- 13.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №36 (14 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Чистай шәһәрендә яшәүче 84 яшьлек Нил Вәли үз каласындагы татар гимназиясенең руслаштырылуына каршы чыга. Тиешле хакимият органнарына, судларга мөрәҗәгать иткәннән соң, соңгы чара итеп, Страсбургтагы кеше хокуклары судына мөрәҗәгать иткән ул.
«Чистайда 1992 елда татар гимназиясенә әверелдерелгән мәктәп, бүгенге көндә кабат элеккеге хәленә кайта. Ягъни татар гимназиясе булудан туктап, рус телендә генә белем бирүче гыйлем үзәгенә әйләнеп бара. Вакытында көрәшә-көрәшә татар мәктәпләре, татар сыйныфлары ачтырган идек. Хәзер шуларны ябып бетерделәр. Татар мәктәбен ябу сәбәбен балаларның ата-аналарына сылтыйлар. Имеш, ата-аналар балаларын татар телендә укытырга теләми, урыс телендә укытырга тели», – дип белдерә Нил Вәли.
Нил Вәли, татар мәктәпләренең бетерелүендә Мәскәү түрәләре белән беррәттән Татарстандагы мәгариф түрәләренең да өлеше зур, ди. Татар мәктәпләрен ябу – Мәскәү сәясәте. Безнең өстәге түрәләрнең дә күбесе урыс телле. Безгә бу каршылыкларны узу өчен, үзебезчә яшәргә, үзебезнең дәүләтне, милли мәгарифне булдырырга кирәк, – ди ул.
Нил Вәли татар мәктәбен саклап калу өлкәсендә түрәләргә күпме генә мөрәҗәгать итеп караса да, үзен канәгатьләндерерлек җавап ишетә алмагач, халыкларның үз туган телләрендә белем алу хокукын бозуда гаепләп, быелның 23 мартында Чистай башкарма комитетын шәһәр судына шикаять иткән. Әмма анда, мөрәҗәгать итүченең мәнфәгатьләре бозылмаган дип, Вәлинең гаризасын кабул итүне кирәк тапмаганнар. «Мин судка шәхесләрне түгел, шәһәр башкарма комитетын бирдем. Әмма суд бернинди карар да чыгармады. Алар минем гаризаны кабул итмичә, башкарма комитет минем кануни хокукларымны бозмаган дип, почта аша хат җибәрде. Имеш, минем бу проблемада бернинди катнашым да юк, бернинди хокукларым да бозылмаган. Ягъни минем балалар, оныклар ул мәктәптә укымый, шуңа катнашыгыз юк, диделәр. Чистай суды канунны, Конституцияне бозып, минем гаризамны тикшермәде, – ди ул.
Нил Вәли быелның 7 апрелендә Татарстан Югары судына да мөрәҗәгать иткән. Ләкин Югары суд та Чистай шәһәр суды карарын үз көчендә калдырган. «Минем урында ул мәктәптә укучы берәр баланың ата-анасы булса иде, вазгыять үзгәрер, суд гаризаны кире кага алмас иде. Суд башка формулировка эзләгән булыр иде. Әмма ата-аналар судка гариза язарга да, шаһид булырга да курка», – ди Нил әфәнде.
«Минем бу мәктәптә татарча укытылуда үз мәнфәгатем бар. Иҗтимагый үзәкнең рәисе буларак, заманында аны татар гимназиясенә әверелүен, анда татар секторының корылуын, татар сыйныфларының ачылуын тормышка ашырдым», – ди ул.
«Суд фикеренчә, монда минем бернинди хокукым да юк. Әмма минем монда мәнфәгатем бар һәм минем хокукларым бозылган. Европа суды конвенциясенә күрә, бу дискриминация, дип атала. Мин үз милләтем өчен көрәшәм, әмма суд синең бу көрәшең кирәкми дип белдерә», –ди ул.
Нил Вәли, барлык суд юлларын узып та, тиешле яклауны таба алмагач, Страсбургтагы кеше хокуклары судына мөрәҗәгать итте.
«Страсбург судыннан Чистай мәктәбендәге татар секторын яңадан торгызуны таләп иттем. Әмма адвокатым гаризама, урыс хөкүмәтен җәзага тарту таләбен дә өстәтте. Шулай итеп Европа судына җибәрелгән гаризага Русия хөкүмәтен һәм Путинны 5 мең еврога җәзага тарту таләбен дә керттек», – ди Нил Вәли.
Ул Европа кеше хокуклары судыннан уңай җавап киләчәгенә ышана. Гаделлек барыбер тантана итәргә тиеш, дип белдерә.
Райнур ШАКИР.
Татарстан мәктәпләрендә акча канунсыз җыела
Соңгы елларда мәктәпләрдә акча җыю мәсьәләсе проблемaга әйләнде. Бу хакта Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итүләр күп булган. Мәктәпләрдә канунсыз акча җыю мәсьәләсе Казанда министрлык вәкилләре, Казан шәһәре прокуроры катнашындагы очрашуда тикшерелде.
Өстәмә акча җыю кебек күренеш бүген мәктәпләрдә гадәтигә әйләнде. Күп очракларда китаплар, сыйныфларны төзекләндерү, сыйныф фонды, мәктәп сакчысы өчен акча сорала. Соңгы елларда акча җыю канунсыз рәвештә мәҗбүри оештырыла башлады.
Бу хакта Министрлыкка мөрәҗәгать итүче әти-әниләр дә күп булган. Күп кенә мәктәпләрдә тиешле китаплар кайтмау сәбәпле, балалардан акча җыеп, китаплар сатып алынган. Бу исә китапларга заказ бирү мәсьәләсен оештыруда кимчелекләр булу, яки укытучының аерым фәннән һәр елны китапларны алыштыру сәбәпле була икән.
Казанда мәктәпләрне финанслау өчен шәһәр бюджетының 40тан артык проценты – 378 миллион сумлап акча бүленә. Бу елның җәендә генә барлыгы 58 белем бирү йорты төзекләндерелгән.
«Мин аңлыйм: бүген шәһәрдә күп мәктәпләр төзекләндерүгә мохтаҗ, әмма шәһәрдән акча бүленә, ярдәм бар бит. Бер җәйдә генә бөтен мәктәпләрне төзекләндереп булмый. Әмма акча юк дип, тәрәзәләрне, электр челтәрләрен әти-әнидән акча җыеп алыштыру ярамый», – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин.
Җыелышта әйтелгәнчә, Татарстанда әти-әниләр белән эшләү кебек мәсьәләләрдә дә проблемалар зур. Күп очракларда акча җыю турында уртага салып сөйләшү, килешү үткәрелми, әңгәмә таләп итү рәвешендә уза. Әти-әниләр исә мәктәп акчаны нәрсә өчен җыярга мөмкин, яки мөмкин түгел кебек мәгълүматка да ия түгел.
Мәктәпләрдә канун бозу очраклары булу сәбәпле, эшләреннән азат ителгән мәктәп җитәкчеләре дә аз түгел икән. Бу елның җәендә генә Казанда 11 җитәкче эшеннән төшерелгән.
Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА.
Казан троллейбуслары «шәһит»ләрдән сак булырга өнди
Казан троллейбусларында «шәһитләр»дән сак булырга чакырган өндәмәләр урнаштырылган. «Шәһит»ләр караңгы, бөтен җирләре ябылган киемдәге кешеләр буларак тасвирланган. Мөселманнар арасында бу уңайдан Казанның «Метроэлектротранс» оешмасына мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.
«Шәһит»ләрдән сак булырга өндәгән өндәмәләр (листовкалар) Казан троллейбусларында инде беренче ел гына очрамый. Әлеге язулар мөселманнарда борчу уяткан, чөнки исламда «шәһит» сүзе бөтенләй башка мәгънәдә кулланыла.
Кызганычка каршы, динне яхшы белмәгән кешеләр бу сүзнең асыл мәгънәсен бозды, дип сөйләде Казан шәһәре казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов. «Хәтта шәһит дигән сүзне калдырып торыйк әле, чын мәгънәсендә мәхәббәт сүзен генә алсак та, кешеләр мәхәббәт сүзе астында җенси мөнәсәбәтне күзаллый. Асылда мәхәббәт сүзе үз эченә җенси мөнәсәбәтне алмаган. Олы хис, бер-береңне бик якын итү, дигән сүз. Бер-береңә битараф булмау, дигән сүз.
Кызганычка каршы, динне яхшы белмәгән, яки Ислам динендә секта юнәлешен алган кайсыбер кешеләр шушы сүзне кулланып, асыл мәгънәсен боздылар һәм аңа бик зур ялгышлык керттеләр.
Әйе, кешеләр арасында «шәһит» сүзе башкаларны үтерү, гаепсез кешеләргә һөҗүм итү мәгънәсендә кулланыла. Һәм кызганыч ки, кайсы вакытны мөселманнар арасында ялгыш юнәлештә булган кешеләр дә шулай аңлата. Тормыш үрнәкләре һәм үзләренең сүзләре белән дә. Ә асыл мәгънәсендә «шәһит» сүзе ким дигәндә ике гаепсез кешене коткару өчен җанын биргән кешене аңлата. Үтерер өчен түгел. Үзенең хәләл җефетен, баласын, туганнарын, якыннарын, йортын, милләтен, ватанын, динен саклар өчен җанын биргән кеше.
Автобусларга кереп шартлатулар, балалар йортына, мәктәпләргә кереп һөҗүм итүләр шәһитлек түгел, ә шайтанлык».
Казанның «Метроэлектротранс» оешмасына мөрәҗәгатьләр булу сәбәпле, троллейбусларга ябыштырылган листовкалардагы «шәһит» сүзе террорист сүзенә алыштырылачак икән. Листовкалар исә троллейбусларга, саклану чарасы буларак, халыкның шик тудырган кешеләргә игътибарлырак булуы өчен ябыштырылган.
11 cентябрь: Тәмугтан чыгып яңа тормыш башлау
Бу көн бар дөньяны үзгәртте. Һәм ул мәхшәрдән исән чыга алган кешеләрнең тормышын да алыштырды.
2001 елның 11 сентябрендә беренче очкыч Сәүдә үзәгенең Төньяк манарасына килеп бәрелгәндә, Том Канаван (Tom Canavan) шул бинада урнашкан бер банкта эшләп утырган булган. 18 минуттан икенче очкыч Көньяк манарага килеп бәрелгән. Канаван иң аскы катка кадәр төшеп җитә алган, ләкин икенче бина ишелә башлаган һәм ул хәрабәләр астында басылып калган. Канаванның берничә метр читтәрәк торган хезмәттәшләре һәлак була. 10 ел үткәннән соң да Канаван ул фаҗигане оныта алмый.
«Бар да кичә булган кебек. Тән сызлавы бетте, ләкин җан әрнүе әле дә бар, көн саен ниндидер тавышлар ишетелә, ниндидер исләр килә, баш өстеннән очкычлар очып үтә. Бу беркайчан да бетмәстер. «Оныт инде, 10 ел үтте бит», – диләр. Ләкин моны онытып булмый, моңа күнегеп кенә була».
Хәзер Канаган башка кешеләргә кайгыларын җиңеләйтергә ярдәм итә. Ул 11 сентябрь һөҗүмнәренең 10 еллыгына ачылган мемориал һәм музейда ихтыярчы буларак хезмәт итә. «Булган хәлләрне башкаларга аңлату минем үземә дә ярдәм итә», – ди ул.
11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң исән калган Уильям Родригес (William Rodriguez) шул ук юлны сайлаган. Ул Төньяк манарада ишек сакчысы булып эшләгән. «Ике бинага да ут капканнан соң дистәләрчә кешегә имин урынга качарга ярдәм иттем», – ди. Казадан соң ул корбаннарның һәм исән калганнарның гаиләләре һәм иммигрантларның хокукларын яклый башлаган.
«Үземне гаепле хис итәм – ни өчен мин исән калдым, ә дусларым – юк? Бу мине хәзерге гамәлләремә этәрде. Үземне һәлак булган кешеләрнең тавышы булырга тиешлегемне аңладым. Ягъни бу җаваплылык хисе генә түгел, ә үзенә күрә вазифа, бу мине дөньяга башкача карарга мәҗбүр итте».
Микки Кросс (Mickey Kross) Нью-Йорктагы янгын сүндерүче, ут капкан биналардан кешеләрне коткару өчен Сәүдә үзәгенә килеп җиткән. Төньяк манара ишелгәч, баскычта бикләнеп калган. Том Канаган шикелле, ул да исән калган берничә бәхетленең берсе.
«Мин берни сизмәдем һәм берни күрмәдем, чөнки бар нәрсә томаланган иде. Берничә секундка хәтта үземнең исән булуыма шикләнеп калдым. Миннән ике кат өстәрәк һәм ике кат астарак булган кешеләр барысы да үлеп беткән. Бары тик без тар гына урында, 14 кеше исән калганбыз. Моны ничек аңлатып булсын. Булмый».
Манаралар ишелү нәтиҗәсендә, 300ләп янгын сүндерүче һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәре һәлак була. Кросс һәм аның хезмәттәшләре Сәүдә үзәге калдыклары арасыннан, корбаннар эзләп, 9 ай вакыт үткәрә.
«Эшкә килгәч, алар миңа корал тоттырды, радио һәм дүрт янгын сүндерүчене бирделәр. Һәм без казый башладык. Бу бик мөһим эш иде, моның өчен күпләрдән рәхмәт сүзе ишеттем».
Кросс хәзер инде ялга чыккан. Ул эшләгән бүлектә хезмәткәрләрнең күбесе каза урынында (Ground Zero) агулы калдыклар арасында эшләп, сәламәтлегенә зыян китергән. Бу бүлектә эшләүче янгын сүндерүчеләр 11 сентябрьдә һәлак булган хезмәттәшләрен әле дә искә ала. Һөҗүмнәрнең 10 еллыгы уңаеннан, алар башкаларның гомерен саклап үзләре корбан булган иптәшләрен искә алып, матәм чарасы үткәрә.
Али ГЫЙЛЬМИ.
Комментарии