Навальный Президент сайлауларында катнашачагын белдерде

Навальный Президент сайлауларында катнашачагын белдерде

Оппозиция җитәкчеләренең берсе Алексей Навальный 2018нче елда Русия Президенты сайлауларында катнашачагын белдерде.

«Гамәлдәге хакимиятнең хәрәмләшүләренә һәм пропаганда машинасына каршы тору авыр булачагын беләм. Хәтта намзәт кенә булу да җиңел булмаячагын аңлыйм», – ди ул.

Навальный үз программасында иң зур урынны коррупциягә каршы көрәшкә һәм дәүләт ширкәтләре эшчәнлеген үтә күренмәле итүгә бирәчәген белдерә.

Навальныйны президентлыкка намзәт итеп чыгару мөмкинлеге Русия Югары мәхкәмәсе «Кировлес эше»нә карата хөкем карарын кире каккач барлыкка килде. Навальный һәм Петр Офицеров эше яңадан каралырга тиеш.

Таҗетдин Крганов оештырган мөфтиятне тәнкыйтьли

Русиянең Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин күптән түгел Мәскәүдә «Русия мөселманнары диния мәҗлесе» («Духовное собрание мусульман») оештырылуны тәнкыйтьләп, Болгарның мөфтиләр үзара бәхәсләшә, киңәшә ала торган урын булуын әйтте. Бу хакта Таҗетдин 11нче декабрьдә Болгарда узган Мәүлид бәйрәме вакытында белдерде.

«Әйтәләр, имеш, бу (Крганов оештырган диния мәҗлесе – ред. иск.) аларның дискуссияләр мәйданчыгы булачак. Безнең дискуссия урыны менә монда, Болгарда. Шуның өчен дә өчәүләшеп җыелышабыз.

Сәлам дә бирешик, утырыйк та, чәй дә эчик, киңәшик тә, тәрбиялик тә. Чөнки һәрбер имам Пәйгамбәр галәйһиссәләм урынындагы кеше. Әгәр тиккә генә эшләргә килеп, хезмәт хакы алам һәм шуның белән гомер кичерәм дисә – андыйлар килмәсен, бүтән кешеләр дә бар. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнсеннәр, фирмалар ачсыннар, әнә анда эшләсеннәр», – диде Таҗетдин.

Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов һәм Үзәк диния идарәсе арасында каршылыклар 2013нче елның көзендә башланды. Ул елның 19нчы ноябрендә Болгарда Русия мөселманнары Үзәк диния идарәсенең киңәйтелгән пленумы утырышында Кргановны, ышаныч югалту сәбәпле, вазифасыннан алу турында сүз булды. Ул вакытта Крганов «Азатлык»ка «бу эшне – провокацияне булдырган, безнең Тәлгать хәзрәт белән араны бозарга теләгән, Үзәк диния нәзарәтен таркатырга тырышкан кешеләрнең планнары үтмәячәк», – дигән иде.

Быелның 30нчы ноябрендә Әлбир Крганов мөфтие булган «Русия мөселманнары диния мәҗлесе» төзелде. Илнең мөселман дини җитәкчеләре арасында бу оешманы «авыл мәхәлләләре дөньяга китерде», Русиядә «мөфтиятләрне таркату, яңа мөфтиятләр төзү дәвам итә», дип белдерүчеләр дә булды.

Райнур ШАКИР

Казан үзәгендә Русия Конституциясен кычкырып укыдылар

12нче декабрьдә Казанда Федор Шаляпин һәйкәле янында Михаил Ходорковскийның «Ачык Русия» хәрәкәте вәкиле Эльза Нисамбекова Русия Конституциясе көне уңаеннан урам чарасы уздырды.

Нисамбекова көндезге сәгать өчтән башлап Конституция маддәләрен кычкырып укыды. Ул күбрәк аның Русиядә үтәлмәгән өлешләрен сайлаган.

«Мин бүген ватандашларга Конституция көне барлыгын искә төшерер өчен урамга чыктым. Төп канунның, минем карашка, үтәлми торган маддәләрен укыдым. Әйтик, сайлау иреге, бернинди дә идеологик басым кертелергә тиеш түгеллеге, җыеннар иреге турында һәм башкалар», – дип белдерде «Азатлык»ка Эльза Нисамбекова.

Мондый чаралар Русиянең башка шәһәрләрендә дә узды. Казанда ул тыныч кына тәмамланды.

«Ак Барс» «Татфондбанк» белән кушылырга җыенмый

Сишәмбе иртән «Татфондбанк» (ТФБ) республиканың икенче дәүләт банкы – «Ак барс»ка кушылырга мөмкин, дигән хәбәр таралган иде. «Ак Барс»та андый кушылу мөмкинлеген кире кагалар.

«Ак Барс» банкының матбугат хезмәте аларга «Татфондбанк»ны кушу турындагы хәбәрне кире кага, дип яза «Татар-информ».

Сишәмбе иртән исә «Ведомости» газетасы «Татарстан Хөкүмәте ТФБны «Ак Барс»ка кушуны алга сөрә, әлеге чараны Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы да хуплый», дип язган иде. Басма үз чыганагының исемен атамый. Әлеге чыганак белдерүенчә, «Ак Барс» белән кушылу мантыйкка нигезләнә, чөнки Татарстанга үз мәнфәгатьләрен хезмәтләндерү өчен ике дәүләт банкы кирәкми. Бер банк капиталы белән идарә итү уңайлырак, бу федераль банклар белән көндәшлекне җиңеләйтер иде, ди басма әңгәмәдәше.

Матбугат чараларында ТФБ ярдәмгә мохтаҗ дигән сүзләр һәм социаль челтәрләрдә шаукым таралгач, халык банкта саклаган акчаларын күпләп ала башлады. Моңа җавап итеп банк чикләүләр кертте.

«Банкоматлардан тәүлегенә 15 мең сумнан артык акча алып булмаячак. Кертемнәрне вакытыннан алда алырга теләгән кешеләр беренче мөрәҗәгать иткәндә 50 мең сумын ала алалар. Әлеге суммадан артыгын алдан гариза язып кына алырга мөмкин: 150 мең сумга кадәр – бер көн алдан, 300 мең сумга кадәр – ике көн алдан, 1 млн сумга кадәр – биш көн алдан, 1 млн сумнан артык биш көннән күбрәк алдан язарга кирәк», – диелә банкның матбугат хезмәте хәбәрендә.

13нче ноябрь көнне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТФБның директорлар советын җыеп, банкны коткару юллары турында фикер алышырга тиеш иде.

«Татфондбанк»ның төп акцияләрен тотучы булып хәзер Татарстан Хөкүмәте тора, Халиков исә банкның директорлар советы рәисе.

«Коммерсантъ», үз белгечләренә таянып, бүгенге көндә банкның 120 млрд сум ярдәмгә мохтаҗ булуын язып чыкты. Чагыштыру өчен: киләсе елга Татарстан бюджетының чыгымнар өлеше 185,6 млрд сум итеп тәгаенләнгән.

Ул арада сишәмбе төштән соң «Татфондбанк» белән бәйле саналган «Интехбанк» та кертемнәрне бирүгә 50 мең сумлык чикләү кертте.

Мәскәү шамакайларын ашатуны туктатырга вакыт!

Композитор Игорь Крутойның Казанда үзенең «йолдызлар фабрикасы» ачачагы билгеле булды. Ул Крутой исемендәге Популяр музыка академиясенең Идел буе бүлеге булачак. 2017нче ел башында эшли башлаячак мәктәптә белем алганнарга, янәсе, телевидение бәйгеләренә турыдан-туры юл ачылачак.

