Йә пенсионер, йә миллионер

Йә пенсионер, йә миллионер

Пенсия реформасы тирәсендә бәхәсләр туктамый. Элекке финанс министры Алексей Кудрин җитәкләгән «Стратегик эшләнмәләр үзәге» хөкүмәткә янә бер тәкъдим белән чыкты: елына 1 миллион сумнан артык керем ала торган эшләүче пенсионерларга пенсия түлисе түгел.

«Известия» газетасы сораштырган белгечләр исәпләве буенча, бүген Русиядә 500 меңгә якын шундый пенсионер бар. Бу – лаеклы ялга чыгу яшенә җитеп тә, барыбер эшләргә мәҗбүр булучылар армиясенең 3 проценты дигән сүз. Аларны пенсиядән мәхрүм итү дәүләткә елына 100 миллиард сумга якын акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Чагыштыру өчен – Пенсия фондының тулаем бюджеты быел 7,5 триллион сум тәшкил итә. Фондта акча җитмәү сәбәпле быелдан башлап эшләүче пенсионерларга пенсияне арттырмаска (ягъни, индексация ясамаска) карар кылынган иде инде.

Шулай итеп, «акыллы башлар» проблеманы, өлешчә булса да, пенсионерларның үзләре хисабына хәл итмәкче. Аена 83 мең сум эшләп аласың икән, нинди социаль ярдәм кирәк тагын сиңа, дип фикер йөртә алар. Тик сорауны шулай итеп кую бернинди әһлакый, икътисади һәм хокукый нормаларга сыймый, диючеләр дә бар. Әйтик, Русиянең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе профессоры Любовь Храпылина фикеренчә, яңа тәкъдим Конституция нигезләренә каршы килә.

«Безнең илдә пенсия системасы социаль иминиятләштерү төре булып санала, – дип искәртә белгеч. – Пенсия түләү аерым иминият вакыйгасы – лаеклы ялга чыгу яшенә җитү белән бәйле. Без гомер буе пенсия фондына хезмәт хакыбыздан исәпләнгән зур кертемнәр күчереп барабыз (хәзер ул 22 процентны тәшкил итә, ягъни 20 мең сум хезмәт хакына ай саен 4400 сум туры килә – ред. иск.). Һәм гражданнар бу йөкләмәне озак еллар дәвамында намуслы гына башкарып килә. Законның кире көче юк бит – кеше белән шундый түләүләр турында бер килешенгән икән, вакыты җиткәч, аңа бирелергә тиешле пенсиясен бирми калу гадел түгел. Бу иминият килешүен тупас рәвештә бозу була».

Шунысын да онытмаска кирәк: эшләүче пенсионерлар үзләре үк салымнар, социаль фондларга кертемнәр түләп бара. Һәм дәүләт законлы пенсияләрен тартып алса, алар, моңа җавап итеп, хезмәт хакларын яшерергә тырышмас, дип кем ышандыра ала? Һәрхәлдә, эш бирүчедән еллык хезмәт хакын 1 миллионнан кимрәк итеп күрсәтергә сорарлар. Нәтиҗәдә, 3 тиенлек куян, дип, 5 тиенлек зыян килеп чыкмагае.

Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында бу мәсьәләгә аңлатма бирмәгәннәр.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии