Сәнифә Рангулова: «Үз җырымны көтеп яшим…»

Сәнифә Рангулова: «Үз җырымны көтеп яшим…»

Досье:
Белеме: Казан музыка училищесы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссура факультеты;
Яңа җырлары: «Бердәнбер» (М.Кәбиров, Ф.Хатыйпов), «Гашыйк буласым килә» (Л.Дәүләтова, Р.Гатауллин), «Хәлләр ничек, диям дусларга» (В.Фатыйхов, Р.Әхмәтов);
Хоббие: спорт, спектакльләр карарга ярата;
Хыялы: балалар ансамбле оештыру һәм милли (беренче чиратта Барда районы халкы ашлары) ризыклар белән сыйлаучы, очрашулар оештырырга мөмкин булган кафе ачу.

Мин дәү әни белән үскән кыз. Дәү әниләрне үзегез беләсез, телевизордан күрсәткән татар концертларының берсен дә калдырмый карап баралар. белән дә мин беренче тапкыр телевизор экраннары аша танышкан идем. Матур буй-сынлы, йөзендә һәрвакыт елмаю булган, сап-сары чәчле әлеге җырчы татар эстрадасына яңалык алып килде дисәм дә ялгыш булмас. Кыска итәк киеп, чәчен акка буяп, гел шаян, позитив җырлар гына җырлап йөрүче җырчылар юк иде әле ул вакытта. Татарстанның атказанган артисты хәзер ниләр белән шөгыльләнә, кабат сәхнәгә кайтырга уйлыймы икәнен без Сәнифә Рангулованың үзеннән сораштык.

