- 13.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №35 (8 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Укытучы өчен ниндидер туган көн, Яңа ел, Сабантуйлар Белем бәйрәме кадәр зур әһәмияткә ия түгел сыман тоела миңа. Чөнки ел башы, тормышның яңа баскычы алар өчен чираттагы уку елыннан башланадыр… Күпләрнең беренче укытучысы булган, 42 елга якын хезмәт стажына ия Әлфия апа Зәкиеваның да тормышы беренче сентябрьдә яңа борылыш алган.
– Мәктәптән китүем дә беренче сентябрьгә туры килде, – диде ул. – Күпләр пенсиягә киткәндә: “Безне белүче дә юк, кирәгебез калмады”, – дип үпкәләп китә. Ә мин алай дип зарлана да алмыйм. Шундый зурлап озаттылар… Хезмәт юлым беренче сентябрьдә чәчәк бәйләмнәренә күмелеп башланган иде, тагын да купшырак бәйләмнәргә күмелеп, шул ук датада тәмамланды. Минем өчен 1 сентябрьдән дә зуррак бәйрәм юк.
Башкалар ничектер, белмим, әмма мин ел саен 1 сентябрьдә беренче укытучымны сагынып искә алам. Гомер азагына кадәр күңел түрендә йөрүче, мәктәп яныннан узганда да сагындыручы, әле дә очраганда аркаңнан сөеп уңышларың өчен куанучы бердәнбер, газиз укытучы бит ул. Башкалары никадәр яхшы булмасын, беренчесе кебек якын була алмый. Әлфия Хәялетдин кызын да шулай яратып искә алучылар күптер.
– Әлфия апа, укытучы кеше гомер буе үрнәк булып яшәргә бурычлы. Ул үзенә шул юлны сайлаган. Бүген гомер көзенә җитеп: “Үткәннәрдә калды үкенеч”, – диярлек гамәлләрегез бармы?
– Бар андый бер үкенечем. Бар гомеремне, бөтен барлыгымны мәктәпкә, укучыларга багышладым. Караңгыга кадәр мәктәптә утырып, җыештыручылар ишекне бикләп кайтып киткәч, тәрәзәдән чыккан вакытларым да булгалады. Фольклор коллективын, мәктәбебездә беренче татар сыйныфы ачылгач, аны җитәкләдем, Татар театр студиясе оештыра алдым, укучыларым бөтен район олимпиадаларында алдынгы урыннарны яулый иде… Менә шул чакларда үз балаларыма тиешле игътибар, ана назы бирә алмадым, вакытым җитмәде бугай, дип борчылам.
Бу урында Әлфия апаның күзләрендә яшь тамчысы ялтырады. Ниндидер диплом, грамоталар, дан-шөһрәт артыннан кумаса да, алар аның бүген бер кочак. Рәхмәт хатлары, укучылары язган открыткалар, беренче укытучым темасына язылган иншалар, аның хакында газетага басылган мәкаләләр турында әйткән дә юк. 42 елга якын хезмәт юлында ул һәр балага икенче әни булырга, аларны үзенекедәй кабул итәргә тырышкан, үз-үзен кызганмыйча, эшен, укучыларын яратып гомер иткән. Көзгә җиткән. 10 сентябрьдә аңа 60 яшь тула.
– Юк, саны мөһим түгел, минем бары тик чираттагы юбилей, – ди ул үзе елмаеп.
Ире Рәфгать абыйдан Әлфия апаның юбилеена ни бүләк итәчәген белештем. Сер итеп кенә, пышылдап, болай диде: “Ноутбук. Әле интернетка да тоташтырмыйча булмас…”
Баксаң, Әлфия апа әле дә белемгә омтыла икән. Курсларга йөргән, компьютер, ноутбук белән шунда “дуслашкан”.
– Шигырьләрен бастырыр. Аның бик күп шигырьләре ята. Мәктәптә эшләгәндә хикәя, әкият, пьесалар яза, бәйрәмнәргә программалар төзи иде. Ачык дәрес үрнәкләре, балалар өчен сәхнәдә уйнарлык әсәрләре “Мәгариф” журналында да басылды. Хәзер дә язу-сызудан башка яши алмый, күптән хыяллана инде, – диде Рәфгать абый.
Әлфия апа көзләрдә туса да, гел май кояшыдай балкып тора, йөзеннән елмаю китми. Җитезлегенә дә исең китәр. Шул арада коймагы да пешә, ашы да өлгерә.
– Эшегездәге иң зур казанышыгыз нинди дип саныйсыз, Әлфия апа?
– Үзем дә беркөнне генә шул хакта уйлап йөрдем. Эшләү дәверемдә бер генә ата-ана белән дә конфликтка кергәнем булмады – иң зур мактанырлык хезмәтем шул, – диде укытучы ханым.
Нигә укытучы дип атыйсың, ул хәзер пенсиядә бит инде дисезме? Укытучы булырга өйрәнеп булса, бәлки, шулай дияр идем. Үземне дә бик күп мөгаллим укытты һәм шуларның барысыннан да нәтиҗә ясап, зур ышаныч белән әйтә алам: укытучы булып туалар. Әлфия апа да шундыйлардан.
Әнә бит, югары категорияле укытучы булуы, “Хезмәт ветераны” медале алуы, 2005 елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнүе һәм башка шуның ише кәгазьләре, уңышлары белән мактанмый. Җитмәсә, Укытучылар елы уңаеннан ул эшләгән 129нчы мәктәптән Әлфия Хәялетдин кызы Зәкиеваны район күләмендәге “Дан китабына” тәкъдим иткәннәр икән. Тик аңа бу казанышлар түгел, ә кешеләр һәм үзара мөнәсәбәтләр бөегрәк. Әлфия ханым үз укучыларын да Кешегә шәхес итеп карарга, ниндидер дәрәҗә артыннан кумаска өйрәткәндер. Нинди генә булмасын, ул бит һәрчак кем өчендер беренче укытучы һәм үрнәк шәхес булып калачак…
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Татар мультиклары
Бер таныш журналист белән сөйләшеп утырабыз. Олы кеше булса да, заманадан, яшьләрдән зарланмый иде ул. Студент чакта ук остазыбызның шул сыйфаты, безнең ише ыбыр-чыбырга да дусларча мөнәсәбәттә булуы һәрчак сокландырды. Оптимистлыгына күз тидергәнмен, ахрысы. Бу юлы әңгәмәдәшем оныгы караган мультфильмнар турында исе-акылы китеп сөйләде.
– Дөньяда булмаган динозаврлар анда. Уйлап чыгарылган нәрсәләр. Баштан тыныч кына яшиләр, аннары бер-берсен ашарга керешәләр. Бала да шуларны күреп, кыргыйларча сикергәләп йөри. Бөтен нәрсәне кимергән булып кылана. Динозаврларны чынбарлыктагы җан ияләре, дип уйлый бит ул. Бала психикасын бозып, шундый куркыныч мультик күрсәтәләр димени?! Әле 4 кенә яшь оныгыма.
– Хәзер татарча мультфильмнар да чыкты бит, шуларны карыймы соң?
– “Шүрәле”не алып кайтып биргән идем. Яратты, беләсеңме. 10 минутлык ул. Шуны әйләндереп, кат-кат карый. Шүрәленең бармагы кысылып, аның акырып җибәргән мизгеленә исе китә. И, көлә инде мин сиңа әйтим! – диде әңгәмәдәшем, оныгы өчен сөенеп.
Татар мультфильмнары төшерелә башлау, чыннан да, куаныч. Бәләкәчләргә моның никадәр мөһим икәнен белү өчен, үзебезнең кечкенә чакны искә төшерү дә җитә. Һәр деталь истә калып, күңелгә әйтеп бетергесез йогынты ясый бит. Ул “Ну, погоди!”ларны хәзерге шыксыз япон мультиклары белән чагыштыра торганмы соң?! Җир белән күк арасы. Ичмасам, геройларын да матур итеп ясамыйлар бит, берсеннән-берсе коточкыч! Арттырып әйтү түгел – чын хәшәрәтләр. Тәрбияви көче дә ташка үлчим. Җитмәсә, белгечләр дә чит ил мультикларында бала психикасын бозучы кадрлар кулланылуны дәлилләп тора. Бер тапшыру истә калган. Психолог совет чоры мультфильмнарын Американыкы белән чагыштырды. Эчтәлеген сөйләп тормыйча, нәтиҗәләрен генә тезеп китәм. Беренчедән, макталган “Дисней”ныкылар бала-чаганы интеллектуаль яктан артта калдыра икән. Икенчедән, кансызлыкка, әшәкелеккә өйрәтә. Сугышу, атышу, динозаврларның бер-берсен ашавы эзсез калмый. Өченчедән, психолог әйтүенчә, Америка мультиклары интим яктан да “алга киткән”. Мәсәлән, хатын-кыз күкрәге биредә зуррак күрсәтелә, күзгә ныграк ташлана, ди. Белгечләр моның ише вак-төяк булып күренгән детальләрнең шактый күп икәнен искәртә. Аның каравы, мода! Модага ияреп, балалар тузга язмаган нәрсәләр карап үсә, жәл…
Ләкин якын арада мода җиленең башка якка үзгәрүе бар, җәмәгать. “Кисекбаш”ны карагач, шундый нәтиҗәгә килдем. Экран каршында утырганда үземне шундагы “Печән базары”на эләккәндәй хис иттем. Үзе татарча, кызык та, матур да. Өч телдә карап була – татарча, русча, инглизчә. Ә күпме мәгънә! Габдулла Тукай әсәре буенча куелган мультфильмның эчтәлеген мактап утырасы да юк инде. Анысы болай да аңлашыла. Музыкасы да ошады, композитор Резидә Ахиярова язган. Сабый булмасаң да, авызны ачып карап утырырлык мультик ул, билләһи. Премьерасы VI Казан мөселман киносы фестивалендә булачак.
Тагын фестивальдә “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”ны карый аласыз. Алары кыскарак. Ләкин бөтенесе дә тыныч күңел белән балага күрсәтерлек, менә дигән мультиклар. Хәзер “Татармультфильм” берләшмәсе “Кәҗә белән сарык” әкиятен төшерү өстендә эшли. Тик алар кайчан халыкка җиткерелер, сатуга чыгар – әлегә билгесез. “Тәкъдимнәр булса, һичшиксез, хезмәттәшлек итәчәкбез”, – дип ышандырды “Татармультфильм” директоры Марат Ганиев.
– Совет чоры мультфильмнарын сагынабыз, ләкин ул еллар мәктәбе, кызганычка, югалды. Безгә хәзер профессиональ база булдырырга кирәк. Мультфильм теле – интернациональ. Миңа калса, мультипликация Татарстан кинематографиясенең визит карточкасына әйләнергә мөмкин, – диде ул матбугат конференциясендә.
– Яшереп тормыйк, инглизчәне киләчәк белән, татар телен үткән заман белән бәйлибез. Ягъни әбиләр теле ул, – дип ачыктан-ачык әйтте Валерия Мищеренко. – Татар телендә интерактив уеннар булмау – зур минус. Бу – телне үстерүгә, укучыларны кызыксындыруга этәргеч булыр иде. Балалар татар телен өйрәнсен өчен, телне коткарыр өчен бик әһәмиятле бу.
Анимацияле әсәрләрнең баш редакторы Туфан Миңнуллин:
– Тукай әсәрләренең мультфильм рәвешендә таралуын күптән көткән идек. Үзем мультикларны үлеп яратам. Яшь чакта караганнары да истә әле. Нәҗибә дә: “Һаман бала-чага төсле мультфильм карыйсың”, – дип төрттерә. Мультфильм теле бала күңеленә нык тәэсир итә. Кайчак олы кеше дә үз-үзен карап туя, образын күрәсе килә башлый. Марат Фуатович төшергән мультфильмнарны бигрәк тә яратып карыйм, киләчәктә дә уңышлар аңа! – диде.
Кечкенә чакта мультфильмнарны әзсенә идем. Башланырга да өлгерми бетәләр, җитми кала. “Кисекбаш” белән дә шулай булды. 10 минут “ә” дигәнче үтеп китте. Ләкин кайбер фактлар белән танышкач, киресенчә, “Күпме төшергәннәр!” – дип, горурланып та куйдым әле. 1 секунд классик анимация төшерү 4 мең сумга төшкәнен белә идегезме? Димәк, 10 минуты 2,4 миллион дигән сүз! Ә “Татармультфильм”чылар секундын нибары 2 меңгә эшли. Табышсыз. Аннары, мультик тәмамлангач, азактан экранда чыккан исемлекне күргәнегез бардыр. Шундый озын бит ул! Рәссамнары гына, ким дигәндә, 15әү. Шулкадәр хезмәт, шулкадәр тәэсир итү көче, шулкадәр иҗат анда…
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Тавышланмагыз!
Ни кызганыч, гаиләдә тавыш юктан да чыгып куя. Бер-берсеннән уздырырга теләп кычкыру – гадәти хәл. Кемнең хаклы икәнен уйлау да юк. Мин-минлек, тәкәбберлек өстенлек ала. Әгәр ир белән хатын бер-берсенең сүзенә колак салып, киңәшле эш алып барса, бәхетле тормыш юлы узалар, бер-берсенә терәк булып картлыкларын кичерәләр.
Гаилә башында ир кеше булырга һәм зур эшләрне башлап йөрергә тиеш. Кызганыч, тормышыбызда эчүчелек дигән чир тамыр җәйде. Ирләр дә, хатын-кызлар да хәмер эчеп күңел ача. Туган көннәр, туйлар һәм башка бәйрәмнәр аннан башка узмый. Гаиләдә тавыш чыга һәм иң авыры пәйгамбәребез “җәннәт күбәләге” дип атаган балалар өстенә төшә.
Күп кенә ирләрдән: “Мин акчаны алып кайтып бирәм, өйне карау, балаларны тәрбияләү аналар эше”, – дип ишеткәнем бар. Хатын-кызлар хәзер өйдә генә утырмый бит, алар да ирләр кебек үк дәүләт эшенә җигелгән. Шуңа өстәп, өй эшләрен дә алып бару алар өчен авырга туры килә. Ислам динендә дә исә ир белән хатынның бурычы тигез каралган.
Гомер бит кешегә бер генә бирелә. Яшь чак ничек тә үтә, картлык җитәсе бар бит. Ә ул озак көттерми. Кеше үз гомеренең кадерен белеп яшәргә тиеш. Матур, әхлаклы гаилә – бәхет чыганагы бит ул.
Асия ГЫЙБАДУЛЛИНА.
Кайбыч районы, Мөрәле авылы.
Комментарии