- 13.12.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №50 (14 декабрь)
- Рубрика: Архив
Салават ФӘТХЕТДИНОВ, җырчы:
– Замана үзгәрде. Безнең әбиләргә дә хәзер татар моңы кирәкми. Аларга Элвин Грей (Радик Юльякшинның сәхнәдәге исеме – ред. иск.) кирәк. Мин шаккатам моңа. Бу замана агышы, мәгънәсезлек, әллә татардан качу микән, аңламыйм.
Минтимер ШӘЙМИЕВ, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе:
– Сентябрь аенда Болгар ислам академиясендә уку елын уңышлы башлап җибәрү өчен барысын да эшләү – киләсе елда төп бурыч.
Марина ПАТЯШИНА, Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы:
– Составында пальма мае булган сөт ризыкларыннан котылдык дияргә иртәрәк. Сыйфатсыз продукция, нигездә, федераль сәүдә челтәрләрендә табыла. Республика челтәрләрендә мондый очраклар сирәк.
Комментарии