- 13.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №35 (8 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Бәрәңгене казу-казымау мәсьәләсе, быелгы уңыш турында газетаның үткән санында да (“БГ”, 1 сентябрь) язган идек. Республикабызның кайбер районнарында, әйтик, Апас, Буа, Кайбыч, Чүпрәле һәм башка күп районнарда шактый хуҗалыклар, көннәр җылы торуга карамастан, инде август азагында ук бәрәңге алуны төгәлләде. Әмма күп гаиләләр әле ашыгырга уйламый. “Көннәр җылы тора бит. Өлгерә. Нигә ашыгырга?! Үсеп утырсын”, – ди Теләчедәге дустым Илнар да.
Җыюын җыярсың, анысы проблема түгел. Үскән бәрәңгенең беркайчан да җыелмыйча җирдә калганы юк. Монда авыл кешесен икенче икмәкнең чыгышы кызыксындыра. Төрле районнарда, авылларда уңыш ничегрәк икән?
Тәнзилә ИБРАҺИМОВА (Питрәч районы, Пимәр авылы):
– Безнең бәрәңге бакчасы 12 сутый мәйданны били. Быел 8 капчык, ягъни 40 чиләк утырттык. Ә уңыш орлыклык та булмады. Нибары 6 капчык бәрәңге чыкты. Әлегә үткән елдан калган бәрәңгене ашыйбыз. Анысы бер капчык чамасы бар. Җыеп алган 6 капчыкның 3сен орлыкка дип аердык. Кыш чыга алса ярый инде. Дөрес, киләсе елга 4-5 мең сум түләп, орлыклык кына бәрәңге сатып алып та утыртыр идек. Әмма елның ничек киләсен, һава торышы нинди буласын белеп булмый бит. Киләсе ел быелгыдан да эссерәк, корырак була дип куркыталар. Сатып алырсың да, уңышы да булмаса. Ул очракта инде акчаны суга салган булып чыгабыз. Аптыраган. Безгә, әби белән бабайга, күп кирәк түгел анысы. Менә балаларга шәһәргә биреп җибәреп булмый, шунысына эч поша.
Гүзәлия ИДРИСОВА (Питрәч районы, Пимәр авылы):
– 20 сутый бакчадан 70 капчык бәрәңге җыеп алдык. Елына күрә уңыш яхшы булды. Арада ваклары күп. Сату-сатмау турында әлегә уйланганыбыз юк. Бәрәңге бакчасы артында инеш булганга, быел бер тапкыр бик әйбәтләп су сиптердек. Файдасы зур булды. Күбрәк “Невский” сортын утырткан идек, анысы аеруча уңды. Ә 9 буразнага утыртылган кызыл бәрәңгенең чыгышы әйбәт булмады. Анысын 11 капчык кына җыеп алдык. Ил күләмендә шундый хәл икәнен исәпкә алсак, безнең эшләр зарланырлык түгел.
Илдар ФАТЫЙХОВ (Кукмара районы, Ядегәр авылы):
– Авылыбызда әле бәрәңге алырга ашыкмыйлар. Без дә 10-15ләреннән соң гына бакчага чыгарбыз, дип торабыз. Соңгы араларда яуган яңгырлар да халыкта азмы-күпме өмет уятты. Бәрәңге бераз булса да үсмәсме, дигән фикердә торалар. Болай ашарга алгалыйбыз. Елына күрә бәрәңге яхшы. Танышларым арасында 2 чиләк утыртып, чиләк ярым уңыш җыеп алучылар да бар. Нишләп була бит?! Быелгы корылыкның сәбәбе – күпләребезнең Ходайдан да узарга тырышуы. Шуның өчен ул безгә сынау җибәрә.
Без бер тапкыр да су сипмәдек. Бакчаның бер почмагына кызык өчен генә сиптереп караган идек, бәрәңге бәбили башлаган. Файдалы булмады. Ашарлык һәм орлыкка җитәрлек булса, Ходайга шөкер итәбез инде. Шул чама чыгар, дип ниятләп торабыз да. Бәрәңгенең “Невский”, “Удача” “Дарницкий” һәм башка төрләрен үстерәбез. Беренчесе аеруча әйбәт була.
Әле август аенда суганны җыйганнан соң, кабат бәрәңге утырттык. Анысын октябрьдә җыеп алырбыз дип торабыз.
Кадрия ӘҮХӘДИЕВА (Саба районы):
– 7 сутый бакчага 7 капчык бәрәңге утырткан идек, 5не җыеп алдык. Җәй буе суга тилмердек. Яшелчә бакчасына сиптерер өчен дә урамга машина белән генә китерделәр. Шуннан алып сиптек. Ә эчәр суны чишмәдән ташыдык. Без яңа урамда яшибез, шуңа әле колонка да, коелар да юк. Шулай булгач, бәрәңгегә сибү турында уйга да кертү мөмкин түгел иде.
Бәрәңге – төп ризыгыбыз. Җыеп алынганы ашарга җитмәсә, кибеттән сатып аласы була. Әлегә бәяләр белән кызыксынганыбыз юк. Орлык мәсьәләсен дә шул рәвешле хәл итәсе булачак инде.
Рәзинә ТУКТАРОВА (Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы):
– 26 сутый бакчаның яртысында печән үстерәбез. 13 сутыйдан эресе-вагын бергә 11 капчык бәрәңге җыеп алдык. 8 капчык утырткан идек. Җәй буе шуннан кермәдек инде: утырту, буразна арасын өю, кортына агу сибү, чүбен утау, кул белән казып алу… 100 м озынлыктагы һәр буразнадан нибары 2шәр чиләк чыкты. Ашасак – орлыкка, орлыкка җыйсак, ашарга калмый. Әле орлыкка җыйганы да май аена кадәр сакланырмы, билгесез. Мондый хәлнең булганы юк иде. Ничек тә җиңәрбез инде. Бөтен кешедә шул хәл бит.
Бәрәңге сатып алып ашаган юк иде әле, җәмәгать. Авыл кешесе өчен бу гадәти хәл түгел. Ә шулай да сер бирмиләр, киләчәккә өмет белән карыйлар. “Ходайдан узып булмый, барына шөкер итәбез инде, Аллаһы Тәгаләдән киләсе елларның уңышлы килүен сорыйбыз”, – ди алар.
Лилия ЙОСЫПОВА
Бәрәңге базарны «кыздыра»
Казан базарларында Белоруссия бәрәңгесе сатыла башлады. Узган ялларда Казанның Идел буе районы базарында энә төшәрлек тә урын юк иде. Олысы-кечесе берсеннән икенчесенә йөреп, бәрәңге тутырылган машиналарны каравыллады. Машиналар һәр ярты сәгать саен диярлек алмашынып торса да, бәрәңге һәр кешегә җитмәде. Ярминкә ачылуга ук “икенче икмәкне” алу өчен чиратка баскан Тәнзилә Әмирханова әле төш җиткәндә дә буш капчыгын селкеп басып тора иде.
Хөкүмәт программасы нигезендә Белоруссия бәрәңгесен 17 сумнан саталар. Әмма шул ук бәрәңгене 22 сумга сатучы эшмәкәрләр дә бар. Ярминкәдә Чаллы, Арча, Питрәч, Балтач бәрәңгесен дә саттылар, анысының килосы 20 сумнан иде.
Алыпсатарлар белән көрәшү максатыннан, хөкүмәт кеше башына 4 капчыктан артыграк сатарга рөхсәт бирми. Халык исә моңа риза түгел. “10 капчык бәрәңге алырга теләсәң, ике тапкыр чират торырга туры килә”, – диючеләр бар.
Өч сумга арзан булу сәбәпле, күпләр Белоруссия бәрәңгесенә чират тора. Бу бәрәңгенең сыйфаты турында төрле кеше төрле фикердә:
– Ашап караган юк әле. Танышлар алды, бик тәмле, ярмалы диләр, – ди Таһир Сафиуллин.
– Бер танышым 6 капчык алам дип килгән иде, черек дип, өчне генә алды, – ди Рәис Сафин.
Белоруссиядән китерелгән бәрәңге Казанның Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе, Совет районы базарларында сатыла. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәрәңгенең килограммын шул 17 сумнан арттырмаячагын вәгъдә итә һәм бәрәңге җитми дип борчылмаска өнди, тагын 45 мең тонна кайтартылачак, диләр.
Август аенда Татарстан Президенты Миңнеханов Минскида «бәрәңге сөйләшүләре» үткәргәндә, Татарстанга барлыгы 100 мең тонна бәрәңге кайтару нияте турында әйтелгән иде. Соңрак Белоруссиянең бу кадәр бәрәңге сата алмавы ачыкланды, бу да халыкта яңа куркулар уятты.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
azatliq.оrg
Комментарии