Республикада ниндидер бер сәер вазгыять килеп туды. Татарстан акча эшли, ягъни, без сезнең белән эшлибез, нефть чыгарабыз, аны эшкәртәбез, төзибез, машиналар ясыйбыз, өстәвенә әле Мәскәүдән бурычка да алып торабыз. Дөрес, болар барысы да без Мәскәүгә күчергән акчалар. Ләкин формаль яктан караганда, бурыч бар. Аннары бу акчаларны шул ук мәскәүлеләргә күчерәбез, тегеләр исә Татарстанга килеп үзләренә бәйрәм ясый: Универсиада, су чемпионатлары уздыра. Чынлыкта без мәскәүле шамакайларны ашатабыз булып чыга. Ни өчен? Ярар, алар анда Мәскәүдә үзләре оештырган бәйгедә матур тавышлы тагын ике Казан кызын күреп алсыннар, ди. Аннан нәрсә?

Популярлыгын югалта барган Мәскәү йолдызы безгә килеп йөрсен һәм аның белән бергә фотога төшәр өчен күпме акчалар түгелә? Сорау туа. Кем соң монда йолдыз? Янында басып торуы белән кем горурланырга тиеш? Бәлки, ул акчаны үзебезнең кызларга бирергәдер? Алар инде акчаны ничек тотасын үзләре хәл итәр. Композиторлар, продюсерлар табарлар, әмма алар белән үзләре җитәкчелек итәр иделәр. Бәлки, бу бик уңышлы да түгелдер, ләкин алар үзебезнекеләр, килгән гастролерлар түгел. Һәм бу халыкка да файдалы булыр иде.

Безгә нәрсә кирәген һәм талантларны ничек үстерергә икәнлеген әллә каян килгән кешеләр хәл итә алмый. Бәлки, акчаны үзебезнең укытучыларга бирергәдер? Нәтиҗәсе бик үк уңышлы көтелмәсә дә, Мәскәүгә китәчәк ниндидер йолдызлар әзерләүгә караганда, бу барыбер яхшырак булачак.

Мәскәүлеләр рәхәт яшәсен өчен күпме акчабызны түгәбез. Киресенчә булырга тиеш бит. Республикада эшләп тапканыбызны бары тик үзебезгә генә тотарга тиешбез. Шул вакытта гына дөрес булачак. Булмасын бездә ниндидер Идел буе академиясе, әллә спортныкы, әллә йолдызлар фабрикасы.

Без инде нормаль машиналар да проектлый белмибез, бездәге очкыч һәм вертолетларның проектлары үзебездә ясалмый. Шул ук хәл автомобильләр белән дә. Бәлки, безгә акчаны үзебездә калдырып, машиналар, моторлар ясый башларгадыр? Безгә бер кагылышы да булмаган шамакайларны ашатуны туктатырга кирәк.

Ильяс ИЛӘЛЕТДИНОВ,
галим, Казан

«Кризис чорында халыкның кәефе сулга авыша»

10-11нче декабрьдә Казанда «Смена» заманча сәнгать үзәге оештырган Кышкы китап фестивале үтте.

Казан мэриясе ярдәме белән оештырылган әлеге фестивальдә быел 50дән артык нәшрият катнашты, чара кысаларында дистәдән артык лекция, тугыз остаханә, экскурсия һәм концерт оештырылды.

Чарада диктатор шәхесләр турында китапларның аеруча күп булуы игътибарны җәлеп итте. Сталин, Берия, Гитлерга багышланган басмалар, хәтта балалар өчен Карл Маркс турында сөйләүче рәсемле китап та бар иде. Моннан тыш киштәләрдән Дональд Трамп, Наполеон, Фидель Кастро фамилияләре дә күзгә ташланды.

Советлар Союзы турында басмалар күп иде. Аларда ил тарихында аерым чорлар яктыртылган: мисал өчен, СССР белән АКШ арасында барган «салкын сугыш», совет чоры сәнгате турында китап. 1929нчы, 1933нче елларда дөнья күргән китаплар яңадан бастырып чыгарылган. Совет чоры плакатлары да аерым басма булып чыккан. СССР белән АКШ арасында барган «салкын сугыш» турында китап ике сәгать эчендә сатылып беткән.

Бу нәрсәгә бәйле, дип без китап нәшер итүчеләрдән сорадык. Сатучыларның берсе моны илдәге вазгыять үзгәрүе белән аңлатты.

«Җил башка якка авышты, сулчы идеяләр өстенлек ала башлады. Кризис вакытында халыкның кәефе һәрвакыт сул якка таба китә. Бу Русиядә генә түгел. Белүемчә, Карл Марксның «Капитал»ы Германиядә да басылып чыкты һәм зур уңыш белән сатыла. Икенче сәбәп – хәзер Русиядә тарихи шәхесләр турында әйтеп бетергесез күп алдашулар, ялган мәгълүмат таратыла. Дәреслекләр дә алдаша. Шуңа да тарихка башка күз белән караучы әсәрләр барлыкка килә», – диде ул. Гитлер турындагы китапның бары тик биографик әсәр булуын, ә Наполенның тормыш юлы заманча менеджмент күзлегеннән чыгып язылуын да аңлатып китте чарада катнашкан китап сатучы.

Фестивальдә тагын бер күзгә ташланган әйбер – быел үзебездә эшли торган татар нәшриятларының татар телендәге китаплары бермә-бер күбрәк. Шиһәбетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында әле яңа гына чыккан һәм Башкортостан татарлары тарихына багышланган хезмәт, Каюм Насыйриның аш-су китабы, җиде томлы «Татар тарихы»н алып була. Дөрес, бәяләре шактый югары – «Татар тарихы»ның бер томы 1200 сум торса, «Башкортстан татарлары тарихы» 1000 сум тора. Язучы Гүзәл Яхинаның шау-шу куптарган «Зөләйха күзләрен ача» әсәренең татарчага тәрҗемәсе дә фестивальдә тәкъдим ителә.

Татар китапларының күплеге тагын бер уйга этәрә: нигә татар басмалары өчен аерым, Мәскәү яисә Франкфуртта уза торган зур фестивальләр мисалында, бер чара уздырылмый? Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Сәвия Әхмәтҗанова «оештыручылар юк» ди.

«Татар китапларын укый торган кешеләр күп. Бигрәк тә татар телле яшьләр күп хәзер. Мин үзем кибеттә эшләгән вакытта татарча сөйләшәм, минем белән бөтен яшьләр татарча сөйләшә. Фестивальне оештыручы булса, уздырып булыр иде. Басмалар да бар, укучы да бар. Оештыручы гына юк», – ди ул.

Татарларның үз китап фестивален уздыру өчен каяндыр оештыручылар, бюджет эзләп йөрергә тиешлеге сәер тоела, чөнки «Смена» уздырган чарага дәүләттән дә акча бүлеп бирелгән. Татар китабын таратуга да Татарстан Хөкүмәте ярдәм итәргә тиеш.

Ярминкәдән кала башка чаралар да узды. Тәрҗемәче һәм театр хезмәткәре Илнур Низамиев «Татар мәгърифәтчелеге тарихы» дип аталган ике сәгатьлек экскурсия үткәрде. Камал театры янында урнашкан урамнардан узып, ул бу җирләргә бәйле галимнәр, эшлеклеләр, иҗат әһелләре турында сөйләде.

Шулай ук чарада «Юлбасма» нәшрияты чыгарган «Кырлай әкиятләре» җыентыгы тәкъдим ителде. Бу китап татар һәм рус телләрендә, кече яшьтәге балалар өчен эшләнгән. Рус тексты Равил Бохараев тәрҗемәсендә бирелгән.

Динә НАГАЕВА

Комментарии