Бәйсез һәм кыю журналист вафат

Бәйсез һәм кыю журналист вафат

Бу арада рәхимсез үлем бер-бер артлы билгеле шәхесләрне чүпли. 13нче октябрь иртәсендә «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире, танылган публицист Рәшит Әхмәтов вафат булды. Ул нәшер иткән басманы түрәләр дә, зыялылар да укый иде. Мәрхүмне искә алучылар Әхмәтовның үлемен татар милләте, Татарстан өчен зур югалту дип бәяли.

Рәшит Әхмәтов 66 яшендә вафат булды. Аның коронавирус йоктырганы ачыкланды.

Ул сәяси күзәтүче, публицист, бәйсез «Звезда Поволжья» газетасы хуҗасы һәм баш мөхәррире иде. 90нчы елларда Татарстанның Халык фронты хәрәкәте лидеры булды, Русия демократик фиркасенең Татарстан бүлеген җитәкләде, 1991нче елда Борис Ельцин президентлыкка намзәт чагында аның ышанычлы заты булды, Казан шәһәр шурасына депутат булып сайланды (1990-1995 еллар).

Газетасы аша ул Татарстанда барган сәяси, икътисади һәм башка вакыйгаларга карата һәрвакыт үз фикерен әйтеп торды. Улы Руслан Әхмәтов әтисенең соңгы көннәрен искә алып, аның өйдә үләсе килүен һәм китәргә әзер булуы турында сөйләде.

Мәрхүм турында хатирәләре белән дуслары, фикердәшләре, журналистлар, мәдәният эшлеклеләре «Азатлык» радиосы (ят агент) белән уртаклашты.

Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмах түрләрендә булсын!

Комментарии