- 13.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №35 (8 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Ураза бәйрәме уңаеннан дини чаралар Татарстан мәчетләрендә 9 сентябрь иртәсендә сәгать биштә иртәнге намаз белән башлана. Вәгазьләр алтыга, бәйрәм намазы 6 сәгать 30 минутка билгеләнгән.
“Яңа гасыр” телеканалы аша турыдан-туры трансляция оештырылганга, “Кол Шәриф” мәчетендә чаралар соңрак үтәчәк. Бәйрәмне телевизордан сәгать җидедән карарга мөмкин.
Башкортстан Президенты кем?
Башкортстанның бәйсез интернет-чыганаклары Президент Рөстәм Хәмитовның милләте белән кызыксына. Бер чыганаклар аны татар ди, икенчеләре башкорт дип исәпли. “Журнал-Уфа” интернет-сәхифәсе хәбәренә караганда, Рөстәм Хәмитов 1990-1993 елларда республика депутатлары исемлегендә үзен татар дип күрсәткән. Ә 10 август “Вечерняя Уфа” газетасына биргән әңгәмәсендә ул: “Мин – башкорт һәм башка бу хакта сүз булырга да тиеш түгел”, – дип белдерде.
Рамзан – әле Президент
2011 елның апреленә кадәр Чечня белән Президент идарә итәчәк. “Президент” сүзеннән тырышып баш тарткан Р.Кадыйров вәкаләте чыкканчы шулай аталачак. 2 сентябрьдә Чечня парламенты шундый карар чыгарды. Ә киләсе елда Чечен халкы республика башлыгын сайлаячак. “Исем алыштыру өчен, 3 млн нан 10 млн сумга кадәр акча кирәк булыр”, – диләр парламентта.
Кем уздыра?!
Р.Кадыйров һәм берничә төбәк җитәкчесе артыннан Мәскәүгә “ләббәйкә”не бүтән төбәкләр дә күрсәтмәкче. Әстерхан Дәүләт Думасы вәкилләренә парламент исемендәге “Дәүләт” сүзе ошамый икән. Алар аны “Дума” гына дип калдыру тәкъдимен керткән, башка өлкәләрне дә шулай итәргә чакырганнар.
Бөкеләр арта
Казанда Әмирхан-Ямашев чаты 10 сентябрьдән тулысынча ябыла. Эшләр бары тик 17 сентябрьдә генә төгәлләнәчәк. Ләкин икенче башта – Әмирхан-Чистай урамнары чатында күпер төзелә башлый. Башка урыннарда да төзелешләр кимеми.
Гомумән, Универсиадага кадәр башкалабыздагы мондый кыенлыкларга күнегергә туры килер. 3 ел ярым эчендә урамнарны Универсиада үткәрү өчен куелган халыкара таләпләр югарылыгына күтәрергә кирәк.
Чарасыз калсаң…
Шоферлар өчен “кайнар линия” ачылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән киеренке хәлләр туганда,89172601278 телефонына шалтыратып, юрист киңәшен алырга мөмкин.
Рельстагы автобус
Казан – Йошкар-Ола арасында рельс автобусы йөри башлады. Ул сәгатенә 100 чакрым ара үтә ала. Шуңа да сәфәр вакыты 1 сәгатькә кимеп, 3 сәгатькә калган.
Сак булыгыз
Казанда ялган акча нык таралган. Быел башкалада шундый 800 кәгазь акча әйләнештән алынган инде. Күпчелеге – 1 һәм 5 меңлекләр. Хәзер җинаятьчеләр шулкадәр остарган ки, ялганын чыныннан махсус ультрашәмәхәле аппаратлар да ачыклый алмый, катлаулы техника гына билгели. Ә андыйлар Милли банкта һәм хокук сакчыларында гына бар.
Кама югала
Түбән Кама янында елгада су нормадан 3 метрга кимрәк. Белгечләр экологик һәлакәт дип чаң кага. Хәзер Каманың тирәнлеге 49 метр ярым, бу – критик күрсәткеч дигән сүз. Су азаю кечкенә елга һәм күлләрдә дә күзәтелә.
Күпмегә төште?
Быел Татарстан урманнарындагы янгыннардан 8 миллион сумлык зыян килгән. Барлыгы 158 гектар мәйданда агачлар янып юкка чыккан. Хәлне ничек тә булса үзгәртер өчен, хөкүмәт урманчылык тармагын җитди контрольгә алмакчы. Президент Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, урман белән кырын эш кылучылар күбәйгән, шуңа хәзер хокук сакчылары җентекләп тикшерү үткәрәчәк.
Иң күп шикаять – Татарстаннан
Русия күләмендә хезмәт хакы буенча бурыч 3 миллиард сум икән. Бу хакта прокуратура вәкилләре белдерде. Иң күп зарланучылар исемлегендә Татарстан өченче урында.
Тракторчы тапталган
Биектау районының Шуман авылында фаҗига: “Красная заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының 1973 елгы тракторчысы үзе эшләгән трактор астында калып һәлак булган. Сәбәбе – “Т-150” тракторы үзеннән-үзе хәрәкәт итә башлаган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмә-мәгълүматында шул хакта әйтелә.
Гомер өчен – өч ел
Алабугада суд Дмитрий Кузьминга 3 елга колония бирде. Ул җәзаны ирек чикләнгән махсус режимлы авылда үткәрәчәк.
30 июнь төнендә Дмитрий “Мерседес” машинасында юл читендәге эскәмиядә утырган яшь парны бәрдерә. Үзе әйткәнчә, идарәне югалткан, шуңа туктарга өлгермәгән. Эскәмиядә утырган егет – шунда ук, ә сөйгән яры хастаханәдә җан бирә. Алабуганың үзендә Дмитрийга срок бирелмәс дигән имеш-мимеш таралган иде. Чөнки ул заманында җирле криминаль милицияне җитәкләгән кешенең улы. Ләкин суд башка карар кабул итте.
Кая качканнар?!
Чуашиянең Красноармейск районы Уби авылыннан алты яшүсмер качкан. Хәзер аларны милиция эзли, фотолары тирә-як авыл һәм шәһәрләргә таратылган. Бу юллар язылганда, балаларның язмышы турында берни дә мәгълүм түгел иде. Тәрбиячеләр качкыннарны “авыр яшүсмерләр” дип бәяли. Алар, малайлар берәр төрле җинаять кылмагае, дип курка.
Ветеранга кул күтәргән
Казанда Бөек Ватан сугышы ветеранын үтерүдә шикләнелеп, 25 яшьлек егет кулга алынды. Җинаять 2 сентябрьдә Дәрвишләр бистәсендә кылына. Кулга алынучы – мәрхүмнең күршесе. Ул тикшерүчеләргә аңлатканча, карт кеше еш кына алар белән сүзгә кергән, аны һәм әнисен әшәке сүзләр белән рәнҗеткән. Егет әйткәнчә, 2 сентябрьдә, түземлеге бетеп, ул өеннән авыр торба ачкычы ала һәм бабайны шуның белән башына сугып үтерә. Киткәндә ветеранның кара көнгә дигән 40 мең сум акчасын да эләктерә.
Комментарии