Ярдәмгә мохтаҗ Рәшит Әхмәтов «Звезда Поволжья» газетасын чыгаруын дәвам итә

Ярдәмгә мохтаҗ Рәшит Әхмәтов «Звезда Поволжья» газетасын чыгаруын дәвам итә

Татарстанда чыгып килгән бәйсез «Звезда Поволжья» газетасы хуҗасы һәм баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов, гангрена көчәю сәбәпле, аяк табанын кистерергә мәҗбүр булган.

Рәшит Әхмәтов хәзер култык таягы белән йөрсә дә, «Звезда Поволжья» газетасын чыгаруын дәвам итә. Аның сүзләренчә, операцияне 10нчы октябрьдә ясаганнар. Баш мөхәрриргә газетаның бер санын хастаханәдә ятканда чыгарырга туры килгән.

«Звезда Поволжья» татар халкы һәм Татарстан мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә кыю мәкаләләр бастыруын дәвам иттерә.

Хастаханәдән аны 25нче октябрьдә чыгарганнар. «Аягым авырлык белән төзәлә. Чөнки шикәр чире белән интегәм. Йөрәгем дә сәламәт түгел. Дөнья хәлен белеп булмый, бер хәл була калса, мине демократ дип санагыз», – диде ул «Азатлык»ка.

Үзе турыдан-туры ярдәм сорарга теләмәсә дә, аңа операциядән соң дәвалану өчен ярдәм кирәк икән. Ярдәм итәргә теләүчеләр Рәшит Әхмәтовка «Звезда Поволжья» сайты аша мөрәҗәгать итә ала.

Мәскәүдә «Татар җыры» урысчага күчкән

11нче ноябрьдә Мәскәүдә «Татар җыры» фестивале гала-концертының ике телдә – татарча һәм урысча үтүе шарт итеп куелган.

Мәскәүнең Кремль сарае идарәсе татар концертлары әле башланган елларда аларның ике телдә үтүен сораса да, аннары андый таләп куймаган. Моңарчы Казаннан килгән артистлар татарча концерт куйган, «Татар җыры» да татарча гына алып барылган. Безгә бу хакта исемен әйтергә теләмәгән Татарстанның атказанган артисты белдерде. Ул, килешү нигезендә, Русия башкаласында үткән «Татар җыры» турында фикер әйтә алмый икән.

Быел Кремль сараенда гала-концертны алып баручылар аның ике телдә булуын таләп итүләрен раслады. Махсус кешеләр килеп, җөмләсен-җөмләгә тыңлап утырган һәм җитешмәгән урыннарны билгеләп, алып баручыларга җиткереп торганнар. Бу оештыручылар өчен киеренкелек тудырган, миллионнарча сум аренда түләп, татар телендә үтәргә тиешле тамаша сценариен русчага мәҗбүри тәрҗемә иттерүләре артистларда гаҗәпләнү тудырган.

Ике телдә алып бару «Татар җыры» гала-концертының вакытын озынайткан, ул дүрт сәгатькә сузылган. «Минемчә, рус телендә алып бару бөтенләй кирәк түгел иде», – диде безгә Мәскәүдәге чарада катнашкан җырчы Чулпан Йосыпова. Бу фикер белән башкалар да килешкән, әмма күбесе «минем сүз дип әйтмәгез» дип исемсез калырга теләгән.

Бер төркем җырчылар ике телдә үтүне шулай тиеш дип кабул иткән. Салават Миңнеханов белән Гүзәлем дә «Татар җыры»ның ил башкаласында ике телдә үтүен нормаль күренеш дип белдергәннәр. Алар өстән кушып шулай эшләнүен сизми дә кайтканнар. Салават Миңнеханов фикеренчә, саф татар телле «Татар җыры» ул Казанда ел азагында үтә, Мәскәүдә ул «Татар җыры» исемле брендның зур тамашасы икән.

«Татар җыры»нда Салават Фәтхетдиновның булмавы Мәскәү тамашачысында ризасызлык уяткан булса кирәк. «Ник булмадың Мәскәүдә, Салават абый, ыбыр-чыбыр гына килгән», – дип, җырчының «Инстаграм»ына фикер язганнар. Әлеге концертта Elvin Grey, Динә Гарипова, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Зөфәр Хәйретдинов, Гөлдания Хәйруллина, Филүс Каһиров, Рөстәм Закиров, Чулпан Йосыпова, Иркә, Ришат Төхвәтуллин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Эльмира Сөләйманова, Әнвәр Нургалиев, Мөнир Рахмаев, Илдар Хәкимов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илназ Баһ, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар һәм башка бик күп җырчылар чыгыш ясаган.

Тамашаны Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллин, Кремль кушканча, ике телдә алып барган. Сәфәрова концертны урысчага тәрҗемә итүләрен раслады.

«Мәскәү Кремль сараеның таләбе шундый булды. Анда тамашачылар татар җырына, татар теленә сусап килгән иде. Ил башкаласының Кремле эчендә меңләгән халыкның татарча сөйләшүенә мин бик шатланып, сөенеп кайттым. Алар алдында эшләве икеләтә күңелле, рәхәт. Концерт бетеп, Кремльдән чыкканда күпчелек кешеләрдән, нәрсәгә русча да алып бардылар, нәрсәгә кирәк иде инде бу, без бит татарлар, дигән сүзләр ишетергә туры килде. Без моңарчы «Татар җыры» концертларын Кремльдә гел татарча гына алып бара идек. Ни өчендер быелдан ике телдә алып бару таләбе куела башлады», – диде Барс Медиа ширкәтенең концертлар бүлегендә проектлар җитәкчесе, алып баручы Гөлназ Сәфәрова.

Илнең төп сәхнәсендә татар җырчылары татарча концерт биргән көнне әлеге бинаның икенче катында Мәскәү түрәләре Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткән булып чыкты. Мәҗлестә чыгыш ясаган рус эстрадасы җырчылары белән татар артистлары киенү бүлмәләрендә очрашкан. Татарларны күргәч, Александр Буйнов сөенгән. Аңа татар мохите якын икән. «Мин үземне татар кешесе дип хис итәм, чөнки барысын да аңлыйм. Элек татарлар белән бергә яшәдек. Харис исемле якын дустым да бар иде. Шуңа күрә күңелемә татар җырлары якын минем», – дип, хатирәләре белән уртаклашкан ул.

Олег Газманов исә үзен корырак тоткан. Исәнләшергә дип кулын сузган Данир Сабировка шелтә белдергән. «Олы кеше буларак, мин сиңа үзем кул сузган булсам гына син исәнләшә аласың. Олы кешегә беренче булып кул сузу – әдәпсезлек!» – дигән Газманов Данирга. «Дөнья этикеты шундый икән – мин белми идем. Без – татарлар, бездә кагыйдәләр башкачарак дип җавап кайтардым», – ди Данир Сабиров. Ул да Кремльнең ике телдә алып бару таләбен ишеткән. «Үз концертларымны башка залда куям, анда урысча сүзләр кертмим, Казандагыча, чиста татар телендә алып барам», –диде Сабиров.

Айсылу Гариф: «Телне белгән соңгы буын буласым килми»

Кабан күле буенда перформанс (тамаша) узды: кыз чүп белән тулы савыт янына килде һәм «Минем монда ятасым килә», – дип, анадан тума шәрә килеш салкын асфальтка ятты. Бу вакыйга фотога төшерелде. Ул «Инстаграм»да таралды. Фотосурәттә – җирдә бөкләнеп яткан кыз, ә янындагы эскәмиягә очраклы утырган ир тәмәке көйрәтә. Фоторәсемгә аудиофайл да беркетелгән.

«Мин – син кисеп бетергән урманың. Суын корыткан елгаң. Онытылган кешең. Юл кырыенда ташлап калдырган әйберең. Тәмәке төпчеген сүндергән тәрәзә төбең. Подъездыңа кертмәгән иясез мәчең. Иелеп алмаган чүп кисәге… Мин синең проблема түгел».

Бу – 25 яшьлек Айсылу Гарифның кешелек дөньясындагы битарафлык мәсьәләсенә карата үзенең фикерен белдерүе.

Айсылу Гариф тумышы белән Казаннан, әнисе – шагыйрә, журналист Илсөяр Ихсанова. Айсылу Мәскәүдә яши, Британия югары дизайн мәктәбендә белем ала, заманча сәнгатьне өйрәнә.

– Айсылу, синең тормышыңда бу беренче тамашамы яки моңа кадәр чаралар уздырганың булдымы?

– «Мин синең проблема түгел» проектына кадәр дизайн мәктәбендә белем алу программасы кысаларында «Теләмим» исемле тамаша оештырдым. Анысы кеше мөнәсәбәтенең яшь һәм тәҗрибә аша үзгәрүенә багышланды. «Мин синең проблема түгел» чарасын сүз белән генә аңлатуы авыр. Мине күп мәсьәлә борчый. Миңа экология проблемасы да мөһим. Аны үзем аша уздырам, аның белән яши башлыйм, аңа карата шәхси мөнәсәбәтемне ачыклыйм. Нәтиҗәдә, шушы проблеманы үземнән аерып карап булмый, дигән фикергә киләм.

Бүгенге көндә Африкада ачлыктан интегүче балалар турында сөйләү модада. Дөресен әйтәм, минем өчен бик үк әһәмиятле түгел, чөнки аны үз күзләрем белән күрмәдем. Миңа үзем өчен таныш, үзем белгән проблемаларга карата фикеремне белгертү күпкә кызыграк. Фрида әйтүенчә: «Иң яхшы белгән проблема – мин үзем».

– Ә бу чараң белән син нинди проблемаларны ачыкларга тырыштың?

– Күпләр чарамны экология турында дип уйлый. Ләкин аның проблематикасы күпкә киңрәк: ул үз мәнфәгатен кайгыртучы кешеләр турында, табигатьтән, хайваннардан һәм бер-беребездән файдалану хакында. Әмма бу эшем белән беркемне дә гаепләргә теләмәдем. Беренче чиратта үз-үземә, ни өчен мин кеше буларак шундыйга әйләндем, дигән сорау гына куйдым. Ә җавапны һәркем үзе табарга тиештер.

Казандагы кешеләрнең бер өлеше, алар азчылык, Усаклык (Осиново) бистәсендәге чүп яндыру заводы төзелешенә каршы. Әгәр минем йорт каршымда төзелсә, мин дә моңа каршы чыгар идем. Бер уйласаң, моңа бар казанлылар да каршы чыгарга тиеш, аның төтене дә, чүбе, пычрагы да казанлылар сулаган һава бит. Бу Усаклык бистәсенең генә проблемасы түгел. Әлеге дә баягы битарафлык, минем проблема түгел, дип читләшү, йомылу. Бистәдә яшәүче кешеләр үзләренең хокукларын яклый һәм мин бөтен күңелем белән алар яклы.

Чүп мәсьәләсенә килгәндә, минемчә, иң рациональ ысул – чүпне аерып, аларны яңадан эшкәртү. Күпчелек дусларым чүпне төрле тартмаларга аерып җыя. Киләчәктә барыбыз да шуңа килербез дип өметләнәм. Бу рәвешле эш итә башлаганчы җәмгыятьне тәрбияләргә туры киләчәк. Моның өчен берничә дистә ел вакыт та узарга мөмкин.

– Перформанс вакытында син анадан тума килеш җиргә яттың. Казан өчен бу – бик кыю гамәл. Мондый адымыңа карата нинди фикерләр белдерделәр, якыннарың ничек кабул итте?

– Эротика элементын кертеп, игътибарны үзенә җәлеп итәр өчен чишенде, дип әйтүчеләр булды. Әмма биредәге шәрәлек ул эротика белән бәйле түгел. Аның аша мин кешелек табигатенең көчсезлеген һәм зәгыйфьлеген генә күрсәтергә теләдем. Гомумән, заманча сәнгать турында сүз барганда, «бу берни түгел», «мин дә алай эшли алам», «тилеләр», «сәерләр», дип әйтүчеләр күп. Әмма чынбарлыкта заманча сәнгатьне, перформансларны, акцияләрне уздыру бер дә җиңел түгел.

Дөресен әйткәндә, гаиләм нәрсә белән шөгыльләнгәнемне әле дә аңлап бетерә алмый. Кайбер туганнарым кабул итми дип уйлыйм. Ләкин иҗат эшләремне мин әнием һәм яраткан кешем белән уртаклашам. Алар – миңа терәк, илһамландыручы. Әниемә рәхмәтлемен: милләтебезнең гореф-гадәтләрен, җырларын өйрәтте. Ә иҗат темасына килгәндә, безнең фикерләребез кайбер очракларда туры килмәскә тә мөмкин. Һәм бу гадәти күренеш.

– Кеше һәм иҗатчы буларак сине тагын нинди проблемалар борчый?

– Татарстанда туган һәм үскән татар кешесе буларак, иң беренче чиратта миңа милли мәсьәлә тынычлык бирми. Русиядә милли мәсьәләләр кискен тора, урыс булмаган милләтләргә басым булуы сизелә. Ләкин сез бүгенге яшьләргә генә карагыз. Алар бит бернигә борчылмый. Берничә ел Мәскәүдә яшим һәм мондагы җирле татар яшьләренең ничек итеп фатирларга җыелып, кальян тартып, татар җырларына моңланып утыруларын күзәтәм. Туган илләре Татарстанда вакыйгалар кайный, ә аларга ул – әллә бар, әллә юк. Әгәр дә татар халкы киләчәктә юкка чыга икән – без үзебез гаепле булып калачакбыз. Төрле яшьләр бар, араларында уйланганнары да бардыр, әмма мин аларны очратмадым.

– Мәскәү һәм Казан татарларының аермасы нидә?

– Казанда яшьләр актив һәм яңа гадәти булмаган әйберләргә ачык. Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Гүзәл Сәгыйтова кебек шәхесләр мәдәниятне алга этәрә. Аларның алдынгы карашлы булулары мине бик куандыра.

Ә Мәскәүдә йомшакны җылы белән бутыйлар. Мәскәүлеләр өчен дин милләттән өстенрәк кебек. Татарча сөйләшмиләр, аны өйрәнергә дә бик теләкләре юк, ләкин дингә игътибарлары зур.

Ә уртак проблема итеп, мин Элвин Грей кебек коточкыч татар попсасын тыңлауларын әйтер идем. Татарлар арасында алдынгы карашлы, зәвыклы, сыйфатлы музыка тыңлаучы яшьләр бар, ләкин алар күпчелек түгел.

Минемчә, музыка аша гына татар теленә кызыксыну уятырга булыр иде. Ә бүген кызыклы контент белән эшләүчеләр бармак белән санарлык. Киләчәк заманы контенты кирәк.

– Британия югары дизайн мәктәбен тәмамлагач киләчәккә нинди планнар корасың?

– Планнар белән яшәмим, чөнки тормыш тотрыксыз. Әмма зур хыялым бар: кешеләр мине иҗатчы, сәнгать әһеле буларак танысыннар, кабул итсеннәр иде.

Айдар ӘХМӘДИ

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии