Наил Табанаков: «Гайбәтләрдән хатыным саклады!»

Наил Табанаков: «Гайбәтләрдән хатыным саклады!»

Татар эстрадасына, иң беренче булып, шансон җырлар алып килгән Наил татар менталитетына хас бөтен стереотипларны челпәрәмә китерде. Аннары гына башкалар «борын төртте» һәм ул ерган сукмактан җиңел генә үсеп китте. Урыста шансон аңлашыла да… Татар бит ул тугач та моңлы көйләргә өйрәнә башлый. Башта бишек җырларын тыңласа, шуннан соң акрынлап озын халык көйләренә күчә. Нәтиҗәдә, бәрәңге бакчасында да «Җидегән чишмә»не көйләп йөрергә күнегеп җитә. Менә шундый халыкка карлыккан тавыш белән җырланучы тирән эчтәлекле, авыр җырларны кертеп кара син! Җыр сәнгатенә карата үз фикерен формалаштырган татар кешесе җырлар тыңлаганда баш ял итәргә тиеш дип санарга өйрәнсә, Наил Табанаковны тыңлаганда, җырның мәгънәсен тотып ала белергә, язмышлар турында уйланырга мәҗбүр буласың. Димәк, монда әле җырны халык арасына кертеп җибәрү генә түгел, кешене тирәнрәк фикерләргә өйрәтү дә кирәк. Бу бит тыңлаучының тамырын, аның фикерләү сәләтен үзгәртергә алыну дигән сүз. Әле менә аның быел да программасы әзерләвен белеп, чираттагы очрашуларның берсендә шул хакта сөйләшеп аласы иттем.

– Наил, шансон белән татар эстрадасына килеп керүең турында сөйлә әле. Бу бит татар эстрадасы өчен әле дә зур яңалык, нонсанс!

– Әйе, кыенрак булды шул. Мине сәхнәгә җитәкләп алып чыгучы булмады, һәрчак үземә үзем терәк булдым, шулай булыр да, мөгаен, чөнки горизонтта ярдәм итәргә атлыгып торучы зур абзыйлар күренми. 2004 елда «Барс-медиа»га җырларымны тәкъдим иткәч тә кире бордылар. Кеше кабул итмәячәк диделәр. Безнең халыкның аңы андыйны кабул итәргә әзер түгел иде әле.

– Төрмә темасына булганга, авыр җырлар башкарганга шулайдыр ул…

– Мин бит төрмә турында гына җырламыйм. Әйе, «Яшәү тәме–2» дип аталган икенче альбомым төрмә тематикасына бәйле иде, чөнки ул аерым бер проект буларак әзерләнде. Төрмәгә концертлар куярга баргач, шунда берничә егет белән аралашып киттем һәм алар үз шигырьләрен тәкъдим итте. Мин шуларга көй язып, ул җырларны сәхнәгә алып чыктым.

– Ә мин сине төрмәдә утырган дип ишеткән идем. Шуңа күрә җырлаганда да үз язмышыңны көйгә саласың, имеш…

– Кайсы интернет сәхифәдән укыганыңны аңладым, үзем дә ул гайбәтләрне укып, күзәтеп барам, ишетеп торам. Нинди генә гайбәтләр сөйләнмәде, язылмады минем турында! Язмышың шундыйдыр дигәннән, һәр җырны үзең аша үткәреп, үзең кичереп җырлыйсың инде ул. Ә төрмә дигәннән, юк, утырмадым, күрергә дә язмасын!

– Менә хәзер быелгы концерт программасының нигә шулай дип аталуын аңладым инде!

– «Чәйнәгәннәр, әйдә, чәйнәсеннәр!» дип куюым үзәгемә үткән проблеманың тышка бәреп чыгуы булды, шул гына. Әле шундый җырым да бар.

– Узган ел гына сәхнәгә чыгып: «Булды, сәхнәдән китәм», дип әйтүеңә шул гайбәтләр сәбәпче булдымы әллә?

– Алар да үз ролен уйнагандыр. Ул сүзләр гаиләмне дә әздән генә таркатмый калды. Ярый әле, хатыным мине аңлый һәм ярата торган сабыр хатын-кыз, авыр чакта гайбәтләргә ышанмады. Ә узган ел 13нче декабрьдә «Уникс» концертлар залында шундый сүз әйткәч, хатыным хәтта ачуланды да. «4 ел буе нинди генә сүзләр ишетмәдем, түздем, сәхнә белән гаилә арасында сайларга кушмадым. Инде хәзер концертлардан баш тартмакчы буласыңмы?! Без бергә барысын да күтәрә алачакбыз», – диде һәм миңа бик зур терәк булды. Ул хәзер концертларның администраторы, шуңа күрә бу эшнең бик катлаулы, җаваплы хезмәт булуын аңлый.

– Аның нинди авырлыгы булсын инде?! Авылларга барып афиша эләсең, кассага билетларны тапшырасың да, аннары килеп, сәхнәгә чыгып җырлыйсың да… акча саныйсың.

– Шулай җиңел генә булса, бөтен кеше бөек булган иде инде. Иң беренче чиратта, программаны әзерләү, сценарий язу кирәк. Аны әзерләп бетергәч, билетларны сату проблемасы килеп баса. Телевизор карап, интернетта утырып арган авыл кешеләренең хәзер мәдәният йортына кадәр йөрисе килми. Хәтта танылган җырчылар да район башлыкларына кереп, 500әр билетны «тагып» калдыра, ә алар мәҗбүриләп халыкка сата. Минем беркайчан да алай иткәнем юк! Нишләп әле мин ниндидер район башлыгына кереп, үземне мактап: «Менә мин шундый акыллы, сөйкемле, татар эстрадасында бердәнбер уникаль , билетларымны алыгыз әле», дип ялынып утырыйм ди?! Булсын, 30-40 кеше генә килсен концертыма, аның каравы ул минем тамашачым.

– Бервакыт безнең авылга Хәмдүнә апа Тимергалиева килгәч, концертына 5 кеше генә килгән булган. Ул шуларга тулы бер концерт куеп кайтып киткән иде. Сиңа әле 30 кеше килә икән…

– Сезнең авылда миңа 30 кеше генә түгел, күбрәк килгән иде дип хәтерлим. Мәдәният йорты җитәкчегез генә бик усалланып кертми маташкан иде дә, аннары яшьләр сорагач кертте инде. Менә шулай итеп, концертларымны тыярга теләүчеләр дә була кайчакта. Хәмдүнә апа белән шундый очрак булган икән, бу да билетларны өстән кушып саттыру белән үзең концерт куеп йөрүнең аермасы турында сөйли.

– Димәк, кеше әлегәчә шансонны кабул итеп бетерә алмый?

– Татарларның 70%ы син әйткән төрмәне күргән, яисә ишеткән кешеләр булса да, ул темага җырланучы җырларны танырга теләмәүчеләр бар. Виктор Петлюра, Михаил Кругны тыңлыйлар бит, ә шул ук әйбер татарча булса, инде кешенең аңы кабул итеп бетерә алмый. Тормыш, чынбарлык, сәясәт, мәхәббәт турындагы җырларым да байтак. Җыр стиле генә – шансон! Тыңлаучыларым – ирләр һәм 30-40 яшьләр чамасындагы хатын-кызлар. Авылларга барсаң, анда күбесенчә егетләр генә утыра.

– Наил, җырларны үзең язасыңмы?

– Җыр дигәндә нәрсәне күздә тотасың? Гадәттә, шигырьне күзаллыйлар инде. Юк, мин шигырь язмыйм. Язылганнары арасыннан сайлап алып үзем көй язам. Җырда иң мөһиме көй, чөнки шигырь язучылар – муеннан! «Вконтакте» сайтыннан да көненә 50ләп шигырь алганым бар. Шулар арасында бер уңышлыны тапсаң, ул инде зур «язмыш бүләге» дип исәпләргә мөмкин.

– Оскар Усманов бер көй өчен 30 мең сум ала дип сөйлиләр, син күпме аласың?

– Оскар белән аралашам мин. Ул бик үзенчәлекле кеше һәм эш бәясен акчага кайтарып калдырмый. Әгәр кеше җырлый белми икән, ул аны миллионнары белән бергә куып чыгарырга да мөмкин. Әгәр ул җырлый белә икән, хәтта 3 тиен акча да алмыйча, шул кешегә ябышып, аның өчен көйләр язып ята ала. Иҗат кешесе менә шулай уйлап тормый гына, әзер җырны ничә сумга сатканын әйтеп утырмыйдыр инде ул. Нинди шигырьдер, аның өчен күпме утырасыдыр бит әле?!

– Шигырьне «язмыш бүләге» дидең дә, аның өчен акча түләнми мәллә?

– Әйтәм ич, шигырьләр җитәрлек! Автор аның шигыренә җыр язылган өчен шатланырга тиеш. Ул бит аның исемен таныту да. Ә менә танылгач, заказга шигырьләр яза башлагач, анысы да сатарлык булса әле, анда инде, бәлки, 500 сум чыкса чыгар. Юк икән, юк!

– Соң җырчылар хәерче түгел бит инде хәзер, иномаркаларда гына йөриләр. Шул бер шигырьгә дә акча жәлләрлек булгач…

– Район башлыклары аша мәҗбүриләп билет таратучылар, бәлки, кыйммәтле иномаркада йөридер дә, ләкин, мәсәлән, мин андый очрак түгел. Кайчакта, концерттан 300 (өч йөз!!!) сум гына табыш белән кайткан чаклар да була. Баянчыга, миңа ияреп йөрүче җырчыга, аренда өчен, бензин өчен, тагын башка чыгымнар өчен түли торгач, үзеңә калмый да. Калмаса да, килгән тамашачыга төкереп кайтып киткәнем юк.

– Алайса син нинди акчага яшисең? Тагын берәр керем чыганагы бармы соң?

– Туйлар, банкетлар уздырып йөрим. Шундый мәзәк бар бит әле: «Син һаман җырлап кына йөрисеңме, әллә эшкә урнаштыңмы?» дигән. Менә син 6 сәгать буе аяк өстендә туй алып барып, кеше күңелен күреп, 200 кунакка да ярарга тырышып кара, шунда аның нинди авыр хезмәт булуын белерсең. Тыштан бар да кызык, күңелле, рәхәт, җиңел кебек.

– Аеруча танылган җырларың дип кайсыларын әйтә аласың?

– «Барс-медиа» элек кабул итмәгән булып кыланса да, минем язган җырлар «Татар җыры»нда катнашып, Алтын барслы булу бәхетенә дә иреште. Мәсәлән, Ландыш Нигъмәтҗанованың «Яратулар булсын газапсыз» һәм Зәйнәп Фәрхетдинованың «Ялгыз талым» җырлары. Алар гына танылганнары дип әйтә алмыйм, саный китсәң күп инде ул.

– Наил, синең фамилияң бик үк татарча яңгырамый. Бу берәр псевдониммы?

– Юк, үземнеке. Минем әти керәшен бит. Сергей исемле. Әнием татар.

– «Керәшеннәр» дигән җырың да шуннан киләдер әле алайса. Шулай да, син үзеңне нинди дин вәкиле дип саныйсың?

– Мин Аллага ышанам, аннан сорыйм һәм ул мине ярдәменнән ташламый. Иң мөһиме шул.

– Хәзер бит кеше яки җырчы, яки юрист, яки хисапчы. Җырчылар артып торган бу заманда шансон җырлаучы тагын бер-ике ир-ат килеп чыгар да сине сәхнәдән кысрыклап чыгарыр дип курыкмыйсыңмы?

– Юк, бер тамчы да курыкмыйм. Җырчылар арта диләр – артсын. Вакыт барыбер үз эшен эшли, әкренләп алар да сирәкләнә. Менә минем кебек үзен үзе йөртүчеләр, бәлки, тизрәк тә төшеп каладыр.

– Тиздән «Уникс»та булачак концертыңда нинди яңалык белән куандырачаксың?

– Яңа программада 12дән артык яңа җыр бар. Әлбәттә, мин һәрчак тере тавышка гына җырлыйм. Аннары билет бәясе дә башка концертларга караганда күпкә арзанрак. Ә куелачак шоу- программа башкалардан калышмый. Шулай булгач, килергә теләүчеләрне кочак җәеп каршы алачакмын.

– Искиткеч гади Кеше булуың һәм җанлы әңгәмәң өчен рәхмәт, Наил! Концертыңа, һичшиксез, киләчәкмен!!!

Илдинә ЯДКӘРОВА.Наил Табанаков: «Гайбәтләрдән хатыным саклады!» , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии