Котырганнар?

Яз җитү белән, этләр арасында котыру көчәя. Моны булдырмау өчен, йортсыз хайваннарны тоту хезмәте башка елларда үз эшләрен гыйнвар аеннан ук башлый иде. Дөресрәге, бу эш еллар дәвамында эшләнергә тиеш, шул очракта алар үрчеми, язын кешегә дә ташланмый. Әмма быел әлеге хезмәт гыйнвар аенда эшләмәгән, шунлыктан котыру очраклары күздән ычкындырылган. Оешма җитәкчесе Рөстәм Нуруллин: “Быел телефоннан шалтыратып зарланучы кешеләр бик күп. Көн дә 75-80 кеше канәгатьсезлек белдерә. Башка елларда бу сан 15тән артмый иде. Халык этләрнең агрессив булуына, кешеләргә ташлануына зарлана”, – ди.

Йортсыз хайваннар тоту хезмәтенә быел хөкүмәт 20 миллионга якын акча бүлеп бирде. Хайваннарны яклау оешмасы вәкиле Зөһрә Кашапова: “Бу акча җилгә оча. Хайваннарны тоту хезмәте узган ел 11 мең этне стерильләштердек дигән иде. Әмма бу эш мөмкин түгел. Һәр ай 1 мең этне стерильләштереп булмый, моның өчен Европа дәрәҗәсендәге технологияләр кирәк. Әгәр дә бу эшләнсә, хәзер урамда этләр күп булмаска һәм алар үрчемәскә тиеш иде. Икенчедән, алар стерильләнгән булса, кешегә дә ташланмый. Чөнки гормоннары үзгәрә, алар хәтта өрми дә. Димәк, әлеге саннар бары тик эш күрсәтү өчен генә әйтелә. Бу – дәүләт акчасын урлау, – ди.

Бүген шәһәр халкының куркынычсызлыгын хуҗасыз хайваннарны аулау хезмәтенең 6 бригадасы саклый. Алар көчәйтелгән режимга күчерелгән. Оешма җитәкчесе Рөстәм Нуруллин: “Котыруның иң куркыныч учагы – Идел буе районында”, – ди. Бу районда зыян күрүчеләр күп булган.

Хайваннар яклаучы Зөһрә Кашапова исә котыру шәһәрдә очрый торган авыру түгел, ул этләр, киресенчә, шәһәр халкын котырудан саклый, ди. “Этләрне шәһәр “санитары” диләр. Урманнарга якын торган тирәләрдән котырган төлкеләрдән алар безне саклый. Хуҗасыз хайваннарны тоту хезмәте, без үткәргән тикшерү буенча, урамда очраган һәр этне тота, йоклата. 100 этнең өчесе генә урамныкы, 93сенең хуҗасы бар, – ди Кашапова.

Рөстәм Нуруллин да котыру авыруын этләргә төлкеләр йоктыра ди. “Шушы айларда шәһәрдә үлгән өч төлке гәүдәсе табылды. Анализ аларның икесендә котыру авыруы булуын ачыклады. 2007 елда Казанда котырган бүреләр табылган иде, – ди ул.

Казанда сукбайлыктан коткара торган бер генә хайваннар йорты бар. Анда хәлләр бик начар икән. Йорт хезмәткәрләре дару, ризык, эшче куллар җитми, ди. Волонтер балалар ярдәме белән генә яшиләр.

Иясез хайваннарны тоту хезмәте җитәкчесе урамда этләрне урап узарга куша, ә хайваннарны яклау үзәге, бу – хайваннар тоту оешмасының тагын бер тапкыр үзләрен күрсәтү эше, ди. 20 миллион сумга якын акчаны акларга кирәк бит.

Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА

Су ташкынын акча белән буалар

Былтыр янындагы кечкенә генә Нокса елгасының ташып, йөзләгән йортны басуы, Татарстанда кайбер идарәләрнең язгы ташкынга әзер булмавын күрсәтте. Республикадагы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә быел ташкын тагын да зуррак булырга мөмкин, ди.

Әлеге идарәнең матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Родыгин моның сәбәпләрен кышның соңрак килүендә күрә.

– Узган көз җылы булды. Кыш соңарып килде. Әмма башка еллар белән чагыштырганда, ул салкын булды. Шуңа күрә җир гадәттәгедән калынрак катты. Чүпрәле, Апас, , Әгерҗе, Баулы районнарының кайбер кечкенә елгалары тулысынча бозга әйләнгән. Карның күп булуы һәм җирнең суны тиз сеңдерә алмавы, язгы ташуның гадәттәгедән зур булачагын әйтә, – ди ул.

Язгы ташу вакытында Татарстанда 20 меңләп кеше яшәгән 200дән артык авыл, 40 икътисад корылмасы, 12 больница, уку йортлары, күперләр, авыл хуҗалыгы җирләре, 113 чакрым юлын су басарга мөмкин. Усадта урнашкан Спирт заводын да белгечләр су басачак мөһим икътисад корылмалары рәтенә кертә.

2010 елда халыкны язгы ташудан саклау максатыннан, махсус проект та әзерләгән. Әлегә ул хөкүмәттә рәсми раслану көтә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Андрей Родыгин сүзләренчә, проблемалар Зөя, Мишә, Ык, Шия, Минзәлә елгаларында булырга, ташу гидроэлектростанцияләр эшен дә авырайтырга мөмкин.

Казанда да 12 квадрат километр җирне су басарга мөмкин. Авырлыкларны азайту максатыннан инде бүген үк Нокса, Киндер һәм Коры елгаларын чистарталар. Бу эшләргә 7 миллион сумнан артык акча тотылган.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

azatliq.org

“Карт бүре” беркая да китми

Дәүләт Шурасы президиумы утырышында республиканың беренче Президенты вәкаләтләрен үтәүне төгәлләгән зат өчен махсус булдыру турында канун проекты каралды. Яңа канун Минтимер Шәймиевнең 25 марттан соң Президентлыктан киткәч, республика тормышына тәэсир итүен күз алдында тота.

Бу проект Дәүләт Шурасының 12 мартта ачылачак утырышында беренче укылышта тикшереләчәк. Әйтергә кирәк, президентлыктан киткәннән соң Минтимер Шәймиевнең дәүләт эшендә ничек катнашуын белүчеләр очрамады.

Ялга чыккан җитәкчеләрнең берәр файдалы хәйрия эше, гуманитар проект белән шөгыльләнүе – табигый хәл. тә федераль җитәкчеләр белән килешеп, Шәһри Болгар һәм Зөя тарихи тыюлыкларын, һәйкәлләрне тергезеп, туристлар кабул итү өчен шартлар тудыру өстендә эшләргә тели. Мәдәни мирасны саклау буенча махсус вакыф булдыру турында президент фәрманы да чыкты.

Узган пәнҗешәмбедә Минтимер Шәймиев Зөя утравына барып, булачак музейлар, тергезеләчәк ядкарьләр, башкарылачак эшләр белән яңадан танышты. Инде Президентлык вазифасын Рөстәм Миңнехановка тапшырып, һәйкәлләр тергезергә керешә дип кенә торганда, Дәүләт Шурасы президиумы карар кабул итте. Чираттагы парламент утырышында Минтимер Шәймиев өчен махсус вазифа булдыру турында канун проекты каралачак.

Дәүләт киңәшчесе дип аталган бу вазифа моңа кадәр булган президент каршындагы дәүләт киңәшчесе вазифасыннан дәрәҗәлерәк. Чөнки бу киңәшчене Президент Миңнеханов тәкъдим итә, ә Дәүләт Шурасы раслый. Ә ул шушы ике югары хакимият тармагының һәркайсыннан да мөстәкыйльрәк булачак.

Дәүләт киңәшчесенең төп эше үзенең зур сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе тәҗрибәсен Татарстан файдасына куллану. Конституция нигезендә Президент буларак дилбегәне үз кулында тота, ә депутатлар үз эшен башкара, дәүләт киңәшчесе исә хакимиятнең дәвамчылыгын тәэмин итәр өчен, кирәкле киңәшләр белән төп кыйбланы сакларга ярдәм итә.

Әлеге вазифа җәмәгать башлангычында, рәсми эш хакы алмыйча башкарыла. Дәүләт киңәшчесенең үз секретариаты булырга тиеш. Бу эш дәүләт хезмәте, чиновниклар эше түгел дип күзаллана. М.Шәймиевнең иң югары дәүләт вазифасы – Татарстан Президенты буларак тарихка кереп кала.

Бу яңалык түгел. Әйтик, Кытайның кыйбласын билгеләргә Дэн Сяо Пин ярдәм итеп торды. Сингапур икътисадый үсешенең “әтисе” Ле Куан Ю хөкүмәт башлыгы эшеннән киткәч, әле дә “остаз премьер” буларак җитәкче кадрларны өйрәтүдә үз исемендәге институтта эшләп йөри.

Шулай итеп, Шәймиевнең сәясәттән китеп, һәйкәлләр тергезүче булачагына ышану дөрескә чыкмады. Татарстанның беренче Президенты егәрле, кыю Миңнехановка агымдагы эшләрне, икътисадый проблемаларны калдырып, сәяси стратегияне һәм күпмедер дәрәҗәдә гуманитар мәсьәләләрне багып торачак.

Илсөя Бәдретдинова башкаруындагы Илфак Шиһапов иҗат иткән “Карт бүре» җыры берничә атнадан искерде. Күренүенчә, сәясәттә һәм дәүләт эшләрендә “тяжеловес”, “карт бүре”, “ыру башлыгы” буларак танылган Минтимер Шәймиев беркая да китми. Ул, тәртәгә яшьрәк айгырны җигеп, үзе барасы юлларны билгели кебек.

Шәймиев Президентныкы гына түгел, ә дәүләт киңәшчесе булачак. Әмма аның Миңнеханов белән партнерлыгын -Медведев тандемы белән чагыштырып булмый. Хәер, бу турыда сәясәтчеләрнең, журналистларның фикерләре һәм бәхәсләре киләчәк көннәргә кала. Шунысы ачык: Шәймиевне озатырга әле иртәрәк.

Татарстанда зур вакыйга 25 мартта көтелә. Республиканың икенче Президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазифаларын үтәргә керешәчәк.

Римзил ВӘЛИ

Стипендия кимерме?

Казан университетында стипендияләр киселәчәк икән, дистудентлар. Февраль ае өчен дә стипендия һаман килмәгән, тоткарлана. Студентлар пошына.“Болай булгач, яхшы укырга стимул булмаячак”, –диалар.

Соңгы айларда тирәсендә тынлык урнашкан иде. Узган елның октябрь аенда Русия Президенты берничә уку йортын кушып, базасында Федераль университет булдыру карарын чыгарганнан соң, башта бар студентлар да моны хупламаган иде. Бу үзгәрешне төрле яклап караганнан соң, моның яхшы якка китерәчәгенә, өчен яңа киләчәк ачачагына өметләнделәр. Хәзер Федераль университетның яңа ректоры кем булачагын көтәләр.

Шушы атнада студентларның яңа борчуы туды. Янәсе , “4”ле һәм “5”легә укучыларга стипендия 300 сумга кими. Моңа кадәр ул 1100 сум иде.

“5”легә укучыларга югарырак стипендия бөтенләй бирелмәячәк икән дип сөйлиләр. Яхшы билгеләргә укучыларга, башка барлык студентларга кебек бер үк стипендия – 800 сум биреләчәк, ди студентлар.

– Безнең төркемдә стипендиядән-стипендиягә яшәүче студентлар бар. Алар аеруча нык борчыла, – ди факультеты студенты Эльвира.

Химия факультетында укучы студентлар: “Стипендия алучылар саны киметелә”, – диләр. Хәзер барлык имтиханнарын “4”легә генә биргән студентлар да стипендия алмаячак. Стипендия булсын өчен, бер булса да “5”легә бирелергә тиеш янәсе.

– Бу сүзләр өлешчә дөрес. Әйе, барлык билгеләре “4”ле генә булган студентларга стипендия һәр ай түләнмәячәк. Әмма яхшы укыган бер кеше дә стипендиясез калмаячак. “4”легә генә укучыларга социаль ярдәм рәвешендә акча биреләчәк, – диде химия факультеты деканатыннан исемен атауны теләмәгән берәү.

КДУның финанс эшләре мөдире Сергей Горбачев: “Бу сүзләр дөреслеккә туры килми”, – ди. Ә стипендиянең тоткарлануына килгәндә, ул үз вакытында килергә тиеш булган.

– Безнең стипендия РФ хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән. Элек тә ул 1100 сум иде, хәзер дә шулай булачак. Ә тоткарлануына килгәндә, миндә мондый мәгълүмат юк, документлар буенча алар вакытында күчкән, – ди финанс эшләре мөдире.

Казан дәүләт икътисад институты студентлары арасында да уку йортының казнасы кимү, шунлыктан стипендия алучы студентлар саны киметелү турында сүз йөри. Финанс-кредит факультеты деканы Камил Харисов, бу сүзләр университетлар кушылып, Федераль университетка әйләнү нәтиҗәсендә тугандыр, әмма алар дөрес түгел, ди.

– Стипендия фонды кимемәде, студентлар дөрес сөйләми. Стипендия күләме дә үзгәрмәячәк. “5”легә генә укучыларга стипендия 50%ка артыграк бирелә. Бөтенесе шулай ук калачак, – ди Камил Харисов.

Студентлар 3 атна элек килергә тиеш булган стипендияне көтә. Суммасы нинди булыр – билгесез. Утсыз төтен булмый, диючеләр дә бар.

Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА

P.S. Мондагы 1100 сумлык стипендия турында укыгач, студентлар язмышын белгәч, үкереп елыйсым килде. Хурлык! Үткән гасырның 70нче елларында – трамвай, автобус, троллейбус бәяләре 3-6 тиен, мунча керү – 16 тиен, студентлар ашханәсендә көндез туйганчы туклану бәясе 25-30 тиен торган чакта да стипендия 45 сум була иде. Фатирга кереп яшәү айга 10 сум иде… Санап торасы да юк – студентлар тук яшәде, кызлар хәтта бер сум ярымга күлмәк тә тектереп кия иде… Исәпләп карадым: әлеге 1100 сум ул чактагы 8-9 сумнан артмый. Икенче төрле әйтсәм, кайберәүләр өчен бу бер «второй”га да җитми.

Шәриф.Казан

“Азатлык” радиосы форумыннан

Җанисәптә сукбайлар да саналырга тиеш

Яз җитү, кар эрү белән, кыш буе салкыннан яшеренеп яткан сукбайлар кояш җылысына чыга. Аларны халыкта “Яз символы” дип тә йөртәләр. Еш кына язын сукбайлар мәете дә чыга, аны күреп зарланучы казанлылар да очрап тора. Сукбайлар күбрәк шәһәр үзәгендә, кеше күп булган урыннарда, базар, вокзалларда көн күрә.

Бүген Русиядә 4,5 миллион өйсез, урамда яшәүче кеше яши. Халык телендә аларны негатив сүз белән “бомж” диләр. Җанисәп вакытында канун нигезендә бөтен кеше дә саналырга тиеш. Шул исәптән паспортлары булмаган сукбайлар да. Әмма Татарстанның статистика үзәгендә аларны кеше санына кертү бик авыр диләр.

– Сукбайларны санарга тырышачакбыз. Милиция хезмәткәрләре белән берлектә бомжларның күпләп яшәгән урыннарын табып, аларны алып китеп санаячакбыз. Шунда ук юындырып, ашатып та җибәрербез. Аларның көн күрү, күпләп яшәгән җирләрен белү өчен, “башлыкларын” табарга тырышачакбыз, – ди “Татстат” хезмәткәре Гафирә Назыйрова.

Җанисәп вакытында сукбайлар Русия ватандашы исеме астына кертелә. Әмма ватандаш булу гына аларның проблемаларын чишәргә ярдәм итми. Моның белән әле сукбайлыкка нокта куелмый.

Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА

Комментарии