«Төштән үсеп чыккан карбыз 11 килога җитте»

«Төштән үсеп чыккан карбыз 11 килога җитте»

Татар гомер-гомергә иген иккән. Яшелчәсен дә үстерсә дә, карбыз-кавын дигәннәре безнең милләткә чит булган. Ә хәзер рәхәтләнеп аларын да үстерәләр. Җылы якта гына да түгел, үзебездә үк, әнә, күршедәге Сабада гына. Явлаштау авылында яшәүче Ринат абый Шамилов 11 килога кадәр җитә торган карбызлар үстереп ята.

«Карбыз дип зурлап сөйләрлек түгел инде ул», – дип башлады сүзен тыйнак Ринат абый. Дөрес, татлы җимеш үстерә торган басулары ук юк аның. Шулай да йорты янындагы бакчада 20ләп төп карбызы уңыш биреп утыра. Ринат абый үстергән җимешләрне татып караган кешеләр: «Вәт ичмасам чын карбыз бу!» – дип бәя бирә. Шулай булгач, Ринат абый белән зурлап карбыз дип сөйләшергә хакыбыз бардыр, дидек.

Терлекчелектә хезмәт куйган Ринат абый элек-электән бакча эшен дә үз иткән. Утырта торган бөтен нәрсәне дә утыртып караган, Фарсель Зыятдиновның бакчачылык турындагы бөтен китапларын да укып чыккан. Бакчагызда ниләр үсә, дип сорагач, бармак бөгеп санап китә: кишер, чөгендер, суган, сарымсак, баклажан, борыч. Күп саный Ринат абый, ун бармагы да берешәр тапкыр гына түгел, икенче тапкырын да бөгелә. Шушы гадәти яшелчәләр арасына карбыз ничек килеп эләккән соң?

– Берзаман карбыз утырту белән мавыгучылар артты бит. Кибетләргә орлыгы да кайта башлады. Мин дә, кызыксынып китеп, район кибетеннән орлык сатып алып, утыртып карадым, – дип искә ала әңгәмәдәшем.

Карбызны җиргә түгел, тимердән эшләнгән зур су кисмәгенә утырта ул. «200 литрлы кисмәккә ком, тирес тутырасың – аның төгәл «рецепты» интернетта бар, шуннан карап эшләдем. Аннары шунда карбыз орлыкларын төртеп чыктым. Гел су сибеп тордым. Карбызга һәрвакыт дым һәм җылылык кирәк, шуларын тәэмин итсәң, үсә ул», – ди Ринат абый.

Ә узган ел теплицага утырта башлаган. 11 килога кадәр җиткән карбызы шунда үскән инде. Үзләре ашаган карбызның төшен төртеп куйган булган, шуннан үсеп чыккан ул. Калганнары да 8-9 килолы булган.

Быел җәй башы салкын булды бит. Төннәр суык булгач, хәтта теплицадагы яшелчәләр дә үсә алмый тилмереп утырды. Ринат абый салкынын да хәйләләгән. Теплица эченә мини парник урнаштырган ул, карбызларын шуның эченә чәчкән. Икеләтә каплау астында булгач, җимешләр туңмаган.

– Күзгә күренеп үсә алар. Мин аларга гел су сибәм. Төштән соң күп итеп сибеп куям да төнгә дымланып кала. Кояш баер алдыннан, эчтәге һава җылынып калсын дип, теплицаның ишеген ябып куям. Карбызның өстәмә мыеклары үсеп чыга, аларны йолкып торырга кирәк. Ә үсентесе зурая башлагач, кыяр кебек асылындырып үстерәм, җимешләр зурайгач, сабакны өзмәсеннәр өчен, челтәр капчык киертәм, – дип карбыз үстерү серләре белән уртаклаша Ринат абый. Сүз уңаеннан, ул, оста бакчачы буларак, бер уч җирен дә әрәм итми. Әнә карбызларын да болгар борычы белән чиратлаштырып үстергән. Карбызлар өскә таба үрмәләп үскәч, аслары буш кала, җир әрәм булмасын дип, Ринат абый анда борыч утырта.

Моңарчы: «Мин бакча эшенә катышмыйм», – дип читтәрәк торган хатыны Рәйсә апа да түзми, әйтеп куя: «Мин дә көн саен теплицага кереп, үсәләр микән, дип карап чыгам». Хәер, бакча эшенә катышмыйм дисә дә, Ринат абый үстереп биргәннәрне эшкәртеп, кышкылыкка әзерләп торучы ул Рәйсә апа.

Тиздән быелгы карбызлары да өлгерәчәк инде. Бер өлешен Казанда һәм Түбән Камада яшәүче балаларына, туганнарына таратачак Шамиловлар, авыл балаларын да сыйлаячак. Карбыз белән бергә үк кавыны да өлгерәчәк. «Үзебезнеке, дип тәмләп ашыйсың инде», – ди Ринат абый белән Рәйсә апа.

Йорт янындагы 50 сутыйга якын җирендә кабак белән мал чөгендере дә үстерә алар. «Суясы малны берничә ай кабак белән сыйласаң, аның ите йомшак, тәмле була», – дип, кабакны ни өчен күпләп үстерүләрен дә аңлатып китәләр.

«Мин бернәрсәне дә яфрагыннан тартып үстермим. Тырышсаң, эшләсәң, үзе үсә ул», – дип сүзен йомгаклап куя Ринат абый. Тагын бер хыялы бар – груша утыртып карау. Калган бөтен төр җимеше дә яшелчәсе дә бар, груша гына кирәк, ди.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Саба – Казан

Комментарии