълүмат бирмиләр. Ә вакыт бара. Быелның октябрендә Казанда чүп яндыру заводын төзи башларга җыеналар. Хакимият чүп яндыру заводы куркыныч түгел дип белдерә. Моның өчен чит илләрне үрнәк итеп китерәләр. Ләкин аларда чүпләрнең 70-80 проценты аерыла, ә бездә барлык чүпләр дә бергә җыела. Пластмасс, энергия батареялары яндырылган вакытта диоксин кебек агулы матдәләр бүлеп чыгара. Диоксин кеше организмына бер керсә, дистәләрчә ел чыкмый. Бигрәк тә авырлы хатыннарда һәм яшь балаларда начар авырулар китереп чыгара», – дип белдерде ул. Хәлилова сүзләренчә, чүп яндыру заводы бүлеп чыгарган агулы матдәләр Самосырово бистәсе янында гына тукталып калмаячак, ә бөтен Казанны чолгап алачак.

Чүп яндыру заводына каршы иҗтимагый хәрәкәтнең икенче бер вәкиле Денис Тимофеев: «Бүген хакимият безнең мөрәҗәгатьләргә җавап бирмичә, җәмгыятьтә үзе низаг китереп чыгара. Безнең мәгълүмат алырга хокукыбыз бар. Без бит күп нәрсә сорамыйбыз, барлык документларны карап, үзебезнең яктан аларны анализларга телибез», – дип белдерде.

Моңа кадәр Казан активистларының чүп яндыру заводы төзелешенә каршы көрәшен Гринпис кебек халыкара оешманың Русиядәге бүлекчәсе дә яклап чыккан иде. «Гринпис Русия» оешмасының токсик программалар мөдире Алексей Киселев «Азатлык»ка, чүп яндырудан соң диоксин кебек агулы матдәләр белән беррәттән вак тузан, полиараматик углеводородлар да чыгарылачак, шулай ук концероген саналган авыр металл да һавага очачак, дип белдерде.

1нче мартта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 3нче гимназиясендә укучылар белән ачык дәрестә очрашкач: «Хәзер бездә чүп яндыру заводы төзелеше мәсьәләсе буенча фикер алышу бара. Аны һаваны пычратачак объект димәкче булалар. Ничек алай булсын инде? Без бит, киресенчә, чүпне үтильләштерү өчен заманча завод төзергә телибез», – дип, бу завод төзелешенә теләктәшлеген күрсәткән иде.

Ике ай чамасы элек активистлар Русия Президенты Владимир Путин исеменә «Мин Казанда чүп яндыру заводы төзелүен теләмим» дигән петиция булдырды. Бүгенгә Change.org сәхифәсендәге әлеге мөрәҗәгатькә 14 меңләп кеше кул куйган.

Райнур ШАКИР

Миңнеханов Нәбиуллинадан «Татфондбанк» бурычларын кайтару мөмкинлекләрен эзләүне сорый

Татарстанның икътисад министры Артем Здунов хәбәр итүенчә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татфондбанк» бурычларын кайтару мөмкинлекләрен өйрәнүдә ярдәм сорап, Русия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинага хат юллаган.

Президент «Татфондбанк» мөштәриләренә бурычларны кайтару өчен, әлеге банкның милкен һәм йөкләмәләрен башка банкка күчерү схемасын карауны бәяләүне сорый. Әлеге схема «Нота-банк» һәм «Пробизнесбанк» банкротлыгы вакытында кулланылган. Хат «Татфондбанк» һәм «Интехбанк» хисапларыннан акчаларын ала алмаучылар мөрәҗәгатен өйрәнгәннән соң язылган, ди Здунов.

8нче март алдыннан хатын-кыз журналистлар белән очрашу вакытында Миңнеханов, үзем шәхсән мөрәҗәгать иткән зур банклар «Татфондбанк»ны тернәкләндерүдән баш тартты, дип белдергән иде.

Банкка кагылышлы тагын бер яңалык: Татарстан Югары суды «Татфондбанк» идарәсенең элекке рәисе Роберт Мусинның йорт сагына чыгару турындагы мөрәҗәгатен кире какты. Ул 16нчы апрельгә кадәр сак астында калачак.

Роберт Мусин Җинаять кодексының 159нчы маддәсе нигезендә (аеруча зур күләмдә акча урлау) җинаять кылуда шикләнелә. Беренче мәхкәмә утырышында ул үзенең гаепсез булуын һәм тикшерү белән хезмәттәшлек итәчәге турында белдергән иде.

«Татфондабанк»тан акча урлау эше буенча тоткарланган Вадим Мерзляков, Илнар Әбелмәнов, Тимур Вальшин һәм Рөстәм Тимербаевның да мөрәҗәгатьләре канәгатьләндерелмәде. Алар 2нче апрельгә кадәр сак астында кала.

Татарстан прокуроры Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип тыярга чакыра

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы мәхкәмәсенә Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеген тыю турында шикаять юллаган. Быелның 28нче февралендә имзаланган әлеге документ турында шушы көннәрдә генә мәгълүм булды. Ул БТИҮнең Чаллы бүлегенә дә килеп ирешкән. «Азатлык» хәбәрчесе шушы күләмле документның нечкәлекләрен аңларга тырышты.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков имзасы белән Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә юлланган биш битле шикаятьтә административ җавапчы итеп – Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (БТИҮ) Чаллы бүлеге, аның җитәкчесе итеп Рифат Бәдретдинов күрсәтелгән. Узган елның ноябрь азагында төзелгән бу оешма турында шушы көннәрдә генә мәгълүм булды. Чаллы милли хәрәкәте вәкилләре, БТИҮнең бүлеге булган Чаллы ТИҮ оешмасын төзү турында җыен уздырып, шул турыда карарны Казанга юллаган. Әлеге карар Казанда БТИҮ тарафыннан расланып та өлгермәгән, Татарстан прокуроры бу оешманың экстремистик булуын танырга һәм аның эшчәнлеге Русиядә тыярга чакырып шикаять юллаган.

Ә Чаллының 1989нчы елда оешкан ТИҮе кая соң дигән сорау туа. Баксаң, прокурор шикаятендә әйтелгәнчә, ул инде 13 ел элек (!), 2004нче елда ук ябылган икән. Документта язылганча, «Русия Юстиция министрлыгының Татарстан идарәсе шикаяте нигезендә, 1989нчы елның 20нче сентябрендә Чаллы хакимиятендә теркәлү узган ТИҮ бетерелә. Чаллы ТИҮеннән федераль казна файдасына 1000 сум пошлина түләтергә, диелә Чаллы мәхкәмәсенең 2004нче елның 8нче сентябрендә чыгарылган карарында».

Шушы карар 1989нчы елның сентябрь аенда Чаллы ТИҮе эшчәнлеген рәсми рәвештә туктата кебек. Бу чорда Чаллы ТИҮен Рафис Кашапов җитәкләде. Прокурор юлламасында мондый сүзләр дә бар: «Мәхкәмә карары булуга карамастан, Чаллы ТИҮе Казанда һәм Чаллыда чараларын уздыра торды. Бүген бүлекне Рифат Бәдретдинов җитәкли. Аның урынбасарлары – Гамил Камалетдинов һәм Фәһим Вәлиев». Татарстан прокурорына дөрес мәгълүмат җиткермәүләрен дә искәртеп китәргә кирәк. Гамил Камалетдинов инде бер елга якын ТИҮ рәисе урынбасары түгел, Рафис Кашапов төрмәгә утыртылгач, ул бу вазифадан баш тартты.

Рафис Кашапов 2014нче елның декабрь азагында кулга алынгач, Чаллы ТИҮенә җитәкче күрсәтү проблемасы килеп баскан иде. Без катнашкан җыеннарда намзәтләр бик күрсәтелмәде, ТИҮне җитәкләргә лаеклы дигәннәре икенче җыенга килгәч, баш тарттылар. Шулай да 2016нчы елның июнь җыеннарының берсендә, Зиннур Әһлиуллин тәкъдиме белән, Чаллы ТИҮ рәисе итеп Рифат Бәдретдинов билгеләнүе турында сүзләр булды.

Шушы хәбәрләрдән соң без Рифат әфәндегә: «Сез Чаллы ТИҮе рәисеме, әллә төрмәдә утырган Рафис Кашаповның урынбасары буларак сайландыгызмы?» дигән сорау юллаган идек. Әңгәмә барышында Рифат әфәнде: «Мине кем итеп күрсәтүләрен әлегә аңлап бетермәдем. ТИҮ рәисе буласыңмы, диделәр, мин риза булдым», – дигән иде. Рифат Бәдретдиновны Чаллы ТИҮе рәисе итеп күрсәтү турында җыен беркетмәсе дә алып барылмый, теркәлми. Без дә аннан шушы беркетмәне күрсәтүне берничә тапкыр сорадык. «Ул беркетмәне сез генә түгел, органнар да сорап теңкәгә тиде инде», – дигән иде Рифат Бәдретдинов. Нәтиҗәдә, 2016нчы елның ноябрь аенда гына Чаллы ТИҮе яңартылуы, аның җитәкчесе итеп Рифат Бәдретдинов сайлану турында беркетмә төзелә.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның Чаллы ТИҮен экстремистлыкта гаепләү һәм тыюы турында шикаятендә Чаллыдагы милли хәрәкәт тормышыннан бик күп вакыйгалар китерелә, исемнәр атала. Чаллы ТИҮендә 10-15 активист булуы әйтелә. Алар арасында Зиннур Әһлиуллин, Мәрзия Шакирова, Борис Хәлимов, Салават Вишняков, Булат Гатин, Дамир Шәйхетдинов һәм башкалар телгә алына. Араларында Чаллы ТИҮе бинасына аяк атлап кермәгән кешеләр дә бар.

Чаллы милли хәрәкәтен ахыргача тар-мар итү, өркетү максатыннанмы, моңа кадәр Чаллы милли хәрәкәте вәкилләренә һәм җитәкчеләренә карата оештырылган мәхкәмә эшләре дә искә алына. Татарстан прокуроры беренче чиратта Рафис Кашаповка, Зиннур Әһлиуллинга экстремистлык юнәлештәге эшчәнлек өчен кисәтүләр булуын әйтә. 2004нче елда Чаллы ТИҮе вәкилләре Нионелла Фазлыева, Мәрзия Шакировага җире дә, төзүгә рөхсәте дә бирелмәгән чиркәү кирпечләрен «ишкәнсез», дип 282нче маддәнең беренче бүлеге (милләт һәм диннәр арасында низаг чыгару) һәм 214нче маддә (вандализмда) буенча гаеп белдерелә. Татарстан прокуроры моннан унбиш еллар элек булган гаепләү карарларын да искә алган. Гаепләнүче әбиләр ул чакта ук бу гаепләүләрнең хокукый нигезе булмавын белдергәннәр иде. Прокурор шикаятендә Рафис Кашаповның милләтара низаглар тудыруда, тиешсез урында һәм вакытта сәяси-иҗтимагый чаралар оештыруы өчен җаваплылыкка тартылуы әйтелә. Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Шәйхетдин, Гамил Камалетдиновның төрле елларда татарны яклап сүз әйткәнгә административ җаваплылыкка тартылулары телгә алына. Менә шул хөкемнәрне, җәзаларны бүгенгеләргә күрсәтеп, аларны адреслап җибәреп, Русия прокуратурасы куркыту сәясәте дә алып бара, дигән уйлар туа.

Ахырда Татарстан прокуроры шикаятендә: «Чаллы ТИҮе эшчәнлеге милләт һәм диннәр арасында низаг тудыруга, кешене, милли үзенчәлекләренә карап, башкалардан өстен куюга, шулай ук Татарстанны аерып алып, Русия Федерациясе бөтенлегенә зыян салуга юнәлтелгән», – дигән нәтиҗә ясала.

Татарстан прокурорының Чаллы ТИҮен ябу таләбе куйган мөрәҗәгатеннән соң, оешманың бүгенге җитәкчеләре фикерен белештек. Булат Гатин: «Рифат Бәдретдинов исеменә Татарстан прокуроры имзасы белән шундый хат алгач, аптырашта калдык. Чөнки хатның адресаты итеп, заманында Рафис абый Кашапов җитәкләгән оешма күрсәтелгән иде. Шушы ук хатта 2004нче елда әлеге оешманың ликвидациясе турында да әйтелә. Менә хәзер Чаллы ТИҮ рәисе беренче урынбасары итеп сайланган Рифат Бәдретдинов элек булган чараларда катнашмады. Прокурор дәгъвасына безнең катнаш юк, без оешып эшли башларга гына җыендык. Моны дәлилләргә дә тырышырбыз», – диде.

Чаллы ТИҮенең бүгенге җитәкчесе саналган Рифат Бәдретдинов белдерүенчә, яңа ТИҮ әлегә барлыкка килергә дә өлгермәгән, аңа инде һөҗүмнәр башланган. “Без Чаллыда БТИҮгә караган татар иҗтимагый үзәге төзү турында карар кабул иттек. Шул хакта Казанга, БТИҮгә беркетмәне юлладык. Казаннан бу хакта җавап алырга өлгермәдек, менә прокуратура безне экстремистлар, дип атаган, эшне туктату турында прокурор шикаятен алдым. Органнар тумаган тайның билен сындырырга маташа. Бу гамәлне аңламыйм», – диде ул.

Рифат әфәнде әйтүенчә, аңа Татарстан прокуроры шикаяте салынган конвертны өенә китермәгәннәр. «Орган кешеләре машинага утыртып алып киттеләр дә, бина эчендәге бүлмәдә Татарстан прокуратурасыннан килгән хатны алу турында имза куйдырдылар һәм шул хат белән кире өйгә кайтардылар», – дип аңлатты ул.

Инде әйтелгәнчә, шушы ук хат белән Татарстан прокуроры 2004нче елда Чаллы мәхкәмәсенең 1989нчы елда төзелгән Чаллы ТИҮе эшчәнлеген туктату турындагы карарын да юллаган. Чаллы ТИҮе инде күптән юк икән. Әмма Рафис Кашапов 2014нче елда кулга алынып хөкем ителгәндә, ул Чаллы ТИҮе рәисе дәрәҗәсендә дә, милли хәрәкәт активисты буларак та хөкем ителде.

Гафиулла ГАЗИЗ

Комментарии