МИҢНЕХАНОВ СПОРТЧЫЛАРНЫ ШАККАТТЫРДЫ!

Якшәмбедә Мәскәүдә хоккей йолдызлары белән танылган сәясәтчеләр хәйрия уены уздырды. Биредә Президенты һәм мэры да катнашты. Көндәшләр капкасына икешәр алка Миңнеханов белән Метшин исәбендә, шулай ук Президенты уенда өч алкалы пас белән дә билгеләнде. Уен киеренке барса да, тигез исәпкә тәмамланды, 13:13.

Уенда бер як тарафны Ковальчук командасы, икенчесен Овечкин дип атадылар. Ул әлеге ике йолдыз инициативасы белән оештырылган.

Александр Овечкин белдергәнчә, аның өчен Татарстан Президенты чыгышы көтелмәгән яңалык булган. “Һәркем күреп торды: бу кеше хоккейны ярата, мондый кешеләргә алкышларны жәлләмәскә кирәк”, – дип белдерде ул. Билгеле ки, Рөстәм Миңнеханов ниндидер үзешчән капкачыга ике алка кертмәде, ә заманында дөньяның иң яхшы капкачысы дип танылган, хәзер Мәскәүнең “Спартак” командасы белән килешү төзегән Доминик Гашекка ике алка чәпәде. Хәтта Овечкин да аңа бер алка гына кертә алды, хәтта ике буллитны файдалана алмады.

Ике “хоккейчы”сы да Овечкин командасында чыгыш ясады, шуңа өстәп, бу командада Русия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев катнашты. Көндәш командада Галләмов белән Насыйбуллин кебек уенчылары уйнады. Биредә Гашек, Фетисов, Малкин, Жердев кебек билгеле хоккейчылар белән бергә Русия хөкүмәт рәисе урынбасары Алексей Кудрин, Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин, Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев катнашты.

Сәясәтчеләр арасында Миңнехановны куып җитүчеләр булмады, шуңа да спортчылар тарафыннан аңа мактау сүзләре яву очраклы түгелдер. Оештыручылар игълан иткәнчә, бу уен барлыгы 13,7 млн сум акча китергән. Алар янгыннан зыян күргән балаларга ярдәмгә тотылачак.

“АК БАРС” БОЗГА ЫРГЫЛА

Бүген, 8 сентябрьдә, Русия янә хоккей белән шашыначак. КХЛның беренче уены Казан бозында “Ак Барс” һәм ОХК “Динамо” (ХК МВД белән “Динамо”ны берләштергән команда. – А.Ш.) белән узачак. Белгечләр бу уеннан әллә ни кызык нәтиҗә көтми һәм җиңүне “Ак Барс”тан көтә. Әлеге уен бары символик мәгънәгә ия, иң мөһим сорау: “Ак Барс” агымдагы сезонда ничек чыгыш ясар? Соңгы елларда алып барган әйдәүче рольне тотып кала алырмы?

Соңгы елларда татар командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов үз асылы белән даими чемпионат кешесе түгеллеген, ә хәлиткеч уеннар – плэй-оффта әйдаман тренер булуын күрсәтте. Әлбәттә, моңа карап кына даими чемпионат хакында әллә ни әйтеп булмый һәм бигрәк тә узган елгы бер-бер артлы җиңелү шаукымы кабатланырга бернинди нигез юк. “Ак Барс”ның сезонга физик һәм психологик әзерлекле булуы, шул яссылыкны саклап хәрәкәт итүе генә даими чемпионатта тотрыклы уен күрсәтүгә китерә ала.

Уңай якларын санаганда, иң элек әйтергә кирәк, команданың төп уенчылары Данис Зарипов белән Алексей Морозов терелде, хәзер алар команда белән бергә чыгыш ясый. Шулай ук “Ак Барс” трансфер өлкәсендә җәен “үз кыйбласына” хыянәт итмәде. Күпләрне шаккаттырып, узган сезонның иң яхшы снайперы (иң күп алка кертүче. – А.Ш.) Марцел Хосса белән контракт (5 млн. доллар) нигезендә килешү төзеде. Һөҗүмче ирексездән икеләнмичә шундук “Ак Барс”ка күчте, үзе әйтмешли, ул мондый акчаны НХЛда да күрмәгән. Команда Скачков, Никитин (мөгаен, ул НХЛга китәр. – А.Ш.) кебек яхшы спортчылар белән килешү төзеде. Белгечләр, һөҗүмгә басым ясап, аның быел аеруча тозлы булачагын фаразлый. Гомумән, команда составы зур үзгәрешләр кичермәде, шуңа да команда да тотрыклылык күзәтелер дип көтелә.

Шул ук вакытта “Ак Барс” Хювенен, Кукумберг, Бадюков, Первышин кебек хоккейчыларны кулыннан ычкындырды. Аларга алмаш табылса да, командада яңа уенчылар ничек уйнаячагын төгәл әйтеп булмый. Баш тренер Билалетдинов күптән түгел иң яхшы снайпер Хосса турында: “Алка кертә белү – бер хәл, ләкин команданың башка максатлары да бар”, – дип белдерде. Моңарчы әйдәман булып барган Хосса, икенче бишлектә чыгыш ясап, үз-үзе белән канәгать булмаска, шул рәвешле төрле проблемалар да килеп туарга мөмкин.

Әйтергә кирәк, “Ак Барс” сезон алды турнирларда уңышлы чыгыш ясады. Мисал өчен, Ромазан турнирын отты. Әлегә даими чемпионат турында шуны гына әйтергә була. Ә плэй-офф безгә һәрчак көтелмәгән хәлләр тудыра, анысы хакында иртәрәк әле. Аны фаразлау да әллә ни кыен түгел, чөнки “Ак Барс” һәрчак иң югары максатлар куеп кына чыгыш ясады.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии