Рәис Сөләймановны прокуратура тикшерә

Рәис Сөләймановны прокуратура тикшерә

Татарстан прокуратурасының матбугат вәкиле Равил Вахитов «Азатлык» радиосына Рәис Сөләймановка карата узган атнада тапшырылган шикаятьнең Казандагы Совет районы прокуратурасына тикшерүгә җибәрелүен белдерде. Канун нигезендә, иң күбендә бер ай дәвам итәчәк тикшерү тәмамлангач, шикаять йә кире кагылачак, йә Сөләймановка карата эш ачылырга мөмкин.

Русия стратегик тикшеренүләр институтының (РСТИ) Идел буе бүлеген җитәкләүче Сөләймановны экстремистик эшчәнлектә гаепләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшингә һәм Татарстан баш прокуроры Кафил Әмировка «Алтын Урда» татар милли хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргали мөрәҗәгать иткән иде.

Сәфәргали сүзләренчә, Сөләйманов эшчәнлеге республикада «милләтара һәм динара низаг чыгаруга юнәлгән». Аерым алганда, гаризада РСТИ оешмасы сайтында һәм федераль матбугатта урын алган язмалар турында сүз бара.

«Әлеге мәкаләләрдә Сөләймәнов татар халкын, Татарстан Республикасын һәм ислам динен мыскыл итеп яза», диелә гаризада. «Алтын урда» оешмасы җитәкчесе белдерүенчә, Сөләйманов – тулаем Татарстанга һәм аерым алганда аның хакимиятенә ышанычны какшату максатында сәяси заказ үтәүче политтехнолог.

РСТИ 1992 елның 29 февралендә Русия Президенты фәрманы нигезендә оеша. Бу институт федераль хакимиятне мәгълүматлаштыру максатыннан төзелгән иде. Бу хакта оешманың рәсми интернет сәхифәсендә дә әйтелә. Казан филиалы 2011 елның апрелендә «төбәктәге этнодини вәзгыятькә тышкы йогынты проблемаларын» өйрәнү максатында ачылды.

Данис Сәфәргали РСТИ оешмасы исеменнән эш итүче Рәис Сөләймановны милләтара низаг чыгаруда да гаепли.

– Мин чыннан да «Алтын Урда» хәрәкәте исеменнән прокуратурага мөрәҗәгать иттем. Безнең оешма фикеренчә, бу адәмнең эшчәнлеге ялган фактларга, махсус пропагандага, җәмәгатьчелек фикере белән идарә итәр өчен имеш-мимешләр язуга корылган. Мәсәлән, «власти Татарстана поддерживают сепаратистов, чтобы напугать Москву» дигән цитатаны гына алыйк. Моны чып-чын, исбатланмаган гайбәт һәм республика җитәкчелегенә яла ягу дип саныйм. Шулай ук, «деревни Татарстана заселяют мигранты-фундаменталисты» дигән сүзләре шик тудыра. Безнеңчә, бу милләтара низаг һәм халыкта ксенофобик уйлар китереп чыгара, – диде Сәфәргали «Азатлык» радиосына.

Данис Сәфәргали РСТИның Идел буе бүлеген җитди оешма дип санамый. Аның сүзләренчә, бүлектә бер генә кеше эш алып бара һәм аның ролен югары бәяләргә кирәкми.

– Рәис Сөләйманов Татарстанның имиджын эчтән дә, тыштан да какшату белән шөгыльләнә. Имеш, биредә ваһһабчылар, сепаратистлар һәм милләтчеләр җыелган. Гәрчә бу сүзләр дөреслеккә туры килмәсә дә, Татарстанда «этнократия» чәчәк ата, дип алдый. Белгәнебезчә, республика җитәкчелегендә бер генә милләт вәкилләрен түгел, ә шулай ук башкаларны да күреп була. Сөләйманов сүзләренчә, безнең җитәкчеләребез сепаратистларга ярдәм итеп тора, ваһһабчылар белән кулга-кул тотынышып эшли. Нәтиҗәдә, Русия халкы арасында Татарстан имиджы какшый һәм федераль үзәк күзендә Татарстан ваһһабчылар тулган бер дәүләт булып күз алдына килеп баса, – ди Сәфәргали.

Бу гаепләүләргә карата Сөләйманов Казанның бер интернет-сайтына үз фикерен әйткән. Сөләйманов белдерүенчә, «Алтын Урда» оешмасы нибары үз-үзенә пиар һәм реклама ясау белән шөгыльләнә. Русия Президенты идарәсенең фәнни-аналитик оешмасы саналган РСТИ вәкиле Сөләйманов шулай ук Сәфәргалинең яла яккан өчен иректән мәхрүм ителү мөмкинлегенә дә ишарәли.

Данис Сәфәргали исә пиар турында сүзләрне көлке итеп кабул итә.

– Миңа калса, иптәш Сөләйманов үз-үзен артык мактап җибәргән. Аның исеме белән пиар һәм реклама ясап йөрергә ул бернинди бөек шәхес түгел. Ул башкалар кушкан эшне үтәүче бер шөреп кенә. Прокуратурага беренче мәртәбә генә мөрәҗәгать итмибез. Моңарчы «Урыс мәдәнияте җәмгыяте» әгъзаларын, «Ватандашлар берлеге» оешмасы эшчәнлеген тикшерүне сорап прокуратурага гариза язганыбыз бар иде. Бу очракларда да, Сөләйманов очрагында да безгә пиар кирәкми иде. Безнең максатыбыз – милләтара низаг чыгаручыларны һәм Татарстанның толерантлык «көймәсен» какшатучыларны җавапка тарту. Киләчәктә дә мондый оешмаларның эшчәнлеген күзәтеп барырга җыенабыз, – дип белдерде «Азатлык» радиосына Данис Сәфәргали.

Ленар МӨХӘММӘДИЕВ.

Татарстан үзен чиркәүләр аша таныта

Самараның Ак йорты каршындагы Дан мәйданында ачылган «Русия буйлап сәяхәт» дип исемләнгән күргәзмәдә фотографлар Идел буе төбәкләренең иң-иң гүзәл урыннарын күрсәтергә тырышкан һәм, урыс күзлегеннән караганда, максатларына ирешкән дә дип әйтергә була.

Дүрт ел элек Русия тарихында беренче мәртәбә Самара, Ульян өлкәләре һәм Татарстан туристик сәяхәтләрнең уртак маршрутларын булдыралар. Таркалган дәүләттә беренче мәртәбә төбәкара берләшү сәясәте туа. Тора-бара шул өчлеккә Тверь, Пенза, Сарытау, Пермь, Түбән Новгород өлкәләре, Мари Иле, Башкортстан һәм Чуашстан кушыла. Бу рәсми кәгазьләрдә шулай диелә. Ә менә реклама битләрендә нигәдер Татарстан исемлекнең соңгы урынында.

Идел буе туризм сәясәте унбер төбәкне колачлап үзенә күрә бер монстрга әйләнгән. Бу берлекне оештыруда берничә департамент, милли республикаларда министрлыклар катнашкан. Күргәзмә мәдәни күзлектән төбәкнең җәүһәрләрен пропагандалауны максат итеп куйган. Һичшиксез, табигатьнең хозурлыгын, үзенчәлеген, кабатланмаганлыгын күрсәткән кадрлар бар.

Шундый зур күргәзмәгә Татарстан үзенең йөзен күрсәтер өчен тырышкандыр дип юнәлгән идем. Кайда ул! Күрәсең, барысын да фотограф Агарков карамагына биргәннәр. Төп герой – Зөя! Аның турында биш фото. Тәреләр, тәреләр. Болгар турында ләм-мим. Сөембикә манарасын янындагы бина белән төшергәннәр. Ялгышмасам, безнекеләр ул бинаны Нурали мәчете дип йөртә. Агарков аңа «Дворцовская церковь» дип исем кушкан. Казанның авыл хуҗалыгы йортын мактаган, ләкин аның матурлыгын күрер өчен Благовещенски соборы янына басып карарга кирәк, дип яза Агарков. Шәхсән мин үзем Казанда булганда бу бинаның шедеврлыгын чиркәү янына бармый да күрдем. Ничек инде ул бинаның матурлыгын бер ноктадан гына күзалларга була ди? Һәм ни өчен ул нокта чиркәүгә бәйләнергә тиеш икән соң?

Казанның Петропавел чиркәвен дә зурлаган фотограф. Дөрес эшләгән. Матур бина. Ләкин нигә бер Зөядән биш фото, шуның икесе алачыктан. Шундый җаваплы күргәзмәләргә дә экспонатны Татарстан Мәдәният министрлыгы үзе сайламыйча, Агарковларга тапшыргач, республиканы читләрдә ничек пропагандаларга була ди соң?

Менә шуңа да Самара яшьләре Казан карарга барганда арендага автобус алалар да, кая барасын үзләре хәл итә. Читтәге татарлар Казанның татарлыгын күрәселәре килә. Самара байлары гаиләләре белән Казан кунакханәләрендә торып, үзләре теләгән татар мохитен күрер өчен татарча сөйли торган гид яллыйлар.

+Шамил БАҺАУТДИН.

Нугайлар автономия таләп итә

Дагыстанның Нугай районы, Терекли-Мәктәп авылында узган корылтайда катнашкан вәкилләр Русия Президенты Владимир Путинга нугайлар күмәкләшеп яшәгән Ставрополь крае, Чечня һәм Дагыстан җирлегендә автономия булдыруны сорап мөрәҗәгать юллаган. Алар фикеренчә, Дагыстаннан аерылып автономия булдыру гына аларны этнос буларак сакланып калуга һәм киләчәк буынга үз җирләрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Русия Фәннәр академиясе этнология һәм антропология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Әхмәт Ярлыкапов «Азатлык»ка белдерүенчә, бу мәсьәлә инде беренче тапкыр гына күтәрелми. Узган корылтайда да Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать юлланган булган, әмма алар һәрвакыт җавапсыз кала икән.

Шул ук вакытта ул нугайлар проблемалары арта баруын әйтә. Дәреслек матбугатта бастырылмау, нугайлар яшәгән урыннарга социаль-икътисади ярдәм күрсәтелмәү, аларның урыннарын даими рәвештә көтү өчен куллану проблемаларның берничәсе генә.

Ярлыкапов әйтүенчә, ассимиляция дә зур тизлек белән бара.x

Әхмәт Ярлыкапов

– Телгә игътибар юк, хәтта дәреслекләр чыгару өчен бер үзәк тә юк. Карачай-Чиркәстә генә нугай дәреслекләре чыга, әмма алар башка төбәкләргә йә барып җитми, йә аз күләмдә килә. Ставропольдә нугай теле хәтта предмет буларак та өйрәтелми, – ди ул.

Әйтергә кирәк, нугай теле татар теленә бик якын. Җәмәгатьчелектә, нугайлар шул ук татарлар дигән фикер бар. Татарның күп төрле кавемнәренең оешуында да алар сизелерлек урын тоткан. Бу хакта «Азатлык» инде язган иде.

Табигый ки, милли демографик вәзгыять бу төбәкләрдә җирле халыкларның статусы үзгәрүгә бәйле. Тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы, балалар үлеме Русиядәге нугайларның табигый артымы бик тиз кимүгә китерде. Нугай гаиләләрендә балалар азайды, алар тупланып яшәгән күп кенә урыннарда тормыш уңайлыклары юк.

Нугайларның җирен Дагыстан хөкүмәте көтү өчен куллана. Даими көтү йөргән Нугай далаларында экологик проблема килеп туган. Автономия булдырып, нугайлар бу җирләрне саклап калырга тели.

– Нугай даласы әкренләп чүлгә әйләнә бара. Халыкның хәле бик авыр бит. Автономия таләп итү чыннан да радикаль адым. Әмма диалог башларга мөмкин бит. Мисал өчен, шул ук Мәскәү Дагыстан хакимиятен дәреслекләр белән булган хәлгә игътибар иттерә ала. Мәсьәләләрне автономия төземичә дә хәл итеп була. Әмма безне беркем ишетми. Шуңа даими рәвештә корылтайлар оештырылып, шул мәсьәләләр күтәрелеп килә дә инде, – ди ул.

Ярлыкапов әйтүенчә, бүгенге көндә 100 меңгә якын нугай бар һәм автономия төзелсә, анда шул җирле төбәктә яшәүче 60 мең нугай керер иде.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Мәскәүдә 4 мәчет һәм 800 чиркәү бар

Мөфтиләр шурасы рәис урынбасары Рушан Аббясов Мәскәү хакимиятләре белән ун яңа мәчет өчен урын эзләү баруын белдерде.

Русия башкаласында мөселманнар арта барганда мәчетләрнең җитешмәве турында дини җитәкчеләр даими әйтеп килә. Узган Корбан бәйрәмендә күп кенә мөселманнарның бәйрәм намазын салкын һавада һәм юеш асфальтта укырга мәҗбүр булуы мәчетләр кытлыгы проблемын тагын бер мәртәбә күрсәтте.

Моңарчы Мәскәүнең Текстильщики яки Митино бистәләрендә мәчет төзү проектлары инде расланган булса да, ул төзелешләргә каршы митинглар оештырылу сәбәпле төзелешләр кире кагылган иде. Ул митингларда кайбер радикал православ оешмалары да катнашып Русия башкаласында бер яңа мәчет тә төзүгә юл куймаячакларын белдерде. Күпләре «мәчетләр җитмәүгә зарланучы мөселманнар каян килгән булса, шунда китеп, мәчетне шунда төзесен», дигән шигарләр кычкырды.

Рушан хәзрәт әйтүенчә, яңа мәчетләр өчен урыннар шәһәр үзәгеннән читтәрәк эзләнә. Бу, беренче чиратта, үзәктән читтә мөселманнар күпләп яшәгән районнардагы мөселманнарга бәйрәмнәр вакытында болай да тыгымнар күп булган үзәккә җыелу зарурлыгы булмасын, торган җирләренә якын урыннарда гына җыелсын өчен шулай ниятләнә.

Рушан хәзрәт ун мәчет төзү проектының кыска вакытлы проект булмавын, бу эшләрнең берьюлы башкарылмыйча озак елларга сузылачагын да әйтте.

Хәзергә Мәскәүдә Иран илчелегенең ислам үзәген санамаганда, дүрт мәчет бар. Шуларның берсе, үзәк Җәмигъ мәчете яңадан төзелә һәм ул бары 2015 елда гына ачылачак.

Урыс православ чиркәвенең Мәскәүдә инде 800-дән артык гыйбадәтханәсе бар һәм алдагы елларда тагын 200 чиркәү төзеләчәк.

Русия башкаласында яһүдләрнең 38 мәдәни үзәге һәм җиде синагогасы эшләп килә.

Наиф АКМАЛ.

Рәис Сөләймановны прокуратура тикшерә , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии