Канәгатьсезлек

Канәгатьсезлек

Ил һәм дөнья хәбәрләрен бөтен дөреслеге белән халыкка аңлатучы бердәнбер халыкчан «Безнең гәҗит» коллективы! Барыгызга да уңышлар, гаилә бәхете, изге теләкләр теләп, Әлмәттән Хәйдәр абыегыз яза.

Бу язмага дөнья бетәргә бер көн кала, ягъни 20 декабрьдә В.Путинның журналистлар белән очрашуы этәрде.

Анда бер корреспондент хатын сорау бирде: «Элеккеге министр Сердюков кулга алынамы?» – диде. исә: «Аның эше судта каралмаган, гаебе исбатланмаган», – диде. Әле ул корреспондент хатын: «Аны сез үзегез шул постка куйдыгыз», – дип тә әйтте. үзен аклап нәрсәдер әйтергә теләде, аклану килеп чыкмады.

Ә бу Сердюковның соңгы еллардагы урлашуын, 3 миллиард сумны бәлки акларлар да, чөнки үзенең дусты Зубковның элекке кияве. Менә бер кешенең генә ил белән идарә итүенең ачы җимешләре. Ә ул куйган кешеләр ил буенча дистәләгән, чөнки һәрбер өлкәдә, һәр республикада аның кешеләре. Ата-ана беркайчан да үз балаларының начар ягын күрми, хет ул алкаш, хет наркоман булсын. Путин да шулар кебек.

Икенче сорау милли республикалар турында иде, аларның исемнәрен бетерү турында (Татарстан, Башкортстан һ.б.). Путинның җавабы: «Элек патша Русиясендә алар булмаган, Казан-Уфа губерналары гына иде, хәзер дә шулай калачак», – ди. Нәрсә, Путин үзенең ничәнче гасырда яшәвен белми микән, хәзер 16 гасыр түгел 21 гасыр икәнен? Элек СССРда 7 миллион татар бар, диләр иде, ә бөтен җир шарында күпме! Бөтен дөнья аралашу телләре арасына кергән 14 тел арасында татар телен – татар халкының киләчәген нишләп бер Путин гына хәл итәргә тиеш, кем биргән аңа шундый хокук? Безнең татар теле бәлки рус теленнән дә өстенрәктер, чөнки алар бары славян халыкларын гына аңлый, ә безнең татар ул халыклар белән дә аралаша, төрки-гарәп халыклары белән дә сөйләшә ала. Димәк, урыс теленә караганда, бездә күп өстенлекләр бар.

Татар теленең бетә баруына үзебез дә гаепле. 2-3 дистә еллар элек татарларны көчләп башкортлаштыру барды, ата-анасыннан да сорап тормадылар, башкорт дип язып куйдылар. Ул чорда Шәймиевкә сорау бирделәр: «Нишләп чара күрелми?» – диделәр. Ул: «Башкортлар да үз республикасында күбрәк санлы булырга тиеш», – дип җавап бирде. Бу да бик сәер җавап. Ил башы үз халкын ничек якламаска тиеш? Һәм аннан соң 309нчы законны кабул иттеләр, бары урыс телендә генә имтиханнар тапшырырга диделәр – анысы да тып-тын, тавышсыз үтте, Татарстан хуҗалары да, халык та ризасызлык белдермәде. Ничек инде бер телдә укып, икенче телдә сынау бирергә, тагы дөньяның кайсы илендә бар микән андый тәртип?

Ә Путин күреп тора татарны, нишләтәсең, аңа каршы әйтүче юк. Татарның кәгазьдә булса да бәйсезлеге бар иде, конституциясе. Аларны да юкка чыгарып бетерде. Безнең яктан бер каршылык юк, барысына да ак җәймә. Минем уйлавымча, боларның барысына да безнең элекке хуҗа гаепле, ул үзенә каршы булган бөтен оппозция кешеләрен үз юлыннан алып бетерде, югыйсә бәйсезлек алганда шул Фәндәс Сафиуллиннар, Бәйрәмовалар ярдәме белән суверенитет алдык, ә оппозиция булмагач, шул алган бәйсезлекне чәйнәп бетергәч, йота алмадык. Соңгы срок президент сайлаганда Шәймиев бик кәефләнеп: «Татарстанда соңгы сайлауда бер генә оппозиция булды, ул да булса минем хатыным, җитте, ял итәргә вакыт», – диде.

Тарас Бульба кебек, үзем тудырдым – үзем үтерәм дигәндәй, бәйсезлек тә, конституция дә бетте. Мин Путин өченче срокка килгәнче бер газетага язган идем, «әгәр Путин тагы властька килә икән, ул вакытта сау бул Казан, сау бул Татарстан», дип, ул чыкмады, чөнки бөтен түрәләр Путинны яклап-өндәп, куркып тора. Ни өчен куркып, чөнки эштән куабыз, хезмәт хакларын кисәбез дип, хәтта студентларны уку йортларыннан куу белән янадылар. Мондый янаулар булганда, белемсез авыл мужигы да президент була алган булыр иде.

Ничек инде Чечня халкының 95 проценты Путинны яклый ала, ул аларга туалетта да иркенләп утырырга мөмкинлек бирмичә, «замочим» дип тора иде бит. Калган республикалар да ничек 90% тавыш бирергә мөмкин, ул аларның телен, гореф-гадәтләрен бетереп торган килеш. Ә үзе 3нче срокка килүен әйтте, «Миннән соң ил башлыгы яшь белемле кеше була», – диде һәм үзенең срогы беткәч беркемгә билгеле булмаган һәм машинага утырып барып, ул туктагач аны «ручной тормозга» да куя белмәгән кешегә ил белән җитәкчелек итү хокукын тапшырды (кем биргән аңа машина йөртүче хокукын, ә бәлки ул юктыр да), ул исә вакытлыча Путинга урын саклап торды. Әле җитмәсә, киләсе сайлауга да өмет итә. Бәлкем булыр да, бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Ә бит башка илләрдә башлык итеп кайсы булса да өлкәдә үзен күрсәткән кешеләрне президент итеп сайлыйлар. Ә бездәгеләрнең, властька килгәч, йә самолетта летчик кабинасында, йә су асты көймәсендә, йә трактор машинасына, комбайнга утырганын күрсәтәләр. Алар утырган трактор-комбайннарга, без, авыл малайлары, 2-3 класста ук утырып йөри идек инде. Мин генә түгел, күп кешеләр әйтә, безнең ил бик аз әйберне үзе җитештерә, күпчелеге чит илдән кертелә. Ә бәлки киләчәктә чит илдә отставкага киткән президентларны урыс дәүләтенә президент итеп куяргадыр? Бәлки әзрәк алга китеш булыр иде, югыйсә кая карама, безнең ил иң арттагы илләр рәтендә.

Хәйдәр САБИТОВ,

Әлмәт районы, Түбән Мактама авылы.

Комментарии