Кыш нинди булыр?

Кыш нинди булыр?

Соңгы елларда кыш – кышка, җәй җәйгә охшамаган, дип әйтергә яратабыз. Быелгы кыш беренче салкыннарын күрсәтергә өлгерде инде. Ләкин 20–25 градус салкынлык безнең балачак белән чагыштырганда салкын түгел иде бит инде. Хәтеремдә: радио тыңлыйбыз да, фәлән градус булганда мәктәптә укулар булмый, дигән сүзләрне ишетүгә, ура кычкырып урамга чабабыз. Ә тышта 30 градус салкын… Мәктәпкә ярамый, уйнарга ярый. Бүген исә, 15–20 градуска да түзә алмыйбыз.

gismeteo.ru сәхифәсенә ышансаң, атмосферадагы процессларга караганда, кышның беренче яртысында салкын, бик салкын һава торышы формалашуы ихтимал икән. Арктикадан, Себердән салкын атмосфера безнең киңлекләргә дә үтеп керергә мөмкин. Дөрес, әлеге фаразларның дөрес булып чыкмавы да бар. Ләкин салкын көннәр булачагы инде мәгълүм. Шулай да Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә бик түбән температуралар вәгъдә ителми.

Кышның икенче яртысы йомшаграк булыр дип фаразлана.

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии