«Әле ярый дәвачыга барып калдым…»

Кояшның кадере – баегач, сәламәтлекнең кадере авыргач беленә, дигән халык. Башта үз-үзебезне сакламыйбыз, ә авырый башлагач, тотынабыз дәвасын эзләргә. Түләүле клиникалар да, халык медицинасы да, өшкерүчеләр дә калмый, хәтта космостан энергия алып дәвалаучыларга кадәр барып җитәбез. Кем булса да булсын – булышсын гына!

Соңгысы белән шөгыльләнүчеләр хәзер байтак. Шулай да Казанда яшәүче Гусейн Абушовны күпләр белә торгандыр. Аның кабул итү бүлмәсендә һәрвакыт чират була. Берәүләр дәваланырга килгән булса, икенчеләр – рәхмәт әйтү өчен. Дәвачы Гусейн Абушовның ярдәмчесе Гөлчәчәк (ул үзе дә кешеләргә ярдәм күрсәтә) шундыйларның берсе белән таныштырды. 63 яшьлек Галиәхмәт абзый Казан читендәге бер бистәдә яши. Абушовка бик күптәннән дәваланырга йөри икән, үзен генә түгел, бөтен гаиләсен дә дәвалатып бетергән инде. «Миндә депрессия иде. Хәзерге яшьләр тилмерә торган елак «депрессия» генә түгел ул, бик көчлесе иде. Хәтта үз-үземә кул салуга кадәр барып җитә идем инде. Әле ярый вакытында Гусейн аганы табып, аңа дәваланырга йөри башладым. Хәзер мин үземне 18 яшьлек егетләрдәй хис итәм», – дип сөйләде ул.

Гусейн Абушов дәвалый ала торган чирләр исемлегендә алкоголизм, тәмәке тарту, симерү, курку, үз-үзеңә ышанмау, үз-үзеңә кул салырга теләү, кияүгә чыга алмый тилмерү, гаилә низаглары, буын һәм умырткалык авырулары һәм башкалар бар. Дәвачы Казан шәһәре, Солдат урамы, 8нче йорт адресы буенча урнашкан бинада, 310нчы бүлмәдә кабул итә (Энергоинститут тукталышы). Кабул итү вакыты: дүшәмбе-җомга көннәрендә – 13 сәгатьтән 17.30га, ә шимбә-якшәмбе – 11дән 13 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 917-927-03-44 (Гусейн Абушов), 8 917-392-68-82 (ярдәмчесе Гөлчәчәк).

Сөмбел СӘЙФИ

Реклама хокукында.

Игътибар: дәвалана башлаганчы табиб белән киңәшләшү зарур.

Комментарии