Бер Путин, өч «Калина», йөзләгән машина кәрваны

Владимир бу җәйнең зур өлешен үз абруен шомартуга багышлады: янган урманга очкычтан су да сипте, кыргый аюларны, соры китларны да аулап йөрде. Әйтерсең тиздән сайлаулар.

Узган атнада ул җете-сары төстәге өр-яңа “Лада Калина” машинасына утырып, Себер якларында ике мең чакрым җилдереп кайтты. Бу сәфәрнең төп максаты – Русиянең җитештерү сәнәгатен яхшы яктан күрсәтү булган булса кирәк. Путин үзе утырып барган машинаны форсат чыккан саен мактарга тырышты. Аңа ияреп йөргән журналистлар сәфәр турында даими репортаж биреп барды. Бер урында бензин салырга туктап, андагы кешеләр: “Ни өчен бу машинаны сайладыгыз?” – дип сорагач, Путин: “Ул бик уңайлы һәм ышанычлы, япон машиналарында йөргәнче, сез дә аны алып карагыз, үкенмәссез”, – дип киңәш бирде.

Ләкин Русиядә җитештерелгән машиналарга Путин үзе дә тулысынча ышанып бетми, ахры. Аның бу сәфәреннән соң интернетта кызыклы видеоязма урнаштырылды. Забайкальск шәһәрендәге “Джип” сөючеләрнең “Диверсант” исемле клуб егетләре Путинны озатып баручы кәрванны видеога төшереп алып, аны интернетка урнаштырган.

Баксаң, бу кәрванда Путин утырган сары машинадан тыш, нәкъ шундый төстә тагын ике “Лада Калина” булган. Берсе, шундый ук номерлысы, үзе тәгәрәсә, икенчесен эвакуатор салып алып барган.

“Диверсант” егетләре әйтүенчә, Путинга ияреп, кәрванда йөздән артык машина барган: төрле “Джип”лар, автобуслар, янгын сүндерү, “Ашыгыч ярдәм”, милиция, йөк машиналары. Аларның берсе дә Русиядә җитештерелмәгән, күбесе япон малы. Моңа өстәп, юл читенә тәртип саклаучылар, юл чистарту хезмәтләре тезелеп баскан.

“Джип” сөючеләр әйтүенчә, аларга Путин машинасын күрү өчен кайда басып торырга, үзеңне ничек тотарга, кул болгамаска, шигарьләр күтәрмәскә кирәклеген алдан кисәтеп куйганнар. Егетләр хисабына караганда, бу сәфәргә киткән чыгымнар Русиянең бер кечкенә шәһәре бюджетыннан артып китәргә мөмкин.

Бу видеоязманы берничә көн эчендә 300 меңнән артык кеше карап өлгергән. Белоруссия телевидениесе аның нигезендә, Путин сәфәреннән көлеп, репортаж күрсәтте. “Русиядә ике бәла бар иде – юллар һәм ахмаклар, хәзер өченчесе өстәлгән – юлдагы ахмаклар”, – дип нәтиҗә ясый Белоруссия журналистлары. Бу репортаж белән Белоруссия арасында соңгы вакытта кыза барган мәгълүмат сугышында Минскиның Мәскәүгә чираттагы җавабы булды.

Сәфәр тәмамлангач, Путин үзе йөрткән машинаны “АвтоВАЗ” музеена тапшырырга вәгъдә итте. “Өч машинаның кайсысын?” – дип кызыксына Белоруссия журналистлары.

Соңрак Путинның матбугат вәкиле Дмитрий Песков ни өчен кәрванда берьюлы өч сары машина булуына аңлатма бирде. “Берсендә Путин үзе барды, икенчесе – запас машина, аның кирәге чыкмады, өченчесе – бер ветеранга бүләк”, – дип аңлатты ул.

Сыйфат ягыннан чит ил машинасыннан шактый калышкан “Лада”лар турында Русия халкында күп мәзәк йөри. Бу машиналарны чыгаручы “АвтоВАЗ” ширкәтен саклап калу өчен, Русия хөкүмәте күп акча сарыф итә.

Путинның элек тә “АвтоВАЗ” машиналарына пиар ясаганы бар иде. Әйтик, узган ел ул “Лада Нива”ны сатып алуы белән мактанды. Бу хәбәр “Нива”ларның абруен күтәрергә тиеш булгандыр инде, тик берничә ай үткәч, Путин ул машинада Германиядә ясалган мотор торганын ычкындырды.

Али ГЫЙЛМИ

Татарлар нигә кими?

Русиядә соңгы халык санын алу 1989 һәм 2002 елларда оештырылган иде. 2002 елгы татар өчен күңелсез булды. Башкортстан, Саха-Якутия, Мордовия, Удмуртия, Коми Республикаларында, Свердловск, Әстерхан, Чиләбе, Новосибирск һәм башка өлкәләрдә татарлар саны кимегән. Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев моны икътисади, сәяси, демографик сәбәпләр, милли үзаң түбән булу белән аңлата.

Дөрес, татарлар саны арткан урыннар да бар. Мисал өчен, Татарстанда артым 235 меңгә җиткән. Татарстаннан кала, Ульян, Оренбург, Самара, Пенза, Төмән, Сарытау, Мәскәү, Волгоград өлкәләрендә, Чуашстан Республикасында, Ставрополь краенда, Мәскәү шәһәрендә, Ямал-Ненец округында татарлар саны арткан. Хәтта чеп-чи рус төбәге саналган Ростовта да татарлар 734 кешегә күбәйгән. Ә шул ук вакытта татарлар күпләп яшәгән Түбән Новгородта татарлар 8 меңгә кимегән.

Татар халкында демографик хәлнең начар торуын Фәрит Уразаев милли үзаң түбән булу белән бәйли. Чөнки татар егет-кызлары башка милләт кешесе белән кора. Ә алардан туган балалар, бигрәк тә руслар күпләп яшәгән төбәкләрдә, үзләрен татар дип санамый. Моны татарлар арасында катнаш никахларның күп булуы да күрсәтә. Мисал өчен, ирләр арасында бу сан 43% булса, хатын-кызларныкы исә 47%ка җитә.

Фәрит Уразаев фикеренчә, 10% катнаш гаиләләр булу фән ягыннан файдалы. Әмма бу сан 40%тан артып китсә, моның астында ассимиляция сәясәте ятуы күренә.

Татарлар өчен җанисәп – сәясәт

2002 елда узган халык санын алу – аның нигезендә тирән сәясәт ятуын күрсәтте. Милли республикаларның калу-калмавы, гомумән, Русиядә милләтләр киләчәге халык санын алу вакытында хәл ителә. Белем бирү стандартларыннан 309нчы канун нигезендә милли-төбәк компонентының төшерелеп калдырылуы да, бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә бирдерү боерыклары да рус булмаган халыкларның, беренче чиратта, татарларның Мәскәү сәясәтенә каршы тора алмавыннан килә, дип санала.

Фәрит Уразаев сүзләренчә, Мәскәүнең җанисәп вакытында халыкларны, шул исәптән татарларны төрле милли, дини төркемнәргә бүлеп санарга тырышуы – Европа колонизаторларыннан ук калган ысул.

– Җанисәпнең сәяси үзенчәлеге – бүген генә туган проблема түгел. Европа илләре Африканы колония итеп тотканда, андагы халыкларны вак этнографик төркемнәргә бүлеп, аларны каршылыкта тотып, үзләренә кирәкне эшләгән. Безне бүләргә тырышу бер әйберне күрсәтә: татар халкы – укмашкан, милләт булып формалашкан, гел хәрәкәттә булган, борынгы мәдәниятле, бай тарихлы милләт. Әйтергә кирәк, милек бүлү чорында татар анда катнаша, сәяси өлгергәнлеген күрсәтә.

Җанисәп татарларны, сәяси җаваплылык тойганга күрә, тагын да активлаштыра. 2002 елда милләтне эчтән таркату ысулы кулланылса да, бертавыштан “татарлар” дип җавап бирик. Халык санын алганда гына милләт язмышы турында уйламыйк. Иң югары җитәкчеләрдән алып, гади кешегә кадәр көндәлек тормышта , гореф-гадәтләр, дин турында кайгыртып, аны киләсе буыннарга тапшырсын, – ди Фәрит Уразаев.

Татар-башкорт арасы

Җанисәп мәгълүматларына карасак, 1989 ел белән чагыштырганда, Чиләбе өлкәсендә татарлар саны – 20 меңгә, Свердловскида – 16 меңгә, Пермь краенда 14 меңгә якын кимегән. Ягъни 1989-2002 еллар арасында бу төбәкләрдә татарлар үрчи алмаган, киресенчә, кими барган. Фәрит Уразаев фикеренчә, бу җирләрдә татарларны башкортлаштыру сәясәте алып барылган. Башкортстан сәясәтенә икътисад проблемалары да килеп кушыла. Мисал өчен, Пермьдә күмер шахталары ябылгач, татар шахтерлары белән Башкортстанга күчеп кайта. Шулай да иң күп кимегән урын – Башкортстан. Анда татарлар саны 130 меңгә азайган.

– Соңгы 15 елда татар-башкорт проблемасы куертылды. Пермь, Оренбург, Курган, Чиләбе, хәтта Сверловск өлкәсенең кайбер районнарында да үзләрен башкорт милләтеннән дип күрсәтүчеләр булды. Башкортстанда Президент алмашу вакытында күп татарлар үзләренең кайсы тамырдан, милләттән булуларына яңадан игътибар белән карап, ата-баба рухына таянып, үз милләтләрен “татар” дип күрсәтер дип уйлыйм”, – ди Фәрит Уразаев.

Төбәкләргә төркемнәр чыкты

Сентябрь аенда Казан зыялыларыннан тупланган төрле төркемнәр Русиянең барлык төбәкләрендә яшәүче татарлар белән очрашулар оештырыр дип көтелә. Әмма халык санын алу кампаниясендә иң зур югалту булган Башкортстанга бару-бармау бүгенгә кадәр хәл ителмәгән. Моның үзенә күрә сәбәпләре дә бар. Чөнки 2002 елда Татарстан вәкилләренә Башкортстан татарлары белән очрашулар оештырырга мөмкинлек бирмәделәр. Аның каравы, Фәрит Уразаев 2002 елда бер атна дәвамында күрше республика татарлары белән очрашулар оештыруын искә ала.

Саша ДОЛГОВ

Министрга яла ягучылар хөкем ителде

Татарстанның Актаныш район суды республиканың эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка яла ягуда гаепләнгән Лилия һәм Әзгәр Әмирҗановларга хөкем карары чыгарды.

61 яшьлек Әзгәр Әмирҗанов һәм аның җәмәгате – 58 яшьлек Лилия Әмирҗанова узган ел Чаллыда “Надежда Татарстана” дигән газета чыгара башлаган. Басманың беренче санында ук “Гудбай, Бабай…” һәм “Вся королевская рать или Кто правит Татарстаном” язмалары чыккан. Прокуратура вәкилләре фикеренчә, беренче язмада автор Әзгәр Әмирҗанов Татарстан Эчке эшләр министрлыгы һәм аның җитәкчесе Әсгать Сәфәров исемен пычраткан.

“Татарстанда хакимияткә ошамаган кешеләрне җаваплылыкка тарту бер тәртипкә салынган, республиканың Эчке эшләр министрлыгы судны, прокуратураны үз кулына алган”, – дип язылган язмада.

Икенче язмада исә: “Генерал Сәфәров теләгән һәркемгә каршы компромат җыеп, аны төрмәгә яки юләрләр йортына яба ала”, -диелгән булган.

Әлеге басма 11,5 мең данә белән Башкортстанда бастырылган һәм Актаныш районында таратылган. Прокуратура вәкилләре фикеренчә, бу эшләр Татарстанның Дәүләт Шурасына депутат булырга дәгъва иткән Әмирҗановларның кызы Гөлшатның абруен арттырыр өчен башкарылган.

Татарстан прокуратурасы Әмирҗановлар бастырган мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәвен һәм язылганнарның Эчке эшләр министрлыгы абруена тап төшерүен алга сөрә. Моны психолингвистик тикшертү дә исбатлаган. Җинаять эшен исә прокуратура министр соравы белән кузгаткан.

Җинаять эше кузгатылганчы, Сәфәров: “Үземә карата бер генә яла ягу очрагын да җәзасыз калдырганым юк. Сез Шашурин белән булган вакыйгаларны беләсез. Миңа намуслы исемем кыйммәт. Шуңа күрә беркемгә дә үземә яла ягуны гафу итә алмыйм”, – диде.

Быелның 15 февралендә ирле-хатынлы Әмирҗановлар Казанның Яңа Савин район суды тарафыннан җаваплылыкка тартылган булган инде. Күчемсез милек сату-алу эшләрендә алдашу өчен, Әзгәр Әмирҗанов – 3 ел ярымга, Лилия Әмирҗанова 4 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән. Әсгать Сәфәровка яла яккан өчен, Актаныш район суды Әмирҗановларга булган җәзаларына яртышар ел иректән мәхрүм итү җәзасын өстәде.

Әмирҗановлар үз гаепләрен танымый һәм: “Басмада язылганнарның барысы да дөреслеккә туры килә”, – ди.

Берничә ай элек Татарстанда, ул вакытта Президент булган Минтимер Шәймиев шикаяте белән, аңа яла ягу һәм нәфрәт уятуда гаепләнеп, аның элекке матбугат вәкиле Ирек Мортазин 21 айга колониягә хөкем ителгән иде.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Татармы, башкортмы – анда түгел мәсьәлә

Башта кыскача тарихи мәгълүмат. Октябрь инкыйлабыннан соң байтак халык яулау юлына баса. Русия, Кавказ арты, Украина үрнәгендә татар лидерлары да бәйсез дәүләт – Идел-Урал штатын таләп итә. Әлбәттә, монысы Мәскәү өчен ифрат та куркыныч була. Төрле провокацияләр нәтиҗәсендә Оренбург губернасы җирләрендә 1919 елның 23 мартында Кече Башкортстан җөмһүрияте игълан ителә. Әлбәттә, саф татар төбәге диярлек булган Уфа губернасын бу яңа республика эченә кертү турында сүз дә булмый. Ә менә Татарстан АССР оештырылганда, татар сәясәтчеләре һәм зыялылары бу төбәкне дә яңа җөмһүрияткә кертүне күз алдында тота. Ләкин “бөек юлбашчы” Ленин моңа каршы килә: “Уфа губернасы халкы үз язмышын референдум аша хәл итсен”, – ди ул. Ватандашлар сугышы тәмамлангач, ягъни иптәш Ленин хакимиятенә куркыныч калмагач, 1922 елда ул бөтен губернаны бернинди референдумсыз Кече Башкортстанга кушып, ике игезәк халык арасына олуг чөй кагып куя. Һәм бу акрын шартлаучы мина артабан сәясәттә киң кулланыла.

Бер генә мисал. 2002 елгы җанисәп вакытында байтак татарны башкорт дип яздыруда Мортаза Рәхимовны гаепләдек. Әлбәттә, бу турыдагы бәхәсне тыңлау – күңелсез хәл. Шунлыктан моңа кадәр игътибарсыз калган бер нәрсәне искә төшерү кирәктер: Мортаза әфәнде бары тик 1979 елгы җанисәп нәтиҗәләрен генә кире кайтарды бит! Ә 1979 елда КПСС өлкә комитетының беренче секретаре, башкорт түгел – татар баласы Шакиров иде! Нәкъ аның тырышлыгы аркасында татар хисабына башкорт саны үсте дә. Уйлап карасаң, татар кешесе Шакировның халкына карата мондый җинаятьне үз нияте белән башкаруына ышану кыен.

1982 елда Мәтәүбаш мәктәбе директоры һәм укытучысы булган Габидә Яркәева бу чор хатирәләре белән уртаклашты. сыйфатында татар теле урынына башкорт телен укыту бурычы куелгач, район мәгариф бүлегенә барган ул. “Укыта алмасаң, кит! Урыныңа кеше табылыр”, – дигән мәгариф түрәләре. Ярты ел бимазаланган шулай. Бервакыт, программа кушканча, укучыларга өй эше итеп, унар табышмак әзерләп килергә кушкан. Башкортча әйткән – “йомак” дип. Ә балалар унар йомгак алып килгән, җеп йомгагы. Шуннан соң Габидә ханым эштән китүе турында гариза язып, кире мәгариф бүлегенә киткән. “Ярар, үзеңчә укыт”, – дип, кире кайтарып җибәргәннәр аны.

Ә менә 2002 елда Шакиров “башкортлаштырган” Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылы халкына “татар” дип язылырга беркем дә комачауламады.

Татар белән башкорт арасы бозылуга нинди сәбәпләр бар? Әнә мишәрләр Казан татарыннан байтак аерыла. Шул ук вакытта аларда башкорт теленә хас нәрсәләр дә күзгә бәрелә.

Татарстанның Чүпрәле районы халкы “чыпчык, чүлмәк” түгел, “сыпсык, сүлмәк”, – ди. Дөрес, катырак итеп, “цыпцык” кебегрәк.

Нижгар өлкәсенең Сафаҗай авылында Гөлсинә ханым Вилданова иренең эштән чөгендер тутырып кайткан арбасын күреп, менә ни диде: “Шәкәр цөгелдерен нөйешкә өеп куярга кәрәк”.

Ә менә Ульян өлкәсендәге бер авыл Каңлы дип атала. Бу бит башкортның каңлы кабиләсе дигәннән чыга! Дөрес, рәсми кәгазьләрдә һәм харитада аның исеме үзгәртелеп, Калда дип языла. Монысы да аңлашыла: “калда” дигәне русча абзар (“загон для скота”) дигәнне аңлата бит. Төркиләргә, бигрәк тә үзен татар дип йөрткән кавемгә бик тә туры килә инде бу төшенчә. Шулай да авыл халкы үз телендә Калда сүзен кулланмый, “Каңлы”, – ди.

Ни генә булмасын, башкорты да, мишәре дә, татары да – төркиләр. Заманасы өчен иң гади һәм кулай руник язмага ия булган төркиләр варислары. Шунлыктан башкорт белән татар арасына чөй кагарга тырышу кем файдасына икәнен аңлау кыен түгел. Ә аңламаганнар өчен Наҗар Нәҗмидән бер кечкенә өзек китерик:

Татармы син, башкортмы син –

Анда түгел мәсьәлә.

Татардан да, башкорттан да

Урыс туа – вәт бәла!

Менә кайда мәсьәлә… Татар белән башкортны капма-каршы кую бары шул ук руслаштыру тегермәненә генә су коядыр.

Айрат ИБРАҺИМ.
Сембер шәһәре.

Комментарии