– Сәнифә, сез Пермь өлкәсе кызы бит. Ни өчен Казанга килергә булдыгыз?
– Әйе, мин Пермь өлкәсе, Барда районыннан, Күчтәнки авылы кызы булам. Беренче сыйныфта укыганда ук артистка булам дия идем, ник шулай әйткәнемне хәзер үзем дә аңламыйм. Без бала чакта артистлардан Илһам абый Шакировны белә идек тә Әлфия апа Афзалованы тыңлый идек. Казанга да шул булу теләге алып килде. Кечкенә вакытта урыс телендәге җырларны ярата идем. Әле «Яшь Ленинчы» газетасына, артистка кайда укыталар, дип хат та язганымны хәтерлим. (Көлә).
– Соңгы вакытта сәхнәдә сирәк күренәсез. Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Әгәр һәрвакыт телевидениедә күренеп тормасаң, радиода гел әйләндермәсәләр, халык сине оныта. Үзем эшлим дә инде мин, җырлар да яздырам. Казанда сольный концерт та оештырган идем. Мәктәпләрдә бик еш кына укучылар белән очрашулар да була. Киләсе елга үземнең яңа концерт программамны да оештырырга телим. Сәбәбен аңлатып бирә алмыйм. Иҗат кешесенең сәхнә тормышында шундый бер тынлык вакыты булып аладыр инде ул.
– Сез сәхнәдә гел күңелле җырлар башкарасыз, елмаеп кына җырлыйсыз. Тормышта да гел шундый шат күңеллеме?
– Мин «җиңел» җырчы, сәхнәдә күңелле җырлар гына башкарылырга тиеш дип саныйм. Дөрес, лирик җырлар да җырлап карадым, тик мине барыбер тамашачы «Елмай» җыры аша «кояшлы җырчы» дип истә калдырды. Урыс телендә дә, инглиз теленнән тәрҗемә иткән җырларны да башкарам. Татар эстрадасында төрек телендә җыр башкарган беренче кеше мин. Шул җырдан соң үземне әле төрек миллиардерына кияүгә чыккан дип гайбәтләр дә сөйләделәр. (Көлә).
Кеше белән очрашсам, ачылып сөйләшергә яратам. Бәлки, гомер үтү белән бераз характерны үзгәртергә, кешеләргә бөтен серләрне дә сөйләп бетермәскә дә кирәктер. Тормышта да, сәхнәдә дә үземне бертөрле тотам. Тормышта мин артист була алмыйм.
– Авыр чакларыгызда нишлисез? Депрессиягә бирелгән вакытларыгыз еш буламы?
– Минемчә, һәр нәрсәгә юмор белән, көлеп карарга кирәк. Авырлыкларга да, җырларымдагы кебек елмаеп карыйм. Һәрвакыт хәрәкәттә булуым, гел эшләвем дә ярдәм итәдер.
Мин тагын йога белән шөгыльләнәм. Йога физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да үзеңне формада тотарга бик нык ярдәм итә. Мин үзем болай да оптимист, ә физик чыныгулар исә кешеләргә карата яхшы караш тәрбияли, күңелне төшермәскә ярдәм итә. Әгәр йомшак характерлы булсаң, хәзерге заманда начарга иярү бик җиңел.
– Сезнеңчә, сәхнәгә чыгуның иң кыска, җиңел юлы нинди?
– Минем тәнкыйтьче буласым килми. Хәзерге заманда сәхнәгә чыгуның иң җиңел юлы акча ярдәмендә дип уйлыйм. Хәзер бит бөтен нәрсәне дә сатып алып була: җыр текстларын да, көен дә, аранжировканы да… Тик популяр җырчы булу өчен акча гына да җитеп бетми. Әле бит җырның кешегә барып җитүе дә кирәк! Әгәр сәхнәдә образың, үз җырың булмаса, син халык күңелендә кала алмыйсың. Тамашачы өчен җырчы булу гына аз, беренче чиратта син шәхес булырга тиеш.
Хәзер бик матур җырчы егетләр-кызлар бар. Мин сәхнәгә чыккан һәр кешене хөрмәт итәм. Сәхнәдә энергетика, уңай тәэсир калдыра белү сәләте дә бик мөһим. Үзеңә туры килә торган, синең халәтеңне ачып бирердәй җыр табу да зур роль уйный дип саныйм.
Мин сәхнәгә беренче тапкыр чыккан вакытта, яшемә, күңел халәтемә, характерыма туры килә торган җырларга тап булдым. «Елмай» (Резеда Әхиярова көе, Ренат Харис сүзләре), «Кызлар пирчәткә түгел» (Рәшит Кәлимуллин көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре) мине халык арасында таныткан җырлар дияр идем. Соңгы елларда мин бик күп җырлар яздырдым, репертуарымны тагын да баеттым. Тик үземнең яшемә, нәкъ менә бүгенге халәтемә туры килердәй җыр сирәк. Мин һаман да үз җырымны көтеп яшим.
– Сез йолдызнамә буенча кәҗәмөгез икән. Кәҗәмөгезләр, гадәттә, бераз тискәре, ләкин бик үҗәт була, диләр. Сез үзегезне нинди характерлы дип саныйсыз?
– Мин үземне тискәре дип әйтмәс идем. Тик мин үземнекен беркемгә дә бирми торган кеше. Мине бик яхшы белмәүчеләр йомшак, нечкә күңелле, дип саный. Чынлыкта исә, үземне аның кадәр үк йомшак димәс идем…
Ялагайланырга яратмыйм, алай эшли белмим дә. Кеше белән эш буенча да, башка мәсьәләдә дә бер сөйләшәм, ике сөйләшәм, уңай җавап булмый икән, өченче тапкыр аны «борчырга» кирәк дип тапмыйм.
– Сәнифә, төп кимчелегегез дип нәрсәне әйтер идегез?
– Әлеге дә баягы кешеләрнең мине йомшак күңелле итеп күзаллавы, характерымны күрсәтә алмау, конфликтка керә белмәүне мин кимчелекләрем рәтенә кертер идем. Безнең заманда бераз усаллык күрсәтү дә кирәк бит. Бераз үҗәтрәк, урыслар әйтмешли, «нахальный»рак булырга да кирәктер. Кешеләргә нык ышанам. Мин башкаларга ничек карыйм, алар да миңа шулай карыйдыр сыман.
– Гаилә турында сүз чыккач, сорыйм әле: сез кияүдәме?
– Юк. Ләкин үземне ялгыз дип әйтмәс идем, мин ирекле. (Көлә.)
– Ә ир-егетләрдә сезне нинди сыйфат җәлеп итә? Янәшәгездә нинди ир булуын теләр идегез?
– Хөрмәт итә белә торган ир-егетләр күңелемә якын. Ул мине, беренче чиратта, кеше буларак хөрмәт итсен, минем эшемә хөрмәт белән карасын иде. Аннан мин алдакчы ир-егетләрне яратмыйм. Гомумән, алдашуны күрә алмыйм. Тагын, тагын… саран ир-егетләрне яратмыйм! (Көлә).
– Хәзер акча заманы, бар нәрсә дә акча белән үлчәнә. Хатын-кызларның күбесе хәзер бизнес белән шөгыльләнә. Сез, хатын-кыз гаилә учагын саклап, бала тәрбияләп, хуҗабикә булып яшәргә тиеш дип уйлыйсызмы? Әллә гаиләдә ир дә, хатын да эшләргә тиешме?
– Хатын-кызларның бизнес белән шөгыльләнүенә, үз эшен ачып җибәреп, үз чыгымнарын үзләре каплый алуларына мин уңай карыйм. Эшендә тәртип булган кешенең өендә дә бар да яхшы аның. Миңа калса, хатын-кызның өйдә генә утырмавы, акча эшли алуы ул, киресенчә, әйбәт кенә.
– Ә үзегезнең матди мөмкинлегегез булса, хуҗабикә генә булып утырыр идегезме?
– Әгәр андый ир булса, мин рәхәтләнеп утырыр идем! (Көлә.) Юк, беркайчан да утырмаячакмын! Гомер буе тормышта үземә, үз көчемә генә ышанып яшәдем, хәзер дә шулай.
– Үкенеп яши торган берәр эшегез бармы?
– Үкенечем бар, тик ул минем хатын-кыз буларак үкенү хисе. Әгәр үткәнне кире кайтара алсам, мин бала алып кайтыр идем. Һәр нәрсәне дә Аллаһы Тәгалә бирә дә, ала да, Аннан узып булмый. Шулай да, мин мескенләнергә, үземне кызгандырырга яратмыйм. Берсендә Мәсхүдә Шәмсетдинова: «Мескен җырлар җырла син, Сәнифә! Гел елмаеп кына йөрмә. Мескен кешене яраталар», – дигән иде. Ялагайлана, кызгандыра белмәгәч, нишлисең инде, үзеңне үзгәртеп булмый бит.
– Сез үзегезне бәхетле дип саныйсызмы? Бәхет төшенчәсен ничек аңлыйсыз?
– Бер нәрсәгә дә карамыйча, мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Әгәр кеше сау-сәламәт, күрә, ишетә, аяк-куллары исән-сау булса, минемчә, бу очракта ул үзен бәхетле дип санарга хаклы. Кайчагында, бик күңелсез булса, «Сәнифә, син бит әле җырлыйсың да!» – дип үз-үземне юатам. Тамашачы сине карарга, тыңларга килгән икән, димәк, синең иҗатың аңа кызык дигән сүз. Сәхнәгә менү, сәхнәдән җырлау һәр кешегә дә бирелмәгән бит, бу үзе минем өчен олы бәхет.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә иҗат уңышлары, яңа җырлар яздыруыгызны теләп калам!
Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.Сәнифә Рангулова: «Үз җырымны көтеп яшим...» , 5.0 out of 5 based on 7 ratings

Комментарии