Өметле спорт

Казанның «Рубин» һәм «Ак Барс» командалары иртәгә мөһим очрашулар уздыра. футбол командасы Европа Лигасының 1/8 финал өлешендә Германиянең «Вольфсбург» командасын үз мәйданында кабул итәчәк. Җавап уен 18 мартта көндәшләр мәйданында узасы. «Рубин»ның «Вольфсбург»ка каршы беренче уен плэй-офф башланган вакытка туры килә. Бу көнне «Ак Барс» Астананың «Барыс»ын кабул итә.

Футбол. Әле узган якшәмбедә генә “Рубин” футбол сезонының беренче кубогын отты. Суперкубок дип аталган әлеге трофей өчен финалда Мәскәүнең ЦСКА командасы белән көрәштек. Казан 1:0 исәбе белән өстен чыкты. Узган елда да әлеге кубок өчен “Рубин” белән ЦСКА очрашкан иде, тик ул вакытта оттыруга дучар булдык. Мәскәү клубы үз тарихында бу кубокны 4 тапкыр отты, быел да шушы вакыйганы кабатларга иде исәбе. Ләкин Казан моңа ирек бирмәде.

“Рубин” үзенең төп лидеры Домингесны югалтуга карамастан, елдан-ел ныгый бара. Ике ел элек шул ук ЦСКА командасы безгә җиңелчә карап фикер йөртә иде. Соңгы елларда җитәкчеләре һәм Корбан Бәрдыев тырышлыгы белән Русия футбол кырында “Рубин” иң көчле фаворит командага әверелде. Бәрдыевның сакчыллык һәм көтелмәгән контрһөҗүм тактикасы җиңү китерде. “Рубин” уен тәмен тойды. Казанда кышкы салкында да, Тель-Авивның җылы яңгырлы көнендә дә сынатмады.

Казан спорт командалары һәрчак иң югары максатларны куеп эш йөртә. “Рубин”ның максаты – өченче ел рәттән чемпион калу һәм Европа Лигасында уңышлы чыгыш ясау. Домингесның командадан китүе әллә ни катлаулы хәл тудырмас, чөнки аңа алмашка яхшы футболчылар килде. Төрек Караденизның чыгыш ясавы командада җылы мохит тудырыр дип уйлыйм. Семак, Шаронов, Карадениз, Рязанцев, Бухаров кебек йолдызларны саклап калу – зур күрсәткеч.

“Рубин”ның бюджеты узган елдагыча сакланып калган, гәрчә Бәрдыев җитәкчеләрдән акчаны күбәйтергә сораса да. Узган ел ул 50-55 млн доллар тәшкил итте. “Рубин” югары баскычта калырга теләсә дә, моңа көндәшләр теш-тырнагы белән каршы төшәчәк. Казан узган ел Европа турнирларында көзгә таба гына чыгыш ясады. Ә быел кыштан ук башланды. Әгәр алманнарга оттырмасак, ике чемпионатны бергә үреп барырга туры киләчәк. Өч тапкыр рәттән чемпион булып “Спартак”ка гына калды әле. Бу юлы Казан Мәскәү белән тигезләшә алырмы? Букмекерлар исә “Зенит” командасына өстенлек бирә. “Марафон” конторасы, беренче урында – “Зенит”ны, икенчедә – ЦСКА, өченчедә “Рубин”ны күрә. Bwin букмекерлары да беренчелеккә “Зенит”ны билгеләсә, икенче урынны “Спартак” белән “Локомотив” арасында бүлә, аннан гына “Рубин”ны атыйлар. Хәер, бу фаразлар һәр елны шундыйрак рухта уза сыман, “иң мөһиме – нәтиҗә” дип әйтергә яраткан Бәрдыев кына моның киресен раслап килә.

Хоккей. Узган якшәмбедә КХЛның даими чемпионаты тәмамланды. “Ак Барс” үз конференциясендә 3 урында, гомумкомандалы исәп белән без 8 урында калдык. Бер ай элек “Ак Барс” плэй-оффта Астананың “Барыс” командасы белән очрашырга мөмкин, дип фараз кылган идек. Тормышка ашты. Казах кардәшләр белән узган елның плэй-оффында очраштык. Анда да, даими чемпионатта да “Барыс”ның “Ак Барс”ка теше үтмәде. Белгечләр фикеренчә, быел да шулай булыр. Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы Омскиның “Авангард” командасы белән очрашачак. Даими чемпионат җиңүчесе буларак Уфаның “Салават Юлаев” командасы билгеләнде. Хәзер КХЛның иң яхшы 16 командасы 8 парга бүленеп, төп кубок – кубогына көрәш башланачак.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии