Гаҗәпләнерлек шул

Гаҗәпләнерлек шул

Күптән түгел «Безнең гәҗит» (23нче ноябрь, 2016) «Почта России» дәүләт унитар предприятиесе башлыгының хезмәт хакын бәян итте (мәгълүмат «Ведомости»дан алынган). Ул аена 10 миллион сум тәшкил итә, ә урынбасарлары бераз кимрәк ала. Бу югарыдагы түрәләрнең хезмәт хакларын Татарстаннан Мәскәүгә элемтә министры булып киткән Николай Никифоров билгели икән.

Ул яшьлеге белән (30 яшьләр тирәсендә) Русиянең иң алдынгы төбәге булган Татарстаныбызда авыл җирлекләрендә почта хезмәткәрләренең иң түбән хезмәт хакы алуын бәлки белмидер дә. Мәсәлән, авыллардагы почтальоннар аена берничә мең хезмәт хакы өчен, һәр көн диярлек, кармы-буранмы, пычракмы-салкынмы, хат, гәҗит-журнал, квитанцияләр һәм башка төрле документларны вакытында таратырга тырышалар.

Почта хезмәтендә эшләүчеләрнең шактый өлеше пенсия яшендәгеләр бит. Алар рәхәт тормыштан түгел, пенсия акчасы яшәргә җитмәгәнгә эшләп йөрергә мәҗбүр. Авыллардагы почта җитәкчеләренең дә хәлләре мактанырлык түгел. Алар зур авылларда гына бар. Эш атнасы 4 кенә көн (атна буе эшләсәләр, күбрәк түләргә кирәк бит). Алар үзләренең төп эшләреннән кала күп төрле товар сатарга да мәҗбүр ителәләр. Бирелгән планны үтәргә кирәк. Хәзерге заманда, югыйсә, авылларда кибетләр болай да җитәрлек. Мәсәлән, халкы 1 меңнән артыграк булган Менделеев районы Ижау авылында алар җиде.

Почта хезмәткәрләренә үги балага караган кебек мөнәсәбәт булганда ул авыл җирлегендә яшәүчеләрнең гәҗит-журналларга язылу теләген дә киметә, почта хезмәткәрләренә дә кытлык тудыра. Шуңа күрә югарыдагы түрәләр халыкка рухи азыкны киметү өстендә түгел, ә арттыру өстендә эшләргә тиешләр. Бүгенге заманда бигрәк тә авыл җирләрендә бу бик мөһим.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделлев районы, Ижау авылы

Гаҗәпләнерлек шул, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии