«Куштауны яклаучыларга басым булачак, әмма халык куркудан туйды»

«Куштауны яклаучыларга басым булачак, әмма халык куркудан туйды»

Узган якшәмбедә Башкортстанда Куштауны яклау флешмобында 3 меңнән артык кеше катнашты. Анда булган режиссер Рияз Исхаков «Азатлык»ка халыкның бу чарага ни өчен шулай күпләп килү сәбәпләрен аңлатты.

– Элек тә Башкортстанда экологик проблемалар булды. Уфа диоксиннан, фенолдан да зыян күрде, суга чират тора идек шәһәрдә. Стәрлетамакта җир астында атом коралын шартлату тәҗрибәләре уздырылды, җир астында химик калдыклар агызыла, алар елга, чишмәләргә эләгә, агулый. Химия ширкәтләре проблемалары безне һәрдаим озатып килә. Күпләр болай яшәргә күнеккәндер, мәсәлән, яшь буын, моны гадәти, дип кабул итә ала. Елгаларда балык булмавы да нормаль күренештер. Урманнарда язын су җиргә тиз сеңә, бу да агачларның киселеп бетүенә бәйле. Һәрвакыт шулай булган дип уйлыйлар, юк алай түгел, Башкортстан кайчандыр экология ягыннан проблемасыз иде.

Кешеләр чарага юкка гына чыкмады. Дөрес, моңа кадәр булды мондый чаралар, әмма бу кадәр күп санлы халыкның җыелуы беренче тапкыр булды. Беренчедән, Куштау «Сода»га бирелгәч үк халыкның ачуы кабарды, әмма хәрәкәт юк иде. Бу юлы реаль адымнар ясалганын күрдек, урман киселә башлады. Техника килгәнен, урман киселгәнен күргәч, моңа кадәр читтә торган кешеләр дә бу флешмобка кушылды. Чөнки кешеләр үзләрен алданган итеп хис итә. Торатау өчен кешеләр көрәште, Башкортстан хакимияте, ул сакланачак, дип вәгъдә итте, әмма шул ук вакытта шыпырт кына Куштауны «Сода»га бирде.

Торатауны, чыннан да, яклау эше яхшы оештырылган иде. Финанс яктан да әзерлекле иде, төрле блогерлар, сәнгать кешеләре, язучы, җырчы, шагыйрьләр, иҗади коллективлар тупланды, Торатауны яклады. Торатау игътибар үзәгендә иде. Хәтта Торатау изге урын дип дин әһелләре дә кушылды. Сәер иде минем өчен, әмма ничек кенә булмасын, мин биш куллап риза идем. Әмма шихан таулары дүртәү. Шул исәптән Шахтау да, аны 30 ел буе казып юк иттеләр. Торатауны яклаганда дәүләт тә читтә калмады, ничектер шома барды. Башкортстанда җитәкчелек алмашынганда Торатауны саклап калабыз, Куштау белән мәсьәлә хәл ителде дигәч, минем күңелдәге бер кыл өзелде. Югыйсә, шул ук кешеләр, «Сода» ширкәте вәкилләре, Куштау җитештерү өчен яраксыз тау, дип әйтеп килде. Хәзер аңлыйм, бу барысы да алдан планлаштырылган чара иде, кешеләрне алдадылар. Шулерлар кебек эш иттеләр. Әлбәттә, бу күңелгә бәрә.

– Сез үзегез флешмобта катнаштыгызмы?

– Балаларымны ияртеп бардым. Махсус аларны алдым, туган ягын якларга чыккан, ватандашлык позициясе булган, ихтирамга лаек булган кешеләрне күрүләрен теләдем. Кызык, әмма без алдан сөйләшмичә кайнатам белән шунда очраштык. Алар Сибайдан ук килгәннәр иде. Балалар аларны күреп куанды. Сибайда да экология ягыннан хәлләр мөшкел.

– Республика җитәкчелегенең Куштауда булган хәлләргә карата дәшмәвен ничегрәк бәялисез?

– Соңгы елларда мин рәсми хәбәрләр белән кызыксынмыйм, вакыт та юк, аннары рәсми матбугатның кирәге дә калмады, интернет аша кирәклесен табып була. Сөйләмиләр, дәшмиләр икән, бик начар. Мин «Сода» ширкәте җитәкчелеге үз кешеләрен митингка чыгарганы турында ишеттем. Һава торышы коточкыч, бездә бүген көне буе яңгыр яуды. Бу бичара кешеләрне кызганам, иманым камил, алар эчтән генә бу гамәлләре өчен җитәкчеләрен каргый. Яхшылыкка илтми инде бу. «Сода» коллективы эчендә дә каршылык күп һәм анда низаг чыгарга мөмкин.

– Facebook битендә сез флешмобта катнашкан кешеләрнең йөзләрен фотога төшереп, «Бу кешеләрне «хәбировщина» ничек сындыра алсын?» дип яздыгыз. Бу хакта тагын нидер өсти аласызмы?

– Мин кешеләрне күзәттем, режиссер, оператор буларак аларның күзләренә карадым. Ихласлылык, яктылык, нур, риясызлык, тәвәккәллек – аларны шушы сүзләр белән бәяли алам. Шул ук вакытта канунсыз агитация алып баручылар белән күзгә күз очраштым, алар йөзләрен яшерде.

– Куштауны яклаучылар хәрәкәте белән ни булып бетәр? Бу бер тапкыр гына узган чара булдымы, әллә дәвам итеп көч җыярмы?

– Тарихта булган инкыйлабларны карагыз, алар бит бер бәрелеш белән тәмамланмаган. Башкорт милли хәрәкәтенең баш күтәрүләре, Көнчыгыш Уралда булган инкыйлаблар төрле елларда булган, каядыр җиңгәннәр, кайдадыр артка чигенгәннәр. Инкыйлаблар арасында 15-20-30 ел булган. Яңа буын барлыкка килгән, алар мәсьәләнең чишелешен эзләгән. 200 ел дәвамына һәр 20 ел саен инкыйлаб, баш күтәрүләр булган. Интернет заманында бу тизрәк бара, әлбәттә.

Соңгы активлык үзгәртеп кору вакытында булды. Кешеләр ялганнан арыды, аларга, аларның фикерләренә төкереп караудан туйды, икенче сортлы кешеләр булып яшәргә теләмиләр. Хакимият халык кулында булырга тиешлеген оныттырганга ачулары килә. Хакимият бүген бенефициарлар һәм бизнес тотучылар ягында гына эш итә. Күпләргә мондый хәл ошамый. Бизнесның хакимияткә катнашы булырга тиеш түгел. Эшләсеннәр, акча тупласыннар, салым түләсеннәр. Әмма мине туган як табигатенә, Башкортстанга карата тискәре, аны акылсыз куллану мөнәсәбәте ошамый. Мыскыл итә мине бу. Агыйделгә калдыклар агызалар, аннары ул Чулманга ага, аннары диңгезгә… Бу – табигатьне агулау. Барыбызга да кагыла.

– Активистларга басым ясалырмы?

– Алар башкача эш итә алмый да. Булачак, әлбәттә.

БЕЛЕШМӘ: Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шахтау. Торатау 1965нче елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Шахтауны әлеге вакытта «Башкорт сода ширкәте» эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан. Ул Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. Республика башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкыр кабатлап, «Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз», дигән иде.

Римма ӘБДРӘШИТОВА,

«Азатлык» радиосы (ят агент)

Комментарии