Рөхсәтсез мигрантларны аулауда Татарстан – икенче

Рөхсәтсез мигрантларны аулауда Татарстан – икенче

Быелгы беренче яртыеллыкта Татарстаннан үз илләренә озатылган рөхсәтсез мигрантлар саны узган елгы белән чагыштырганда кимендә дүрт мәртәбә арткан һәм хәзер республика бу юнәлештә бары Мәскәүдән генә калыша. Татарстаннан күпчелек Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗанга озатылган. Бер мигрантны үз иленә кайтарып җибәрү, рәсмиләр әйтүенчә, республика бюджетына уртача 10 мең сумга төшә.

Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, быел рөхсәтсез мигрантлардан арынуның шундый киң колач алуын, беренче чиратта, Универсиада алдыннан иминлекне арттыру зарурлыгы белән аңлата, шул ук вакытта февраль аенда Чаллыда 8 яшьлек кызның көчләп үтерелүе өчен Үзбәкстан ватандашы Фәррух Ташбаевның гаепләнүе дә нык тәэсир итте, ди.

Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белдерүенчә, хәзер Казанда үз илләренә озатылачак рөхсәтсез мигрантларны ябып тоту өчен махсус үзәк төзү эше тәмамланып килә. Җәй ахырына кадәр ачылыр дип көтелгән бу махсус үзәк, баштарак 25 кеше сыйдырышлы булса, бераздан ул Татарстанда рөхсәтсез яшәгән 50 мигрантны кабул итәрлек мөмкинлеккә ия булыр дип көтелә.

Русиядә рөхсәтсез мигрантларны вакытлыча ябып тоту өчен шундый үзәкләр санын 83кә җиткерү күздә тотыла. Бу турыда канун өлгесен Федераль миграция хезмәте әзерләгән. Аны Дәүләт Думасы көзге утырышларның берсендә карар дип көтелә. Яңа канун миграция хезмәтендә эшләүчеләр санын 4500 кешегә арттыруны да күздә тота.

Июль ахыры-август башында Мәскәүдә полиция рейдлары нәтиҗәсендә меңнәрчә эшче-мигрант тоткарланып, ашыгыч рәвештә төзелгән һәм юридик статусы булмаган шундый вакытлы тоткарлау үзәгенә ябылды. Күп кенә күзәтүчеләр моны Мәскәү шәһәр башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Собянинның Мәскәү мэры сайлавы алдыннан, сайлаучылар күңелен яулау өчен, хәйләкәр адымы дип бәяләсә, кайбер хокук яклаучылар, бу вакытлы тоткарлау үзәкләре хакимиятнең халык ризасызлыгы дулкынына әзерлек чарасы булырга мөмкин, дип кисәтә. Бераздан, рөхсәтсез мигрантлар нык кимегәннән соң бушап калган 83 вакытлыча ябып тоту үзәге ризасызлык җыеннарына чыгучыларны җыеп ябу өчен кулланылырга мөмкин, ди алар.

Наиф АКМАЛ.

Күчеп кайтучыларга биреләсе акча Татарстанга кагылмый

Русия хөкүмәтенең интернет сәхифәсендә чит илдән күченеп кайтучы ватандашларга ай саен пособие түләнеп торачагы турындагы документ пәйда булды. Әлеге документ федераль миграция хезмәте тарафыннан әзерләнгән. Анда әйтелгәнчә, әлеге акчаның күләме күченеп кайткан илгә карап биреләчәк һәм шулай ук аны алачак кешенең хезмәт урыны булмау да кирәк.

Билгеле булганча, татарлар арасында да Татарстанга күченеп кайтырга теләүчеләр шактый. «Вконтакте» челтәрендәге «Татары һәм татарочки» битендә «Татарстанга күченү» дигән махсус бүлек булдырылган. Аннан күренгәнчә, тарихи ватаннарына күченеп кайтырга теләүчеләрнең күпчелеге БДБ илләрендәге татар яшьләре. Алар хәтта үзләрендә булган сорауларга ачыклык кертү өчен ярдәм үзәге булдырырга тәкъдим итә. Русия хөкүмәтенең бүген чыккан карары әлеге татарларга финанс яктан әзме-күпме ярдәм була алыр иде, әмма Татарстанның миграция хезмәтендә бу программаның республикага кагылмавын әйттеләр. «Татарстанда ватандашлар программасы гамәлдә түгел, чөнки республика бу күченеп кайтучылар программасына кертелмәгән», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Чыннан да, чит илләрдә яшәүче ватандашларның ихтыяри рәвештә Русиягә күченүенә ярдәм турында махсус дәүләт программасы булдырылган иде. Анда Русиягә даими яшәргә күченергә теләүчеләргә бюджеттан ярдәм күрсәтеп, аларны Кытай янындагы бушап баручы төбәкләргә урнаштырырга телиләр.

