- 13.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Архив
Кыска көннәре, озын төннәре, кар-бураннары белән кыш килде. Яратабыз без үзе кышны. Аклыгын, дөньяны сихри бер тынычлыкка төрүен, өй мохитенең, өй җылысының кадере артуын, Яңа ел кебек безне телевизор каршына кадаклап тота торган әкияти-чын бәйрәмнәрен – барысын да яратабыз. Менә шул грипплары да булмаса…
Узган кыш, һич уйламаганда, бер көтмәгәндә, чирләп киттем мин. Җир җимертеп эшләп йөргән чакта. Хөкүмәт эше дә муеннан ашкан, өстәвенә гаилә мәшәкатьләре дә килеп чыккан вакыт. Берсен тиз-тиз башкарып (син уйлаганча тиз була димени әле ул?), икенчесен башларга, кыскасы, бер туктамый йөгерергә кирәк. Һәм менә шулай кызып кына киткән чакта, кирәк бит – ничектер суык тигән сыман сизелде. Сизмәмешкә салышып, тагын бер-ике көн йөрдем. Чөнки, чынлап та, авырырга бер минут та вакыт юк. Үзеңнең әз-мәз ютәлләп торуыңны проблема дип саныйсыңмы? Гомер булмаганны, больничныйлар алып йөрисеңме? Менә бала гына чирләп китә күрмәсен! Кыскасы, шундый оптимистик уйлар белән йөргән булам, ә тәндә – хәлсезлек. Бер – янам, бер туңам! Шулай беркөн иртән торып утырдым да, уйга калдым – ничек эшкә барып җитәргә? Ә барырга кирәк! Чөнки больничный алу бездә (мин бездә генә дип әйтмим) ничектер гаеп ителә кебек. Кыскасы, мең газап белән эшкә килеп утырдым. Җитәкчеләр нәрсә уйлагандыр, анысы безгә караңгы, ә менә калганнар куркып калдылар шикелле (инфекция ияртеп килгән кешегә сөенерләр дип уйламагыз), шунда ук кайтып ятарга үгетли башладылар. Кайтып ятар идем дә, минсез нишләрләр, дим, аннары, гөнаһ шомлыгына каршы, тагын бер мәшәкатем бар икән бит әле минем. Шәһәрнең икенче читенә – БТИга барып, белешмә кәгазе алып кайтасы. Мине нәкъ менә бүгенгә чакырдылар.
БТИ – халык иң күп йөри торган урыннарның берсе. Бу сиңа табиб ишек төбе түгел, «температурам 39» дип чиратсыз кереп китә алмыйсың. Хәер, анда да кертерләр бар. Кайтышлый үзебезнең поликлиникага тукталдым, участок табибы, үч иткәндәй, туры килмәде, терапия мөдиренә җибәрделәр, шәфкать туташы исә, мине читкәрәк этеп, электрон чират буенча язылган пациентны алып кереп китте. Сез нәрсә? Температурага караганда, электрон чират «важныйрак» инде. Ходай рәхмәте, берзаман тәки табибка кереп җиттем, ул ашыгыч төстә флюрография узарга җибәрде, «снимок» исә пневмония күрсәтте. Башка күсәк белән суктылармыни? Тукта, нәрсә әле ул пневмония? Аннан үлүчеләр дә була түгелме соң? Миндә чынлап та шул чирме? Ай, Ходаем!
Төнне мөселман календаре укып уздырдым. Әле дә ярый өйдә ул булды. Үлмәм микән дигән уй кергәч, кызык китап укып утырып булыр идеме? Иртәнге якта больница кирәк-яраклары җыйнап, ашыгыч ярдәм чакырдым. Килделәр һәм берсүзсез алып та киттеләр үземне.
«Инфекционный»да үткәргән 9-10 көнем, күрше караваттагы әбинең йокымсыраган җиреннән үлеп китүен (ә бит шулкадәр тере әби иде, «почти» якташлар булып чыгып, терелгәч, безнең белән авылга да кайтырга җыенган иде) исәпкә алмаганда, тыныч узды. Соңгы көннәрдә, инде чыгу уе белән йөргәндә, табиб кына кәефне бозды: «снимок»ларга караганда, миндә туберкулез булырга мөмкин икән. Миңа менә шул туберкулез гына җитми иде! Башкалар больницадан чыккач, әле өйдә берәр атна рәхәтләнеп ял иткәннәрдер – ә мин шәһәр читендәге туберкулез диспансерына йөрдем. Анда тагын шул озын тарих бит: бер барып анализ тапшырасы, икенче барып нәтиҗәсен белешәсе, өченче барып томография үтәсе һәм азактан тагын табибка күренәсе. Хәер, нигә зарланып, канәгатьсезлек белдереп утырган булам соң әле мин, юньсез? Иң мөһиме – Аллага шөкер, миндә туберкулез табылмады! Ә пневмония әле озакка барды – тагын атна-ун көн поликлиникага уколга йөрдем.
Кыскасы, терелде апагыз. Эшкә барсам – гәҗит (мин редакциядә эшлим) минсез дә чыккан. Гаилә мәшәкатьләренең кайсы хәл ителгән, кайсы мине көткән. Мин бик кечкенәгә санап, бертуктамый иркәләгән 9 яшьлек улым мәктәпкә үзе җыенып китәргә, дәресләрен үзе генә хәзерләргә, өс-башын җыйнарга өйрәнеп беткән. Тормыш минсез дә бара икән. Әмма күңелсезрәктер инде, барыбер дә күңелсезрәктер. Һәрхәлдә, шуңа ышанасы килде минем.
Инде менә тагын кыш җитте. Авыруларга бирешмәс өчен, мин ниләр эшләргә кирәген тәгаен беләм кебек быел. Борыннар йомшарып, тамак төпләре кыҗрый башлауга, тизрәк инфекциягә каршы дару кабармын, дип торам. Аяк җылытулар, үләнле чәйләр шулай ук кирәк. Туңмаслык итеп киенү дә – беренче шарт. Поликлиника стенасындагы бер стендтан укып тордым – суык тию дигән диагноз, гомумән, юк икән ул. Хикмәт шунда гына – организм туңса, инфекциягә бирешүчән була. Югары температура белән аяк өсте йөрмәү – монысы да, кем әйтмешли, алтын кагыйдә! Чынлап торып уйлаганда, температура организмны саклау өчен махсус шулай күтәрелә торгандыр инде ул, аңлаган кешегә. Эш, дип аптырамаска икәнен әйттем инде. Иң мөһиме – авырырга вакыт юк, дип, юк сүз сөйләп йөрмәскә. Юкса, табыла икән ул вакыт дигәнең. Аны Ходай үзе табып бирә.
Ризидә ГАСЫЙМОВА.

Комментарии