- 13.08.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №32 (14 август)
- Рубрика: Архив
Халыкны «авыллар бетә», «авыллар кими» дип куркыталар. Шуңа күрә күпләр янчыгын төяп калага чаба. Ә кемдер сараендагы мал-туарын да ияртә. Менә шундыйлар Казанның Галимҗан Баруди урамына да күченеп килгәннәр, күрәсең. Әнә, ике кәҗә җәяүлеләргә рөхсәт ителгән юлдан гына атлап, ара-тирә яшел үлән ашап йөри.
«Тәмләп ашаганнан соң кәкәй итеп, тормышларының ямен-тәмен белеп яши бирәләр. Аларга һава торышының нинди булуы да мөһим түгел. Яшел үлән, су һәм ятарга урын булса – җитә» дип язган «Татар-тудей» порталы.
Комментарии