- 13.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Архив
Сәламәтлеккә туймаганнар, дефект белән туучылар без бәләкәй чакта ук бар иде. Хәзер балаларның 10%ы гына сәламәт.
Авылыбызда Гаптелнур исемле бик оста гармунчы бар, тумыштан сукыр булып, якты кояшны күрмәсә дә, тормышта үз урынын тапты. Кечкенә чагында ук кулына гармун тоткан, шәп итеп уйнарга өйрәнгән. Клубта кичәләр, авылда мәҗлесләр аннан башка узмый, моңына сокланмаган кеше юк. Гармунын кыстыра да, җитәкләп алып китәләр. Медицина ул вакытта көчсез иде. Шуңамы, Гаптелнурның 40 яшьләрдә күзе шешеп, агып, дөнья куйды.
Чукрак-телсезләр дә тудылар. Вакыйф абый сөйләшә алмый интегә, әйткән сүзе дә «Бете-бете» генә килеп чыга. Казанда телсезләр мәктәбендә укыттылар, сүзләрен дәфтәр битенә язып сөйләшә торган булды, бөтенесен аңлый, әйбәт аралаша идек. Кешелекле, хезмәт сөючән, зирәк кеше булып чыкты, тормышта үз урынын тапты.
Лейкоз – кан рагы куелган диагнозлы балалар да бар, күбесе кыска гомерле була. Аларны Казан дәваханәләрендә яткырып, химиятерапия белән дәвалыйлар. Рак күзәнәкләре үтерелә, бала үзе дә хәл эчендә генә кала. Чәчләре коела, тәне үлек төсенә керә, хәтере-игътибары начарлана, баш мие зарарлана, һушын югалтып егыла торган булып китә. Шулай газаплыйлар, ләкин әлегә башка юл юк. Ә авырулар сәбәбе – начар экология, стресслар.
Бер балада үпкә чире – пневмония, туберкулез иде. Аның әнисе химиядә эшләгән, үзенең дә, туачак баласының да зарарланганын сизмичә калган. Каты чирләп, ябыгып-хәлсезләнеп 15 яшькә кадәр генә яши алды. Дарулар да бик кыйммәт иде шул.
Умырткасы зарарланган, коляскада утырып, йә ятып кына торганнар да бар. Шат күңелле булу аларга да тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә. Андый балалар белемне өйдә генә алалар, укытучылары килеп укыта, классташлары белән дә аралашалар. Алардан да кешеләргә кирәкле, ярдәмчел, акыллы, кешелекле җаннар үсеп чыга. Үзләре авырулар, газаплар кичергәннәр тормышның, сәламәтлекнең кадерен беләләр, аз гына уңышларына да шатланалар. Әнә берсе компьютер буенча зур белгеч, икенчесе юрист булды, өченчесе –шагыйрь, аның йөрәге тулы моң-сагыш иде. Тик шунысы да бар – авыруларга гел дәваланып яшәргә туры килә, сәламәт кешенең төшенә дә керми торган зур суммада акча тотыла.
Күзләре күрми торган берәүне операция ясап, яктылыкны аз гына шәйли торган итәләр. Төшенкелеккә бирелми, хәтере әйбәт була, иптәше сөйләгән, укыган һәр нәрсәне исендә калдыра бара. Инде өйләнгән, 3 бала үстерә, медицина университетын тәмамлый. Үз-үзен дә, башкаларны да дәвалый. Эрудицияле, күп белә, ярдәмчел. Яныңда күзе күрми торган кеше, дип уйламассың да. Күңел күзе шәп күрә шул аның.
Аң үсеше ягыннан артка калган балалар да бар. Беркатлы булсалар да, кешелекле, хезмәт сөючәннәр.
Йөрәк өянәге белән туган кыз бала хәтердә. Мәктәпнең зур интернаты бар иде, шунда торып, тырышып укыды, урта белем алды. Ярты ел саен өянәге була иде. Авыз-борын күбекләнә, кан коса башлый – кан басымы күтәрелә икән. Чиләккә 1-2 л чамасы кан коса иде. Ашыгыч ярдәм чакырыла, больницада ятып чыга. Шулай авырулардан газап чигеп тә, укып бетерде, бәхетен тапты, кияүгә чыкты, балалар үстерде. Тик гомере генә кыска булды.
Берәүнең бөерләре тумыштан начар иде, эшләми дә башладылар. Зур табиблар дәвалап булмаячагын, операция ясатып алмаштырырга кирәклеген әйтте, ә моңа күп акча кирәк. Инде атна саен 60 чакрым ераклыктагы дәваханәгә йөртәләр, анда бөтен канын ясалма бөер аша чыгарып чистарталар. Атна эчендә бөере чистарта алмаган агулы матдәләр канга җыела, хәле авырая. Берничә сәгать шланглар астында ятып, 6 л канын тамчылап чистарткач кына хәле уңайланып китә.
СПИД, йөрәк-кан тамырлары авырулары арта бара. Барысына да кеше үзе гаепле. Экологияне бозабыз, кеше сәламәтлеге белән түлибез. Бигрәк тә 1970-1990 елларда экология начар иде. Үлемнәр, авырулар күбәйгәч кенә чистарту корылмалары ясый башладылар. Дөньяда ел саен 100 млрд. тонна каты калдык түгелде, һавага заводлар, транспорт 100 млн.т. агулы төтен күтәрелде, ул кислоталы-селтеле яңгыр булып өстебезгә яуды. 100 млн. тонна агу суга акты, тереклекне харап итте, агулы су эчә башладык. Аракы-тәмәке дә кешелек геннарын күп зарарлады. Геннарыбыз мутацияләнде. Электромагнитик нурланыш, радиация нормадан күп тапкыр артып киткән урыннар бар. Ә норма – 10 микрорентген-сәгатькә, ул безгә кояштан килә. Бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимешне агу сибеп үстереп ашыйбыз. Сатарга дигәненә бигрәк тә мул сибелә.
Трансген азыклар ашыйбыз. Тиз үсә, мул уңыш бирә торганнарын китереп чыгардылар. Алар агулы кушылмалар белән эшкәртелеп, озак саклана торган ителә, бозылганына да тәм кертелә. Бөтенесе кеше геннарын үзгәртә. Берәүләрне авыру, ахмакка әйләндерә, икенчеләргә табыш китерә. Сәламәтлеккә дә, нәселгә дә зыян килә. СССР таркалу да начар социаль күренеш булды, аңа да югарыдагыларның мие сыеклану китергәндер.
Бәлки, Җир шары да тереклекнең бер төредер? Чирле кеше авыру китереп чыгарган микробларны үтерү өчен дарулар кулланган кебек, үзен тишкәләгән, агулап чиргә сабыштырган кешеләрдән котылырга азапланадыр?
Климат та үзгәрә бара, парник эффектыннан соңгы 100 елда атмосфера температурасы 1 градуска күтәрелгән, бу 100 елда дүрткә күтәреләчәк. Элек Сахара чүле урынында да урманнар шаулап утырган, елгалар аккан. 65 млн. элек динозаврлар кырылып беткәннәр. Хәзер дә Җирдәге тереклеккә куркыныч яный. Тупланган 50 мең атом бомбасы шартласа да, Җирдәге һәр кешене 100 тапкыр үтерергә җитәчәк. Кешелекнең аңы үз-үзен юк итмәс өчен җитәрлек дип уйлыйк.
Р.ӘГЛӘМҖАНОВ.

Комментарии