Вахит Имамов: «Махсус куркытмакчы булалар дип уйлыйм»

Вахит Имамов: «Махсус куркытмакчы булалар дип уйлыйм»

Вахит Имамовның «Яшерелгән тарих» китабын экстремистик әсәр дип тануны сорыйлар. Имамов моны «өстән» – хакимияттән кушылу белән аңлата һәм басым башлануга ишарәли.

Язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Вахит Имамовның XVI–XVIII гасыр аралыгында татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаучы «Яшерелгән тарих» («Запрятанная история татар») китабы 1991нче елда дөнья күргән. Барлыгы 12 телдә нәшер ителгән. Урысча варианты 1994нче елда «Камаз» нәшриятында басыла.

– Вахит әфәнде, Сезнең «Яшерелгән тарих» китабын тыюны сорап кем мөрәҗәгать иткән?

– Аның фамилиясе Решитский. Ләкин шикаятьне ул кеше язган дигән сүз түгел. Имеш, китап урысларга, христиан диненә каршы нәфрәткә чакыра диелә. Решитский дигән кешенең булмавы да мөмкин.

Янәсе, алар экспертиза үткәргәннәр. Ялланып эшләүче филологлар, психологлар хакимият нәрсә куша, шуны тота да яза. Аларга нинди заказ бирелгән, шуны үтиләр. Минемчә, тарихи китапка үз бәясен тарихчылар бирергә тиеш.

Бу татар өчен һәм татар милләтен яклап язылган китап. Аның яхшымы, юкмы икәнлеген татар милләтеннән сорасыннар. Моны Мәскәү дә, Решитский да, яшерен агентлар да хәл итәргә тиеш түгел. Решитский фамилиясен «рәшәткә» сүзеннән алынуын искә алып, махсус куркытырга теләгәннәрдер дип уйладым.

– Вахит әфәнде, «Яшерелгән тарих» китабы XVI–XVIII гасырларны үз эченә ала. Татарларның азатлык өчен көрәшен ничек күрсәттегез? Нәрсәләр бәхәс чыгара ала?

– Бу Вахит Имамов кына уйлап тапкан әйбер түгел. Аны бит инде миңа кадәр дә әллә ничә галим язган. Урысның Витебский, Устюговы. Мин Америка ачмадым. Витебский бер баш күтәрүне яза, Чалашниковы – икенче баш күтәрүне, Устюгов – өченчесен. Ләкин берләштереп берсе дә карамаган. Берсенең дә бу баш күтәрү башлыкларының бер гаилә кешеләре булуы башларына килмәгән. Урыслар аны шулай күрсәтәсе килмәгәндер, шуңа аерым баш күтәрүләр итеп тасвирлаганнардыр. 1681нче елда – Сәет Түләкәй, 1705тә – Күчем Алдар баш күтәрүе була. Ул 72 төрле салым салуга каршы чыккан. Аннары Акай күтәрелеше була.

Өч кенә түгел, анда Батырша күтәрелеше бар. Китап шуның белән тәмамлана. Аннары Пугачев күтәрелешенә дә күчәм. Чөнки анда хәрәкәт көчләре урыс булмаган халыклар була. Татарлар 100 мең булган. Екатерина IIгә күтәрелештә 200 мең крестьян катнашкан дип хисап биргәннәр.

– Бәлки «урыс колонизаторы», «урыс изүе» дигән сүзләрне ошатмаганнардыр?

– Урыс колонизаторы, изүе булмаганмы әллә? Бүген дә Мәскәүгә 800 млрд сум акча түләп торабыз икән, иго беткәнмени? Батый ханга ясакны күп дигәндә 10 процент җыйганнар. Менә шушылай сөйләшкән өчен мине яратмыйлар да инде.

Тыелган китаплар булды бит инде. Бу очракта тыйсалар нишләргә җыенасыз? Ахыргача көрәшәчәксезме?

– Көрәштең ни, көрәшмәдең ни. Аның бит әле икенче ягы бар. Алар кайсы телдәгесен тыймакчы була соң? Ул китап бит 12 телгә тәрҗемә ителде. Бөтен Җир шары буйлап җыймакчы булалармы? Төркия, Казахстанга, Кытайга яки Әзәрбайҗанга чыгып җыялармы? Казахстанда ул 55 мең тираж белән инде 1995нче елда ук чыкты. Ике тапкыр алман теленә тәрҗемә ителде.

Һәр әйбернең яңгырашы булмый калмый. Менә Вахитның китабын мәхкәмәгә бирәләр икән дигән сүз чыгуга, минем 6 томлык китапны бастыруны туктаттылар. Икесе чыкты да, дүртесен шул килеш туктаттылар.

– Татарстан китап нәшрияты туктаттымы?

– Татарстан китап нәшрияты. Аны нәшрият эшләми бит. Акчаны мәдәният министрлыгы бирә. «Утлы дала», «Карабәк» романы белән бу эшнең нинди бәйләнеше бар?

– Бәлкем туры сүзле булганыгыз өчен?

– Анысы да бар. Туры бәреп әйткән кеше беркайчан да «любимчик» була алмый. Мин хакимиятнең яраткан кешесе һәм хакимиятне ярата торган кеше түгел.

azatliq.org

Комментарии