Авылны саклау юлы бар

«Безнең гәҗит»нең 40нчы санында (9 октябрь, 2019 ел) Рафаэль Сальмушевның «Уйланырга вакыт» дигән язмасын укыгач, сөенеп куйдым: минем шикелле авыл дип кайгыручылар бар икән әле.

Яшьләрне авылга спорт белән генә җәлеп итеп булмас. Авылда эшләргә эш кирәк, торак кирәк, туган балаларга балалар бакчасы, мәктәп кирәк, йөрергә юл кирәк. Авылдагы торакларның да бөтен уңайлыклары булсын. Яшьләрне шәһәрдән авылга кызыктырып кайтарырлык шартлар тудырсак, иманым камил, яшьләр авылга кайтачак, булганнары да авылны ташлап китмәячәк. Кем нәрсәгә сәләтле, шундый эш урыннары булсын: терлекче, игенче, умартачы, балык үрчетүче… Балаларны ясле-бакчаларга бирү мөмкинлеге дә булсын анда, уку-укыту әсбаплары, өс-баш авыл балаларына бушлай булсын. Гомумән, үз көннәрен үзләре күрә башлаганчы, бөтен нәрсә бушлай булырга тиеш аларга. Болай итсәк, күпләр өчен ул балалар әрәмтамак булып күренергә мөмкин. Мәктәптә хезмәт дәресләрен күбрәк кертсәң, үз хуҗалыгында эшләп үссә, бер дә әрәмтамак булмый, эш белеп үсәчәкләр. Алга таба авыл кешесе җитештергән продукцияне сатуны да дәүләт үз өстенә алсын. Авыл халкының вакыты ял итәргә дә калырга тиеш. Кыскасы, авылга кайткан яшьләргә сөенеп яшәрлек шартлар тудырсак, ике-өч елдан авыллар гөрләп торачак.

Шушы программа эшләнсә, без пальма мае ашамас идек, көнбатыш илләре аннан баш тарткан бит инде.

Татарстан халык өчен зыянлы бөтен проектны беренче булып үзендә сыный, халык өчен файдалысын да беренче булып үзендә эшләсен иде. Минемчә, бу программага Мәскәү дә каршы килмәс. Мондый җаваплы һәм мактаулы эшне башкарып чыгардай кешебез дә бар. Ул – Русиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев. Аның Мәскәү каршысында абруе зур. Ул Татарстанны да беренче булып газлаштырды, Болгардагы һәм Зөя шәһәрендәге зур төзелешләрне башкарып чыкты. Әгәр дә бу хатны ул укып чыкса, бер дә каршы килмәс һәм менә дигән итеп башкарыр да иде.

Фәнүз ГАРИФУЛЛИН,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии