ДҮРТ БҮЛМӘЛЕ СЕЙФ

ДҮРТ БҮЛМӘЛЕ СЕЙФ

Өендә 8 миллиард сумлык валюта саклаган полиция полковнигы Дмитрий Захарченко (фотода) Мәскәүдә элиталы йортта 4 бүлмәле фатир сатып алган булган. Үзе 85 миллионга төшкән әлеге торакны ул «Нота-банк»тан урланган акчаларны яшерер өчен генә файдаланган. Фатирның бер бүлмәсен Захарченко чын сейфка әйләндерә – аңа код йозагы белән тимер ишек куйдыра.

«Лайф»

ГИМНАСТИКА КАЙТА

Русия компанияләре һәм оешмаларында хезмәт гимнастикасын торгызырга мөмкиннәр. Иҗтимагый палата вәкилләре хөкүмәткә шундый тәкъдим белән чыкты. Сәламәтләндерү тәнәфесен эш көне дәвамында, 15-20 минутлык итеп оештырырга киңәш ителә. Аның дәвамында Русия гимнын тынлатырга кирәк, дигән фикер дә бар.

ТАСС

Изображение удалено.

СИРӘГРӘК ОЧАБЫЗ

Чит илдә ял итүче русиялеләр саны беренче яртыеллыкта 4 миллион кешегә дә җитмәгән. Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30 процентка диярлек кимрәк. Төркия һәм Мисырга чартер очулары тыелганнан соң беренче урыннарга Таиланд, Испания һәм Кытай чыкты.

«Реальное время»

ЗАПАСЛАР САЕГА

Илнең Резерв фондында акча коточкыч тизлек белән кими – август аенда гына ул 390 миллиард сумга кимегән. Ә ел башыннан алып – 1 триллион 170 миллион сумга. Финанс министрлыгы фаразларына караганда, ел ахырына кадәр тагын шул кадәр акча тотылып, фондта нибары 900 миллиард сум гына калачак.

«Коммерсантъ»

Изображение удалено.ЯЛГАН ЭРЕМЧЕКЛӘР ТУРЫНДА ЯЗСАҢ…

Аккредитацияләү буенча федераль хезмәт Петербургның «Фонтанка» мәгълүмат порталына 300 мең сумлык штраф белән яный. Әлеге сайт эремчек базарындагы закон бозулар турында үз тикшерүен үткәргән иде. Шул вакытта журналистлар чынлыкта булмаган продуктны да эремчек итеп терки алганнар. Тик Росаккредитация оешмасы үз хатасын танымады – киресенчә, редакциягә «ялган» теркәү декларациясен реестрдан кичекмәстән соратып алырга кирәклеген җиткерде.

«Фонтанка»

Комментарии