ЧУАШСТАНДА ШУНДЫЙ «ДӘҮЛӘТ» БАР…

Күрше тавыгы да күркә булып күренә, диләрме әле?! Күптән түгел генә күрше Чуашстанның кайбер авылларын гизеп, шаклар катып кайттым. Юк, тавыклары күркә кадәр димим. Ә менә авыллары авыл төсле генә түгел. Чуаш “утравында” череп баеган авылларын күздә тотып әйтүем.

Чуашстандагы татарлар яшәп тә күрсәтә, җәмәгать! Инвесторлар белән сугыш уйнап туя алмаган татарстанлыларга күптән шулардан үрнәк аласы да бит, юк шул! Бар матбугат чарасы мактап арыган турында түгел, Тукай авылы хакында сөйлисем килә. Язмамны уку барышында кызык өчен генә бу авылны үзегезнең җирлек белән чагыштырып карагыз әле.

БЕРЕНЧЕ ФИКЕР

Комсомол районы Тукай авылына кергәндә, басу капкасына юлыгасың. Җирле халык аны авыл капкасы дип атый. Исемдә түгел, төсендә хикмәт. Узган ел куелган бу капканың биш гөмбәзе ислам диненең фарыз булган биш гамәлен символлаштыра. Аның бер ягына –“Аллаһы”, икенче ягына “Мөхәммәд” дип язылган. Иң өскә ярымай куелган. Шәхсән үзем бу капканы гореф-гадәтләрнең дәвамы, ата-бабалар мирасына ихтирам күрсәткече итеп бәяләдем. Капкадан ук күренә: тукайлылар – милли һәм дини гореф-гадәтләргә тугры халык.

Юл буенда калган икешәр катлы таш йортлар, бизәкле тимер капкалар да биредәге җитеш тормыш турында сөйли. Әйтсәм әйтим, Татарстанда район башлыклары гына шундый йортларда яшидер. Ә монда һәркайсы. Күп авылларда гадәтләнгәнчә, койма буенда өелеп торучы такталар, башка төзү материаллары да юк – урам ялт итеп тора. Юллар асфальт.

МӘХӘЛЛӘ “КОЛХОЗЫ”

– Күмәк хуҗалыкмы сездә, әллә җирләрегез берәр инвестор кулындамы? – дип, авылга экскурсия оештырган Рафис абый Айсыннан сорамый булдыра алмадым.

– Безнең җирләр мәхәлләгә теркәлгән, күмәк хуҗалык та түгел, инвестор да юк. Бездә үзидарә, – диде ул.

Баксаң, авыл тормышына битараф булмаган халык берләшкән һәм 2007 елда биредә Иҗтимагый киңәшмә төзелгән икән. Шуннан бирле авылның иң тырыш хезмәтчәннәре, эшмәкәрләр, дин әһелләреннән торган бу киңәшмә авыл үсеше өчен күп эшләр башкарган. Ничекме?

Авыл халкының җире мәхәлләгә теркәлгән. Димәк, бирегә бернинди инвестор басып кереп, җирле халыкны талый алмаячак, чөнки аның законлы иясе бар инде. Мәхәллә үзе җир эшкәртми, алынырга теләге булган кешегә арендага биреп тора. Җыелган акчаны нәрсәгә тотарга икәнен Иҗтимагый киңәшмә хәл итә (рәисе ел саен алышынып тора.- Авт.). Тукай авылы бюджетында җир акчасы гына түгел, билгеле. Эшмәкәрләр, үз авылы өчен җан атып яшәүчеләр иганәче буларак дистәләрчә меңне авыл хисабына сала. Нәтиҗәдә, саллы гына сумма җыела. Шул акчага юллар салына, авылның үз газетасы “Нурлы иман” чыгарыла, мәктәпкә дә зур ярдәм күрсәтелә, агачлар утыртыла. Бөек Ватан сугышы ветераннарын да онытмыйлар… Авыл капкасы да халык акчасына салынган. Тукай – кечкенә генә дәүләт. Ул үз хисабына яши һәм үсә. Үсә дигәннән…

Әйе, авыл үсештә. Акча, байлык ягыннан гына да түгел. Биредә туучылар саны үлүчеләргә караганда артык икән. Бүген монда 500ләп хуҗалык һәм 2 меңгә якын кеше яши. “Яшьләр югары белем алганнан соң, кире авылга кайта һәм Тукаебыз елдан-ел зурая”, – дип горурланып сөйли халык. Авыл үзәгендә торган мәктәптә 300ләп бала белем ала. Югыйсә, хәзерге оптимизация сәясәте чорында 5-6 авылга 100 бала җыелса да, укытучылар җиңел сулап яши. Чөнки мәктәпне япмыйлар, димәк, эш тә булачак.

БАР ДА ҮЗ УРЫНЫНДА

Күмәк хуҗалыктан ары берни күрмәгән кешеләр сорау бирер: тукайлылар ни белән шөгыльләнә һәм нәрсә хисабына яши соң? Авылда итчелек үсеш алган. Мөгезле эре терлек үстереп, шуны , Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләргә озаталар икән. Шул ук авылда хәләл ит цехы да гөрләп эшли. “Эколь” маркалы бу ит зур сәүдә челтәрләре аша бөтен буйлап сатыла. Алтын куллы балта осталары да җитәрлек. Анысы инде тәрәзә йөзлекләре, бизәкләп эшләнгән кәрнизләрдән үк күренә. Читкә китеп эшләүчеләр дә байтак.

Хатын-кызлар йорт эшләрен башкара, күрше авыл хуҗалыгы кооперативларында сезонлы эштә эшли. Югарыда телгә алынган иҗтимагый киңәшмә рәисе Рафис абый Айсынның хатыны Рәмзия апа кияүгә чыкканнан бирле “домохозяйка” икән. Өйдә тору күңелсез түгелме, дигән соравымнан Рәмзия апа көлде генә: “Күңелсезләнергә вакыт юк. Иртән бер кат өйләрне җыеп чыкканчы төшке аш әзерләр вакыт җитә, аннары улларым мәктәптән кайта, иремне, балаларымны карыйм… Хатын-кыз эшенең бетәсе юк”.

Шулкадәр өйне җыярга ярты көн генә түгел, өч көн кирәк булыр иде миңа. Андагы пөхтәлекне күрсәгез. Ялгыш кына кунып калган бер тузан бөртеген дә таба алмассыз. Түрдә торган Коръән китабы – йорт кояшы.

Рафис абый хатыннан уңган. Рәмзия апаның алтын куллары әзерләгән тәм-том белән сыйлангач, балкып торган йортны тагын бер кат күздән кичергәч, шундый фикер туды. Ир дә – хатыннан, хатын да ирдән уңган, дисәм тагын да дөрес булыр. Чөнки бу гаиләдә һәркем үз урынында. башлыгы Рафис абыйны күз карашыннан ук аңлый белүче Рәмзия апага чын-чынлап сокланып кайттым. Тырыш, җитез, динле халык булуы өстенә искитмәле кунакчыл халык та икән тукайлылар. Нәсел дәвамчылары – өч уллары хакында сөйли башласам озакка сузылыр. Шуны гына әйтмәкче идем: чын мөселман гаиләсе шундый булырга тиеш дип төртеп күрсәтә алырдай үрнәгем бар хәзер.

ФӘРЕШТӘЛЕ АВЫЛ

Берничә тапкыр Тукайны динле авыл дип кабатладым. Бу авыл капкасыннан, мин күргән бер-ике гаиләдән соң гына ясалган нәтиҗә түгел. Мәчет-мәдрәсә дә – шуның ачык мисалы. Укучылар, мәктәптән соң мәдрәсәгә килеп, ислам нигезләрен өйрәнә. Коръәнне 10-12 яшьлек кыз-малайлар да чатнатып укып бирергә мөмкин. Төркиядә укып кайткан Наил хәзрәт Җамалетдинов башлангычы астында мәктәп балалары гына түгел, өлкәннәр дә белем ала. “Дәрескә даими йөрүчеләр барысы 200 кешегә җыела дип сөйләде”, – Наил хәзрәт. Үз күзләрем белән күрмәсәм, бәлки, ышанмас та, үзем ышанмаганны газетага да язмас идем. Без кызларның дин сабаклары укыган чагына туры килдек. Икенче катта малайлар үз чираты җиткәнен көтеп утыра иде. Дәресләрдән ял иткән чакта кызлар кул эше тота. Чигүле мендәр тышларын күреп хәйран калдым.

– Тәүлек эчендә 24 сәгать кенә бит, барысына да ничек җитешәсез? – дим, түбәтәйле малайларның мәктәпкә, мәдрәсәгә, өйдәге хуҗалык эшләренә дә өлгерүен истә тотып.

– Әле шугалакка хоккей уйнарга йөрибез, – дип елмайды алар.

Ни гаҗәп: мәдрәсәдә укучы кыз-малайлар мәктәптә дә алдынгылар рәтендә икән. Аллаһы кодрәте дими, ни дисең…

Иртәнге намазны да мәчеткә килеп, җәмәгать белән укучылар бар биредә. Җомга көнне ирләр генә түгел, хатын-кызлар да мәчеткә җыела. Кулга килеп эләккән “Иман нуры” газетасының соңгы санында шул хакта язылган.

бәйрәмен дә зурлап уздыралар Тукайда. Пәйгамбәребез тормышында булган вакыйгаларны сәхнәләштереп, шуны мөнәҗәт, шигырь, вәгазьләр белән үреп халыкка тәкъдим итәләр. Ай дәвамында, авылдан читкә чыгып, башка төбәкләрдәге халыкка да әлеге тамашаны күрсәтәләр. Наил хәзрәт шулар хакында да янып сөйләде. “Әлеге вакыйганы бидгать, ягъни дингә яңалык кертеп, тыелган гамәл кылу дип атаучылар да бар. Пәйгамбәрне искә алу, ислам динен пропагандалау – бидгать түгел, саваплы гамәл генә була ала. Башка республикаларда да бу бәйрәм зурлап үткәрелсен иде”, – диде ул. бәйрәмнәренә йомгак Чуашстанның Шыгырдан авылында 8 мартта ясалган икән.

Гомумән, Тукай халкының һәр эше “бисмилла”дан башлана. Иман нуры сеңгән әлеге төбәкне фәрештә үз канаты астына алгандыр кебек тоелды миңа.

НИГӘ? ЧӨНКИ…

Хәрәм булган җирдә бәрәкәт юк, моны һәркем белә. Рамазан аенда Тукай кибетләрендә аракы бөтенләй сатылмый. Башка вакытта сатылса да, хаҗәте әллә ни зурдыр дип уйламыйм. Көнне төнгә ялгап көч куючы авылдашыңнан оялмасаң, мәчеткә йөргән балаңнан оялырсың. Һәрхәлдә, көмешкә куып, хәрәм сатып ятучы татар авылы түгел инде бу сиңа.

Һәр йортка газ, су кергән. Шуңа карамастан халык көянтә-чиләк тотып чишмәгә йөри. “Чәйгә кизләүдән (чишмә – авт.) алабыз, суы йомшак”, – дип “акланды” чишмә буенда очраган берничә авыл апасы. Урамдагы коеларга да сокланып туя алмадым. Алардан да кеше өзелми. Исең китәрлек күренеш: заман белән бергә атлаучы авыл үз гореф-гадәтләрен дә онытмый. Иске белән яңа кулга кул тотынышып бергә атлый һәм милли цивилизацияне тәшкил итә.

Хәзер әйтәсе яңалыгым аяз көнне яшен суккан кебек яңгырар, мөгаен: авылның клубы юк. Кирәк дип тапсалар, авыл бюджетыннан аңа да акча бүленер иде, бәлки. Киләчәктә яңа мәктәптә зур концерт залы ясарга планлаштыралар. Ә клуб… Аның ни өчен хезмәт итүен яшьләр белә инде һәм бозыклык оясына алар мохтаҗ түгел.

Авылда караучысыз калган юк. Ялгыз яшәүче бер-ике өлкән буын вәкиле бар барын, әмма алар – яшьлектә гаилә кормаган, баласыз, туганнарсыз калган ятимнәр. Ялгыш әйттем, алар ятим түгел. Йортларыннан кеше өзелми, халык сәдакадан калдырмый үзләрен.

Авылларда мәңге күрелмәгән хәл: биредә “Тукай паркы” ясаганнар. Шул исәптән 15 мең төп агач утыртылган. Ял итәсең килсә, чык та утыр шунда гаиләң белән. Хәтта шул парк та авылның үз көче белән эшләнгән булгач, аны чүпләргә, яндырырга, агачларны кисәргә, сындырырга кемнең кулы күтәрелер икән?!

Күптән түгел генә Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясенә яңа рәис итеп Рәшит Сәнҗәпов сайланды. Ул Чуашстанныкы. Шул республиканың Озын куак авылын торгызган һәм яңа үрләргә күтәргән әлеге сынатмас дип ышанам.

Тукай авылы турында тулы бер китап язарга мөмкин. Аның үз гимны, үз сайты да бар. Кызыксынган кеше тулырак мәгълүматны www.tokaevo.ucoz.ru сайтыннан да укый ала. Әйтәм ич, үзе бер кечкенә дәүләт булып, Чуашстан уртасында чәчәк атып утыра ул. Аңа инвестор да, читтән килгән иганәчеләр дә кирәкми. Ярдәм сорап теләнеп тә йөрмиләр. Куллары эш белә. Күңел түрендә иман нуры балкый. Ни кызганыч, Татарстанда мондый татар авыллары сирәк. Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? Үз авылларыбыз мисалында гына карыйк әле. Шундый булырга нәрсә комачаулый? Әзергә бәзер булып яшәргә өйрәнгән ялкау холкыбыз, шундый иманлы, мул тормыш кормас өчен, кырык төрле сәбәп уйлап табачак бит. Бүген үк иҗтимагый киңәшмә җыюны кем тыя? Хөкүмәткә “SOS” дип кычкырып ятучы ялкау акыл тыя. Нигә яшьләр авылда калмыйча шәһәргә таю ягын гына карый? Чөнки җиңел эш, күп акча өмет итә. Нигә Чуашстандагы татар авылларында мәдрәсәләр эшли, һәрдаим яңа мәчетләр ачыла, ә авылларындагы мәчетләрнең булганнары да буш? Чөнки күңелебездән – иман, җиребездән бәрәкәт качкан…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Чуашстан-Тукай-Казан.

Комментарии