- 14.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №1 (11 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Әлфинә Әзһәмова тулы заллар җыючы җырчыларның берсе. Һинд кызы образын хәтерләтүче үзенчәлекле тавыш иясен күпләр ярата. Киенүе генә түгел, үз-үзен тотышы, кыяфәте дә Һинд кызларын хәтерләтә. Хәтта ике каш арасындагы миңе дә үзенеке аның! Җырчының популярлыгы, аның халык мәхәббәтен яулавыннан тора, диләр. Аның концертлары көтелеп алына. Концерт дигәннән… 3 февраль көнне Әлфинә Әзһәмова яраткан тамашачысына яңа концерт программасы әзерли. Уникс концертлар залында узачак бу кичәдә җырчының яңа альбомында урын алган җырлары яңгыраячак. Шул уңайдан кыска гына әңгәмә кордык.
– Әлфинә, популяр булуыгызның сере нидә?
– Тамашачыны бик яратам мин. Аңа яратып, хөрмәт белән карамасаң, ул сине яратмый.
– Сезгә иҗат юлына кереп китәргә нәрсә этәргеч булды?
– Ходай тарафыннан сәләт бирелгән икән, аның өстендә эшләргә, үстерергә кирәк. Дөрес, сәхнәгә соңга калып чыктым. Шулай да, югалып калмадым. Кечкенәдән сәхнәгә чыгып җырлыйсым килә иде. Тик гел каршылыклар чыгып торды. Йә буең кечкенә дип, йә башка сәбәпләр аркасында каршымда ишек ябалар иде. Тырыша торгач, барыбер ирештем үземнекенә.
Башта халыкка тавышым танылды минем. Яшь чакта да җырлый идем, дусларым гел әйтәләр иде, сиңа җырчы булырга кирәк, әрәм булып йөрисең дип. Буем кечкенә булганлыктан читенсендем. Шулай да радиога бер-ике җыр яздырып илттем. Җырларым тиз популярлашып китте. Тора-бара шулай халыкка чыга башладым.
– Сез сәхнәгә олыгаеп чыктыгыз. Ничек уйлыйсыз, җырчы кеше карьерасын яшьтән башларга тиешме, әллә олыгаеп та теләккә ирешеп буламы?
– Әгәр син талантлы, үз эшеңнең остасы икән, сәхнәгә кайчан чыксаң да соң түгел, минемчә.
– Ә сез үзегезне «үз эшегезнең остасы» дип саныйсызмы?
– Шөкер, җырларымны тыңлыйлар, үземне яраталар. Җырчы кешегә тагын ни кирәк? Моның кадәре булгач нишләп санамаска ди?
– «Һинд кызы» образын кем уйлап тапты?
– Тамашачы, дөресрәге радио тыңлаучылар. Җырларым радиода яңгырый башлау белән популярлашты. Тыңлаучылар исемемне истә калдырмасалар да, тавышымнан һинд кызына ошатканнар. Радиога шалтыратып, «Татарча җырлаучы Һинд кызын куегыз әле» – диючеләр шактый иде диләр. Бу образ да әнә шулай, гади тамашачы фикере белән барлыкка килде.
– Барлыгы ничә альбомыгыз чыкты?
– 5. DVD форматта чыкканнары 15кә тула.
– Җырлап йөреп тамак туйдырып буламы?
– Аллага шөкер, җырлап тамак туйдырырлык акча эшләп була, дип әйтә алам. Концертларыма да зал тутырып киләләр, дискларның чыкканын көтеп кенә торалар. Шулай булганда гел җырлап кына яшисе килә икән ул!
Юлия БИЛАЛОВА.
Җырлап кына яшисе килә! ,
Комментарии