- 14.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №2 (15 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Бу сорауга, барыбыз да: «Татарның», – дип җаваплар. Ай яратмыйбыз да без үзебезне. Бер-беребезне татарлыкта гаеплибез. Әнә акылыбызны да төштән соңгы, дип бәялибез. Ә чынлыкта, соңарган акыл бер татар халкында гына түгел, русиялеләргә хас сыйфат ул. Бигрәк тә сәясәтчеләргә, депутатларга, Путин уйлап тапкан вертикаль буенча тезелеп киткән эреле-ваклы түрәләргә… Юкса, берүк кешеләрнең берүк «сагызны» чәйнәвен һәм һәр чәйнәгәндә элеккесен онытып яңача шәрехләвен ничек аңларга?! Сүзем тагын сайлаулар реформасы, ягъни анда бюллетеньгә «Барысына да каршы» дип исемләнгән «кандидат»ны кире кайтару турында.
Үземә бюллетеньдәге бу графа ошый иде. Кандидатлар арасында күңелгә ятышлы адәм күренми, ә син тотасың да, зур горурлык хисләре белән теге «Барысына да каршы» дигән графага тамга салып, урнага төшерәсең. Ул заманында хакимият фиркасенә кыенлыклар тудырды шул. Чөнки кандидатлар исемлеге махсус рөхсәт белән генә төзелә башлады: халык карамагына чыгарыласы кандидатларны алдан кемнәрдер сайлый… Билгеле, адәм заты булмаган теге «кандидат»ның депутат яки президент булу ихтималы зуррак иде. Кичекмәстән бу графаны алып атарга кирәк булды. Әмма, коррупция сазлыгына тагын да чума барган илдә дә режим иртәме-соңмы үзен саклап калу өчен үзгәрергә мәҗбүр. Юкса, протест мәйданнары киңәя бара.
Һәр файданың яман ягы булган кебек, яманның да файдасы бар. Бер иш халык, сайлауларның театр уенына әйләндерелүен күреп, тәкъдим ителгән исемлектә үзләренә хуш килгән кешеләрнең булмавын, һәр сайлаудан сайлауга берүк вәгъдәләрнең сөйләнеп чыгуыннан туеп, сайлауларга йөрүдән туктады. Сайлауларга халыкның йөрмәве файдалы: бюллетеньнәрне кирәгенчә сырларга, кирәкле тавышны җыярга җайлы… Ә менә нәтиҗәләргә битараф булмаган аңлыраклар арада сайлауларда җиңү тәэмин ителергә тиешлеге аныкланган кешегә протест йөзеннән, күңеленә хуш килмәсә дә, икенче бер кандидатка бирә тавышын.
Соңгы Мәскәү мэры сайлаулары шундый гаҗәеп кызыклы, моңарчы күрелмәгән, ягъни күптән онытылган интригаларга бай булды. Биредә элеккеге «Барына да каршы» графасы реаль кешегә әверелде. Мэрлыкка кандидат Алексей Навальныйны, аның тарафдарлары гына түгел, башкаларга, бигрәк тә мэр булып билгеләнгән Собянинга протест йөзеннән дә якладылар. Әгәр бу сайлаулар вакытыннан алда, көтмәгәндә капыл гына оештырылмаган булса, хакимият үзенең бер олы кәнәфиен югалта да язды. Мәскәү элек-электән Чечня, Башкортстан, Татарстан кебек сайлау участокларында өстәгеләр әйткәнне 99 процентка тәэмин итә алмады. Биредә халык мәйданнарга чыгарга да курыкмый. Оппозиция төбәкләрдә тамыр җәя алмый, ә менә Мәскәүдә кыенлыклар булуга карамастан, яши. Киләчәктә, куркыныч, Путин төзегән хакимият вертикаленә регионнардан түгел, Мәскәүнең үзеннән янарга мөмкин. Мәскәү мэры сайлаулары шуны күрсәтте. Шуның өчен, чираттагы сайлауларга кадәр, кичекмәстән, «Барысына да каршы» графасын кертергә кирәк.
Дөрес, Навальныйны махсус иҗат ителгән, «уйнаштан туган» сәясәтче дип бәяләүчеләр дә бар. Аның фигурасына бер яклы гына характеристика биреп булмаса да, бу инде илдә сайлауларны кичәгечә үткәрү торган саен кыенлашачак, дигән сүз. Юкса, «Барына каршы» графасын оппозиция алыштырырга мөмкин. Элек бу графа власть өчен куркыныч тудырган булса, хәзер ул оппозициягә комачау итәргә, сайлаучыларның тавышларын шул җисемсез кандидатка урларга тиеш була. Әнә шуңа күрә дә бездә законнар гел үзгәртелеп торыла. Үзгәрешләрдән соң вакыт узгач, ул киредән языла. Тик моның өчен уңайлы форсатны гына чамалап торырга кирәк. Димәк, сүз башында «Бездә акыл төштән соң» дигән гыйбарәне китерсәм дә, алай ук түгел икән. Бездә законнар хәйлә белән махсус иҗат ителә. Аны иҗат итүчеләргә файда китерсен, ә менә оппонентларның башын авырттырсын өчен.
Заманында фиркаләрне теркәү гамәлләрен җиңеләйтеп тә, демократиягә йөз белән борылдык, дип уйларга нигез туган кебек тоелды. Бу шулай дип аңлатыла да. Ә менә күзне ачыбрак, акылны эшкә җигеп карасак, хәйлә күренә. Чөнки фиркаләр һәм кандидатлар күбрәк булган саен, аларга берләшү, шуның белән бүген яшәгән хакимият фиркасенә реаль көчле оппозиция булдыру кыенлаша. Ә шул хакимият янындагы ышанычлы ЛДПР, коммунистлар ише фиркаләр, мәңгелек кандидатлар төпле каршылык тудыра алмыйлар, бары тик демократия иллюзиясен генә тудыралар. Шушы вак-төяк фиркаләр үзара тартышканда, хакимият үзенә кирәген тәэмин итәчәк. Әнә бит президент сайлауларына бу графа кайтарылмаячак. Чөнки анда реаль оппозицион көчләр үтеп керә алмаслык шартлар куела. Демократия уены түбәнрәк сайлауларда гына уйналыр.
Әмма ни генә булмасын, Русия дә гадел сайлауларга, гадел хакимлек итү, коррупциягә каршы чын көрәш ише юнәлешкә борылырга мәҗбүр. Һәрхәлдә, чыкмаган җанда өмет бар. Район өчен глава хуҗа, шәһәр белән – аның мэры, республика яки өлкә белән – губернатор-президент, ә менә шуларның барысы белән дә ил президенты идарә итә. Менә шушы хакимнәр рөхсәтеннән башка чебен дә оча алмый торган җәмгыятьнең гомере кыска. Идарә институты аерым кешегә генә бәйле булырга, Президентлар алышынган саен ил үз курсын, законнарын, Конституциясен яңадан тапаларга тиеш түгел.
Шуңа күрә, безгә, гади сайлаучыларга, әй, безнең акыл төштән соң шул, дип үкенергә калмасын. Битарафлык – демократиянең дошманы. Димәк, ул коррупция чоңгылына кереп чумган хакимият өчен дә файдалы.
Сәйдулла КУТУШЕВ.
Кемнең акылы төштән соң?,
Комментарии