Хөкүмәт ул төбәкләрне билгеләгәндә берничә шартка нигезләнә: Ерак Көнчыгышта яки Байкал төбәгендә, яисә чик буенда урнашу, халык саны кимендә соңгы өч елда кими бару, илкүләм әһәмияткә ия икътисади һәм инвестицион проектлар тормышка ашырылучы төбәкләр булу.

Күченүчеләрне җибәрү өчен өстенлекле төбәкләр исемлегенә шул шартларның кимендә икесенә туры килгән төбәкләр кертелә. Нәтиҗәдә ун төбәк сайланган: Бурятия, Яһүд автоном, Амур, Иркутск, Сахалин, Магадан өлкәләре, Байкал арты, Приморье, Хабаровск, Камчатка крайлары.

Кайтучыларга ярдәм программасының беренче өлеше 2007нче елдан бирле эшләп килде. Бу программа нигезендә Русиягә 700 мең ватандашны кайтару планлаштырылган булса да, 6 ел эчендә бары 125 мең кеше генә Русиягә күченгән.

Бу елның февралендә Русиянең төбәкләр үсеше министры Игорь Слюняев яңа программаны игълан иткәндә, Советлар Берлеге җимерелгәч, чит илләрдә 25 миллионлап ватандаш калганын әйтеп, ел саен Русиягә 300 мең ватандашның кайтачагын белдерде. «Бу – катлаулы, әмма чишеп булырдай мәсьәлә», диде Слюняев. Инде хәзер үк бу ниятнең тормышка ашмаячагын әйтеп була. Февраль аенда яңа программа игълан ителгәндә, ул 40лап төбәкне күз алдында тоткан булса, Медведев карары белән өстенлекле төбәкләр саны унга гына калдырылды һәм алар арасында Татарстан юк.

Русиянең эшмәкәрләр һәм арендаторлар берлеге президенты Андрей Бунич хакимият, күченеп кайтучылар күп булса, аларга төрле түләүләр өчен бюджеттан миллиардларча доллар кирәк булачагын аңлап, аны кысарга карар иткән, дип исәпли. Зурдан кубып игълан ителгән кайтучылар программасын ябып кую уңайсыз, әмма аны кешеләрне мөмкин кадәр азрак җәлеп итә торган итеп үзгәртү – мәсьәләне чишәргә ярдәм итә, Ерак Көнчыгышка күченергә теләүчеләр бик аз гына булачак, ди Бунич.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Башкортстанда протест чаралары үтә

Уфа районының Шакша бистәсе янында Австриянең Kronospan ширкәтенең агач оныннан такта һәм ламинат ясау корылмасы төзүенә каршы чираттагы митинг узды. Протестчылар чигенергә мөмкин.

Төзелешкә каршы чыгучыларның чатырлар шәһәрчеге шул төзелеш башланачак урында урнашкан. Чатырлар саны 60ка җитте. 10 августта анда инде дүртенче җыен узды һәм 900ләп кеше катнашты. Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, протест чарасында катнашучы бер өлеш җәмәгатьчелек Мәскәү өлкәсендәге шундый ук ширкәт эшчәнлеге белән танышырга киткән. Сәяхәтне төзеләчәк корылма җитәкчеләре оештырган. Анда каршылык чарасының әйдаманнарыннан тыш, Башкортстанның экология министрлыгы вәкилләре дә катнаша. Алардан килгән хәбәрләргә караганда, Башкортстан вәкилләре Мәскәү өлкәсенең Егорьевск шәһәрендәге Kronospan корылмасын дүрт сәгать чамасы карап йөргән. Анда алар барлык бүлекләр белән танышып чыккан. Шул исәптән экология өчен иң хәвефле дип исәпләнүче формальдегид җилеме эшләү бүлегендә дә булганнар.

Сәфәргә киткән Башкортстан вәкилләре сүзләренчә, экология өчен хәвефләнергә урын юк. Егорьевскидагы җитештерү корылмасыннан чыккан су чистартылып җирле елгага ага. Аннан агучы су елгадагыдан чистарак булып чыккан. Шунысы да билгеле – Башкортстанда төзелүче корылмада формальдегид җитештерелмәячәк. Ширкәт урманнарны талауга юл ачачак дигән шикләр дә таралган. Корылма урман эшкәртү калдыклары исәбенә эшли һәм нәтиҗәлелек 99,9% тәшкил итә.

Егорьевскига сәфәр кылган протестчыларның берсе – Роберт Галимов сүзләренә караганда, ширкәт төзелешенә каршы чыгарга кирәкми. Шулай да аны торак йортлардан 5-6 чакрым ераклыкка күчерергә кирәк. Бүген ул якындагы авылга бер чакрым ераклыкта гына төзелә. Шулай ук бу авыл кешеләренә түләүләр турында да уйларга кирәк.

10 августта узган җыенда җәмәгатьчелек бер кырыйда төзелә башлаган корылма урынына барып, эшләп торган техниканы туктатты. Экскаваторлар, башка техника халык ул урынны басып алгач тынып калды. Ләкин алар китү белән техника бар куәтенә кабат эшли башлады.

Мөнир ВАФИН.

Биш көнлек сугышның биш еллыгы

Азәрбайҗан кораллана. Әрмәнстан Русия җырын җырлый. Таулы Карабах низагы очкын төшсә кабынырга тора. Грузия белән Русия арасында 2008 елда булган кыска гына сугыштан соң, бу төбәктә тотрыклылык биш ел узгач та юк. Сугышта Русия җиңсә дә, хәрби чаралар Мәскәүнең абруен да төшерде. «Грузия белән сугыш Русиянең үзенә кирәк булса, ике дә уйламыйча гаскәр кертеп көч куллану юлын сайлаячагын күрсәтте. Русиянең милләтара низагларда арадашчы роле абруе кимеде», ди Европа шурасының тышкы сәясәт күзәтүчесе Стефан Майстер.

Русиянең 2008 елда Грузия җирләренә бәреп керүе бөтен төбәктә тотрыксызлык һәм борчылуга сәбәп булды, ди элекке Азәрбайҗан президентының тышкы сәясәт киңәшчесе Вафа Гулузадә. «Русия белән Грузия арасындагы сугыш, һичшиксез, Русиянең бәйсез Грузиягә карата агрессиясе булды. Советлар Берлеге таркалганнан бирле бу Кавказга куркыныч бер сигнал җибәрде. Русия бүгенге көндә дә үзен кечерәк халыкларга карата сугышчан сәясәт алып барган империя итеп күрсәтте», – диде азәри белгече.

Медведев президентлыгы чорында Русия Таулы Карабахта тынычлык урнаштыруда арадашчы ролен арттырырга тырышты. 2012 елда хакимияткә кабат Путин кайткач Русия ике якны да корал белән тәэмин итә башлады.

Соңгы елларда Азәрбайҗан белән Грузия ягулык өлкәсендә бер-берсенә Русиядән бәйсезлек алырга булышты. Сугыш нәтиҗәсендә Грузиянең НАТОга керү вакыты тагын да кичектерелде. НАТОны бу төбәктән тагын да озаграк вакытка читләштерү Русия өчен зур җиңү булды.

АКШ Көньяк Кавказга «АКШ-Русия мөнәсәбәтләре» кысаларында гына карады, низагка артык тыкшынмады. Тынычлык урнаштыру өчен Еворпа Берлеге күп тырышты. Сугыш тәмамланганнан бирле Абхазия белән Көньяк Осетия чик буйларында эшләгән Европа күзәтүчеләре роле зур булды. 2009 елда махсус Көнчыгыш хезмәттәшлеге программасы төзелде. Аңа Беларус, Молдова, Украина, шулай ук Әрмәнстан, Азәрбайҗан һәм Грузия керде. Программа кысаларында бу илләрдә демократияләштерү чаралары һәм кануннар реформасы үткәрелде. Әлеге махсус программада иминлекне ныгыту каралмаган, бу аның кимчелеге, ди Европа Шурасының Тышкы сәясәт күзәтүчесе Стефан Майстер.

«Демократия һәм үзгәрешләрнең нигезе – иминлек. Күрше дәүләтләр белән иминлек сәясәте дә уйланылган булырга тиеш», ди Европа белгече.

«Сугышта Русия Грузиядән күп әйберләр өчен үч алды. Әйтик, соңгы 15-20 елда булган җиңелүләр, шул санда Грузиянең Косово бәйсезлеген тануы өчен. Безнең өчен исә бу сугыш империягә каршы 25 ел дәвам иткән сугышның иң югары ноктасы булды. Алда нәрсә көтә? Әйтүе кыен. Бу әле тәмамланмаган. Нәтиҗә ясарга иртә», диде Грузиядәге сәясәт галиме Заза Шатиришвили.

«Левада» үзәге уздырган фикер белешүгә караганда, Русия халкының яртысы Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлек игълан итүләре Русиягә бер файда да китермәде, дип саный. Шулай ук Грузиягә теләктәшлек белдергәннәрнең саны елдан ел арта. Быел инде сораштырганнарның 48% Грузиягә теләктәшлек белдерә. 2011 елда бу сан 37% булган.

Алсу КОРМАШ.

Комментарии