Милләт турында уйланулар дәвам итә

Милләт турында уйланулар дәвам итә

«Безнең гәҗит»тә (9 ноябрь, 2016 ел) «Аzatliq radiosi»ннан күчереп басылган «1917нче елгы Октябрь фетнәсенең татар тарихында урыны» дигән мәкалә буенча

Татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында күп язылган һәм тагын да күбрәк язылыр кебек. Чөнки бу мөнәсәбәтләр әле бүген дә көн үзәгендә. Үз вакытында, ике «бабай» да дустанә эш итә алмадылар. Башлык «баш»ыннан инде таш та калмады, малай кайдадыр качып йөри, ә ике халык арасындагы низаг һаман дәвам итә. «Башнефть»не Татарстан ала, дигәч, ике Рөстәм дә чүттән генә эләгешми калдылар. Ярый әле «Роснефть» алды, тагын зурга китә иде. Уртак малны эт ашамас, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.

Күпләрнең Башкортстанга нигез салучыларның берсе булган Әхмәтзәки Вәлиди төзегән «Олы Башкортстан» картасын күргәннәре юктыр. Анда Олы Башкортстанга Уфа губерниясе составында Минзәлә өязе дә кертелгән. Ә ул өязгә бүгенге Түбән Кама, Тукай, Минзәлә, Зәй, Мөслим һ.б. район җирләре кергән. Уфада әле дә, чик дөрес билгеләнмәде, диюче кайнар башлар бар. Казанда да бу фикер юк түгел. Әле ярый «олы брат» бар. Юкка гына интернетта «Неизбежна ли татаро-башкирская война?» кебек мәкаләләр хасил булмый.

Бүгенге көндә ике хуҗа үзара мөнәсәбәтләрне җайга салырга тырышалар, дисәм, ялгыш булмас. Бүлешер әйберләр дә калмады кебек. Юк, бар икән. Инде зыялылар алга чыкты. Ду китереп, тарих, мәдәният, әдәбият бүлешәләр.

Башкортларның этногенезы турында 3 гипотеза бар. Татарларның килеп чыгуы турында да бәхәсләр җитәрлек. Бу ике халыкның этногенезы беркайда да кисешми диярлек. Ә шулай да бүгенге көндә татарларга иң якын милләт, һичшиксез, башкортлар. Бу ике милләт бер үк территориядә (Идел-Урал), аралашып диярлек, яшиләр. Алар бер-берсен тылмачсыз аңлый. Күп өлкәләрдә, чит илләрдә милли мәдәни үзәкләр уртак, «татар-башкорт үзәкләре». Кайда татар бетеп, башкорт башланганын белмәссең. Бер гаиләдән абыйсы татар, энесе башкорт булган очраклар да аз түгел. Бусы да пүчтәк. Татар авылы Келәштә туган атаклы башкорт шагыйре, Социалистик Хезмәт Батыры Мостай Кәрим 1944нче елда орденга тәкъдим итү кәгазенә «башкорт» дип, ә 1946нчы елда Башкортстан язучылары исемлегендә «татар» дип язылган.

Мәдәнияттә дә (Фәридә Кудашева, Айдар Галимов), әдәбиятта да (Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш) уртаклыклар күп. Алар санап бетергесез. Кызганыч, шушы уртаклыклар күп очракта низагларның төп сәбәбе булып тора да инде. Мәсәлән, татар әдәбиятына нигез салучы Кол Гали (Казанда аңа һәйкәл куелган) кайбер чыганаклар буенча башкорт кабиләсе Айлыдан чыккан исәпләнә. Идегәйне дә башкортлар үзләренеке саныйлар. Акмулланы бөтенләй өч халык (татарлар, башкортлар, казахлар) бүлешә. Инде Тукайның да башкорт тамырларын таптылар бугай. Монда куркыныч әйбер дә юк кебек. Үз вакытында мондый бәхәсләрне оппонентлар бер өстәл артына кара-каршы утырып, чәен-мәен куеп, үзләренең дәлилләрен китереп хәл итәләр, уртак фикергә киләләр иде. Кыенрак очракларда «Мәскәү» дигән казый да бар иде. Хәзер бар да үзенә үзе хуҗа. Татарлар Казанда күкрәк суга, башкортлар Уфада нисбәтлиләр. Ә Мәскәү «казый»лары, тәңкә күрсәткәч, Казан Мәскәүдән олырак, дияргә дә күп алмыйлар, дияр идем, күпме алганнарын белмим.

Темадан читкәрәк киттем бугай. Ләкин боларны әйтмичә генә ни өчен Татар-башкорт Совет Социалистик Республикасы оешмаганны аңлау кыенрак, ә моны Сталинга ягып калдыру җиңел. Инде тарихка кайтыйк.

1918нче елның 22нче мартында Милләтләр буенча халык комиссариаты Татар-Башкорт Совет Республикасы оештыру турында карар кабул итә. Бу декретка Сталин һәм Мулланур Вахитов кул куялар. Милли республика оештыру буенча бу үзәк хакимиятнең беренче карары була. Бу декрет интернетта бар, ягъни факт. Әйтергә кирәк, бу вакытта юридик яктан хәтта РСФСР үзе дә булмый әле. Чөнки 1917нче елның 25нче октябрендә Советларның 11 Бөтенроссия съезды «Россия Совет Республикасы»н игълан итә. Бары 1918нче елның 19нчы июлендә генә «РСФСР Конституциясе» көченә керә һәм ил рәсми рәвештә «Россия Социалистик Федератив Совет Республикасы» дип атала башлый. Менә шушыннан соң совет хөкүмәтенең, аерым алганда Сталинның, татарларга карашы начар булган, дип әйтеп буламы? Була! Теләк кенә булсын. Мин үз гомеремдә бернинди нигезсез фикерләрне күп ишеттем, укыдым.

Билгеле, карарны кабул итүдә Мулланур Вахитов, Мирсәет Солтангалиевларның тырышлыклары зур роль уйный. Алар бу документны хәзерлиләр дә. Шушы декретның икенче пунктында болай дип язылган: «Чикләрне билгеләгәндә, башкорт һәм татар революцион оешмалары аныклаган проект нигез итеп алына (бар Уфа өязе, Оренбург өязенең башкорт өлеше, чуаш – чирмеш өлешеннән тыш Казан өязе һәм янәшә Пермь, Нократ, Сембер, Самара өязләренең мөселман өлешләре). Чикләрне ахыргача билгеләү бу Республика Советларының Оештыру съездына бирелә». Кайда соң монда «тарихтан килгән үз җирләреннән мәхрүм итү»? Кайда монда «төрки халыкларны аеру»? Башкорт белән татар бергә, республика чикләрен үзләре билгелиләр. Тагын ни кирәк?! «Бөек туран»мы? Яки Алтын Урдамы? Моны кем генә рөхсәт иткән булыр иде икән, башына тай типмәсә.

Кем гаепле соң бу проектның эшкә ашмавына? Мин инде үз фикеремне әйттем һәм «нәрсә белә соң ул ветеринар», дигән сүзләрне ишетеп торам. Шуның өчен фикеремне тарих фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Марат Колшәриповның «Башкортстан тарихы» дигән китабыннан өзек белән дәлиллисем килә.

«Татар-Башкорт Республикасы гамәлгә куелмый кала. Бу, барыннан да бигрәк, күпчелек башкорт халкының тискәре карашы белән аңлатыла. Башкорт хакимияте турында әйтеп тә торасы юк. Өстәвенә, 1918нче елның җәендә акчехлар восстаниесе кабынып китә. Һәм фаразланган Татар-Башкорт Республикасының бар территориясен гражданнар сугышы ялкыны камап ала. Шунлыктан 1918нче елның маенда Татар-Башкорт Республикасын оештыру корылтаен чакыру буенча М.Вахитов рәислегендә төзелгән комиссия үз эшен туктатып торырга мәҗбүр була. Ләкин Татар-Башкорт Республикасы турындагы нигезләмә юкка чыгарылмый. 1919нчы елның мартында аерым Башкорт автоном республикасы оештырылгач та, аны яклаучылар була, болар башлыча татар әһелләре була.

Шуңа 1919нчы елда Башревкомы һәм партия оешмасы берничә тапкыр Совет властеның үзәк органнарына, Ленинга Татар-Башкорт Республикасы турындагы нигезләмәне юкка чыгаруны, аның өчен дәвам итүче агитацияне туктатуны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу мәсьәлә Көнчыгыш халыклары коммунистлар оешмаларының II Бөтенрусия корылтаенда да карала. Ул корылтай 22нче ноябрьдән 3нче декабрьгә кадәр Мәскәүдә үтә. Аннан соң 13нче декабрьдә Урта Идел һәм Урал алды халыкларының үз билгеләнү мәсьәләсе В.И. Ленин үткәргән киңәшмәдә дә тикшерелә. Шул ук көнне 1919нчы елның 13нче декабрендә РКП (б) Үзәк Комитеты Политбюросы мөселманнар мәсьәләләрен тикшереп, Татар-Башкорт Совет Республикасы декретын гамәлдән чыгара» Бу карарда болай диелгән: «Ввиду того, что значительная часть Всероссийского съезда коммунистических организаций народов Востока, и в частности, все представители коммунистов Башкирии против создания Татаро-Башкирской республики, таковой не создавать и декрет Наркомнаца от 22 марта1918 года о Татаро-Башкирской Советской республики отменить».

Йә, кайда инде монда Сталин? Мин түгел, профессионал башкорт тарихчысы Татар-Башкорт Совет Республикасына кем каршы булганын хәйран тәфсилләп язган. Әле хәзер дә кемдер әйтәчәк, башкортлар артында Сталин торган, дип. Ләкин 8 полклары Колчак гаскәрләре составында «кызыллар»га каршы сугышкан башкортларга 1919нчы елда Сталинның йогынтысы булуга мин шикләнәм. Шуңа күрә башкортлар теләген Сталинга сылтау ул ак эт бәласен кара эткә ягу белән бер. «Татарларны, башкортларны… бүлгәләп, бергәләшеп яшәмәсеннәр дип, барысын да эшли» дигән сүзләр бу очракта чынбарлыктан ерак тора.

Татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында сөйләп тә торасы юк. Монда татар белән татар тыныша алмый. Вахит Имамовның алда әйтеләсе мәкаләсе моны бик яхшы күрсәтә. Казанны Явыз Иванның алуы моның нәтиҗәсе генә.

«Аерылганны аю ашар»,

Шундый мәкаль татарда.

Аю кирәкми татарга,

Берсен берсе ашарга.

Ә без һаман Явыз Иванны сүгәбез. Бу проблемадан качарга маташу дип атала.

һаман каргыйбыз дошманны,

Китте кебек күпкә дә.

Дошманыңа үпкәләмә,

Син үзеңә үпкәлә.

Инде дә килеп мәкаләдә: «…күп кенә татар-башкортта: «Большевик фетнәсе шушы аз санлы халыкларны дәүләтле итте, автономия бирде», – дигән караш та яшәп килә», – диелгән. Килешми болай «күп кенә татар-башкорт»ны үзеңнән түбәнрәк санау. Мин инде үземнең «дәүләт» турындагы фикерне әйттем – «суверенные» бар, мөстәкыйле юк. Ләкин «автономия»… Бу «караш» түгел, бу факт. Автономияле Совет Социалистик Башкорт Республикасы 1919нчы елның 20нче мартындагы РСФСР һәм Башкорт хөкүмәтләре арасындагы килешү нигезендә төзелә һәм бүгенге Русия территориясендә беренче милли автономия булып тора. Күрәсез, бу очракта башкортлар тәки татарларны уздыралар. Моның сәбәбе – бу килешү аркасында 8 башкорт полкының 7се «кызыллар» ягына чыга. Башкортстан бүген дә урынында. Әйтергә кирәк, хәзерге көндә Татарстан оешуга 100 еллык датаны зурлап уздыру буенча хөкүмәт комиссиясе төзелде. Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы ВЦИКның 1920нче елның 27нче май декреты нигезендә оеша.

Мәкаләдә Индус Таһиров авызыннан «Гомумән алганда, татарларны яратмый ул», дигән сүзләр салынган. Мин моңа бераз шикләнәм дә. Чөнки ул галим кеше һәм «ярату-яратмау» төшенчәсенең субъектив әйбер икәнен яхшы белә. Моны дәлилләү гаять кыен. Хәтта ир белән хатын, егет белән кыз арасында да бу фактор зур сораулар тудыра. Кеше бары үзе генә: «Яратам!», – дип анык әйтә ала, ә башка очракта кистереп әйтү кыен. Бу дуслыкка да карый. Мин еш кына: «Мин ректор вакытта ярты Татарстан – туган, калганнары – дуслар иде, шөкер, хәзер азайдылар», – дим. Чөнки «дус» дип йөргәннәрнең күбесе юкка чыкты, ә кайберләре сатылды. Ә мин җиңгәч,

Сатлыкҗаннар кире кайтып,

Тезләнделәр алдыма.

Әллә чынлап үкенәме,

Әллә янә алдыймы?

Бу сорауга укучылар үзләре җавап бирерләр.

Ә сәясәттә «ярату» дигән төшенчә юк. У.Черчилль әйтмешли: «Бөек Британиянең мәңгелек дуслары да, мәңгелек дошманнары да юк, бары мәңгелек мәнфәгатьләре генә бар». «Ярату-яратмау»ны нисбәтләү дә кыен. Ярый ла ул без яшь чакта яраткан кызга гына алтын йөзек алып бирә идек. Ә хәзерге байлар бер төнгә кереп чыккан өчен дә виллалар, машиналар белән түли, диләр (бүләк итә, дияргә тел әйләнми). Ләкин бу яратудан хәйран ерак тора. Шулай да әйтергә кирәк, Татарстан башка милләтләр арасында, Башкортстанны исәпләмәгәндә, иң беренче булып автономия ала. Дагестан АССР – 1921, Чуваш АССР – 1925, Удмурт АССР – 1934, Мордва АССР – 1934, Калмык АССР – 1935 елда, Мари АССР – 1936 елда оештырыла. Хәтта казахлар (1920), таҗиклар (1925), кыргызлар да (1926) республика күләмендәге автономияне татарлардан соңрак алалар. Болары фактлар. Шуннан соң да, Сталин татарларга начар мөнәсәбәттә булган, дип әйтеп буламы? Була. Теләсәң! Хуп! Шулай да булсын, ди. Ләкин 90нчы елларда инде «диктатор» Сталин юк иде. Ил башында: «Суверенитетны йота алган кадәр алыгыз!» – дигән «демократ» Ельцин торды. (Ул: «…сколько сможете проглотить», – диде. «Проглотить» дигәндә, гадәттә, «если не подавитесь» күздә тотыла.) Ельцин татарларны яратмый, дигән сүз булмады, киресенчә, ул безнең беренче Президентның дусты булган, диләр. Нигә соң алайса, составында Индус абый булган Татарстан делегациясе шул «дустанә» хөкүмәт белән, конфедератив димим, юк дигәндә, чын федератив дәүләт оештыра алмады? Нигә «кысылган, кимсетелгән рәвештә түгел, ә тулы хокуклы республика» булдыруга ирешмәде? Нигә «кыйпылчык» Татарстанның чикләрен киңәйтмәде? Ялгышмасам, бу турыда авыз да ачмадылар. Бу теләкләр эшкә ашса, бар да этешә-төртешә «Мин!» – диярләр иде. Ашмады. Ашмаган өчен гаеплене табарга кирәк. Инде бу юлы кем гаепле? Билгеле, 60 ел элек үлгән Сталин. Әнә бит нәрсә диелгән: «Ленин әйткәннәрне 1922нче елда ук эшләгән булсалар, аның тәкъдиме яңа икътисади сәясәт белән бергә тормышка ашса, Русия бүген бөтенләй башка шартларда булыр иде». Индус абый, гафу үтенәм, ләкин бу галим сүзе түгел (История не терпит сослагательного наклонения). Бу «минем тавык йомырка салса…» сериясеннән.

(Дәвамы бар.)

Рифат ҖАМАЛ-КОРБАНОВ

шагыйрь, профессор

Комментарии