Татар зиратыннан мемориал ясарга вакыт

Татар зиратыннан мемориал ясарга вакыт

Яңа татар бистәсендәге татар зиратында йөзләгән кабер ташларын вату, җимерү вәхшилеге (әлеге вакыйга 8нче сентябрьгә каршы төндә була – «Безнең гәҗит» иск.) бөтен республиканы тетрәтте. Авырткан җиргә бастылар.

Бу хәлне кабул итү авыр. Казанлыларның яртысының туганнары, якыннары шушы зиратта җирләнгән. Татар милләтенең йөзек кашлары, безнең горурлык булган шәхесләребезнең тынычлык тапкан урыны да бу каберстан. Әлеге вакыйгалардан соң кешеләрдә вандалларга карата нәфрәт хисе дә, бу хәлләрне үзгәртеп булмаячак, берни эшләү мөмкин түгел дигән көчсезлек хисе дә бар. Тәртип саклау оешмалары җинаятьчеләрне тиз табар һәм бу кешеләр хөкем ителер, дигән ышаныч бар. Әмма шул ук вакытта бу хәлләр тагын кабатланмасын өчен гарантияләр кирәк. Булачакмы алар?

Татар зираты – тарихи-мәдәни әһәмияткә ия тулы бер мемориаль урын статусын алырга тиеш. Беренче чиратта биредә саклык чараларын булдыру мөһим. Әмма зираттагы каберләргә игътибарны арттыру тагын да әһәмиятлерәк. Габдулла Тукай кабере ялт итеп тора, ә аның янында җирләнгән, татарның акыл иясе, үзенчәлекле язучы, Тукайның якын дусты булган Фатих Әмирханның кабере игътибар читендә кала. Дөрес, ул үксез кебек кукраеп тормый, каберне Әмирханнар нәселе карый. Тик аңа карата дәүләтнең дә кызыксынуы артырга тиеш. Быел Әмирханның тууына – 130 ел. Әмма аны искә алучы юк. Кызганыч. Әмирхан исән вакытта да Тукай күләгәсендә булган, бу хәл әле дә дәвам итә. Бусы инде безнең гаеп.

ШӘҺӘР ХАЛКЫ АВЫЛНЫКЫННАН КИММЕНИ?

Зиратларны тәртиптә тотуның уңай үрнәкләре бар. Горький исемендәге ял паркындагы мемориаль Дан аллеясы тәртипкә китерелде, ул саклана. Татар зиратында да шулай оештырасы бит. Билгеле, моның өчен Казан шәһәр хакимияте, республика бюджетыннан финанслар бүленүе кирәк булачак. Әмма бу эшне казанлыларның, шәһәр җәмәгатьчелегенең актив ярдәменнән башка ерып чыгып булмаячак.

Бу урында бер саваплы гамәл турында искә аласы килә. Яңа татар бистәсендә урнашкан Ал мәчет каршындагы Ислам кабул ителүнең меңьеллыгы исемендәге мәдрәсә укытучылары белән шәкертләре инде ничә еллар дәвамында биредә җирләнгән танылган руханилар, татар шәхесләренең каберләрен барлау, тәртипкә китерү эшен алып бара. Аларга шәһәрнең башка мөселман мәхәлләләре дә булыша. Соклангыч һәм бәяләп бетергесез хезмәт. Әмма, аңлашыла ки, мондый эшләр – Казанның ярты миллионлык мөселман өммәте өчен диңгездәге тамчы. Болар гына җитми.

Изображение удалено.

Зиратның арткы ягына, эчкәрәк кереп карагыз әле, меңәрләгән каберләр кыйшайган, җимерелгән. Утырып еларлык, валлаһи! Менә кайда гомумшәһәр өмәсен уздырырга кирәк ул. Ник авылда яшәүчеләр үзара җыелышып зиратларны тәртиптә тота ала да, ник без, шәһәрдә яшәүчеләр, моны булдыра алмыйбыз?! Бу мәсьәлә шәһәрнең башка зиратларына да кагыла. Иманым камил, әгәр дә мондый өмәгә чакыру булса, башка дин кешеләре дә бу эштә бик теләп катнашыр, яһүдиләр да, христианнар да, мөселманнар да берләшеп эшли алыр иде. Бәлки, бердәм көчне күрсәләр, вандаллар да кара эшләрен башкарудан туктар иде. Җинаять кылынмый калыр иде…

Бу күңелсез хәлләр татар зираты, анда җирләнгән шәхесләр, Яңа татар бистәсе тарихына тагын бер тапкыр игътибарны арттырды. Һәрхәлдә, миндә шундый хисләр туды. 1749нчы елда барлыкка килгән Яңа татар бистәсендә бу бердәнбер зиратмы, әллә башка каберстаннар да булганмы, дигән сорау туа. Әйе, булган. Бер генә дә түгел, ә берничә. Әмма алар барысы да юк ителгән.

КАБЕРЛӘР ТИМЕР ЮЛЛАР АСТЫНДА КАЛГАН

Мәсәлән, зиратларның берсе 5нче хастаханә, Шәриф Камал урамы янында булганы билгеле. Каберләр тимер юллар астында калган. Бу – Иске һәм Яңа татар бистәләре, Пләтән җирләре кисешкән урыннар. Сазлыклы урыннар. Зират өчен кулай булмый, әлбәттә. Ләкин, нишләтәсең, башка җирләр табылмагач, мәрхүмнәрне шунда җирләгәннәр. XIX гасыр урталарына зират ташландык хәлендә кала. Бу күренешкә борчылган халык биредә агачтан мәчет төзи. Ул Иске мөселман зираты дип аталган, ә Аллаһ йортын 17нче мәчет дип йөрткәннәр. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, бу мәчетне драматург Галиәсгар Камал хатынының әтисе, сәүдәгәр Садыйк Хәбибуллин төзегән. Камал биредә имамлык итәргә тиеш булган. Тәкъдим итәләр, тик язучы баш тарта. Әмма мәчетнең тарихы озын булмый, ишегенә 1929нчы елда йозак эленә. Аннары инде бөтенләй сүтеп ташлана. Зират та онытыла.

Яңа татар бистәсендә тагын бер зират була. Анысы хәзерге Татарстан белән Кәрим Тинчурин урамнары киселеше тирәсендә урнаша. Каюм Насыйри язып калдырган мәгълүматларга караганда, биредә зур мәйданда зират җәелгән булган. XIX гасыр башында ул ташландык хәлгә килгән. Мәрхүмнәр догасыз калмасын өчен I гильдия сәүдәгәре Исхак Казаков үз акчасына 1875нче елда искиткеч матур мәчет төзи. Бер гасыр узуга, социализм чәчәк атканын күрсәтүче яңа урам төзү хакына мәчет бульдозер белән җимерелә.

Тагын берничә борынгы зират турында мәгълүмат бар. Аларның берсе – Кремль-Чернышевский урамнары кисешкән урындагы зират. Биредә 1530нчы елга караган кабер ташы табыла. Икенчесе – Мәскәү белән Камал урамнары киселешкән урындагы Көрәиш бистәсе зираты. Биредә мөселманнарны XVIII гасырга кадәр җирләгәннәр. Өченчесе – Лобачевский бакчасы урынындагы зират.

Бишбалта зираты хәлен барыбыз да беләбез. Ул да ташландык хәлдә. Мөселман зиратларының иң борынгысы – Кабан шәһәрчегендәге каберстан. Хәзерге Әрхәрәй дачалары урынында ХIII гасырга караган каберләрне күреп була.

Бүген казанлылар тарихи зиратлар яки мәчетләрнең кайларда булганын да белми. Кая инде аларны белү?! Без бит булганын да тәртиптә тотып саклый алмавыбызны күрдек. Миңа калса, Казандагы барлык борынгы зиратларны барлап, Татарстан Диния нәзарәте белән бергә хәтер тамгаларын куеп чыгарга кирәк.

Сүз уңаеннан. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа татар зиратында каберлекләрне җимерүчеләр турындагы мәгълүмат өчен 5 миллион сум биреләчәген белдерде.

Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

тарихчы

Путинга көндәш сайлый башлаганнар

Дүшәмбе көнне Михаил Ходорковскийның «Путин урынына» дип аталган проекты эшли башлады. Ходорковскийның максаты – 2018нче елда булачак президент сайлауларында Владимир Путинга көндәш барлау.

Матбугат очрашуында Ходорковский бу проектның ничек эшләвен аңлатты һәм шул ук исемдәге сайтта күзәтеп булачак, дип белдерде. Анда мөмкин намзәтләр исемлеге урнаштырылган һәм аларга тавыш биреп булачак. Җиңүчене тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып жюри сайлап алачак.

Исемлектә ПАРНАС җитәкчесе Михаил Касьянов, коррупциягә каршы көрәш фондын булдырган Алексей Навальный, «Яблоко» фиркасе лидеры Григорий Явлинский һәм башкалар бар. Ходорковский үзе сайлауга чыкмаячагын әйтте.

Игорь Веселов: «Ә ник исемем татарча язылмый?»

Татар теленең дә кирәге чыкты. Сайлау алды кампаниясендә хәтта милләте белән урыс булган намзәтләр дә бюллетеньнәргә исемнәрен татарча язуны таләп итә.

«Яблоко» фиркасе кандидаты һәм Татарстандагы «Гадел сайлаулар өчен» коалициясе әгъзасы Игорь Веселов Русиянең Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать иткән. Аның фикеренчә, республикадагы комиссия Веселовның һәм урыс телен белмәүче тавыш бирүчеләрнең хокукларын бозган.

Веселов әйтүенчә, аның исеме сайлау бюллетеньнәрендә татарчага тәрҗемә ителмәячәк, шул сәбәпле аның хокуклары бозыла. Ул Татарстан Югары суды чыгарган – аның исеме, фамилиясе һәм атасының исеме бюллетеньдә татарча бастырылмавы канунга каршы килә дигән – 2009нчы елгы карарын да искә төшерә. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясендә исә «бюллетеньнәрдәге бөтен фамилияләр, исемнәр һәм аталарының исемнәре дә канун таләпләре нигезендә язылган», – диләр.

Мөрәҗәгатендә Веселов республикада татар белән урыс телләре бертигез дәрәҗәдәге дәүләт телләре, дигән. «Русия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокуклары гарантияләре турында» федераль канун нигезендә, сайлау бюллетеньнәре урысча бастырылырга тиешлеген дә искә ала ул. Ләкин Русия төбәгендә үз дәүләт теле бар икән – бюллетеньнәр ике телдә дә булырга тиеш.

«Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе раслаган бюллетеньнәрдә депутатлыкка намзәт Веселов И.Г. турындагы мәгълүмат өлешендә (фамилия, исем, атасының исеме) татар телендәге текст юк. Шул ук вакытта башка намзәтләрдә (милләтләре татар икәнлеге фаразлана) ул бар», – дип яза Веселов.

Ул шулай ук комиссиянең барлык утырышларында да йә намзәт үзе, йә аның вәкаләтле вәкиле катнашырга тиешлеген искәртә. Ләкин Веселов сайлау кәгазьләренең текстын раслау утырышына чакырылмадым, дип белдерә.

«Idel.Реалии» сайты хәбәренә караганда, «сайлау кәгазьләрендә намзәтләрнең милләте күрсәтелми», шуңа күрә кайберләренең исемнәре ике телдә, ә башкаларының бер генә телдә язылуын исәпкә алганда, Веселовта «милли дискриминация түгелме бу?» дигән сорау туа.

Ул Үзәк сайлау комиссиясеннән Дума сайлау бюллетеньнәрен «канунсыз» дип тануны һәм үз хокукларын торгызу өчен чаралар күрүне сорый.

Веселов бу мәсьәләне беренче тапкыр гына күтәрми. 2009нчы елда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары сайланганнан соң ул республика Югары судына сайлау материалларында үз исеме бары тик урысча гына булуга зарланып мөрәҗәгать иткән иде. Ул вакытта да аның белән сайлауда катнашкан дүрт намзәтнең исемнәре урысча да, татарча да язылган булган. «Мәгълүматлары ике тапкыр күрсәтелгәч, дүрт намзәтнең, шул исәптән җиңүченең дә, сайлауда өстенлеге булды», – дип әйткән иде Веселов.

Ул вакытта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә Веселовның паспортында татар кушымтасы булмаганга, аның исем-фамилиясе урысча гына язылган иде, дип белдерделәр.

Нәтиҗәдә, республиканың Югары суды Веселовны яклап чыкты. Мәхкәмә карарында, намзәтләрнең хокукларын бозмас өчен, аларның исемнәре, фамилияләре һәм атасының исемнәре урысча да, татар телендә дә («улы», «кызы» сүзләрен кушып) язылырга тиеш, диелде. Болай язу Татарстанда рәсми эш алып баруда да кулланыла, мәсәлән, туу турындагы таныклыклар ике телдә языла.

Русия Үзәк сайлау комиссиясендә дә әлеге суд карары белән ул вакытта килештеләр. Илнең Югары мәхкәмәсе дә карарны үзгәртмәде.

Быел Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе чираттагы утырышында республикадагы бөтен бюллетеньнәрне дә тулысынча татарчага тәрҗемә итү карарын кабул итте. Комиссия сәркатибе Надежда Борисова Веселовның мөрәҗәгатенә кагылышлы фикерләрне соңрак белдерәм, диде. Шикаять башта Русия Үзәк сайлау комиссиясенә җибәрәләчәк, дип аңлатылды. Борисова белдергәнчә, алар кайсы намзәтнең исемен татарчага тәрҗемә итәргә кирәк, кайсысыныкын кирәкми икәнлеген аңлатуларын сорап Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына мөрәҗәгать иткән.

«Анда белгечләр утыра, шуңа күрә сайлау кәгазьләрендә татар намзәтләрнең дә, урысларның да бөтен исемнәре, фамилияләре һәм аталарының исемнәре канун таләпләре нигезендә язылган, дип саныйбыз. Без сайлау кәгазьләрен раслау өчен сәяси фиркаләр вәкилләрен чакырдык», – диде ул.

Веселов исә үзен утырышка чакырмадылар, дип белдерә. Ул: «Хокукларым бозыла, мин беркемгә дә ышанычнамә язмадым», – ди.

Ни өчен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республиканың Югары суды карарын үтәми, дигән сорауга Игорь Веселов республика сайлау комиссиясенең федераль дәрәҗәдәге сәясәтчеләр белән каршылыкка керәселәре килмидер, дип фаразлады.

«Әйтик, Жириновский. Аның белән каршылыкка кермәс өчен Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе намзәтләрнең хокукларын боза һәм исемнәрен татарча күрсәтми», – дип нәтиҗә ясый Веселов.

Комментарии