- 14.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №6 (11 февраль)
- Рубрика: Архив
Русия икътисадының хәле начараюын, рубльнең девальвациясен, санкцияләрнең зыянын беренче чиратта икътисади өлкәдә эшләүче оешмалар татыды. Күпләр чыгымнарны киметү өчен, хезмәткәрләрен кыскартырга мәҗбүр булалар. Кызганычка, күп кенә оешмаларга ябылу куркынычы да яный. Әйтик, O.F.S. рестораннар челтәренең генераль директоры Михаил Клопоух, 2015нче елда Казанның 30 процент рестораны ябылачак, чөнки 2014нче елның сентябрь аеннан декабрьгә кадәр рестораннарның кереме 15тән 30 процентка кадәр төште дип белдергән иде. Ябылу куркынычы башка өлкәләрдә эшләүче оешмаларга да яный, әлбәттә. Шул уңайдан, мондый оешма хезмәткәрләре хокукларын яклар өчен, нәрсә белергә тиешләр?
ЭШТӘН АЗАТ ИТҮ ТУРЫНДА БЕЛГЕРТҮ ВАКЫТЫ
Оешманы ябу сәбәпле эштән азат итү турында яңалыкны эш бирүче хезмәткәргә ике ай алдан белгертергә тиеш. Белгертү эшченең имзасын куйдырып тапшырыла. РФнең Эш Кодексының (РФ ЭК) 180нче маддәсе нигезендә, эштән чыгару турында башка юллар белән хәбәр итү рөхсәт ителми, әйтик, телефоннан хәбәр итү, электрон почтага хат җибәрү һ.б. Андый очракта ул рәсми белгертү буларак саналмаячак. РФнең Эш Кодексын бозып, канунсыз эштән чыгару мәсьәләсендә мәхкәмәгә гариза язарга мөмкин. Эш бирүче, белгертүнең ахырына кадәр көтмичә дә, хезмәткәр белән эш шартнамәсен өзә ала, әмма бары тик эшченең рөхсәте белән генә һәм уртача хезмәт хакы күләмендә өстәмә компенсация түләп. Тик бу очракта да, хезмәткәрнең язмача рөхсәте кирәк, әмма ул аны, РФ ЭКның 180нче маддәсе нигезендә, бирмәскә дә мөмкин.
КОМПЕНСАЦИЯ
РФнең Эш Кодексының 81нче маддәсе, 1нче өлеше нигезендә, оешманы ябу вакытында, хезмәткәрне эштән азат итү гарантияләренең берсе – аларга уртача хезмәт хакы күләмендә компенсация түләү. Кешенең яңа эш эзләү вакытына (ике ай) уртача хезмәт хакы сакланырга тиеш.
ЭШТӘН КАНУНСЫЗ ЧЫГАРСАЛАР, НИШЛӘРГӘ?
Әгәр дә хезмәткәр эштән азат иткәндә хокуклары бозылды дип саный икән, ул Дәүләт эш инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала. Моны интернет аша да, www.rostrud.ru сайты ярдәмендә башкарырга мөмкин.
Әгәр дә эштән канунсыз чыгарсалар, хезмәткәр хокуклары бозылуы хакында белгәннән соң (гадәттә, бу эштән чыгару боерыгы белән танышу көнне була) ике ай эчендә район мәхкәмәсенә гариза тапшыра ала. Башка эш хокукларын бозу очракларында хезмәткәрнең мәхкәмәгә гариза бирер өчен өч ай вакыты бар ( РФ ЭКның 392нче маддәсе).
Хокук яклауның тагын бер ысулы – прокуратурага шикаять язарга мөмкин. Прокуратура Сезне хаклы дип тапса, эшчеләрнең хокукларын яклау өчен, судка мөрәҗәгать итә ала (РФның Граждан-процессуаль Кодексының 45нче маддәсе).
Әмма аңларга кирәк, Прокуратура һәм Дәүләт эш инспекциясенә мөрәҗәгать итү вакыты озакка сузылу ихтимал, һәм Сез хокукларыгызны яклау өчен бирелгән ике ай вакытыгызны югалтырга мөмкинсез. Шуңа күрә, канунсыз рәвештә эштән чыгару һәм хезмәт хакы түләмәү очрагында, беренче итеп судка мөрәҗәгать итегез.
ҮЗЕГЕЗНЕ АЛДАТМАГЫЗ
Оешманы ябу аның җитәкчесеннән шактый акча чыгымнары таләп итә. Чыгымнарын киметү өчен, кайбер оешма җитәкчеләре хезмәткәрләрен «үз теләге белән» эштән китәргә мәҗбүр итәләр яки алдан ук хезмәт хакын киметәләр. Аңларга кирәк, үз теләгегез белән китсәгез, Сез тиешле компенсация ала алмаячаксыз.
Хокукларыгызны якларга курыкмаска киңәш итәм, аларны бозалар икән, югарыда язылган дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итегез!
Наил НӘБИУЛЛИН.
Комментарии